Мансур Ярмиев: «Актерлар сәхнәгә сусаган»

Мансур Ярмиев: «Актерлар сәхнәгә сусаган»

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үзгәрешләр кичерә. 10 гыйнвар көнне бу театрга яңа директор билгеләнде. Хәзер коллективны социологияфәннәре кандидаты Мансур Закир улы Ярмиев җитәкли. Саба егете Мансур Ярмиев моңа кадәр дә Татарстан Финанс министрлыгында, «Татавтодор» компаниясендә, аннан «Татарстан» телерадиокомпаниясендә үзенең тырыш хезмәткәр икәнен күрсәтте.

– Мансур абый, яңа эш урынына күчүегез белән тәбрик итәм! Инде кыска гына вакыт эчендә шактый гына эш башкарып өлгергәнсез икән…

– Бу урынга билгеләнгәч тә, берничә көн эчендә мин һәм коллектив белән танышып чыктым, зур җыелыш җыеп, барлык хәл ителәсе мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштек. Яшь тамашачылар театры инде күптән гастрольләрдә йөрмәгән, зур чыгышлар ясамаган икән. Бюджетта каралган акча хисабына гына яшәгәннәр, куйган спектакльләре 5-6дан артмаган. Коллективта да дустанә мөнәсәбәт сизмәдем. Ничектер бер-берсенә каршы торалар кебек тоелды миңа.

Беренче эш итеп, яңа штатлар расписаниесен төзедем. Хезмәткәрләрнең, актерларның хезмәт хакын арттыруга ирештек. Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры репертуарында балалар һәм яшүсмерләр өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен уйнала торган спектакльләр дә бар. Ул спектакльләрне дә халыкка күрсәтергә исәп.

Бу бинада инде күптән спектакльләр уйналмаган. Кечкенә генә ремонтлардан соң артистлар сәхнәдә репетиция ясый башлады. Актерларның сәхнәгә сусавы сизелеп тора. Белгәнегезчә, әлеге бина «Йолдызлык»ка бирелгән иде. Шуңа да без Дмитрий Туманов белән сөйләшеп, уртак фикергә килдек. Хәзер бу бинада репетицияләрне чиратлап уздырабыз. Инде «Йолдызлык» артистлары беренче спектакльләрен дә куйды. Безнең театрга бирелгән «Офицерлар йорты» ремонт ясамыйча әлегә эшкә ярамый. Чөнки анда уңайлыклар юк.

Аннары яшь тамашачылар театрында реклама мәсьәләсе бик какшаган булган. Ул эшне дә башлап җибәрдек. Спектакльләр башлану алдыннан тамашачылар Г. Кариев театры артистлары, театрыбыз тарихы турында үзләренә кирәкле мәгълүматны реклама такталарында таба ала.

– Репертуарда үзгәрешләр булачакмы?

– Әйткәнемчә, безнең артистлар балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы спектакльләр куя. Тиздән, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен яңача, заманчалаштырган вариантта күрергә мөмкин булачак. Премьера март аенда булыр дип көтелә. Гадәттә, актерлар бер составта гына уйнаган, ә без бу спектакльне ике составта эшләргә җыенабыз. Беренче составта инде тәҗрибә туплаган актерлар чыгыш ясаса, икенче составка әле үзләрен яңа гына сәхнәдә сыный башлаган беренче курс студентларын да алырга уйлыйбыз.

Театрга килеп, рәсми документлар белән танышканнан соң мин шаккаттым: актерлар, режиссерлар күпме көч һәм вакыт әрәм итеп эшләнгән кайбер спектакльләр, бер-ике тапкыр уйнаганнан соң, репертуардан төшеп калганнар. Хәзер әнә шул спектакльләрне дә яңарту һәм яңадан сәхнәгә чыгару бурычы куелды.

– Тагын нинди планнар белән яшисез?

– Гастрольләр графигын инде төзедек. Хәзер җиң сызганып эшлисе генә калды. Җитәкчеләр белән алдан сөйләшми генә иң элек Кукмара районына чыгып киттек. Беренче спектаклебезне карарга 10 кеше килгән булса, аннан тамашачыларыбызның саны арта барды. Гыйнвар аенда безнең спектакльләрне 1160 тамашачы караган, ә февральдә безнең артистлар 37 спектакль куеп, 4659 тамашачы җыйган. Хәзер менә Кама аръягына чыгып, тамашачыларны үзебез белән таныштырырга уйлыйбыз.

Камал театры җитәкчелеге белән сөйләшкәннән соң, марттан алып июль аена кадәр әлеге театрның кече залында спектакльләр куярга килештек. Безнең хәлгә кергән өчен Г. Камал театры җитәкчелегенә рәхмәт!

Гадәттә, театрлар җәй көне ял итә. Ә безнең артистлар быел тулы көченә эшләргә җыена. Актерлар составын өч төркемгә бүлеп, чиратлаштырып ялга җибәрәчәкбез. Ә калганнары балалар лагерьларында чыгыш ясарга әзерләнә. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы фәрманы белән авылларда иске клублар төзәтелә, яңалары төзелә. Алар буш торырга тиеш түгел. Шуңа да җәй көне актерларыбыз «Нигез ташлары» спектакле белән, авылларда да чыгыш ясар дип көтелә.

Ә яңа бинага кайчан күчәргә уйлыйсыз?

– Әлегә бу мәсьәлә безнең театр өчен мөһим түгел. Яшь тамашачылар театрына бирелгән «Офицерлар йорты» спектакльләр өчен бөтенләй дә җайлаштырылмаган, ул кинотеатр булган. Анда кабинетлар да, декорацияләрне саклар өчен урын да юк. Без ул бина өчен 1953нче елда эшләнгән проектны таптык. Әгәр дә шул проект буенча төзесәләр, бинаны үзгәртсәләр, театр өчен менә дигән урын була! Хакимиятебез ул бинаны безнең карамакка бирергә дип карар чыгарган икән, сүзендә торыр, дип өметләнәбез.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии