Элек без көчлерәк идек

Элек без көчлерәк идек

Без, сугыш чоры балалары, илебез алга китсен, халкыбыз, киләчәк буын рәхәт яшәсен дип, шулкадәр тырышып эшләгәнбез, дәүләткә байлык туплаганбыз. Менә 20 ел шул байлыкны түрәләр талый, үзләре генә талап бетерерлек булмагач, туган-тумачалары, дус-ишләренә дә өлеш чыгаралар.
Казанга барганда юлда бер кешене утырттым, сөйләшергә бик ачык кеше булды, сәясәткә дә кереп киттек. «СССР таркалганчы, безнең авылда бик зур сыер комплексы төзеделәр», – ди. «Әрмән бригадалары гына түгел, Чаллыдан килеп зур оешма 2-3 ел төзеде, көне-төне эшләделәр, тирә-якта бик матур төзелеш булып, әллә кайдан бер шәһәрчекне хәтерләтеп тора иде, мал-туар да берничә мең баш булды. Союз таралгач, аны да тараттылар, әле хәзер дә сүтеп бетерә алмыйлар, шундагы тимер конструкцияләрне сатып кына (металлоломга) 3-4 миллион сум эшләделәр, ә плитәләр, блокларның исәбе дә юк, ә шуны барлыгы 8,5 меңгә генә үз кешеләренә сатканнар», – ди. Ә без миллионерлар арта дип шатланабыз. Ничек артмасын, юл төзелешләренә, олимпиадаларга триллион долларлар күчерелә, ул акчаларның яртысы да үзләштерелмичә, үзара бүлешеп бетерелгән, дип үзләре үк әйтеп торалар.
Безгә ул Мәскәү Думасындагы 450 депутат кирәк микән? Алар бит үзлегеннән бер карар да чыгармый, Ил башы нәрсә әйтә, шуларга кул күтәреп кенә утыралар. Ул депутатларның да кемнәр икәнен халык белеп тора, бары да шул юл белән акча туплап, шунда үрмәләгән кешеләр. Менә үзебезнең депутатларны гына алыйк: трибунадан милләтен яклап берәр сүз әйтүче бармы?
Менә В.Путин элеккеге патшаларга төшләренә дә кермәгән властька ия булды. Русиядә 87дән артык төбәк, һәрберсенә үзе теләгән таныш-белешләрен куя, ул губернаторлар да чит кешене куймый. Җитәкче урыннарга тагын шул ук үз кешеләре… Элегрәк Путин үзенең танышы В.Зубковның, РФ хөкүмәтенең беренче вице-премьеры булган кешенең киявен, бер кечкенә эшмәкәрне, А.Сердюковны оборона министры итеп билгеләп куйды. Бу югарыдагы армия генералларына гына түгел, солдат хезмәтен үтәгәннәргә дә бер башваткыч мәсьәлә булды.
Менә сугыш чорларындагы бер җыр искә төште:
«Дошман бик күп иде тирә-якта,
Туплар шартлый иде кырларда.»
Хәзер сугыш вакыты да түгел, 1941-1945 елгы сугыш та Татарстанга килеп җитә алмаган, Аллага шөкер. Әмма соңгы 3-4 елда сугыш вакытындагыдан куркынычрак, Татарстан чикләрендә атналар буе миналар шартлап торды. Күрәсең, ул хәрби складларны татарлар баш күтәрмәсен дип, Татарстан чикләрендә саклаганнардыр. Чөнки урысның элек-электән бөтен күрә алмаганы татар булды. Хәзер дә шулай. Югыйсә, урыс дәүләтендә, халык саны буенча, татарлар икенче урында дип мактанырга яратабыз. Ә кайда ул икенче урын? Кремльдә бер татар – Нургалиев бар иде. Югыйсә, башка министрлыкларда да җитешсезлекләр буа буарлык. Атна саен поездлар шартлый, йөзләгән кешеләр белән самолетлар мәтәлә… Югарыдагыларның берсенә дә шелтә юк: йә егылып үлгән очучы, йә батып үлгән кораб капитаны гаепле. Ә хәрби складлар шартлаганда шулай ук шул үлгән солдатлар гына гаепле булды. Әле кайберләренә, үзләре гаепле булса да, Русия герое исеме бирделәр.
Мәсәлән, бер өйрәнү вакытында солдатны ныгытып өйрәтмичә гранатасы шартлап, солдат исән калды, ә шундагы бер офицер үлде. Имеш, солдатны үз гәүдәсе белән каплаган. Ул офицер белер-белмәс солдатка граната бирергә тиеш түгел иде. Әгәр ул офицерны гаепләгән булсалар, монда бик күп генераллар «очар» иде.
Мин үзем коммунист булмадым, комсомолга да, армиягә дә алмаслар дип кенә кердем. Армия хезмәтеннән дә зарланмыйм, «бабайлык» дигәне дә булмады, чөнки 1962-1966 еллар СССРның гөрләп яшәгән дәвере иде. Ул чорда мөселманнар бик күп хезмәт итте. Үзбәк, таҗик, казах, кыргыз, хәтта Балтыйк буе республикасыннан килгән латыш, эстоннар да татарлар тирәсендә булды. Чөнки ул вакытта ук латышлар, эстоннар урысларны күрәлмый иде һәм шуңа күрә олы туган дип йөргән урыслар артык шапырынмады. Чын коммунистлар шул сугыш чорында үлеп беткәндер, күрәсең. СССР таркалганчы, 3-4 миллион коммунист бар дип сөйлиләр иде. СССР таркалуның бөтен авырлыгы гарәп илләренә, ә Русиядә безнең татарга туры килде. Чөнки АКШны авызлыкларга башка ил юк ул чорларда. АКШ кайсы океаннарга өйрәнүгә чыкса да, безнең кораблар алардан калмады, чөнки аларның мәкерле планнарын башкарырга ирек бирмәделәр. Ә хәзер берәм-берәм гарәп илләрен буйсындырып, үз режимнарын кертәләр.
Русиядә исә ачыктан-ачык урыслаштыру бара. Ә бит 1960 еллар тирәсендә Англия, Франция һәм Израиль Мисырга бик күп көч белән бәреп кергән иде. Мәрхүм Н.С.Хрущев аларга аннан гаскәрләрне чыгаруга 24 сәгать вакыт бирде һәм ул башкисәрләр 12 сәгатьтә качып бетте. Ә хәзер безне кем хөрмәт итә дә, кайсы ил бездән курка? Кечкенә Сомали дәүләтендә генә дә дистәләгән урыс матрослары һәм башкалар тоткын булып ята.
Сугышка кадәр, Буденный, Ворошиловлар атлы гаскәргә өстенлек биргән, ә Гитлер техника белән бәреп кергән. Бездәге хәрбиләр хәзер танклар белән кораллана. Тик танклар белән дөнья читенә барып булмый шул, үз илеңнең халкын бастырып торырга кирәк булса гына.
Безнең элеккеге буын әби-бабалар шундый авыр заманнарда, азга да риза булып, тамак тук, Аллага шөкер, сугышлар гына булмасын, дип яшәгән. Җәмәгать, кеше бит михнәт күрер өчен генә дөньяга килмәгән. 10-15 ел элек яланаяк йөргән Африка дәүләтләре дә бездән күпкә иркенрәк яши. Мәйданы белән Татарстанның яртысыннан да кечерәк булган илләр бәйсезлектә, ә безгә хыялланырга да ярамый. Синең телеңне, динеңне ачыктан-ачык бетереп барсыннар да… Киләчәктә кара эшчеләр әзерләүче генә төбәк булып калмасак ярый, Алла сакласын.
Менә елга якын татар гимнына сүзләр эзләделәр. Мин аңа элеккеге гасырларда француз революционерлары җырлаган сүзләрне генә алыр идем. «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, изелеп яшәүче Татар дөньясы», диебрәк һәм музыкасы да халыкны дәртләндереп чакырып тормый, бик мескен кыяфәттә. Бу «Ак барс» командасы уйнаганда күзгә ташлана, анда горурланып башын югары тотып торучы юк.
Хәйдәр абыегыз.
Әлмәт шәһәре.
Элек без көчлерәк идек , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии