Сания Әхмәтҗанова: «Мин яңадан тудым бу дөньяга…»

Сания Әхмәтҗанова: «Мин яңадан тудым бу дөньяга…»

Ул 1990 елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халык күңелен яулады. Бу җырлар Рөстәм Закиров, Алсу Хисамиева, Зөһрә Шәрифуллина, Алсу Хәбибуллина, Эльвира Хәйруллина кебек танылган җырчылар репертуарында урын алган. Җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлар дөнья күрде. Тиздән танылган , Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс кызы Әхмәтҗановага 50 яшь тула. Шул уңайдан аның белән күрешеп, әңгәмә кордык.

– Сания ханым, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт сезгә кемнән күчкән? Якыннарыгыз арасында иҗат әһелләре бармы?

– Әти-әнием сәнгать җанлы кешеләр иде. Әнием Рәхимә гомер-гомергә җор телле булуы белән аерылып торды, киңәш-табыш сораучыларга Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән җавап кайтара иде. Әнием алдырган газета-журналлар дөньясы мине дә кечкенәдән җәлеп итте. Сугыш чоры баласы булганга, әнием үзен иҗатка багышлый алмаган. Әтием Юныс агач эшенә осталыгы белән тирә-якта дан тотты. Йорт-җирне баштанаяк үзе төзеп, бизәкләрен сырлап, җиһазларга кадәр үзе ясады. Аларның бу табигый сәләте безгә – алты баласына да күчми калмагандыр, мөгаен.Арчада, күпме бөек шәхескә язмыш аланы булган төбәктә туып-үсеп тә, ничек шигырь язмыйсың?! Арча педагогия училищесында укыдым. Әлеге тарихи уку йортында заманында А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, С.Шакир, Ф.Миңнуллин кебек олпат шәхесләр белем алган. Аларның илаһи рухын тоеп, Арча педагогия училищесында беренче иҗади чыныгу алдым. Тәҗрибәле укытучы булып формалашуымда, тормышта үз юлымны табуымда да әлеге уку йортының, ул чорда монда белем биргән укытучы-остазларымның да йогынтысы зур булды.

– Сез – «Пар алма», «Оч иреккә, җырым» китаплары авторы. Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында «Гәрәбә» исемле китабыгыз дөнья күрде. Бу шактый күләмле җыентыкта «Өр-яңа мин» дигән шигырь дә бар. Нинди ул «яңа» Сания Әхмәтҗанова?

– «Гәрәбә» элгәрге китапларымнан шактый нык аерыла. Элегрәк мине күбрәк популяр җырлар авторы буларак беләләр иде. «Гәрәбә» китабында укучы хөкеменә шанлы исемгә лаек тарихи шәхесләр хакындагы күләмле әсәрләремне тәкъдим итәм.

Изображение удалено.

«Татар кызлары» тарихи циклында төрле чорларда милләт тарихында якты эз калдырган хатын-кыз каһарманнарның: ханбикәләрдән – Нурсолтан, Сөембикә, Фатыйма Солтан; мәгърифәтче, сәясәтче, дин әһеле Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубый, татарларга дөньяви белем бирү тарафдары Фатыйха Аитова, 1913 елда Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шәкулова, каһарман очучылар Ольга Санфирова, Мәгубә Сыртланова кебек бөек хатын-кызларыбызның кыйссаи язмышын сурәтләү бурычын куйдым һәм күпмедер моңа ирештем. Китапта шулай ук татар халкы тарихын, мәдәниятен җентекләп өйрәнгән тарихчы, табиб, диндар һәм кешелекле шәхес Карл Фукска багышланган поэма да бар. «Төрки дөнья таҗы – «Төркия» циклы да, гражданлык һәм дини фәлсәфә белән сугарылган лирик шигырьләр дә укучыга кызыклы булыр.

Ни өчен шундый җитди темаларга алынырга булдыгыз? Моңа кем яки нәрсә этәргеч бирде?

Бу минем күптәнге хыялым иде. Тарихи темаларга иҗат итә башлавыма классик язучы Марсель ага Галиев иҗатын җентекләп өйрәнүем дә йогынты ясагандыр. Мин әдипнең 6 томлык әсәрләрен нәшриятка әзерләдем һәм шушы эш барышында аның иҗаты белән якыннан танышып, осталык мәктәбе уздым. Бер әңгәмәбездә ул: «Әгәр бу шигырьләрне бар иткән каләм иясенең нинди милләттән, кайсы халыкның бәгыреннән өзелеп төшкәнен тоя алмыйм икән, минем өчен аның шигъри шәлкеме моңсыз калган сандугачка, баласыз тирбәлгән бишеккә, тамырыннан купкан тирәккә тиң…» – диде. Бөек каләм иясенең бу сүзләре мине уйланырга һәм иҗади кыйбламның төп юнәлешен бераз үзгәртергә, яңартырга мәҗбүр итте.

Изображение удалено.

Җырларыгыз халык арасында бүген дә бик популяр. Базар икътисады киң колач алган бу заманда сезнең өчен кайсы алгы планда тора: рухи табышмы әллә матди керемме?

Элегрәк сан ягыннан куа идем. Әмма ул вакытта да җыр тексты сатып кесә калынайту төп максатым түгел иде. Хәзер күбрәк сыйфатка омтылам. Шулай да, иҗатымның матди яктан тиешле дәрәҗәдә бәяләнүенә һич тә каршы түгелмен. Җыр аша халык күңеленә барып ирешү җиңелрәк, минемчә. Җырларымны республикадагы татар яшьләре генә түгел, чит төбәкләрдәге милләттәшләр дә яратып тыңлый һәм җырлый.

Укытучы булып эшләгән вакытыгызны сагынасызмы?

Егерме елга якын балаларга белем бирдем. Кайчак үземне укытучы булып туганмын дип тә уйлап куям. Шактый тәҗрибә туплагач, «Мәгариф» журналына эшкә чакырдылар. Шуңа күрә мин үземне мәктәптән, гыйлем дөньясыннан аерылдым дип исәпләмим. «Мәгариф» журналын укучы яшь мөгаллимнәргә еллар буе туплаган шушы тәҗрибәмне җиткерә алуым белән күпмедер дәрәҗәдә горурлык хисе кичерәм.

Сания ханым, сез – бүген иҗатта да, һөнәри хезмәттә дә уңышка ирешкән шәхес. Әмма иң беренче чиратта сез бит әле хатын-кыз һәм ирегез Сәүбән әфәнде белән ике егет тәрбияләп үстергән әни дә. Белүемчә, сез актив иҗатка соңлабрак килдегез… Моның сәбәбе элегрәк гаилә тормышына үзегезне иҗатка караганда да бирелебрәк багышлау түгелме?

Әйе, элегрәк көндәлек мәшәкатьләрдән, кырыс кагыйдәле гаилә тормышыннан иҗатка вакытны тиешенчә бүлеп ала алмадым. Хәзер балалар үсеп, имин гаилә тормышында үз күңелемне дә күрү мөмкинлеге тугач, ягъни илһамлы икенче сулышым ачылгач, ул вакытлар өчен дә икеләтә тырышлык һәм дәрт белән иҗат итәргә омтылам.

Улларыгыз татар телен әйбәт беләләрме?

Аллага шөкер, улларым татарча миннән дә яхшырак сөйләшә. Үз рухларына туры килгән, үз кызыксыну өлкәсен канәгатьләндерә торган татарча тапшырулар карыйлар, мин алдырган татарча газета-журналларга да битараф түгелләр. Урыс һәм чит ил әдәбияты яңалыкларын исә мин иң башта алардан беләм.

Тиздән юбилеегыз якынлаша. 50 яшь — гомернең уртасы, диләр. Димәк, үткәннәргә күпмедер нәтиҗә ясар вакыттыр… Бу хакта ни әйтер идегез?

Җиңел яшәлмәгән, ләкин мин үземне дөрес яшәмәдем, дип әйтә алмыйм. Элегрәк иҗатка вакытны аз биргәнгә, бераз күңелдә үкенеч бар. Әмма актив иҗат итәргә вакыт җитте, дип уйлыйм.

Юбилеегызны ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?

20 апрельдә, нәкъ туган көнемдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә иҗат кичәм булачак. Шигърият һәм җыр сөючеләргә үз әсәрләремнән торган шигъри спектакль тәкъдим итәм. Сценарий авторы һәм режиссер – мөгаллимә дустым Хәлимә Хәким. Рольләрне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары башкарачак. Бәйрәмдә иҗатташ дусларым, танылган җырчылар Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Сәгыйть Гыйбашев, яшь җырчы Алинә Сафиуллина минем сүзләргә язылган җырларны башкарачак.

Иҗатыма битараф булмаган шигырь сөючеләрне 20 апрельдә 18.00 сәгатьтә бәйрәмемдә көтеп калам.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Сания ханым! Илһам куәтегез гел артып торсын. Бер шигырегездә язылганча, киләчәктә дә, тере сулы чишмә булып, халкыбыз күңелен шифалы иҗатыгыз белән сугарырга насыйп итсен!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

ӨР-ЯҢА МИН

Мин яңадан тудым. Бу дөньяга

Ташны тишеп чыккан үлән мин.

Тоткынлыкның ни икәнен аңлыйм,

Яшәү кадерен шуңа беләм мин.

Сусынымны басар өчен аз шул

Тик көттереп яуган ләйсәннәр.

Мин Кояшка үреләм җылы эзләп,

Әрсез диеп әйдә әйтсеннәр.

Булыр башка басып китүчеләр,

Иючеләр булыр башын да –

Нәфис кенә үзе, ләкин күрче,

Тишкән, диеп, кыя ташын да…

Өр-яңа мин булып, якты көнгә

Ачтым әле бүген күземне.

Мин яңадан тудым бу дөньяга…

Эзли торгач, таптым үземне.

Сикереп мендем Пегас ияренә,

Үз кулыма алдым тезгенне.

Ялгышмагыз мираж гына диеп

Юлсыз юлга салган эземне!


Сания Әхмәтҗанова: «Мин яңадан тудым бу дөньяга...» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии