Кем ул консультант?

Кем ул консультант?

Шәһәр җирендә нинди генә кибетләр юк: парфюмерия, кием-салым, бижутерия, косметика, көндәлек кирәк-яраклары һ.б. Анда кергәч, күзләр ялт-йолт килеп тора: бар нәрсәне дә сатып аласы килә – акча гына кирәк. Әйбер сатып алу җиңелдер дә, ә менә кибеттә сатучы булып эшләү ничегрәк икән соң?!

Казан урамыннан атлап барганда күзем косметика һәм көндәлек кирәк-яраклары кибете «А.»га төште. Белгәнебезчә, әлеге сәүдә челтәренең кибетләре шәһәр буйлап таралган. А.га үзем еш йөрим. Карап торышка, бинасы да, сатучылары да, анда сатыла торган товары да бик яхшы һәм сыйфатлы. Бүген дә кирәк-ярак алу өчен бу кибеткә керергә булдым. Аның ишегенә «Требуется продавец-консультант»дигән белдерү эленеп куелган. Мин инде күптәннән, сатучылар ничек эшли икән, дип уйлап йөри идем. Ничек инде ничек эшли, алар әйбер сата, товар белән таныштыра, дияр күбегез. Тик бүген бик еш кулланыла торган «консультант» сүзе үз эченә нинди вазифаларны ала икән соң? Белдерүне күрү белән, касса янына килеп: «Сезгә сатучылар кирәк икән. Бу турыда кем белән сөйләшеп була?» – дип сорадым. Кызыксыну хисе ташый бит эчемнән. Яныма Марина исемле кыз килеп басты да үзе белән бер бүлмәгә алып кереп китте. Мөгаен, бу аның кабинеты булгандыр. Керү белән «Сиңа ничә яшь? Кайда укыйсың? Моңа кадәр эшләгәнең бармы?» кебек сораулар бирергә тотынды. Мин әлегә студент булуымны һәм төп шарт итеп, уку белән эшне аралаштыру мөмкинлеге булуын әйттем. Өстәл артында утыручы мөлаем кыз миңа: «Бездә кешеләр, гадәттә, тулы эш сәгатьләрен эшли. Ләкин бездә эшләргә теләгең булса, «алтын урта»ны таба алырбыз, миңа калса. Әгәр дә син безнең шартларга риза икән, иртәгә сәгать икеләр тирәсенә килеп эшләп карарсың. Сату эше ошаса, без сине эшкә алырбыз. Документларыңны онытма!» – дип русчалады. Бу сөйләшүдән соң мин өйгә юнәлдем, ә инде икенче көнне төгәл сәгать икедә потенциаль эш урынымда басып тора идем…

Килеп керү белән, Маринаны чакырырга сорагач, касса артында утыручы кыз: «Марина бүген юк. Оляны чакырыгыз!» – дип кемгәдер дәште. Минем татар телен аңласа да, үзе русча гына сөйләшә. Яныма бер яшь кенә ханым килде дә үзе артыннан дәште. «Ты наверно новенькая?!» – дип, миңа төп вазифаларны аңлата башлады. Мин исә, сатучы-консультант буларак, яңа товар урнаштырырга, аңа реклама ясарга, кибеткә керүчеләр белән әңгәмә алып барырга, аларга товар сайлауда булышырга тиеш идем. Минем кебек «новенькая»лар миннән башка тагын өч-дүрт кеше иде. Аңлавымча, алар да «ошаса гына» эшкә урнашачак.

Миңа товарның кайда ятканын, кайсы фирма товары кайда урнашуын да күрсәтмәделәр. Иң беренче эш итеп, кайда нәрсә ятуын җентекләп карарга керештем. Кибеткә кеше дә керми тормый бит, аларга хезмәт күрсәтергә җитешергә кирәк. Түшемдә «продавец-консультант» бейджигы да эленеп куелган, шуңа күрә минем янга килеп, теге яки бу товар турында сораштыра да башладылар. Мине косметика товарлары сатыла торган бүлеккә хезмәт күрсәтергә куйганга күрәме, башта бераз югалып та калдым. Анда урнашкан косметик товарлар шактый күп, фирмалары төрле-төрле – аларның барысын да ничек истә калдырасың ди?! Тик башлаган эшне азагына кадәр булдырырга кирәк. Үземне кулга бик тиз алдым. Әһә, бу киштәдә «Л», монысында «M», өстәгесендә «E» һ.б. ята икән. «Бераз товар үзләштерелде бугай», – дип җиңел сулап куйдым. Әле яхшы, әлеге фирмаларның косметикасын кулланганым бар. Аннары кирәк булган мәгълүматны интернет челтәрендә дә укыштыргалый идем. Хәзер әйбер алырга килгән кешеләргә булышырга вакыт. Бер апага «яшәртә» торган крем, икенчесенә тушь, өченчесенә иннек һәм пудра сайларга булыштым. Эше алай авыр түгел икән, бары тик тел белән эшли белергә кирәк.

Шулай эшне алып барганда, кибетебезгә бер ханым килеп керде дә: «Кичә сезнең бер кызыгыз миңа сыйфатсыз тушь сатып җибәрде. Әле бит ул 500 сумга төште», – дия-дия, тавыш-гауга куптарды. Сатып алучы һәрвакыт хаклы принцибына нигезләнеп эшләгәнгә күрә, сатучылар (болар санына мин дә керәм, әлбәттә) бу ханым белән килеп чыккан низагны тыныч юл белән чишәргә кереште. Проблеманы кем чиште, дисезме? Әлбәттә, «зур» эшне яңа сатучыга, ягъни миңа йөкләделәр. Башта бу ханым бик кырыс сөйләшкәнгә күрә, аннан бераз куркып та калдым, ләкин аңа шушы тушьны алыштыра алу яки шул ук суммага башка әйбер ала алуын әйткәч, ул тынычланды. Хәтта мин башка фирма товарлары турында сөйли башлагач, мине игътибар белән тыңлый башлады, әле елмаеп та куйды. Әйтәм бит, матур сөйләшә белү – сатучы һөнәрендә әһәмиятле сыйфатларның берсе.

Кибеткә кеше агыла тора, ә без, консультантлар, аларга әйбер сайлау-алуда ярдәм итәбез. Берсенә иннек, икенчесенә лак, өченчесенә шампунь кирәк. Булган бар әйбер турында мәгълүматлы булу мөһим. Бер әби кереп, оныгының туган көненә бүләк сайлап бирүне сорады, бигрәк тә хушбуйлар кызыксындыра икән аны. Аңа да булыштым. Яныма бер егет килеп: «Хатыным капрон оек алырга кушкан иде. 40 денлы, үлчәме ике, кара капрон оек кирәк иде. Миңа ярдәм итә алмассызмы, алайса мин мондый нәрсәләрне бөтенләй аңламыйм», – диде ул. Булышмый кая китәсең, бигрәк тә хатыны минут саен шалтыратып, аннан яңа оек сорап тинтерәткәч. Әйе-әйе, нәкъ минут саен шалтырады теге егетнең телефоны. Аңа да ярдәм күрсәттем.

Үзем өчен шуны билгеләдем: яшь кызлар косметика, хушбуйларны үзләре сайласа, зуррак ханымнар консультантлар белән киңәшләшә.

Кичкә таба арыганлык та сизелә башлады. Авыр физик эш башкармасам да, көне буе йөрүдән аяклар авырта башлый. Көн тәмамлануга таба кибеткә керүче кешеләр дә әзәйде. «Новенькая»лар арасыннан берсенең телефоны шалтыраган иде, аны шундук шелтәләделәр. Телефоннан сөйләшү, аны куллану катгый тыела иде. Бик нык сөйләшәсең килеп, качып сөйләшеп тә булмый – сине видеокамера күзәтә. Тик шулай да шомарып беткән сатучы-консультантлар арасыннан берничәсе видеокамерага гел игътибар итми. Алар телефоннан сөйләшүен сөйләшми, әлбәттә, ә менә сатып алучылар өчен каралган пробникларны кулланудан баш тартмый. Иннекме ул, пудрамы, хәтта тарак та шушындый консультантлар кулланылышында йөри. Ә нәрсә, бушка косметика бит алдыңда. Ал да куллан! Бу күренеш гаҗәпләндерми кала алмый. Кибет эчендә үзем эшләп карамаган булсам, мондый нәрсә турында белмәс тә идем. Миндә хәтта сатучылар болай кыланалар дигән уй да юк иде…

Сигез тулуга, кибет ябылды, ә безне касса белән эшләргә өйрәнергә калдырдылар. Бу эшкә Надежда Петровна исемле илле яшьләрдәге ханым өйрәтте. Башка сатучылар аның хәтта бер карашыннан куркалар икән. Әһә, димәк, бу аларның бик усал бер начальнигы. «Новенькая»лар касса белән эшләргә өйрәнеп торганда, арабыздан бер 45 яшьләрдәге ханым: «Мин консультант булырга дип килдем. Белдерүдә кассир кирәк дип язылмаган иде», – дип әйтүгә, Надежда Петровна аңа: «Кайтып китсәң дә була, иртәгә килеп тә тормассың!» – дип кырт кисте. Бик кырыс хатынга охшаган. Ә инде бөтенебез дә таралыша башлагач, арабыздан Лилия исемле бер кыз кемнең кайчан телефоннан сөйләшкәнен, кемнең эшләмичә басып торганын, кемнең ашап алганын – барысын да бәйнә-бәйнә «начальник»ка сөйләп бирде. Күрәсең, ул шушындый ысул белән эшкә кермәкче булгандыр, ә бәлки тормышта да шундыйдыр. Кем белә… Монысы инде аның намусында… Бу эштә калырга уйласам, Лилиягә ышанырга ярамый икән.

Арып-талып өйгә таба юнәлдем. Көнем бер яктан кызыклы үтсә, икенче яктан үзем өчен зур тәҗрибә алдым. Кеше белән аралашу рәхәт эш булса да, алар арасында начар кешеләр булуы, тышкы кыяфәт алдаучан булуына тагын бер кат инандым гына.

Алия КӘЛИМУЛЛИНА,

КФУ студенты.

Комментарии