«Хәзер кызларга тимер чәчәк бүләк итәләр»

«Хәзер кызларга тимер чәчәк бүләк итәләр»

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында яшәүче Бузлаковларның ишегалдына кергәч шаккатасың. Почмак саен чәчкә монда, бер җирдә тәлгәш-тәлгәш йөзем кызыктырып тора, шунда ук кошлар да бар – челән, бөркет, аккош… Нәрсәсе гаҗәп инде, диярсез. Чәчкәләр дә, кошлар да, җимешләр дә тимердән ясалган бит!

26 яшьлек Фәннур Бузлаков тимер эше белән берничә ел элек «җенләнә» башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, техникумда укып чыккан әле ул. Тик, үзе әйтүенчә, анда тормыш көтәр өчен кулай булырдай белем алмаган. Шуннан соң үзлегеннән тимердән төрле әйберләр ясау эшен үзләштерә башлаган. Башта тимерне эретеп, чүп савыты ясаган. Аннары шашлык кыздыру өчен мангал, эскәмия, почта тартмасы, гөл савыты… Өйрәнсәң, тимерне кыздырып, бөгеп, эретеп ябыштырып, дүрт почмаклы чүп савыты ясауның әллә ни авырлыгы юктыр, әлбәттә. Тик Фәннур анысыннан да сәнгать эшләнмәсе ясаган бит: хәтта чүп савытын да гөлләр, йөзем тәлгәшләре, милли бизәкләр белән бизәгән! «Монысы өчен сәләт кирәк инде», – дип тыйнак кына елмая Фәннур.

Эскизларны интернеттан да ала, үзе дә уйлап таба икән егет. Капкалар да ясый башлаган ул. Дөрес, хәзер тимердән капка эшләү белән кешене шаккаттырып булмый. Тик, Фәннур әйтүенчә, башкалар әзер шаблоннарны куллана, шуңа күрә капкалары тиз эшләнә, әмма бер-берсеннән аерылып тормый – барысы да шул бер үрнәк буенча ясала бит. Ә Фәннур һәр детальне үзе әзерли икән. «Бер капканы ясау өчен якынча бер ай вакыт кирәк. Бер үзем эшлим бит мин», – ди егет. Кызыклы факт та җиткерде: хәзер капкаларга йорт хуҗасының исем-фамилиясе башланган беренче хәрефләрен куйдыру модасы киткән икән. Һәр хәрефне тимердән бөгеп, сырлап-бизәкләп эшли Фәннур.

Безгә тимерме – тимер бит инде, тик аның да төрләре бихисап икән. Фәннур хәзер һәрберсен тотып карауга аера. Ә өйрәнгән генә вакытында алай булмаган. «Бервакыт дүрт сәгать буе дага ясадым: утта тотып тимерне кыздырам, аннары үземә кирәк булганча чүким, дага рәвеше кертеп бөгәм. Хатыным: «Әйдә, утта килеш фотога төшереп алыйк әле», – диде. Биш минут кына тоттык – дага буласы тимер өзелде дә чыкты. Хәзер нинди тимерне утта күпме тотасын беләм инде», – дип сөйләде егет.

Фәннурга заказ белән Оренбург өлкәсеннән генә түгел, Казаннан да киләләр икән. Матурлык яратучылар күбәйгән – шунысына сөенә егет. Ишегалларын бизәү өчен гөлләр, кошлар ясатучылар күп икән. Мәсәлән, үзләренең ишегалдында торган бер бөркетне дүрт көн ясаган Фәннур. Чәчәкләр тизрәк ясала, ди. Югыйсә шул ук роза чәчкәсенең дә күпме таҗы, күпме яфрагы бар бит! Бер йөзем тәлгәшендә ничә бөртек җимеш бар! Һәм алар барысы да – тимердән! 14нче февраль, 8нче март җитәрәк чәчәккә заказлар арта икән. Егетләр сөйгәннәрен бер көнлек чәчәк белән түгел, озак елларга җитә торган тимер чәчәк белән сөендерә ди хәзер. Фәннур аларны матурлап буяп та бирә.

Тагын бер төркем «клиентлар» турында да әйтте ул. «Төрле уку йортларында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче студентлар килә. Зинһар, берәр нәрсә әмәлләп бир, үзебез ясадык дип әйтер идек, диләр. Ясыйм инде. Укытучылар бу эшләнмәне студент үзе ясаганга ышанмый, шулай да өйләренә алып кайтып китә икән», – ди Фәннур Бузлаков.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Оренбург – Казан

Комментарии