Президент була күрмәсен!..

Президент була күрмәсен!..

«Звезда Поволжья» гәҗитендә Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмә» («Беседы с Минтимером Шаймиевым») исемле китабыннан өзекләр басылып чыкты. Шунда бәян ителгәнчә, Шәймиев, президент постын биләгәндә, үзен алыштыра алырдай биш кешедән торган исемлек төзи. Шул кешеләр арасында Илдар Халиковның да булуы мине бик гаҗәпкә калдырды. Бәлки ул экономика мәсьәләсендә яхшы белгечтер, белмим, әмма Татарстан Президентына иң югары таләпләр куелырга тиеш бит! Беренче чиратта ул Татарстан Республикасының патриоты булырга тиеш. Ә аның өчен башта бит әле туып-үскән үз районың белән горурланырга, аның патриоты да булырга кирәк.

Без Халиков белән якташлар. Мин элегрәк күп еллар Чаллы шәһәрендә Әгерҗе якташлар оешмасын җитәкләдем, ул вакытларда И.Халиков КамАЗда ген.директор урынбасары булып эшли иде. Без аны ел саен диярлек мәдәният йортларында зурлап үткәрелә торган чараларга күпме генә чакырсак та – килгәне булмады. Шул ук елларда аның белән КамАЗда бергә эшләгән миңа таныш әгерҗелеләр: «Илдар Халиковта якташлык хисе, якташларны яклау юк», – дип әйтәләр иде. Дөрес, Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы булып алгач, ул беренче тапкыр очрашуга килде, катнашты. Аннары вәссәлам! Башка шундый очрашуларда бөтенләй күренмәде. Оештыру өчен акча биргәч, шул җиткән, дигәндер, күрәсең.

2005нче елгы, Халиков катнашкан кичәбезгә Казаннан да зур гына кунаклар килгән иде. Мин үзем, җитди сәбәпләр аркасында, очрашуга бара алмадым, аннан элегрәк оешма рәислегеннән китәсемне белдергән идем. Чөнки, әйтергә кирәк, соңгы елларда финанс мөмкинлекләре аркасында андый чаралар уздыру авырлашкан иде.

Хәзерге чорга күчсәк, өченче ел Әгерҗегә бөтенләй безнең район белән бәйләнмәгән, анда туып-үсмәгән кешене хакимият башлыгы итеп куйдылар. Район советында аны рәсми рәвештә Илдар Халиков тәкъдим иткән. Читтән килгән кеше утыртылгач, хәзер районда бөтенесе «эшләгән» кыяфәттә йөри, ә чынбарлыкта беркем бернәрсә эшләми. Ачыктан-ачык саботаж бара.

Элек тә, хәзер дә шулай – бездә генә түгел, башка районнарда да читтән китереп куелган кешене бер дә яратмыйлар. Әйтик, Мөслим районында да шундый ук хәл булды. Озак еллар анда да читтән китерелгән кеше идарә итте. Урындагы депутатлар, колхоз рәисләре белән каршылыкларга кереп батты. Ә Актаныш, Саба районнарына башлык итеп бер дә әллә кемне китермиләр. Шул районнарда күп еллар эшләгән, район проблемаларын үзенеке итеп кабул иткән кешеләр хезмәт куя.

Аннары, татар теле, милләте югала барганда, югары дәүләт постын биләгән кешедә шул ук патриотик хис белән бәйләнгән милли аң булырга тиеш бит әле. Ә ул милли хис кешедә йә була, йә юк, аны ясалма рәвештә иңдерүе бик авыр! Илдар Халиков Чаллыда хакимият башлыгы булып торганда, татар телен кулланышта саклау, татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын яптырмау, яңаларын ачу буенча бер эш тә башкарылмады. Ул чын милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашмады, бу темага бер сөйләшү дә оештырмады. Гомумән, милли мәсьәләләр белән бер дә кызыксынмады дияргә була.

Югыйсә, Чаллы шәһәр хакиме Рәшит Хәмәдиев кинәттән вафат булганнан соң, мин Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевкә «Чаллы татарлары сездән карар көтә» дигән исем астында хат та җибәргән идем. Кайбер җирләре күпертебрәк тә язылган ул хатта мондый сүзләр бар иде: «Сез билгеләп куячак яңа шәһәр хакимен без борчылып һәм шөбһәләнеп тә, бер үк вакытта зур өметләр белән дә көтәбез. Безнең иң беренче теләк – ул татар мохитендә үскән, татар телен камил белгән, милли мәсьәләләрне кыю күтәрә торган, барча халыкка да гадел, әмма үз халкын да кимсетергә бирми торган кеше булсын иде. Аның җитәкчелегендә без татар булуыбыз белән горурлана, Татарстан җирендә, татар иле үзәгендә урнашкан зур һәм данлы шәһәрдә яшәвебезне һәрьяклап тоя алсак иде». Кызганыч, ул өметләр тормышка ашмады.

Аннары, «Татарстан Президенты татар телен белергә тиеш» дип Татарстан Конституциясендә дә язылган. Ә Шәймиев әйткәнчә, «президент булырга лаек» Илдар Халиков – урыс мәктәбендә укыган, туган телдә сөйләшү дәрәҗәсе чамалы. Премьер-министр булып утыргач та, туган телне киңәшмәләрдә сөйләрлек, чыгыш ясарлык дәрәҗәдә өйрәнергә була иде бит! Әмма юк! Хәзерге «прагматик» түрәләр инглиз телен өйрәнүне кулайрак күрә шул.

Илдар Халиковның берничә татар язучысына китап чыгарырга ярдәм иткәне, Татарстан Премьер-министры вазифасын башкарганга күрә генә бер-ике милли проектта күренгәне билгеле. Тик алары да «галочка» өчен генә үткәрелә торган чаралар булды дип уйлыйм.

Минем Илдар Халиковка да, башка зур түрәләргә дә кеше буларак каршылыгым юк. Өстә әйткәнемчә, икътисадны беләләрдер, бәлки. Әмма монда сүз принципиаль мәсьәләләр, акчага сатылмый торган кануннар турында бара. Бу өлкәгә, бер яктан, әхлак кануннары керсә, икенче яктан, Ватан, Дәүләт, Туган җир, Туган тел, Милләт, Милли бердәмлек, Милли горурлык кебек югары төшенчәләр дә керә.

Татарстанда «Миңнехановны Мәскәүгә алалар икән» дигән сүзләр дә йөри. Әгәр аның урынына берәр коммерсантны куялар икән, икенче көнне үк Татарстан Республикасын сатып җибәрмәс дип беркем гарантия бирә алмый.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы шәһәре.

Президент була күрмәсен!.., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии