Чистай җитәкчесе сүзендә торырмы?

Чистай җитәкчесе сүзендә торырмы?

– Пәлтәгезне салыгыз инде.

– Гаеп итмәгез, салмыйм. Өегез салкын бит.

– Хе-хе. Мондый гына суыкка ияләшкән без!

Әйе, алар ияләшкән. Бишәр кат кием киеп йокларга да, заправкадан баллонлап газ ташырга да, җылылык кертегез дип ялынырга да. шәһәренең Гагарин урамында яшәүчеләр язны шатланып, көзне елап каршы ала. Чөнки беләләр – җитәкчеләрнең вәгъдәләре тагын буш сүзләр генә булып калачак, бу юлы да кышны кем ничек булдыра, шулай чыгачак.

МУНЧАГА КЕРЕП ҖЫЛЫНДЫК

Чистайга Наталья Хөснетдинова чакыруы буенча гына килсәм дә, мине бөтен урам халкы каршы алды. Араларында ике яшьлек бала да, пенсия яшенә җиткән абзый да бар. Бу кешеләрне уртак борчу берләштергән – алар ун елдан артык газсызлыктан интегә. 1997нче елларда торак салу өчен Чистайның Гагарин урамыннан участоклар бирелә башлаган. Якын-тирәдәге урамнарга газ һәм су кертелгән вакытта, Гагарин урамында салынып бетмәгән 2-3 йорт кына була. Йортлар саны аз булганлыктанмы, шул вакытта анда кешеләр яшәмәгәнлектәнме, Гагарин урамына газ кертмичә калдыралар. Еллар үтә, йортлар саны арта, аларда яшәүче гаиләләр ишәя, әмма газ кертергә килүчеләр күренми.

Өендә газ булмаган кешенең ничек кышка керүен күз алдына китерү авыр түгел. Монда ике генә юл бар: яки өеңне җылыту өчен бөтен булган акчаңны соңгы тиененә кадәр тотып бетерәсең, яки катып үләсең. Кайсы вариантны гына сайласаң да, синең проблемаларың җитәкчелекне борчымаячак. Әйе, борчымаячак, чөнки кешеләрнең кышын боз кебек йортларда яшәвенә аз гына булса да кайгырган җитәкче проблеманы хәл итү юлын таба аладыр дип уйлыйм. Ә бу очракта газ кертелмәгәнгә дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Ун ай түгел, ун атна да түгел – ун ел!

35 градуслы салкыннарда ничек көн күрүләрен Наталья Хөснетдинова болай сөйли: «Өч балам бар, ирем читтә акча эшли. Кызыма 18, улларыма 14 һәм 11 яшь. Өйне заправкадан пропан газы ташып җылытабыз. 3 көнгә бер тапкыр 4 баллон тутырып алып кайту өчен, башта машина табарга кирәк. Эштән кайткач, беренче проблемам каян машина табарга? Йә танышларыма, йә күршеләргә ярдәм сорап керәм. Үзләре дә белә салкынның ни икәнен – ярдәм итәләр, рәхмәт. Пропан өчен айга 11 мең сум акча тотыла. Әгәр газ кертелгән булса, 5 меңнән дә артык түләмәгән булыр идем. Әле ул интегеп ташып яккан газдан гына өй җылына дисезме сез? Тышта минус 35 градус булдымы – өйдә урамдагы кебек салкын була башлый. Балаларга өч кат чалбар, бишәр кат кофта кидерәм. Дәресләрен әзерләргә утыргач, үзләре сорап, бияләй дә кияләр. Дүртәү бергә ятып йоклыйбыз. Өстебездә әллә ничә кат-кат кием, мамык шәл, ике кат юрган булса да, барыбер салкын. Кичтән мунча ягып калдырабыз, укырга киткәндә, балалар шунда киенә. Ярый әле мунчабыз бар – бик туңган чакларда без генә түгел, песиләребез дә шунда кереп җылынып чыга. Балаларны бик кызганам – мәктәпкә туңудан кызарып беткән йөз белән китеп баралар…»

Наталья Хөснетдинова заправкадан кайткан төннәрдә йокламыйча, газ тутырылган баллоннарны саклап утыруы турында да сөйләде. Чөнки салкында газ кысыла, җылыга кергәч, кире үз халәтенә кайта, шуның нәтиҗәсендә баллоннар шартларга да мөмкин.

Натальядан кала тагын берничә гаилә өен «заправка баетып» җылытырга мәҗбүр. Мәсәлән, Ксения Ильдимирова ике яшьлек Фёдор исемле улы белән килгән иде. Алар, пропан белән җылытудан тыш, берничә электр миченнән файдалана. «Шулай эшләгәндә, җылы була, ләкин бу кесәгә дә шактый суга торган нәрсә. Әмма акча кызганып утыра торган чак түгел», – ди Ксения, шактый зурайган көмәненә ишарәләп. Хәзер Ильдимировлар алдагы көн өчен борчыла. Ксения җәй урталарында бала табарга тиеш, ә көзге салкыннар берничә айлык балаң бар дип тормаячак, үз вакытында киләчәк.

БЕЗ БИТ АЛАРДАН ЯХШЫЛАП СОРАДЫК

Тагын бер газсыз гаилә – Сластухиннарның Чистайда фатирлары бар. Көннәр суыта башлауга, алар шунда китеп котыла икән. Әмма бер рәхәтнең мең михнәте – мал-туарларын ашатыр, хуҗалыкларындагы тәртипне саклар өчен, көн саен өйләренә килеп китәргә мәҗбүрләр. Анжелла Сластухина сүзләренчә, кышын фатирга күчүнең плюслары күп – җылыда яшисең һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен акчаң азрак китә: «Гагарин урамында яшәүчеләрнең кайберләре өен электр белән җылыта. Болай иткәндә, ут өчен айга 16 мең сумнан да ким түләмисең. Кешеләрнең шуның кадәр акчасы бар дип уйлыймы бу җитәкчеләр, белмәссең. Хакимияткә барып, кешечә сөйләшеп карадык, безне аңламадылар. Менә быел булыр, икенче елга булыр, түзегез, сабыр итегез кебек сүзләрне күп ишеттек. Янәсе, йә аларга газ кертү буенча планны яңабаштан эшләргә кирәк, йә акчалары юк… Миңа калса, аларга нәрсә кирәк булуы һәм нәрсә җитмәве безне борчырга тиеш түгел. Бу алар үзләре хәл итәргә тиешле вазифа. Безгә менә газ җитми. Нишләп аңламыйлар?! Утыз градуслы салкыннарда район башлыгының өенә җылыны бер атнага өзеп куярга иде! Шул чакта бии башлар иде! Ә болай, беркем хәлебезгә керми».

Хәзер Гагарин урамындагы буш территориядән күп балалы гаиләләргә дә җирләр бүлеп бирә башлаганнар. Район җитәкчелеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның яңа алымын уйлап тапкан, күрәсең, балаларны яшьтән үк салкынга чыдам булырга өйрәтәләрдер.

Дөрес, газ кертүне тизләтүнең бер алымын әйткәннәр аларга. Гагарин урамындагы һәр гаиләдән 350 мең (!) сум акча «алып торырга» һәм газ кертү эшләрен бүген үк башларга мөмкин дигәннәр хакимияттә. Бюджетта акча булгач та, ул акчаларны кире кайтарачаклар, имеш. Әмма бу сүзләргә беркемнең дә ышанасы килми – газын кертерләр, ә акчаларны кайтарырлармы? Аннан соң, кемдә бар бүген үк чыгарып салырлык 350 мең сум?

Гагаринлылар әйтүенчә, хакимият газ кертүдән баш тартмый, әмма вәгъдәсен дә үтәми. Былтыр ноябрь аенда район газетасында Гагарин урамында яшәүчеләрнең проблемалары хакында язма чыккан. Чистай районы башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, энергетика, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Шәфкать Әхмәтвәлиев газ кертү эшләре быелның март аенда башланачак дип сүз биргән. Март үтте, ә беркем дә кымшанырга уйламый. Матур сүзләргә төреп, кайчанга кадәр кешеләргә буш вәгъдәләр ашатырга уйлыйсыз соң, җитәкче әфәнделәр?

«МИНЕ АЛЫРГА КИЛДЕГЕЗМЕ ӘЛЛӘ?»

Шәфкать Әхмәтвәлиев янына баргач, әнә шул буш вәгъдәләр турында сорашырмын, дип уйлаган идем. Әмма каты бәрелергә кыенсындым, чөнки җитәкче минем үземне бөтенләй көтелмәгән хәлдә калдырды. Исәнләшеп, журналист булуымны раслаучы кызыл төстәге таныклыкны чыгарып күрсәткәч, Шәфкать Шамилевичның йөзе үзгәреп китте:

– Милициядәнме әллә сез? Мине алырга килдегезме әллә?

– Почти милиция. Журналистлар булабыз.

– Журналистлар? Милициядән булсагыз, яхшырак булыр иде…

Нинди гөнаһлары өчен хокук сагындагыларны көтеп яшидер җитәкче – анысы миңа караңгы. Сүзне газ мәсьәләсенә бордым.Шәфкать Әхмәтвәлиев әйтүенчә, Гагарин, Яхин, Такташ һәм Чуйковский урамнарын ТРның газлаштыру фонды тәкъдим иткән программа буенча газлаштырырга уйлаган булганнар. Чистай хакимияте белән фонд килешү төзегән. «Фондка Чистай районы бюджетыннан 4 миллион сум тирәсе акча өч елга бүлеп күчереләчәк, чөнки берьюлы 4 миллион сумны чыгарып салу мөмкин түгел», – диде ул. Газлаштыруның проекты 2012нче елда ук эшләнеп беткән, әмма әлегә кәгазьдә генә калган.

– Газ кертелмәүдә районның бер гаебе дә юк. Фондка проект өчен акча күчерә башладык, ләкин алар эш башламый. Кайчан эшне башлыйсыз дип, хатлар да язып торабыз – җавап бирмиләр.

– Төгәл әйтә аласызмы, кайчан газ кертелә башлаячак?

– Хәзер генә әйтеп булмый. Газлаштыру фондыннан белешегез.

«АЛАР БЕЗГӘ АКЧА КҮЧЕРМИ»

Газофикация фондының бюджеттан тыш программалар бүлеге җитәкчесе Миңнегөл Ханбикова киресен сөйләде:

– Чистай хакимияте Чистайның 4нче урамына газ кертү мөрәҗәгате белән чыккач, былтыр проектны ясап бетердек, әмма шушы эш өчен бүгенгә кадәр Чистай башкарма комитетының бер тиен акча түләгәне юк. Проект өчен алыш-биреш ясалганнан соң, газ кертү буенча эшләр алып барыла башлаячак. Объектларда эшкә тотынганчы, хакимияттән документлар пакеты таләп итәбез. Алар арасында без башкарган эшләр өчен акча түләнәчәге турында муниципаль гарантия, ягъни бюджетта акча бүленеп куелганлыгын раслаучы документ та булырга тиеш. Әмма бу документны, күпме көтсәк тә, башкарма комитеттан җибәрүче булмады.

Бер көн эчендә бер үк мәсьәләгә карата ике төрле фикер ишеттем. Район вәкиле, без акча җибәрәбез, фонд эшләми, дисә, фондтагылар башкарма комитетның кыл да кымшатмавын әйтә. Кемгә ышанырга соң?

БЫЕЛ БУЛАЧАК

Кемнең хак, кемнең ялган сөйләгәнен ачыклар өчен кабат Чистайга чыктым. Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев әлегә финанс мөмкинлекләре булмавын белдерде.

– Кайчан газ булачак монда?

– Мин сезнең ул соравыгызга ничек җавап бирим?

– Ә сез миңа җавап бирмисез! Сез үзегезнең район кешеләренә җавап бирәсез. Мин – аларның мөрәҗәгатен җиткерүче генә. Алар сорау бирде – без кайчан да булса нормаль тормышта, газ ягып яшәрбезме икән, дип. Шушы сорауга җавап эзлим.

– Аллаһ боерса, газ җибәргән көнне үк сезгә шалтыратып әйтермен! Әгәр миннән генә торса, бүген үк газларын эшләтеп җибәрер идем. Үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез, – ул безнең эшебез. Әмма бер көн белән генә эшләнә торган эш түгел бу.

– Бер көн эчендә генә эшләнмәгәнен беләм – ун ел буе хакимият юлын таптыйлар икән бит инде… Шулай да, быел булырмы икән газ? Әллә икенче елгамы?

– Быел ук булдырырга тырышабыз инде…

– Чираттагы вәгъдә бирү генә булмасмы бу?

– Сезне алдап, миңа нинди файда? Кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.

Башкарма комитет җитәкчесе кешелекле кеше дә икән – гагаринлыларның хәлләре хакында да белеште:

– Ә ничек яшиләр алар анда?

– Өйләре бик салкын. Баллонлап газ ташырга мәҗбүрләр.

– Газ ташып кына түгел, электр белән дә җылыталар.

Гади халыкның фәлән кадәр акчасын суырган электр белән җылыту системасын мактап тормагыз инде ичмасам, Марат Хөснуллович! Газ кирәк анда, газ – баллонлап заправкадан ташылганы түгел, торбалар буенча йортларга сузылганы кирәк. Кешеләр җылыда яшәгән өчен кешечә хак түли торган булсын.

Бу ситуациядә хакимият кенә дә гаепле түгел кебек. Бюджетта акча юктыр, ышанам. Әмма теләсә нинди четерекле мәсьәләдә дә чыгу юлын табып була бит. Минемчә, бу очракта да бер ысул бар – газсыз йортларны электр белән җылыту системасына күчерергә дә, килешү буенча, мондый йортларда яшәүчеләргә электр энергиясе тарифларын киметергә мөмкин. Минималь бәя түләсәләр, кесәләренә ул кадәр сукмас иде. Көнбатыш Себердә яшәүчеләр йортларын, шулай ук, электр энергиясе белән җылыта. Әмма төбәктә аннан файдалану өчен минималь бәяләр билгеләнгән. Әгәр Чистай шартларында берничек тә газ кертү мөмкинлеге юк икән, бәлки, Дәүләт Советына чыгып, шушы урам турында махсус карар кабул итәргәдер?

Мактап язганны уку Чистай түрәләренә генә түгел, безгә дә рәхәт. Минем дә, ниндидер проблемаларны язасы урынга, матур итеп җылыда яшәгән кешеләр турында язасым килә. Әмма ун ел буена проблемалары хәл ителмәгән кешеләрне күргәндә, мактап язып та булмый. Безгә үпкәлисегез юк, Чистай җитәкчеләре! Ун ел буена сузылган проблема хәл ителмәгән икән, аны моңарчы күтәреп чыкмаган журналистларны тәнкыйтьләрлек булган инде бу.

Марат Гобәев биргән сүзендә тора алырмы – киләчәк күрсәтер. Җитәкчеләр мине дә алдап кайтармаганнардыр дип ышанасым килә. Икенче елга да шушы вакытта кабат Чистайга барып, Гагарин урамына газ кертелгән булу-булмауны, һичшиксез, тикшерәчәкбез.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан-Чистай-Казан.

  Чистай җитәкчесе сүзендә торырмы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии