Тыюлар иле

Тыюлар иле
1990нчы елларда башланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, илебезгә, халкыбызга файдалы гамәлләр, гаделлек белән яши торган шатлыклы көннәр килер кебек иде. Ходай язмагандыр инде, алай булып чыкмады.
Русия дигән илдә җитәкчеләр алышынып, гаделлек вәгъдә иткән «йомшарулар» булгалап тора да, уңай нәтиҗәләр барлыкка килү урынына, элеккеләренә караганда да булдыксызрак, гаделлек белән эш итә белми торган җитәкчеләр хакимияте барлыкка килә. Иң элек, җитәкчелеккә килү белән, үзләренә яраклы итеп Конституция яздыралар яки үзгәрешләр кертәләр. Нәтиҗәдә, гаделсез сайлаулар үткәргән булып, гомер буе ил җитәкчелегендә калу хыялы белән яши башлыйлар.
Дәүләт Думасында кабул ителгән кануннар да депутатларның үзләрен һәм ил җитәкчеләрен йомшак урыннарында саклап калдыруга багышлана. Русия Дәүләт Думасы да, хакимият тә халыктан аерылган оешмага әверелгән. Халык мәнфәгатьләрен, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып кабул ителгән кануннар юк диярлек. Ә менә Конституциядә язылган хокукларны санга сукмыйча, берсеннән-берсе кырысрак булган «ярамый, тыела», «рөхсәт ителми» кебек кануннар бер каршылыксыз барлыкка килә тора. Бер кешенең югарыдан бирелгән фәрманы буенча, депутатлык мандатларын югалтасы килмичә, үзенең фикеренә каршы килеп булса да, кушканны эшләргә мәҗбүр ителә безнең депутатларыбыз. Бер эш күрсәтмичә, бер нәрсәгә җавап бирмичә, шундый рәхәт тормышта, иксез-чиксез ташламалардан файдаланып яшәп калу теләге көчлерәк шул.
Ил халкы, бигрәк тә урыс булмаган халыклар, Конституциядә язылган хокукларын судлар аша да яклый алмый торган система барлыкка килде. Миллиардлар урлаучы җитәкчеләр геройлар кебек йөри, аларны бер нишләтеп тә булмый. Авыл агае бер капчык ашлык урласа, аны төрмә көтә.
Бу илдә иң зур гаделсезлекләр милли мәсьәләләр белән бәйле. Урыс булмаган халыкларның Конституциядә язылган хокукларын санга сукмыйча, берсеннән-берсе әшәкерәк законнар кабул ителеп тора. Бу махсус рәвештә илдә тынычлык бетсен өчен шулай эшләнәдер кебек күренә миңа. Мондый илнең киләчәге өметле булуына шикләнәм.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре.

Комментарии