- 17.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Радиоалгычымның күчермәсен боргалап утырганда кинәт бик моңлы бер җырга тап булдым, ирексездән тукталып калдым. Ул «Тәфтиләү» иде. Җыр җырланып беткәнче, керфек кагарга да кыймыйча тыңлап тордым. Тагын-тагын да, берсе артыннан берсе, үзебезнең татар халкының кабатланмас көе, моңы агыла. Җыр туктагач, әссәләмәгаләйкүм, иптәшләр, сез «Тәртип-ФМ 93,5» радиосын тыңлыйсыз, дигән ягымлы сүзләр яңгырады. Бу әле яңа радио икән. Халкыбызның җырын-моңын, гомумән, кабатланмас нечкәлекләре белән яшь буынга җиткерү инде күптән кирәк иде. Яшьләребез дә әкренләп шушы тапшыруны, тәртипле җырларны тыңлап, тәртипле балалар булып үсәрләр дип өметләнәм. Шушы радиога карата әз-мәз генә мәзәк тә язсам, ачуланмаслар дип уйлыйм.
Миңлениса әбинең оныгы Диләрә бүген иртән торып җырлап сикергәләп йөри. Җырларының кайсының башын, кайсының ахырын җырлый. Дәү әнисе аңа: «Кызым, тәртипсезләнмә инде, әзрәк тик утырып тор. Миңа радиодан җыр тыңларга комачаулыйсың, нинди матур җырлар, безнең яшьлек җырларын җырлыйлар», – дигәч, оныгы: «Юк, дәү әнием, комачауламыйм, мин дә җырларны радиодан тыңлап өйрәнәм. Бу тәртипсезлек түгел, «Тәртип» радиосы. Беләсең килсә, бу әле яңа радио тапшыруы, аны тыңлагач, күп җырларны өйрәнермен әле», – дигән.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии