Әхмәтов: «Русия таркалырга мөмкин»

“Русиянең киләчәге томанлы. Узган гасыр башындагы хәлләр 20 елдан соң тагын кабатланырга мөмкин. Шуңа да бу шау-шулы вакытларда, үз кыйбласын билгеләргә тиеш”, – ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.

Мондый фикергә ул күптән түгел Казахстан башкаласы Астанада узган “Евразия: мәдәниятләр һәм буыннар диалогы” форумыннан соң килгән. Биредә Әхмәтов Татарстан вәкиле буларак катнашкан.

– Әлеге чарада төп темаларның берсе – алдагы 5-10 елга Русиянең киләчәген билгеләү иде, – ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, җиде юл чатында. “Ул Европа берлегенә карарга, Кытай белән якынаерга яисә ислам илләре белән берлек төзергә мөмкин. Әмма бу юллардан атлар өчен иң элек демократик ил булырга тиеш”, – ди белгеч.

– Татарстанга кайсы тарафка таба юнәлеп камилләшергә икәнен хәл итәргә кирәк. Русия үз-үзен яшәтергә сәләтлеме? Соңгы елларда илдә либерализм белән консерватизм юнәлешләре арасында көндәшлек көчәя бара. Консерватизм өстенлек итә. Русия җитәкчелегенең илне икътисадый һәм сәяси яктан камилләштерергә кирәк дип сөйләве буш сүз булып кала.

Русия алдында якын киләчәктә ХХ гасыр башындагы кебек үк кризис булырга мөмкин. Әлегә ил Советлар берлеге моделе буенча үсеш ала. Әмма бу юл Русия җимерелүгә китерәчәк. Федераль үзәк ел саен төбәкләрдән күп кенә акча суыра. Сумлап алганны соңрак кире тиенләп кенә кайтарып, чыгымнарны каплавын күрсәтергә тырыша. Шул ук Универсиадага бирелгән акча да Татарстаннан Русиягә киткән акчаның бер өлешен генә каплый.

ХХI гасырның 20нче елларында Русия таркалса, Татарстанга инде бүген үк үз киләчәген кайгырта башлау мөһим. Русиядә озакка сузмыйча демократик үзгәрешләр ясарга кирәк. Илдә сәясәте алып барылса, бәлки, демократия урнашыр да. “Хакимият Владимир кулында калса, Татарстанга Мәскәүдән читләшү юлларын эзли башларга кирәк”, –ди Әхмәтов.

Белгеч демократия үрнәге итеп Казахстанны атый. Аның сүзләренчә, бу илдә ирекле хезмәт урнашкан. Шуңа да үсеше Русиянекеннән бермә-бер аерыла.

– ХХI гасырның 20нче елларына дөньяда ике зур ил – Һиндстан белән Кытай үзара ярышачак. Көнбатыш илләре арттарак калачак, – ди Әхмәтов.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Җиңү көнендә Сталин өрәге

Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Русия җәмгыятендә Сталинның бу сугыштагы роле тирәсендә кайнар бәхәс купты. Берәүләргә Сталин Җиңү символы булса, башкалар өчен – ГУЛАГ, эзәрлекләү, күпләп юк итү символы. Бу бәхәскә Русия Президенты да кушылды.

Мәскәү урамнарында Сталин сурәте төшерелгән плакатлар урнаштыру тирәсендә бәхәс берничә ай барды. Мәскәү хакимиятләре Җиңү көне уңаеннан шәһәрнең төрле урыннарында Сталин сурәте төшерелгән ун плакат урнаштырмакчы иде.

Русиянең хокук яклаучылары, бу халык хәтерен мыскыл итү булачак дип, моңа кискен каршы чыкты. Плакатлар урнаштырылган очракта, алар протест чаралары белән янады. Ахыр чиктә хакимиятләр ниятләреннән чигенергә мәҗбүр булды.

Шушы атнада Петербург урамында Сталин сурәте төшерелгән автобус пәйда булды. “Яблоко” партиясенең яшьләр канаты вәкилләре аны шул ук көнне акка буяп ташлаган.

Аннары яшь “алмачылар” төрмә киемендә урамга чыгып, Сталин җинаятьләрен аңлаткан кәгазьләр тарата башлаган. Шунда ук Сталин тарафдарлары килеп чыккан һәм тавыш куптарып, чакырырга тотынган. килеп, аларны тынычландыру урынына, яшь “алмачылар”ны җыеп алып киткән.

“ГАФУ ИТӘРЛЕК ТҮГЕЛ”

Яшь “алмачылар” тоткарланган 7 майда Русия Президенты Дмитрий Медведевның “Известия” газетасына биргән әңгәмәсе дөнья күрде. Башкалары арасында ул анда Сталинның роле турындагы сорауга да җавап биргән. Медведевтан ике цитата:

“Бөек Ватан сугышын Сталин да, хәрби җитәкчеләр дә түгел, халык җиңгән. Хәрби җитәкчеләр мөһим эш башкаргандыр, ләкин ахыр чиктә сугышны, коточкыч зур югалтулар хисабына, халык җиңгән”.

“Сталинга бәя биргәндә, дәүләтнең карашы билгеле – ул үз халкына карата хәйран җинаятьләр кылган. Күп эшләгәненә, аның җитәкчелегендә ирешелгән уңышларга карамастан, үз халкына карата кылганнары гафу итәрлек түгел”.

Күзәтүчеләр шундук бу бәяләмәләрнең Путин фикереннән аерылып торуына игътибар итте. Узган елның декабрендә “Путин белән сөйләшү” тапшыруында Русия премьеры болай дигән иде:

“Кем ни генә әйтмәсен, без Бөек Ватан сугышында җиңдек. Хәтта корбаннарны искә алганда да, бу Җиңү башында торучыларга беркем дә таш ата алмый. Чөнки әлеге сугышта җиңелсәк, илебез өчен моның нәтиҗәсе коточкыч булыр иде”.

МОЛОТОВ-РИББЕНТРОП КИЛЕШҮЕ: ЕВРОПА ХАРИТАСЫН ҮЗГӘРТКӘН ТӨН

Кайбер белгечләр исә Сталинның җиңүгә түгел, ә сугыш башлануга керткән роле турында уйланырга чакыра. Тарихчы Марк Солонин фикеренчә, Сталин булмаса, икенче Бөтендөнья сугышы башланмас та иде. “Гитлерның сугыш башларга карар итүенә нәкъ менә Сталин бик зур өлеш керткән”, – ди галим.

Соңгы вакытта Сталинны оста идарәче, менеджер итеп күрсәтү омтылышлары көчәйде. Солонин әфәнде радиобызга әйтүенчә, Сталинның менеджменты «бик начар» булган. Бер генә мисал, илнең нефтьтә йөзүенә карамастан, хәрби очкычлар бензинсыз утырган. Сугыш алдыннан һәр очкычның нибары алты тапкыр һавага күтәрелерлек бензины булган. Андый мисаллар бихисап.

СТАЛИНГА ҺӘЙКӘЛЛӘРАЧЫЛА

Украинаның Запорожье шәһәрендә Сталинга һәйкәл ачылды.

8 майда Русиянең Тамбов шәһәрендә элекке совет диктаторына һәйкәл куйдылар. Осетин коммунистлары бүләк иткән алтын төскә буялган Сталин сыны бер кибетнең ишегалдына урнаштырылган. Чарада 200ләп коммунист һәм сугыш ветераны катнашкан.

Шул ук көнне Сталин сыны Якутск шәһәрендә дә ачыласы иде. Ләкин бу эш барып чыкмаган. Милиция һәйкәл куеласы урамны япкан. Һәйкәлне алып килүче машиналар анда үтә алмаган.

Якут илендә заманында 100дән артык ГУЛАГ лагере булган. Сталин золымын күрүчеләр, аны хәтерләүчеләр бар. Җирле “Мемориал” оешмасы рәисе Валентина Прибыткина сүзләренчә, ГУЛАГ илендә Сталинга һәйкәл кую халык хәтерен салып таптау булачак.

Әмма коммунистлар ниятләреннән чигенергә җыенмый. Җирле оешма җитәкчесе Виктор Губарев сүзләренчә, алар һәйкәлне, соңрак булса да, барыбер урнаштырачак.

ТАТАРСТАНДА “КОБА” АРАКЫСЫ

Татарстан һәм Башкортстанда әлегә Сталинга һәйкәл кую турында ишетелми. Алай да Сталин исемен башкача искә алучылар бар. Җиңү көне алдыннан кибетләрендә “Коба” исемле аракы һәм коньяк пәйда булды. Бу эчемлекләрне “Татспиртпром” ширкәте чыгара. Маркетинг белгече Владимир Марченко сүзләренчә, “Татспиртпром”ның үз малына мондый исем сайлавы аңлашылмый. Мәгълүм булганча, Иосиф Джугашвили 1917 елга кадәр “Коба” кушаматын кулланган. Бу чорда ул урлау-талау белән шөгыльләнгән, шуннан килгән акчаны инкыйлаб эшчәнлегенә тоткан.

Мәскәү урамнарында бу юлы Сталин сурәте төшерелгән плакатлар куелмады. Ләкин җәмгыятьтә шөһрәтенә ихтыяҗ бар. 9 Майда Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадын да Сталин өрәге күзәтеп торды сыман.

АЛИ ГЫЙЛЬМИ

җилкәсенә сугыш катырак төшкән

Татар милләте репрессиягә ныграк дучар булган. Күп каһарманнар батырлыгы исәпкә алынмаган. Тылда бер башак, бер бәрәңге алган өчен дә төрмәгә утыртканнар. 282 мең 500 кеше ач-ялангач килеш Казаннан ерак булмаган җирдә саклану чокырлары казыган.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарих фәннәре галимәсе Айсылу Кәбирова сугыш вакытында халыкның тылда күргән михнәтләре турында китап язган. Акча бирелсә, менә-менә дөнья күрер дигән өмет белән яши ул.

Автор булачак китапның исемен дә уйлап куйган. “Ватан сугышында татарстанлылар тормышы һәм кәефе” дип атармын, мөгаен”, – ди Кәбирова. Шушы китапта ул репрессиянең тылдагыларга, бигрәк тә авыллардагыларга тагын да ныграк катылануын ачыктан-ачык белдерәчәк.

Халыкны эшләтү өчен төрле ысуллар кулланылган

Кәбирова сүзләренчә, ватанпәрвәрлек хисе, берсүзсез, ул вакытта нык арткан. Әмма совет хөкүмәте кешеләргә ышанмыйча, төрле ысуллар кулланып эшләргә һәм көрәшергә мәҗбүр иткән. Өйдәге балаларым ачтан үлмәсен дип басудан оек балтырына бер башак кыстырып, я булмаса кесәсенә бер бәрәңге тыгып кайткан өчен җавапка тартылу турында өлкәннәр әле дә еш искә ала.

– Сугыш елларында да репрессияләр туктамаган, киресенчә, катыланган. Бер бәрәңге алучылар социалистик милекне урлаучы итеп күрсәтелгән. Алар җинаятькә тартылган, – ди Кәбирова.

Аның сүзләренчә, ул вакытларда хезмәт репрессиясе тагын да көчәя. 4-5 минутка эшкә соңга калган өчен дә җинаять җаваплылыгына тартканнар.

Сугыш елларында татарстанлылар, авызларыннан өзеп диярлек, фронтка 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит җибәрә. Бу хакта Татарстан Милли музеенда “Татарстан – җиңүнең тыл базасы” дип аталган күргәзмәне ачкан вакытта мәдәният министры урынбасары Айдар Гайнетдинов әйтте. Ул шулай ук халыкның Зөядән Апаска кадәр булган арада саклану чокырлары казуын да искә алды.

Айсылу Кәбирова сүзләренчә, халык анда коточкыч шартларда эшләгән. “331 чакрымга сузылган ул. Халык көрәк һәм китмән белән эшләгән. Хәлләре бик авыр булган. Ашау да оештырылмаган”, – ди Кәбирова. Бу авыр хезмәттә барлыгы 282 мең 500 кеше катнашкан. 1941 елның 21 октябрендә башланган казу эшләре 42 елның 11 февралендә төгәлләнә. Елның иң салкын көннәренә туры килә.

Кәбирова сүзләренчә, бу хезмәтне искә төшерә торган таш куярга җыеналар икән. Анда күпме кеше катнашканы һәм чокырларның ничә чакрымга сузылганы язылачак.

Каһарманлык исәптәме?

Милли музейда ачылган күргәзмәне яктырткан кечкенә генә китапчык та чыкты. Анда халыкның ач килеш авыр хезмәт башкаруы, якыннарының фронтка китүе, аларның күбесе үлеп калу аркасында рухи авырлыклар кичерүе турында да юллар бар.

169 татар Советлар берлеге каһарманы исеменә лаек була. Советлар берлегендәге милләтләр арасында татар 4нче урында. Кайбер язучылар татарларның чын батырлыгын күрмәскә тырыша, Кәбирова шушы фактны да кире какмый.

Мисал өчен, Александр Матросов батырлыгын 26 татарстанлы кабатлаган. Әмма бу хакта ачык итеп сөйләмәскә, халыкка чыгармаска тырыштылар. Соңгы елларда күкрәкләре белән амбразура каплаучы татарстанлылар 13 кеше булган икән дигән сан әйтелә иде. Язучы Шаһинур Мостафин “Яңа меңьеллыкка очыш” дип аталган китабында аларның 26 икәнлеген яза. Матросовның татар кешесе – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов икәнен хәзер киң җәмәгатьчелек белә.

Рейхстагка беренче булып кызыл әләм элгән кеше дә – татар. Тарихчылар 30 апрельдә Гази Заһитовның беренче булып әләм элүен таный.

– Егоров белән Кантария үзләре дә менә шушы төркемнең аларга караганда берничә сәгатькә алданрак байрак кадавын таный, – ди Кәбирова.

Аның сүзләренчә, 1994 елда Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге Заһитовка һәм аның белән бергә булганнарга Русия каһарманы исеме бирү үтенече белән чыккан. Әмма Русия Саклану министрлыгы бу хәлне кирәк санамаган.

Наил АЛАН

Милициядә язгы кискенләшүме?

Эш урыныннан пистолеты белән билгесез юнәлештә югалган Башкортстан милиционеры йөзләрчә чакрымдагы Түбән Тагил шәһәрендә 7 майда кулга алынды.

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә хезмәт итүче милиция сержанты Владислав Симухин 1 майда эш урыныннан югала. Үзе белән пистолеты да була. Ул югалганнан соң икенче көнне Уфада “Макаров” пистолетыннан 52 яшьлек мәктәп укытучысы Альберт Мөхәммәтзакировның атып үтерелгәнлеге турында хәбәр ителде. Акчасызлыктан интеккән укытучы, әгъзалары әйтүенчә, үз машинасында кеше ташып бераз акча эшләү өчен чыккан була.

Тикшерүчеләр машинада сержантның бармак эзләре калганлыгын әйтте. Шунда ук качкын сержант эшләгән Октябрьск шәһәре эчке эшләр идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Хурамшин белән тагын берничә җаваплы офицер әлеге җәнҗалга бәйле рәвештә эшләреннән алынган.

Тагын бер җәнҗал: республика прокуратурасы үз вәкаләтләрен узып, гаепсез кешегә пистолеттан аткан милиция хезмәткәрләренә карата да җинаять эше ачты. Вакыйганы газетабызның узган санында бәян иткән идек: хәл Башкортстанның Әлшәй районындагы Бөдәньяр авылында 30 мартта була. Милиционерлар экстремистлар эзли. Ләкин адресны бутыйлар. Һәм өйдәге кунакка кайткан 29 яшьлек Раушан Гатиатуллинга бәйләнәләр. Милиционерларның берсе түзми, аңа терәп атып җибәрә.

Фәнис ФӘТХИ

azatliq.org

Комментарии