- 17.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Совет педагогикасы һәрвакыт яңа кеше тәрбияләү турында тукылдап килде. Кызганыч, 70 ел буена коммунизм рухында тәрбияләүчеләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең тырыш хезмәтләре гасыр ахырында юкка чыкты. Барысы да асты-өскә килде. Наркотик һәм алкоголь кулланып, күзе тонган, сыра парыннан башы «җиңеләйгән», акылын җуйган бер буын өлгереп җитте. Без, өлкән буын педагоглар, соңгы ике дистә ел дәверендә дөнья мәшәкатьләре, ыгы-зыгы белән нинди буын кешесен формалаштыруыбызны сизми дә калдык…
Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың («Мәйдан» журналы, 1нче сан, 2001нче ел) татар милләтенең бүгенге һәм киләчәк язмышы турында «Афәт» дип аталган язмасы искә төште. Шуннан бер өзек китерү урынлы булыр: «Татарда бүген өченче буын исерекләр китте – сугыш чорындагы (Ватан сугышы) салмыш бабайлар, аларның сугыштан соң туган исерек уллары һәм шушы исерек аталардан туган бүгенге буын – исерек-наркоман татар егетләре һәм кызлары. Аңа ияреп, милли йортыбызның ишегенә СПИД дигән өрәк, СПИД дигән үләт килеп сөялде». Моңа өстәп, дөньяда иң күп тәмәке тартучы яшьләр пәйда булды. Ирексездән, ни өчен дигән сорау туа. Җавап бер генә: чөнки бөтен Русия чирле. Ә «йогышлы авыру» милләтне сайлап тормый бит ул. Милләтебезнең тамырына 1552-1557нче елларда ук балта чабылды, яңа үсентеләргә дә кырау төшеп бара. Милләтебез инкыйразга дучар ителеп, «россиянин» милләтле (яңа термин) булачакбыз. Русия белән бер дәүләттә яшибез икән, киләчәк турында бергәләп уйларга һәм гамәл кылырга кирәк. Милләтебезне, җәмгыятьне терелтү юлларын табыйк!
Иң борчыганы: аталы-аналы ятимнәр, атасыз ятимнәр, уйнаштан туганнар, ирле һәм ирсез фахишәләр һәм тагын әллә кемнәр, әллә нинди бәндәләр барлыкка килде. Урам, вокзал, подваллар үксез-сукбай балалар, яшүсмерләр белән тулды. Матбугат битләрендә аларның санын төрлечә язалар, бер үк вакытта, мондый феноменның гражданнар һәм Ватан сугышыннан соң да булганы юк иде, дип өстәп куялар. Ниһаять, Русия Президенты да бу мәсьәләнең бик җитди икәненә төшенде. Президент үзенең 2011нче ел юлламасын бөтенләе белән диярлек яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. Безнең халык әйткәнчә, соң булса да, уң булсын! Без гомер бакый шуңа өйрәнгәнбез: көймәбез суга бата башлагач кына, коткарыгыз, дип кычкырабыз. Башлана шундый мәһшәр: «штурмовщина», чөнки югарыдан әмер бар. Кемнән башлана, дисезме? Мәктәптән!
Мәктәп балалар өстендә тәҗрибә, эксперимент полигоны икәне безгә, педагогларга, күптәннән таныш. Моннан берничә ел элек, махсус программа нигезендә, балаларның сәламәтлеген «яхшырттык». Башка проблемалар читтә калып торды. Кышкы суыкларда катып үләрдәй мәктәпләрдә атнага бер сәгать сәламәтлек дәресләре өстәлде, укучыларыбызны көненә 6 сумнан ашата башладык. Спорт залларына 2-3 туп, 3-4 пар чаңгы алып бирдек. Төрле район мәктәпләрендә искитмәле семинарлар узды. Аннан китте: Хәйрия елы (укучылардан акча җыю), Гаилә елы (укучылардан, укытучылардан акча җыеп, ярлы гаиләләргә бирү), Яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, Укытучылар елы (укытучыларның хезмәт хакы күтәрелмәде). Мондый «еллар» үткәрүнең бөтен авырлыгы мәктәпләргә төште, чөнки аны башка оешмалар, учреждениеләр шул акча җыйганда гына белделәр. Ә нәтиҗәдә? Анысын инде мәктәптә эшләгән педагог үзе генә белә!
Бүген кеше мең төрле проблема каршында берьялгызы басып калды. Коллективизм принциплары аяк астында тапталды, адәм баласының авыр чакларда таянырлык кешесе юк. Эшсезлек яки авыр эш, акчасызлык яки артык байлык, укырга керә алмау яки бернинди проблемасыз ВУЗга үрмәләү, кадерсезлек яки артык дәрәҗәле булу, ачлы-туклы булып яшәү яки артык симереп, «маена сыеша алмау» – болар барысы да адәм баласының җанын газаплый торган нәрсәләр.
Күптән түгел Казаннан автобуста кайтканда, ирексездән, күршеләремнең үзара сөйләшүләрен тыңларга туры килде. Алда утырганнарның берсе: «Безнең күрше күптән түгел Чаллыга барып, «иномарка» алды. 940 меңгә. «Девятка»сы малаена кала, быел мәктәпне тәмамлый, университетка керергә җыена», – ди. Икенчесе: «Да, шундый әтиең булса иде», – дип уфтанып куйды. Уң як рәттә утырган ханым да бу әңгәмәгә кушылып китте: «Менә быел малаем Рәфис унберне тәмамлый, БДИны тапшыра алса, укырга керергә, юрист булырга тели, аңа 200 мең акчаны мин каян алыйм, 2000гә эшләп», – дип көрсенеп куйды.
Кеше күңеле бик нечкә бит ул, кеше, бигрәк тә балалар, күпкә түзеп тә, гаделсезлек, холыксызлыкны җиңә алмагач, аннан качарга тырыша. Кайберәүләр: «Бала тормышында нинди гаделсезлек булырга мөмкин?» – диярләр. Күпьеллык педагогик тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: балалар бит алар беркатлы, дөньяны бөтенләй башкача кабул итә. Алар гаделсезлекне өлкәннәргә караганда да тизрәк сизәләр һәм төшенәләр. Мәктәптә без бернәрсә сөйлибез, ә тормыш бөтенләй икенче: ялган, ясалмалылыкка, урысча формализмга көйләнгән. Бала гаиләдә ата-анасы арасында барган киеренкелеккә разый түгел, бу хәлләрне үзгәртә алмый, шуңа ата-анасыннан үч алу юлына баса. Соңгы чик: өеннән кача яисә элмәккә менә, кан тамырын кисә.
Телевизорда да көн-төн үтереш. Менә бу юлларны язганда, диктор бер частьта солдатны кыйнап үтерүләре турында сөйли. Укучы балаларның үз укытучыларына һөҗүм итүләре турында еш ишетергә туры килә. Йөрәк әрни, алар да безнең (ата-ананың, мәктәпнең) – тәрбия җимешләре бит.
Өендә сүз бары тик ашау-эчү, кием-салым, күңел ачу турында гына, бар җирдә алдашу, кешеләр арасында шәфкатьсезлек, тупаслык. Яшүсмер күрә: аның тормышта киңәшчесе, ярдәмчесе дә, бу гаделсезлекләрне җиңәрлек көче дә юк. Ата-анасы үзләре хокуксыз, кайсының эш урыны юк, ничә еллар тир түгеп, тиешле хезмәт хакы ала алмый (бигрәк тә авыл җирендә). «Яңа байлар» бөтен бәхетне акчада күрә. Ә яшүсмернең акчасы да, бәхете дә юк. Ул бүгенге тормышыннан, алдагы көненнән курка. Аны да шундый гаделсезлек көтеп торганын белә. «Мин кемнән ким?» дигән уй аның башыннан чыкмый…
Мәктәпнең үз проблемалары, чөнки ничә еллар тормышка ашмаган «Мәгариф реформасы»ннан «Белем бирү системасын модернизацияләү» бара. Бу сүзне мәгариф системасына кертергә кем тәкъдим иткәндер? Безгә билгесез. Дөньядан артта калмыйбыз дип, тәрбия технологиясе, инновация, дип җиппәрәләр.
Хәзер яңа педагогик фикерләү зарурияткә әйләнде. Яңа максатны тормышка ашыру өчен, укытучыга аның методикасы кирәк. Методика сүзе хәзер онытылды, укытучының башы БДИ, информацион технология, инновация, проект, ноутбук сүзләре белән ката. Мәктәптә укытучыларга эшләргә ирек бирергә кирәк, «кәгазь боткасын», исәп-хисапларны күптән бетерергә вакыт. Укытучының төп максаты – иҗади хезмәт. Югарыдан килгән күрсәтмәләр нигезендә уңышка ирешеп булмый!
Роберт ЗАРИПОВ.

Комментарии