Фердинанд Сәләхов: «Сәнгать – милләтне саклау өчен иң уңай корал!»

Фердинанд Сәләхов: «Сәнгать – милләтне саклау өчен иң уңай корал!»

Татар халкын үзәкне өздереп җырлаучы, моңлы сандугач белән чагыштырып була. Шатлыкны да, сагышны да моңга әйләндереп, куанучы, юанучы бит ул. «Карурман», «Озата барма», «Су юлы», «Ай, былбылым»… – халкымның мәңге онытылмас җырлары!

Татар эстрадасы яңарышка омтыла. Тик, кызганыч, бу яңарыш безнең миллилегебезне, татарлыгыбызны сандык астына салып куя сыман. Аллага шөкер, җырчыларыбыз арасында татар халкының бөек мирасын сакларга омтылучылар да бар. Андый шәхесләр булганда, татар халкының милли җыр сәнгате яшәячәк, үсәчәк, дигән өмет күңелне җылыта.

Татарстанлыларның гына түгел, күп кенә чит ил тамашачысының да мәхәббәтен яулап алган, Татарстанның халык артисты татар эстрадасына, җырчыларына нинди бәя бирә икән соң?

– Фердинанд абый, «Татар моңы» халкыбызның бер зур бәйрәменә әйләнде дисәм, ялгышмам. Инде менә дүрт ел мин бу конкурсның гала-концертын түземсезлек белән көтеп алам. Концерттагы миллилек нуры шулкадәр көчле ки, аны сизми калырга, аңа гашыйк булмаска мөмкин түгел.

– Әйе. «Татар моңы» – татар халкының чын йөзен, бар мөмкинлеген, булганлыгын күрсәтүче конкурс. «Татар моңы»нда «килде-китте» җырлар башкарып булмый. Әлеге конкурста 15-16 яшьлек балалар да «Карурман», «Сахралар»ны шулкадәр моңлы итеп җырлый. Аннан соң, һәр башкаручы милли киемнән чыгыш ясый. Кызганыч, эстрадада бит татар кызлары халык җырларын башкарырга да шорты киеп чыгарга күп сорап тормый.

– «Татар моңы»нда гаять талантлы, кабатланмас тавышлы яшьләр бар. Ни өчен аларның берничәсе генә танылып китә ала?

– Бу хакта язганым да бар инде. «Татар моңы»ның кагыйдәсен үзгәртеп, «шушы фестивальдә җиңеп чыккан балаларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш» дигән бүлек кертер идем. Радио-телевидениедә аларга атап аерым каналмы, тапшырумы ачарга, аларны халыкка гел күрсәтеп-ишеттереп торырга кирәк. Әлбәттә, «Татар моңы»нда җиңүчеләрне бөтен концертларга чакырырга, программага кертергә тырышалар. Тик аларны радио-телевидениедә пропагандалау җитеп бетми. Гомумән, татар халкының миллилеген пропагандалау җитми.

– Ә башка җырчылар ничек таныла соң алайса?

– Хәзер җырлый белүче дә, җырлый белмәүче дә сәхнәгә омтыла. Моның өчен күп кирәкми. Шәп иганәчең булса, җитә. Безнең татар эстрадасында сәхнәгә бөтенләй дә чыгарырга ярамаган кешеләр бик күп. Татар эстрадасы, татар халкы, татар сәнгате түбәнгә тәгәри. Төркия радио-телевидениесенә ирләр костюм-чалбар, галстук белән килә, хатын-кызларның да бар җире ябык. Үзенең төрки йөзен, динен, Төркия дәүләте саклый белә. Ә безнең телевидениегә, сәхнәгә нинди генә ачык кием киеп чыкмыйлар. Мәктәпкә укучы формадан йөрергә тиеш булган кебек, сәхнәгә менгәндә дә сәхнә таләпләренә туры килерлек итеп киенергә кирәк.

– Быелгы «Татар моңы» узган елдагылардан нәрсәсе белән аерылып торды?

– Быел бәйгедә 15-35 яшьлекләр катнашты. 15 яшьтәге балалар беренче тапкыр гына катнаша әле. Катнашучылар арасында күбрәк 15 яшьтән 20 яшькә кадәргеләр иде. «Йолдызлык»тан үсеп килгәннәр дә шактый. Бәйгедә ел саен яңа кешеләр, яңа тавышлар, яңа талант ияләре катнаша. Бигрәк тә катлаулы җырларны уңышлы башкарулары куандыра. Беренче елларда теләсә-нинди җыр башкарсалар, хәзер ныклап әзерләнәләр. Тузан астындагы, тамашачыбыз ишетмәгәнрәк җырларны эзләп табарга, башкарырга тырышалар. Быелгы репертуар бик чуар, бик киң иде.

– «Татар моңы»ның гала-концертын гына түгел, сайлап алу турларын да телевидениедән күрсәтсеннәр иде…

– Кызыклы тәкъдим бу. Телевидение барысын да төшереп барды, күрсәтерләр дә әле, бәлкем.

– Фердинанд абый, үзегезнең дә бар чыгышларыгыз «Мин – татар!» дип әйтеп тора. Халык иҗаты белән ныклап кызыксынасыз, бугай?

– Татар халкының мәкаль-әйтемнәрен, әкиятләрен укырга яратам. Кечкенә чакта әби сөйләгән әкиятләрне кат-кат укыйм. Кечкенәдән үк укырга яратам. Апа: «Бер эш эшләмисең! Әнә, казыңны, сарыгыңны кара», – дип, башны китап белән күп кыйнады. Ярый әле, ул вакытта китаплар бик юк, булганнары да калын түгел иде (көлә).

– Телевидениедә дә эшләп алдыгыз, яңа тапшырулар әзерләү теләге бармы?

– Телевидениедә эшләү бик кызык. Аның үз серләре бар. Мине телевидение дөньясына Гөлнара Сабирова алып керде. Ничек итеп дөрес сөйләргә, сорау алырга өйрәтте. Хаталарымны да йомшак кына итеп төзәтә иде. Бик зур рәхмәтлемен аңа. Берәр тапшыруга чакыралар икән, рәхәтләнеп барам. Телевидение кулны бик каты тота шул. Бер тапшыру әзерләү өчен дә әллә күпме вакыт таләп ителә. Атна буе әзерләнергә, көне буе яздырырга кирәк. «Тапталып» беткән темаларны түгел, яңаларын, кызыклыларын яктыртасы килә бит. Моның өчен эзләнергә, кешеләрен табарга, төн йокламаска кирәк. Ә минем гастрольләрем күп, бер урында гына утыра алмыйм.

– Бүгенге татар матбугаты нинди соң ул?

– Матбугатыбыз бик чуар, шома һәм тешсез. Бернәрсәне дә авыз тутырып әйтә, беркемнең дә исем-фамилиясен атап гаепли алмыйбыз! Дөрес, нәрсәдер әйтергә маташучылар бар. Тик алар да, «әйтеп карыйм инде» дип кенә, куркып әйтә.

– Күптән түгел Төркиягә дә барып кайткансыз икән…

– ТРТның («Телевидение-радио Турции») «Аваз» студиясе буенча «Бер аваз» дигән тапшыруында катнашырга бардым. Тапшыруның исеме бөтен төрек дөньясының бер тавыштан сөйләшүен, җырлавын аңлата. Сәгать ярымлык тапшыруны Азирин дигән тәхәллүсле азәрбайҗан кызы төрек телендә алып бара. Студияләре бик көчле, тере оркестрлары, хәтта үзләренең балалар бию ансамбле дә бар. Татарстанның Төркиядәге илчелеге чакыруы буенча, менә шул тапшыруга республикабызны күрсәтергә бардым инде. Минем «Бер аваз» тапшыруында катнашуымда Айгөл Кәләш-Шакирова дигән Кукмара кызының роле бик зур. Айгөл шушы телевидениедә эшли икән. Ул төрек телендә спорт тапшыруы алып бара. Айгөл Кәләш-Шакирова: «Бер аваз»га бөтен илләрдән киләләр, ә нишләп Татарстаннан бер кешене дә чакырмыйлар?» – дип, илчелеккә чыгып, минем килүне сораган. Шулай итеп, милләттәшебез тырышлыгы белән, мин Төркиягә барып, «Тын сукмакта тал тибрәлә», «Исеңдәме», «Әче микән чияләр?»не һәм башка халык җырларын җырлап кайттым. Башта ике генә җыр дигән иделәр, җырлый башлагач, тагын җырлавымны үтенделәр.

– Сәяхәт итәргә барса, һәрчак нәрсәсен булса да югалта, диләр сезнең хакта. Бу юлы югалтулар булмагандыр?

– Журналистлар уйлап тапкан нәрсә ул. Мин әле кешеләр югалтканын да җыеп йөрим. Югалткан әйберем бер генә – яшьлегем (көлә).

– Фердинанд абый, Сез Көньяк Сахалинга да иң беренче булып барган җырчы. Кайсы яклар күңелегезгә якынрак?

Артист кеше бөтен залны, бар тамашачыны яратырга тиеш. Үз иҗатымны тәрбияли, үстерә торган җирләр якын миңа. СССРдан бүленеп, хәзер аерым дәүләт булып яшәгән якларда, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдә чыгыш ясарга яратам. Бүген безнең радио-телевидениедән яңгырый торган җырларны ул илләрдә бөтенләй кабул итмиләр, аңламыйлар. Анда халык җырларын, зур әсәрләрне тыңлый һәм аңлый торган зыялы тамашачы сакланып калган.

– Татарстан тамашачысы андый түгелме?

– Татарстанда да бар андый тамашачы. Актаныш якларында. Үзебезнең Апас ягында да чыгыш ясарга яратам мин. Андагы тамашачы белән без туганнар кебек инде.

– Соңгы вакытта татарстанлыларны гына түгел, русиялеләрне дә тетрәндергән «Голос» тапшыруы җиңүчеләре турында ни әйтә аласыз?

«Голос» тапшыруы Мәскәү телевидениесендә революция ясады. Бу – бик шәп проект. Мондый проектлар татар халкына да кирәк. Бүген сәнгатебезнең күп кенә төрләре, бигрәк тә эстраданың хәле яр кырыенда бит. Урыслар моны аңлады. Тамашачыга чын, дәртле, тере тавыш, җырчылар кирәк. «Голос» проектында ике татар кызының җиңүе яһүдиләр каршында бөтен татарның җиңүенә тиң булды. Бу татар кызлары барысын да үз урынына утырттылар, бөтен дөньяга милләтебезне күрсәттеләр. Президентыбыз кызларга атказанган җырчы исеме, фатирга сертификат биреп, бик дөрес эшләде. Әгәр кем дә булса моны күпсенә икән, сәхнәгә чыгып, алар кебек җырлап карасын. Пелагеяның гомер буе җырлаган җыры эченә «Син сазыңны уйнадың»ны кертеп җырлавы, ашка салган тоз кебек бер тәмләткеч булды. Стильдән чыкмыйча, урыс җырына татар җырын кертеп утыртуы ай-һай җиңел булмагандыр.

татарча җыр башкармады…

Рудольф Нуриев та «Шүрәле»не биемәгән, Федор Шаляпин да «Карурман»ны җырламаган. Шулай да без алар белән горурланабыз, аларны үзебезнеке дип таныйбыз. Барысы да гади – алар татар мохите тәрбиясендә үскән, татар халкы уллары. Динә дә, Эльмира да татарча җырларлар, татар халкын танытырлар әле.

– Татар халык җырларын рэпка салып, джаз, рок стиленә яраклаштырып үзгәртү, җырлауга нинди мөнәсәбәттә сез?

– Җырларның үзгәртеп, заманлаштырып була торганнары бар. Шулай ук берничек тә үзгәртергә ярамаган җырлар бар. Шуны аера белү кирәк. Татар халык җырлары – бик катлаулы. Бар җырчылар да халык җырларын башкара алмый. Халкыбызның генетикасы, тавышы бик көчле, гәүдәсе зур булган. Луначарский: «Мин татарны гәүдә тотышыннан таныйм», – дигән. Элек ашка барганда хатын-кызларыбыз башларында бәлешләр күтәреп йөрткән. Шуңа күрә аларның умыртка сөякләре төз булган. Ә умыртка сөяге төз булу – сәламәтлек билгесе. Сәламәт кеше киң итеп, дөрес сулыш ала. Шулай булгач, алар нинди генә ноталар ала алмаган да, нинди генә җырлар җырламаган. Хәзер алар җырлаган җырларның койрыгын кисеп, тегеләй-болай итеп, җиңеләйтеп кенә башкаралар. Алар да кирәк. Чамасын һәм урынын белеп кенә җырласыннар иде.

– Татар эстрадасын ничек коткарып була?

– Милли сәясәт кирәк безгә. Сәнгать – милләтне саклау өчен иң уңай корал. Җырны, татар спектакльләрен үстерү кирәк. Сәнгать советын (худсовет) кайтарырга кирәктер. Буа торган советлар турында әйтмим, киресенчә, ярдәм итә торган советлар кирәк, дип саныйм. Хәзер бит күп кеше үз репертуарын, юлын белми. Шунсыз булмый! Яшь композиторлар үстерергә кирәк. Композиторларыбыз бик аз.

– Ә шигырьләр?

– Татар шигърияте шулкадәр көчле! Казынсаң, эзләнсәң, никадәр шигырь бар бит. Композитор булсам, җыр, романс язар идем, дип уйлап утырам кайчак. Яшьләр арасында шундый талантлы шагыйрьләр бар. Рүзәл Мөхәммәтшин – нинди талантлы, өстәвенә, искитмәле актер да әле ул. Татар операсы юк, диләр. Ә чынлыкта бит, татар операсына салырга шулкадәр күп материал бар. Безгә милли композиторлар үстерергә кирәк. Элек Консерватория каршында махсус музыка мәктәбе бар иде. Нәҗип Җиһанов авыллардан талантлы балалар барлап, аларны укырга өнди иде. Талантлы балалар табып, Консерватория каршында шундый музыка мәктәбе ачарга кирәк. Талантлы яшьләр күп, аларны пропагандалау гына җитми.

Әңгәмәдәш Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии