Мунча җеннәре

Мунча җеннәре

Беркөнне кордашым белән очрашып, гапләшеп утырганда, балачакта һәм яшүсмер елларындагы шаянлыкларны искә алып, кылган гамәлләр истәлеген хәтер сандыгыннан тартып чыгарып, көлешеп утырдык.

Элек авылдагы кешеләр бер-берсен белеп, кирәк вакытта ярдәмләшеп, туганнар кебек яши иде. Әгәр берәрсенең ерак җиргә барасы булса, ул күршесеннән «күз-колак» булырга сорап, өй ачкычларының кайдалыгын әйтеп китә иде. Ә авыл эчендә генә йөргәндә, капканы, өйне бикләү юк иде.

Ул вакытта мунча авылда сирәк, шуның өчен мунчалы кешеләр, үзләре юынып чыккач, күршеләрен дә дәшә. Бервакыт, әти-әниләр өйдә юк вакытта, мунчаны күршеләребез якты. Ул вакытта аларда укытучы апалар «фатирда» тора иде. Шулар мунчага керер алдыннан, без дустым Мәсәлим белән туннар киеп, ләүкә астына кереп яшерендек, янәсе җен булып куркытабыз боларны.

Менә бервакыт, күрше кызлары белән бергә укытучы апалар көлешә-көлешә юынырга керде. Мунчада «сукыр» лампа яна, ә тышта дөм караңгы. Маһисәрвәр апа: «…мунча – мунча буламыни ул!» – дип, эссе ташка чүмечләп су сибеп, ләүкәгә салкын сулы ләгәнне менгереп куйды да, исле-хушлы каен себеркесе белән чабынганнан соң, шул суны өстенә койды. Маһисәрвәр апа чабынганда икебез дә түздек. Ләкин күрше кызы Нурания чабынганда түземлегебез калмады: өстебездәге туныбыз суга батты, авыраеп гәүдәне басты, юеш һава белән үпкәләр тулды, җитмәсә түзмәслек эссе, төчкерәсе килә башлады, шулай да авыз-борынны каплап түздек. Ләкин озак түгел – Мәсәлимнең каты итеп төчкерүенә кызлар чыелдашып өйләренә чапты. Икенче көнгә «Фәлән мунча – җенле мунча», дигән хәбәр таралды авылда.

Инде шактый вакыт үткәннән соң, мәктәптә анатомия (биология) дәресендә миңа бик каты оялырга туры килде. Укытучы апа, кеше скелеты рәсемен алып кереп, дәресне башлап җибәрде: «Без бүген кеше организмының төзелеше һәм эшчәнлеге турында өйрәнербез. Кеше гәүдәсе һәм аның әгъзалары турында барыгыз да азмы-күпме беләсез, дип уйлыйм. Аеруча Суфиян белән Мәсәлим әйбәт беләләр аның турында, дәреснең йомгаклау өлешендә алар миңа ярдәм итәрләр», – диеп куймасынмы. Әһә, апа ләүкә астындагы «җеннәр»нең кем икәнен белгән. Кирәк бит!

Шул дәрестән соң иң яраткан укытучым – Маһисәрвәр апаның күзенә күренмәскә тырышып, бик озак оялып йөрдем. Ни эшлисең бит – яшьлек җүләрлеге! «Җүләрлек эшләгәнсең икән, Суфиян, инде җәзасын да ал», – диеп, мәктәпне ташламаска, тәмамларга булдым. Бу хәл минем өчен әйбәт сабак булды.

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Түбән Кама шәһәре.

«Гроботес»

1948нче елда Пермьгә барып, һөнәри уку йортына укырга кердем. Иптәш малайлар: «Әйдә безгә – «гроботес»лар төркеменә кер», – диделәр. Шуңа күрә, директор янына кергәч: «Мине «гроботес»лар төркеменә алыгыз, – дип сорадым. Ул көлемсерәде дә: «Ул төркем тулы инде, сине «прокатчиклар» группасына алабыз», – диде.

Шунда ике ел укып чыгып, 20 ел прокат цехында эшләдем. Ә «гроботес» татарчага табут ясаучы, дип тәрҗемә ителгәнен, бераз урысчага өйрәнгәч кенә аңладым. Һөнәрчеләр арасында столярлар төркемен һәрвакыт шулай атыйлар иде. Урысча өйрәнгәндә, аннан башка да бик күп кызык хәлләр булып торды, ә малайларга көләргә форсат кына булсын иде.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы,Аксар авылы.

ИРТӘ-КИЧНЕ БУТАРСЫҢ

Иремнең туганнан туган абыйсы кайвакыт салгалап ала иде. Аның ике фатиры бар, берсендә улыбыз хатыны белән вакытлыча яшәп тордылар. Шулай бервакыт, салган килеш балалар янына кунарга килгән бу, үз фатиры бит. Улым хатыны белән иртән эшкә киткәннәр, аны уятып тормаганнар. Төшләр авышкач, абый уянган да, күршегә кереп, телефоннан диспетчерга шалтыраткан, үзенең шул көнне эшкә бара алмаячагын, авырганлыгын хәбәр иткән. Диспетчер марҗа икән: «Надо было утром звонить», – дигәч, абый: «Разве это не утро?» – дип сораган.

Диспетчер нәрсә дип җавап биргәндер, анысы билгесез. Шулай кинәт уянгач, ялгышулар – вакытны, кайда икәнеңне аңлашып бетмәү булгалый. Шул чакта гел абый искә төшә. Абый әле исән, олы яшьтә инде, бәлки, газетаны укыгач, үзен таныр. Миңа үпкәләмәс, дип өметләнәм, исемен язмадым бит.

Рәзинә ГАЛИЕВА.

Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылы.

Сыер савучы бабай

– Улым син зур егет инде. «Кызлар белән танышырга оялам», – дисең. Син оялма, кызлар белән дус бул, оялчан булсаң, минем шикелле көлкегә калуың бар. Башымнан узган хәлләрне сөйләп бирим әле.

Яшь чакта мин синең кебек бик оялчан идем. Кызлар белән танышу түгел, аларга күтәрелеп карарга да ояла идем. Билгеле инде, мине егетләр үртәргә, оялтырга гына торалар, үзләренең кызлар озата баруларын тәфсилләп сөйләргә яраталар иде.

Шулай бер кичтә, бар батырлыгымны җыеп, күз атып йөргән кызымны озата бардым. Өйләре янына җитәрәк, бер аулак урында кочаклап алырга уйладым мин моны. Ничектер җайсызрак килеп чыкты ахры, аңламый да калдым. Шунда ул миңа: «И, Хәмидулла, сиңа кызлар күкрәге тоту түгел, сыер җилемен тотып өйрәнергә кирәк», – дип әйтте дә, йөгереп өенә кереп тә китте.

Икенче көнне минем бәхеткәме, язмыш кушкангамы, комсомол секретаре булып йөргән кыз яныма килеп: «Кара әле, иптәш Хәмидулла, син газетадан яңалыкны укыдыңмы әле? Күрше колхоздагы сыер савучы егет, алдынгы урынны яулап алып, Мәскәүгә ВДНХАга бара икән. Син фермада сәнәк тотып, тирес түгеп йөргәнче, бәлки, сыер савучы булып китәрсең? Тырышлыгың, ягымлылыгың белән син дә күп сөт савып, беренче урыннарны яулап ала алырсың. Безнең колхозда да үз сыер савучы егетебез булыр. Безнең турында да газеталарда язып чыгарлар. Син дә, бәлки, ВДНХга барырсың».

Мин ни әйтергә дә белмичә, бер агарып, бер кызарып, аның каршында басып торам. Әллә мин кичә озата барган кыз кичен булган хәлләрне сөйләп биргәнме, дип уйлыйм. Алай дисәң, кайчан өлгерде икән, Комсомол секретаре әле яңа гына фермага төште бит, ә сыер савучы кызлар иртәнге савымнан инде кайтып киттеләр. Минем бу хәлне күреп, секретарь кыз: «Нәрсә, ояласыңмы әллә? Оялма, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз», – дип әйтеп куйды.

Мин оялудан кызармадым, ә яратып йөргән кызымның: «Сиңа кызлар күкрәге түгел, сыер җилемен тотып өйрәнергә кирәк», дигән сүзләре баштан чыкмый иде. Үземнең: «Мин риза», – дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калдым. Секретарь кыз шатлыгыннан сикереп куйды: «Бүген кичке савымнан соң комсомол оешмасы җыелышы җыябыз, шунда мин күрше колхозның сыер савучы егете турындагы язманы укыйм, фикер алышырбыз. Синең дә сыер савучы булырга каршы түгеллегеңне әйтермен. Оешма җыелышы каршы булмас, дип уйлым», – дип, минем яннан ут капкандай йөгереп китеп барды.

Баскан урынымда шулай күпме торганмындыр, хәтерләмим. Бригадирның: «Син нишләп сәнәгеңә таянып, тораташ булып басып торасың, тиресеңне кем чыгарыр, дип беләсең?» – дип кычкырганына гына айнып киттем.

Кичке савым бетеп, яшьләр җыелышка килгәнче, ферма тирәсендә йөрдем. Нинди генә уйлар баштан узмады, әйткән сүз – аткан ук. Юаш, оялчан булсам да, әйткән сүздән кире кайта торган егет түгел идем шул. Секретарь кызның, мине сыер савучы итеп куяр өчен, яшьләрне тавыш бирергә күндерәчәген белә идем инде.

Җыелыш башланырга күпмедер вакыт калгач, яшьләр ферма өенә юл тотты. Мин дә бер почмакка кереп утырдым. Секретарь кыз, кош тоткандай йөгерә-атлый, елмаеп килеп керде дә: «Иптәшләр, хәзер сыер савучы кызлар килеп җитәләр дә, җыелышны башлыйбыз», – дип түрдәге өстәл артына кереп утырды. Җыелышның ничек барганын хәтерләмим, әмма мине сыер савучы итеп билгеләргә бары бер тавыш кына каршы булды. Ул – мин кичә озата барган кыз иде.

Менә шулай сыер савучы булып киттем. Бик югары урыннар яулап алдым, ВДНХсында да булдым, ферма мөдире булып та озак еллар эшләдем. Теге озата барган кыз белән дә татулаштык, инде 50 ел бергә яшибез менә. Бик яхшы сыер саусам да, әбиең миңа өйдә сыер саудырмады: «Синең үз эшең, минем – үз эшем», – дип кенә куя иде.

Менә шулай күрше бабаем, ничек итеп үзенең көлкегә калуы, ә соңыннан алдынгы сыер савучы булып китүе, ферма мөдире булып эшләве турында сөйләгән иде.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Майны астан алыштырдым

Мин – 71 яшьлек олы кеше инде. Шулай булса да, саулыгымнан зарланмыйм. Утыз еллап үз машинам белән йөрим. Шуның 12 елын «Запорожец»та, ә калганын «Жигули» белән йөреп үткәрдем. Ел саен яз көне машинамны сипләп, майларын алыштырып торам. Гаражда, кечкенә генә булса да, чокырым да бар. Менә быел да кибеттән майлар алып кайтып, машинамны әкрен генә, арты белән гаражга кертеп, чокыр өстенә туктаттым. Май агызырга чиләк, поддон пробкасыннан ачкыч алып, шуыша-шуыша, чокырга төшеп киттем. Шул вакыт күрше бабае килеп: «Нәрсә эшлисең анда машина артында?» – дип сорап куйды. «Машинаның маен алыштырам әле», – дигән булдым. Төшеп күз салгач кына машинамның моторы анда түгеллеген аңлап алдым. Мотор бит алда. Шулай итеп икебез дә рәхәтләнеп көлештек. Аннан, үземне тирги-тирги, әкрен генә шуыша-шуыша чыгып, яңадан машинаны алды белән кертеп, маен алыштырдым.

МАРАТ.

Кукмара районы.

Кадаксыз кунак

Тормыш корып җибәргәч кенә Калуга шәһәрендә бер әбидә фатирда торырга туры килде, аннары баракта яшәдек. Аннан соң, Ходайның рәхмәте белән, бер бүлмәле, бөтен уңайлыклары булган, ике тәрәзәсе дә кояшка караган фатир алдык.

Ул заманда (1978нче ел) ишекләрне ике кат кую юк, бик авырлык белән материалын юнәтеп, ишекне тышларга булдык. Чираттагы ял көнендә эшкә тотындык, ләкин ишекне тышлап бетерергә кадак җитмәде. Алты яшьлек улым Эдуардны олы апам Зөбәрҗәткә кадак сорарга җибәрдем. Улым бик тиз әйләнеп кайтты. «Әни, хәзер апа килә», – ди. Бераздан апа да килеп җитте. «Апа, кадак алып килдеңме?» – дим. Апа әйтә: «Нинди кадак? Эдик бит мине кунакка чакырды. Гел халат белән барам, тукта әле, матур күлмәк киим дип, өстемне дә алыштырдым», – ди. Кыскасы, улым кадак сорыйсы урынга, апаны кунакка чакырып кайткан икән.

Шулай итеп көлештек тә, эшне ташлап, чәй эчәргә утырдык. Ә ишекне икенче ялда тышлап бетердек.

Гөләндәм КОМИСАРОВА.

Калуга шәһәре.

«Чукраклар, сакаулар!»

Июль ае, печән өсте. Кызлар, олы апалар белән бергәләшеп, совхоз басуында печән җыябыз. Арыдык, печән өстенә ял итәргә утырдык. Берзаман, тузаннар туздырып ниндидер зур машина килгәнен күрдек. Безнең янга килеп туктады бу. Шунда беренче тапкыр «Колхида» машинасын күрдек. Сары чәчле, сипкелле ир кеше кабинадан сикереп төште дә, урысчалатып: «Где бригадир?» – дип сорады, без эндәшмәдек. Бераздан: «Где контора?» – диде, без тагын җавап бирмәдек. Аңлыйбыз, ләкин аңлата алмыйбыз. Конторага борылмалы юллардан барырга, тагын каядыр борылырга кирәклеген урысчага әйләндереп аңлатып кара әле син!

Бу безгә карап торды-торды да, җиргә төкереп, бик каты сүгенде, бармагын чигәсенә куеп, борып күрсәтте. Кабинасына утыргач, тагын борылып карады да: «Ей Богу, немые и глухие», – дип, бик каты итеп кабина ишеген ябып, тузаннар туздырып китеп барды. Без – авыл хатын-кызлары, бу шоферны жәлләп озатып калдык. Ә ул безне жәлләгәндер.

НИНА апагыз.

Югары Ослан районы.

Комментарии