- 17.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №18 (12 май)
- Рубрика: Архив
Һәр язда күңел авылга ашкына. Илфат белән икебезнең дә төп йортлар инде бушап калды. Бу бәйрәм ялында базардан җимеш үсентеләре алдык та әни белән бергә Татарстанның төньяк чигендә урнашкан Мари Иле Морки районы Шылан авылында яшәүче туганнарыбыз Хәмбәл абый белән Әкълимә апаларга юл тоттык. Ул көнне аларның ишекләреннән атлап кергән һәр кеше мичтә пешкән коймак, гөбәдия исенә ләззәтләнер, тәрәз төбендәге шау чәчәк аткан гөлләргә карап сокланыр һәм урындык аркасындагы ап-ак күлмәк өстенә эленгән кызыл галстукка карап таң калыр иде. Баксаң, дүртенче сыйныфта укучы Маратка иртәгә шушы галстукны бәйләячәкләр икән.
Иртәнге җидедә йокыдан торсак, Марат 3 чакрым ераклыктагы күрше авылдагы мәктәпләренә менеп тә киткән. Шундый шатлыклы көнне машина кабызганны көтеп торып буламы инде?! Эчке бер дулкынлану белән без дә мәктәпкә юл тоттык. Маратның әнисе Гөлнара безнең “гид” булды.
Безнең як татарлары гомер буе бергә яшәгәнлектән, бер-берсен белә. Татарча сөйләшкән марилар белән беррәттән, марича аңлаган татарлар да җитәрлек. Менә без Онҗы авылында. Авылның марича исеме – Шурунҗа. Һәр җир чиста, бәйрәмчә җыештырылган, хәтта машинаны да төп урамга куярга рөхсәт итмәделәр. Мәктәп урамына юнәлдек. Каршыбызга быргы-барабан тавышына төп-төз итеп, кызыл галстуклар таккан укучылар колоннасы атлый. Алда байрак йөртүчеләр. Шулай урамнар буйлап билгесез солдат һәйкәле янына барышлары. Онҗы авыл җирлеге башлыгы Эльвира Евгеньева булачак бәйрәмнең бөтен нечкәлекләрен аңлатып бирде. Бүген яшь онарчылар сафына яңа укучылар кабул итәчәкләр икән. Һәр 9 Май шулай искә алына. Онар – Мари халкының милли каһарманы. Шундый геройларның берсе Болтуш 1556 елның 26 апрелендә батырларча һәлак булган. Бу көн – милли геройларны искә алу көне булып авыл тарихына кереп кала. Оештыру эшләрен алып баручы Любовь Григорьева 25 ел башлангыч классларда укыткан. Оптимизация җилләре аларга да кагылмый калмый.
– Директорыбыз Сергей Григорьев беркемне дә эшсез калдырмады. Барлык эшне пионер вожатые Римма Егорова белән башкарабыз, – ди ул.
– Менә штатта махсус пионер вожатыегыз да бар, бу ничек мөмкин булды? – дип директорга мөрәҗәгать иттем.
– Дүрт ел директор булып эшлим. Мәктәптә 7 авылдан килеп укучы 340 укучыбыз бар. Аларны авылларга йөртү өчен ике автобус булдырдык. Тырышсаң, барын да эшләргә, табарга була. Менә бүгенге тантанада активлык күрсәткән укытучыларга да премия бирәчәкмен, – ди ул.
Энебез Марат күрсәткән фотолар буенча бу мәктәптә милли бәйрәмнәр үтүен белә идем инде. Мари теле укытучысы Людмила Александрова белән әңгәмә корабыз.
– Әйе, без милли йолаларны, культураны, телне тирәнтен өйрәнергә тырышабыз. Тик кызганыч, телебез кирәксезгә әйләнеп бара. Югары классларда мари теле атнага ике генә сәгать калды. Туган телебездә БДИ булмау да – безнең өчен зур минус. Югыйсә, уңышларыбыз аз түгел. Туган телебез буенча олимпиада-ярышларда 2001-2010 елларда район буенча – 33, республикада – 10, регионда 3 призерыбыз бар, – диде ул.
– Бу бәйрәмгә әзерлекне кайчан башладыгыз? – дип сорыйм физкультура укытучысы Светлана Пайгановадан.
– Әзерлек сентябрь айларында ук башланды. Бу тантананы әзерләүдә минем өлеш зур түгел, – ди ул тыйнак кына.
Өч катлы яңа мәктәп янәшәсендә зур төзелеш эшләре бара икән. Биредә ашханә, спорт залы, хәтта бассейн булачак, диделәр. 4Б сыйныфы җитәкчесе Галина Осипова да милли тәрбиягә нык игътибар итүләренә басым ясады.
– Кичәләр үткәрер алдыннан укучылар әби-бабаларыннан сорашып, милли йолалар турында мәгълүмат туплый. Шуннан соң сценарий төзим. 13 майда “Кич утыру” кичәсе үткәрәчәкбез. Кызганыч, укучыларым белән хушлашыр көннәр җитеп килә. Бик тырыш алар.
ТИН дәресләрен алып баручы хәрби әзерлек смотр-конкурсы башлануын хәбәр итте. Һәр отрядның үз командиры. Инструкторлар итеп 10 класс укучылары билгеләнгән. Һәр отрядның үз формасы, үз җыры. Отряд инструкторның 20ләп командасын төгәл үти алырга һәм рәтләрдә тигез атлап барып, җыр да башкарырга тиеш. Инде күптән ишетмәгән хәрби җырлар да яңгырады. Жюри бик таләпчән. Алар хәрби хезмәттә булган мәктәп хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре. Конкурс төгәлләнде. Һәйкәл каршында почетлы каравыл алышынып тора. Хәрби кием кигән 11 класс укучылары сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә венок салгач, бер минут тынлык игълан ителде. Онҗы авыл җирлегеннән сугышка киткән 600 кешенең 355е әйләнеп кайтмаган. Шул геройлар хакында зур альбом тупланган. Мари һәм рус телләрендә ялкынлы сүзләр, патриотик җырлар күзләрне яшьләндерде.
Менә булачак онарчыларның анты яңгырады. “Мин онарчыларның бөтен законнарын үтәргә, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә, оешманың актив әгъзасы булырга ант итәм!”. Тантаналы марш астында югары класс укучылары дүртенчеләргә кызыл галстуклар бәйләде.
Вожатыйның дулкынландыргыч чакыруы яңгырый: “Яшь онарчылар. Изгелек һәм гаделлек өчен Ватанга хезмәт итәргә әзер булыгыз!” Кызыл галстук бәйләгән укучылар кулларын баш өстенә күтәреп: “Без һәрвакыт әзер!” дип җавап бирде. Укучылар рус телендә башкарган “Взвейтесь кострами” җырына без дә кушылдык. Күзгә яшь тулды, күңелләр нечкәрде. Бу тантана, бу мизгелләр безне балачакка – шау-шулы, кызыл галстуклы мәктәп елларына алып кайтты. Менә ничә еллар инде мондый дулкынландыргыч тантананы күргәнем юк иде. Кичәгә кунак булып килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен дә чәчәкләр, биргән бүләкләрдән дә бигрәк шушы мизгелләр кадерле булгандыр. Тантана ахырында марича “Җиңү көне” җыры яңгырады.
Бу мәктәпнең язмада телгә алмаган матур эшләре, алдынгы укытучылары бардыр. Максатыбыз алар хакында сөйләү түгел иде. Газета укучыларыбызны, бер мизгелгә генә булса да, үзләре, әти-әниләре, әби-бабалары үткән галстуклы мәктәп елларына алып кайту иде теләгебез.
Кызганыч, мари телен аңламыйбыз. Тик кичәдә бар да аңлашылды. Охшаш икән безнең халыклар. Шул ук ветераннар, халкыбыз җилкәсенә төшкән шул ук авырлыклар, шул ук корбаннар. Мари Илендә шушы төбәкне мари халкының төп традицияләрен саклаучы үзәк дип саныйлар икән. Биредә милли киемле апаларны бәйрәмнәрдә, концерт сәхнәләрендә генә күрмисең. Алар өчен иң матур кием – чәчәкле чуклы күлмәкләр. Бар да ягымлы, кунакчыл. Таныш түгел дип тормыйлар, ерактан ук елмаеп, баш иеп сәламлиләр. Табигатькә хөрмәт белән карап, табигать белән яши алар. Ошый миңа бу халык. Әнә бит балаларны берләштерүче символлы оешманы да саклап калганнар. Дөрес, кызыл галстукның элеккеге Ленин бабай белән бәйләнеше юк. Балалар әби-бабайларының кайчандыр онарчылар түгел, яшь ленинчылар дип аталаганын да белмидер. Ләкин шул ук быргы- барабан, девизлар, шул ук ант, тик ул ант хәзер милли каһарманлык белән генә бәйле.
– Кызганыч, 8 сыйныфтан соң үсмерләрне тупларлык оешма юк әлегә. Пионердан соң комсомолны алыштырырлык оешма булса, яхшы булыр иде, – ди мәктәп директоры Сергей Григорьев.
– Мондый энтузиазм, милли аң белән сез әле анысын да уйлап таба алырсыз, – дип хушлаштык директор белән.
Мари халкы белән татарлар гомер бакый бергә яшәгән. Алар бергәләшеп Явыз Иван башкисәрләренә каршы торган. Казан егылгач та, марилар рус илбасарларына каршы партизаннар көрәше алып барган. Ә Иван гаскәрләре урман халкы булган мариларны барыбер яулап ала алмаган. Менә шул тарихны мари кешесе дә, татары да, рус та белергә тиеш. Хәер, милли аң бар әле бу халыкта. Әнә бит без татар кичәләрендә дә рус телендә тыңлап, җырлап күнеккән сугыш җырларын алар үзләренчә башкарды. Ә без аларга русча кушылып җырладык. Чөнки татарчасын ишеткәнебез юк. Өстәвенә, милли компонентны чикләүче 309нчы яман канун күңелгә шом сала.
P.S. Мине шаккаттырган тагын бер яңалык: бу халыкның үз телендә сүгенү сүзе юк икән. Алар да сүгенә анысы. Тик русча һәм… татарча гына.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Казан – Мари Иле – Шылан – Казан.
Мари Илендә пионерлар бар,
Комментарии