- 17.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №18 (12 май)
- Рубрика: Архив
– Сезнең халыкка әзрәк эшләп, күбрәк ял итәргә булсын. Бәйрәм саен эчү ягын карыйсыз. Шәһәр көне дисеңме, Яңа елда икешәр атна өйдә ятумы, 8 мартны да сирәк илләрдә генә бәйрәм итәләр… Мәскәүдә 9 Майны үткәрү ничә миллионга төшкән бит – галәмәт! Йә, әйт әле, кирәкме шулкадәр шапырыну? – диде бер төрек дустым.
– Төркиядә бу бәйрәмне белгән кеше дә юктыр инде?
– Икенче Бөтендөнья сугышы турында тарих китапларыннан өйрәнәбез. 9 май – Төркиядә Әниләр көне, әле менә әнине шалтыратып котладым.
Кем ничек бәйрәм итә шул… Берәүләр паркта пикник ясаган, икенчеләр авылга суган утыртырга кайтып киткән. Авылда яшәүче бер апа телевизордан көне-төне баручы сугыш турындагы кинолардан, шартлау тавышыннан туйган. Хәл-әхвәл сорашырга шалтыраткач, шуннан зарланды.
Үзем Җиңү көнен 7 майда ук башлап җибәрдем. Казанның Җиңү паркында Эчке эшләр министрлыгының парады узды бу көнне. Әлеге органда эшли башлаган 20 хезмәткәр ант кабул итте, Мәңгелек утка чәчәк куйдылар. Ветераннарга озын гомер теләүчеләр дә күп булды, әлбәттә.
– Бу зур бәйрәм – даныбызның югары ноктасы. Әлеге көнне сугышның ачы хакыйкатенә якынаябыз, геройларыбыз алдында баш иябез. Батырлыгыгызны буыннан буынга тапшырырга ант итәбез. Сез бүген арабызда булганга, без бәхетле, – диде эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров.
9 Майны исә казанлылар зурдан кубып бәйрәм итте. Байкерлар ярышы, ретро автомобильләр күргәзмәсе, бәйрәм концерты, фейерверк, кыскасы, көне буе өйгә кайтып кермәслек тамаша күрсәттеләр. Шуңа да карамастан танышларымның күбесе шәһәр читенә, табигать кочагына тайды. Ник, дип гаҗәпләнмәгез. Мәскәүдә болытларны кудыру өчен дәүләтебез күпме акча сарыф иткән. Шундый бәягә төшкән һава торышының рәхәтен күрмәсәң, күңелнең бер кырыен кимереп торыр шикелле. Җылы көннәргә кинәнеп, аяз күкнең кадерен белик, җәмәгать.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Сабантуйлар җитте
Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйлар быел Татарстан авылларында, район үзәкләрендә, шулай ук Чаллы шәһәрендә 12-13 июнь көннәрендә булачак. Ә республиканың төп сабан туе Казанда 19 июньдә үтәчәк.
Эссе май
Синоптиклар быелгы май эсселеген гадәттән тыш хәл дип белдерә. Мондый һава торышы 40 ел дәвамында күзәтелмәгән. Инде сулыкларда коенучылар да күренә башлады. Ә бу вакытта су керүчеләр булмый торган иде. Шомырт чәчәк атуы һәм су коену… тәңгәлләштереп булмый. Гадәттә, шомырт чәчәгеннән соң салкыннар килә торган иде. Gismeteo.ru сайты биргән мәгълүматларга караганда, Казанда алдагы атнада да эссе һәм кояшлы көннәр сакланачак. Бары тик икенче ункөнлек ахырына гына яңгырлар вәгъдә ителә. Белгәнегезчә, яңгырларны табигать тә көтә. Быел игенчеләр борчуда.
Сызыклар законсыз, диләр
Казан автомобильчеләре прокуратурага шикаять әзерли. Алар фикеренчә, юллардагы пассажир автобуслары өчен сызып аерылган юл законга каршы килә. Шәһәр төзелеше кодексы буенча бер юнәлештәге юл 4 линиядән кимрәк һәм полоса үзе 4 метрдан таррак булмаса гына, андый махсус линия булдырырга мөмкин. Казанда мондый нормага туры килә торган юллар күп түгел.
Күзгә төтен җибәргәннәр
Казанда Русия премьер-министры Владимир Путин катнашында шаулап ачылган Универсиада спорт-комплекслары вакытлыча ябык, дип белдерә “КП” газетасы. Ачылган спорт-комплексларның күпчелегендә ремонт эшләре яңадан башланган. Һәм алар, чынлап торып, берничә айдан соң гына эшли башлаячак.
Президент хатыны бай
Татарстан Президенты хатыны Русия төбәкләре җитәкчеләре хатыннары арасында беренче бай өчлеккә керә. Гөлсинә Миңнеханова узган ел 8 миллион сум табыш алган. Бу ире кеременә караганда ике тапкырга күбрәк. Республиканың беренче ханымы бу акчаны үзенең “Luciano Beaty Studio” матурлык салонында эшләп алган. Ул Казанда иң кыйммәтле санала. Анда айга бер тапкыр Италия парикмахеры Лучано Де Алойа килә, дип хәбәр итә “Ведомости”.
Төбәк җитәкчеләре хатыннары арасында иң бае –– Ростов губернаторы җәмәгате Зоя Чоп. Узган ел ул 174 миллион сум акча эшләп алган.
Эшсезләргә пособие
Татарстандагы эшсезләр социаль контрактка кул куйса, 1700 сумлык айлык субсидия алачак. Татарстан хөкүмәте шул рәвешле торак-коммуналь түләүләрдәге бурычларны киметмәкче. Дөрес, имза куелган махсус документта аерым шартлар да билгеләнгән. Төп шарт – гражданин мәшгульлек үзәкләре тарафыннан тәкъдим ителгән түләүле эшкә урнашырга һәм торак өчен түләү бурычын капларга тиеш.
Саран инвесторлар хуҗа
Татарстан авылларында хезмәт хакы түбән. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсагыйрь Нуретдинов сүзләренчә, Татарстан авылларында хәтта эре инвесторлар да нибары 1500 сум айлык хезмәт хакы түли. “Берничә ел элек алар авылга килгәндә үз хезмәткәрләрен 10 мең сум алып эшләячәк дип вәгъдә иткән иде”, – ди ул.
Дөрес, министрлык киңәшмәсендә бу проблеманы бәян итеп кенә калдылар, чишелеш юлларын күрсәтә алмадылар. Министрлыкта: “Инвесторларга хезмәт хакын арттырырга фәрман бирә алмыйбыз, бары тик эш белән тәэмин итүчеләрнең намусларына гына төртеп күрсәтә алабыз”, – диделәр.
Иске машиналарны утильгә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия премьер-министры Владимир Путинга иске машиналарны утильләштерү программасын киңәйтеп, йөк машиналарына да күчерергә тәкъдим итте. Белгечләр фикеренчә, бу экологик проблемаларны гына җиңеләйтеп калмас, КамАЗ автогигантын җанландырырга да булышыр иде. Русия хөкүмәтендә әлегә бу тәкъдимгә мөнәсәбәт белдерелмәде.
Аның каравы, җиңел машиналарны утильләштерү программасы иртәрәк төгәлләнергә мөмкин. Чөнки алдан ук нибары 200 мең сертификат кына планлаштырылды. Бу инде бары тик 200 мең кеше генә 50 мең сумга иске машинасын тапшырып, яңага алыштыра ала дигән сүз. Алынган мәгълүматларга караганда, инде 100 мең сертификат тапшырылган. Әлеге программа нигезендә Русиядә җыелган чит ил автомобильләре дә исемлеккә кертелеп, ассортимент киңәйтелсә дә, иң популяр булып “Жигули” кала. “АвтоВАЗ” инде 150 мең машинага заявка алган.
Милиционерны нахакка рәнҗеткәннәр
Татарстан Югары суды Чаллы шәһәренең эчке эшләр идарәсе юл-патруль хезмәте взводының элеккеге командир урынбасары Алексей Четвертаковка, үтерүдә нахакка гаепләнгәне өчен, Финанс министрлыгыннан 50 мең сум компенсация бирелергә тиешле карарны үз көчендә калдырды.
2008 елда милиция хезмәткәренә 34 яшьлек хатын-кызны үтерү гаебе тагылган иде. Тикшерү версиясе буенча, ике арада низаг чыккан һәм ул фаҗига белән тәмамланган. Соңыннан чын үтерүче табылып, 15 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән. Быел февральдә Алексей Четвертаков Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Инде менә Югары суд та шәһәр суды карарын үз көчендә калдырды.
– Хәзер билгеләнгән компенсациянең адресына барып җитүен күзәтү астына алачакбыз. Бу безнең практикада законсыз гаепләнеп, эзәрлекләнү очрагын фаш итеп, әхлакый зыянны каплата алган милиция хезмәткәре белән бәйле беренче очрак, – дип белдерде зыян күрүчене яклаган Казан хокук яклау үзәге юристы Артур Шакиров.
Канлы җинаять
Быелның 25 апрелендә юкка чыккан студентлар – 22 яшьлек Лилия Хисмәтуллина һәм Лиана Хәмидуллина мәетләре 9 майда табылды. Кызларның берсе бәрәңге саклый торган тартмага яшерелгән. Икенчесен, “КП” хәбәренә ышансаң, коега атканнар. Прокуратура каршындагы Елга аръягы районара тикшерү бүлегендә җинаять эше ачылды. Әлегә кызларның ничек үтерелүе бәян ителми. Алар Казанга укырга башка шәһәрдән килгән. 25 апрельдә шәһәр үзәгендәге төнге клубка киткән җирдән әйләнеп кайтмаганнар. Тикшерүчеләрнең шикләнгән кешеләре бар диелә. Алар – 24 һәм 26 яшьлек егетләр. Кызлар белән төнге клубта танышканнар.
Казан БДБ илләренә дә хәләл таратмакчы
Казанда “Хәләл һаб” (хәләл ризыкларны тарату челтәре) эшли башлады. Бу транспорт-склад оешмасы Русиядә әлегә бердәнбер. Ул ризыклар гына түгел, барлык көндәлек куллану өчен кирәк булган хәләл әйберләрне төрле илләрдәге җитештерүчеләрдән алып, Русия һәм БДБ илләрендә таратмакчы.
Шахтада фаҗига
Кемерово өлкәсенең “Распадская” шахтасындагы шартлаулардан үлүчеләр саны 47гә җитте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, тагын 43 шахтерның язмышы әле дә билгесез булып кала.
9 майда бу шахтада 4 сәгать аерма белән 2 шартлау булды. Икенче шартлау шахтага 19 коткаручы төшкән чакта булып, аларның барысын да үтерде.
Комментарии