- 17.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Архив
Ульяновск шәһәрендә кунакта булып кайттым. Мәҗлес вакытында сугыш балалары турында сүз чыкты. Анда безнең кебек сугыш чоры балалары социаль ярдәм үзәгеннән матди ярдәм ала икән. Шул ук Самарада, Чебоксарда, Түбән Новгородта һәм башка шәһәрләрдә дә.
Безнең Татарстан алардан бай өлкә бит. Безнең әниләр, ирсез калып, көне-төне кырда, фермада эшләделәр, ятим балаларын үстерделәр. Без укып кеше булдык, Татарстанга эшләдек, инде менә пенсиягә чыгып, тагын яман заманга калдык. Татарстан хөкүмәтенең безнең чор кешеләренә игътибарсызлыгына хәтерем калды.
Әнием 27 яшендә өч бала белән кала. Әтинең энесе яраланып сугыштан кайткач, әнине аерып чыгара. Әниемнең әтисе, келәтен сүтеп, 3 тәрәзәле өй салып бирә. Өй эчендә мич белән сәкедән башка әйбер юк. Әгәр рәссам булсам, бу йортка күчүебезне ясап күрсәтер идем, әле дә күз алдында ул мизгелләр. Әтинең әтисе, үгез җигеп, арбага әнкәйнең сандыгын, түшәген куеп, түшәк өстенә мине, 2 яшьлек энемне менгереп утырттылар, 7 яшьлек абый үгезнең башыннан аркан белән тарта. Бигрәк тә әниемнең арба артына тотынып елап килүе хәтергә сеңеп калган.
«Беренче көнне сәкегә түшәкне җәеп, 3 ятим баламны кочаклап йокысыз төн үткәрдем», – дип сөйләде әни соңрак.
Икенче көнне авыл советыннан киләләр дә: «Сиңа сыер, терлекләр тиеш, судка бирәбез, имза куй», – диләр. Шул вакытта әни: «Ничек инде иремнең ата-анасы, туганнары белән судлашыйм. Ходай мине, сабыйларымны ярдәменнән ташламас», – дигән. Менә ул Ислам фазыйләтләрендә тәрбияләнгән мулла кызы нинди була. Ул безне дә: «Сабыр иткән – морадына җиткән», – дип өйрәтә иде.
Безне Аллаһы Тәгалә ташламады.
Шул елны көзен бәрәңге искиткеч мул уңыш бирде, күршеләр дә хәйран калды. Бәрәңге сатып кәҗә алдык, октябрьдә кәҗәбез 3 бәти китерде. Әнкәйнең канатлары ачылды: «Бәрәңге бар, кәҗә сөт бирә, ачтан үлмибез балалар», – диде. Ләкин кәҗә сөтенә, бәрәңгегә салым салдылар. 3 балага дигән пенсияне заемга дип, авыл советында ук алып калалар иде. Кыш көне тавыклар йомырка салмый бит, йомырка өчен дә бәрәңге алып китәләр иде.
Сугыштан кайткан ирләрнең балаларын болай мыскылламадылар. Аларның хатыннары да, балалары да безнең кебек эшләмәделәр. Әниләрне иртәнге 3тән кичке сәгать 10га кадәр эшкә алып китәләр, ятим балалары ачка үлсә дә игътибар итмәделәр.
Сугыштан кайткан ирләр, ферма мөдирләре, тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар булдылар. Аларның гаиләсе ипи ашады. Ә без 1956-57 елларда, җыештыручы булып эшли башлагач кына, ипи ашый башладык. Мин боларны сугыштан кайтканнардан көнләшеп язмыйм. Ирләре сугыштан кайтканнар әле дә рәхәттә яши, ә безгә һаман да берни юк. Ул ятим балалар хәзер 70кә, 80гә җиттеләр, күбесе инвалидлар. Безгә санаторияләргә юлламалар бирелми, үз пенсиябезгә кыйммәтле дарулар алабыз.
Хөкүмәттән ярдәм юк. Фатирлар өчен ярты пенсияне түләргә кирәк. Сугышта үлгәннәрнең балаларына « Тыл ветераны» исеме бирелергә тиеш дип саныйм.
Мансура СОЛТАНОВА,
Тәтеш районы, Олы Тархан авылы.
Комментарии