Илһам өләшүче «БЕЗ»

«Безнең гәҗит» газетасына килгән хатларга анализ ясап утырганда, Роберт Шәймәрдановны чеметеп искә алуым хәтердә.

«Кайбер укучыларыбыз шулкадәр ялкынланып иҗат итә, аларның шигырьләреннән китап чыгара алыр идек хәтта. Мәсәлән, Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылыннан Роберт Шәймәрданов атна саен якынча 10-12 шигырен интернеттан юллый. Инде хәзер әлеге авторның иҗат җимешләрен аерым бер документфайлга җыеп бара башладым һәм бу шөгыль минем бер «хобби»га әйләнде. Интернетпочтаны ачу белән, тизрәк аның шигырьләрен шул файлга алып куеп, ничәнче шигыре икәнен санап, номер сугам», Үпкәләмәгез безгә!», №32, 15 август, 2012 ел)дип язган идем.

Тормыш шундый кызык әйбер бит ул: әле кичә генә мин бу ирне «сүгеп», аннан ничектер кахкаһәле көлеп яздым, ә бүген ул мине тәүге китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырды. Чакырды да, болай диде: «Бүгенге китабым өчен мин «Безнең гәҗит»кә рәхмәтле! Чөнки тәүге шигырьләрем сезнең газетада басылды һәм шуннан соң мин тагын да ялкынланып, миннән була икән бит дип, иҗат итә башладым. «Кайберәүләрнең шигырьләрен җыеп барсак, китап та чыгара алыр идек», дип язган сүзләрегез дә китап чыгару турында уйланырга җирлек бирде…»

Менә сиңа кирәк булса! Үзебез дә сизмәстән, иҗат кешесенә юл ярганбыз, әдәбиятыбызда яңа йолдыз кабынуга сәбәпче булганбыз икән.

Башка берәү булса, бәлки, язганнарыма үпкәләп, ачу саклап йөрер иде. Роберт әфәнде исә, киресенчә, бары тик ир-атларга гына хас тырышлыгын, үҗәтлеген эшкә җиккән, барыбер үз дигәненә ирешкән. Чыннан да, сокланырлык бит?! Бүгенге динамик җәмгыятьтә, һәркем тормыш, акча артыннан куганда, ир-атның язып кына утыруы башка сыя торган гамәл түгел. Роберт абый өчен дә шигърият – бер хобби гына. Әгәр ул үз эшен дә (әле күптән түгел генә Себердән, эштән кайткан дип сөйләделәр – авт.) акчаны тормыш итәргә җиткерерлек итеп табып, хоббиен да китап чыгарырлык дәрәҗәдә үстереп – ике шөгылен дә берьюлы алып бара икән, биредә сокланмый калу мөмкин түгелдер дә.

Бу кичәдә «Җанымның фасыллары» китабын әзерләүдә катнашкан «Сүз» нәшрияты хезмәткәрләре дә, шагыйрьләр дә, журналистлар да, Роберт Шәймәрданов иҗатын үстерүдә ярдәм кулы сузган дуслары да бар иде. Шаһинур абый Мостафин да бу китапны әзерләүдә үзеннән зур өлеш керткән.

– Әгәр Робертның язганнарында «шигырь» булмаса, мин бу китапны эшләүдә катнашмас идем, – диде ул. – Аның ихласлыгы, эчкерсезлеге, күңеле аша үткәреп язуы бу китапка алынырга теләк тудырды. Беренче коймак төерле була ди, әле тагын бик күп китапларың басылыр, алары тагын да яхшырак булыр, дип өметләнәм. Иҗат итүеңнән туктама гына…

Гомумән, биредә җылы сүзләр бик күп булды, һәммәсен искә алып тормыйм. Китаптан бер күчтәнәч итеп, мәңгелек тема – мәхәббәткә багышлап язылган бер шигырьне укучыларга да тәкъдим итәм.

Сиңа…

Күз алдымнан син югалсаң күпкә,

Мин – очар кош, ләкин канатсыз –

Ачуланып барам күзләремне:

«Син – сукырдыр, тап бер чарасын!»

Тавышыңны әгәр ишетмәсәм,

Тынгы юктыр минем колакка.

Азаплана, мескен, йөри эзләп,

Һәр тавышны – килгән ерактан.

Йөрәгемне һәрчак әрлим, нурым,

Синсез ялгыз үткән көннәргә.

Хисләремне, җаным, синнән башка

Гомер агачына үргәнгә…

Уйларымны җыйныйм, көтәм, җаным,

Синнән миңа хәбәр килгәнне.

Хәтеремә кушам: «Эзләп тап!» – дип,

Синнән башка үткән көннәрне.

Тик акылга берни әйтеп булмый,

Боерырга аңа хакым юк…

…Үткән гомерләрне кайтарырга

Сихри көчем, күндәм атым юк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии