Совет җырчысымы, милләтче язучымы?

Совет җырчысымы, милләтче язучымы?

Гомәр Бәширов мирасы

Бүген Бәширов халкы өчен кем: совет әдәбиятының күренекле бер вәкилеме, дәүләт системасына хезмәт иткән сарай җырчысымы, милләте өчен сыкрап яшәгән татармы, бер “Җидегән чишмә” шигырен язып та, халык күңелендә сакланачак шагыйрьме, әллә соңгы елларда фаҗигасен төбе-тамыры белән аңлаган карт фәлсәфәчеме?

Исән чагында ук классик саналган, югары урыннарда эшләгән, чит телләргә әсәрләре иң күп тәрҗемә ителгән, Сталин бүләге алган, 98 яшькә җиткән язучы Гомәр Бәширов – бәхеткә тиенмәгән татарның фаҗигале бер баласы. Моны күпләр әле аңлап бетерми. Безгә озын гомер кичергән, заманында Язучылар берлеген җитәкләгән, Югары Советына ике тапкыр депутат булып сайланган, әсәрләрен укучылар яратып укыган Бәширов кына таныш. Ә бит Бәширов тормышы, иҗаты татарның сикәлтәле тарихи юлы кебек.

Татар төзи дә төзи, яңа көннең матур буласына ышана. Әмма татар төзегән газиз дәүләтләр җимерелә, я аны башкалар туздыра, дилбегәсе татар кулында булган чорлар артта кала. Хыяллар челпәрәмә килә. Язучы Гомәр Бәширов язмышы да шундыйрак. Патша чорында туган Гомәр мылтык тотып совет хакимияте өчен көрәшә, партиягә керә, большевикларга чын күңелдән ышана, аларга тугры хезмәт итә. Шулай гел бер төсле барырга охшаган дөнья гына кире якка әйләнеп куя, Гомәр Бәширов туксанга җитеп килгән көннәрдә идеяләре җимерелә, СССР үзе дә таркала. Әмма татар күңеле, йөрәге яңа дәүләт төземичә, фикер булдырмыйча яши алмый. Гомәр Бәширов бөтен күңеле белән , Татарстанның бәйсез булуына ышанып яши башлый. Әмма, әмма… Үләренә берничә ел кала , татар милләтенең идеясеннән дә читләшә баруын күрә карт әдип. Инде нишләргә? 98 яшькә җиткән язучының тормышы әнә шулай гел төзү һәм җимерелүдән тора. Шулай да күпне күргән татар күңелен төшерергә, өметне үтерергә, утны бөтенләй сүндереп бетерергә ярамый. Татарны саклар дип ышана бер гасыр яшәгән Гомәр Бәширов.

Изображение удалено.Изображение удалено.

(Зөфәр Бәширов)

Әдип үзенең бер хатында: мине тарих һәм халык бәяләр дигән. Быел Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гомәр Бәшировның тууына 110 ел тулды. 1901 елның 7 гыйнварында районы Яңасала авылында дөньяга килгән язучы һәм фольклорчы Гомәр Бәширов 1999 елның 7 маенда шәһәрендә вафат булды. 14 мартта Кәрим Тинчурин театрында Гомәр Бәшировка багышланган “Җидегән чишмә” кичәсе узды. Юбилей уңаеннан әдипнең улы – Зөфәр Бәширов белән әңгәмә кордык.

Бәширов иҗатын кем саклар?

Зөфәр әфәнде, хәзер совет чорындагы кебек “Намус” романына басым ясамыйлар. Дөрес, мәктәпләрдә “Туган ягым – яшел бишек” әсәре балаларның иң яраткан әсәре. Сезнеңчә, Гомәр Бәширов XXI гасырга нинди язучы булып килеп керде?

– Гомәр Бәширов XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле иде. Аның XXI гасырда тоткан урынын тикшергәндә, моны гомумтатар әдәбиятының яңа гасырда булачак язмышыннан аерып карап булмый. XXI гасырда татар әдәбиятын нәрсә көтә? Ике вариант бар: беренчесе – пессимистик, икенчесе – оптимистик.

Пессимистик вариантны караганда, кысрыклана бара, татарлар татар телендә басылган китапларны укымый, китапларның тиражы кими, мәктәп дәреслекләреннән саф татарча язган язучылар төшә бара. Әдип Гомәр Бәширов иҗаты бу күңелсез вариантта да, аның мирасы дәүләт һәм җәмгыять оешмалары игътибарыннан мәхрүм калган очракта да, татар гаиләсендә сакланыр. Нәкъ тә гаиләдә. Гаиләдә тел, гореф-гадәт сакланса, татарлар кичләрен “Җидегән чишмә” җырын җырлар, Гомәр Бәширов җыйган “Камыр батыр”, “Гөлчәчәк” әкиятләрен аналар балаларына сөйләр.

Инде хәзер оптимистик вариантны карыйк. Әгәр Русия, аның белән Татарстан да кыргый капитализмнан чыгып, демократия юлына аяк басса, парламентка хезмәт ияләре, милләтне кайгырткан кешеләр дәүләт башына килсә, ул чагында аның китаплары киң таралачак. Гомәр Бәшировныкы гына түгел, гомумән, татар әдәбияты күтәреләчәк. Чынында ничек булыр? Монысын вакыт һәм тарих күрсәтер.

Соцреализм – бөтен татар әдәбияты фаҗигасе

Гомәр Бәширов – соцреализм алымы белән иҗат иткән язучы. Дөрес, анда татар әдәбиятының инкыйлабка кадәр булган үзенчәлеге дә саклана. Соцреализм әсәрләре бүгенге таләпләргә туры килеп бетәме?

– Соцреализм татар язучыларын кысаларга кертте. Гомәр Бәширов соцреализм таләпләре булмаса, икенчерәк дәрәҗәдәге язучы булып китәр иде. Ул үзенең бөтен мөмкинлекләрен ачар иде. Соцреализм аның талантына үсәргә ирек бирмәде. Менә “Намус” романын алыйк, әти соцреализм таләпләренә буйсынып, геройларын ясалмарак итә. Ул аның теләге түгел, ләкин шулай килеп чыккан. Заманасы шундый булган.

Татар язучылары соцреализмнан коммунизм идеологиясен чүпкә ташлагач кына арынды. Әти өчен ул соңрак килде. 1985 елда “Гыйбрәт” романына тотынды, узган мөмкинлекләрне файдаланырга тырышты, әмма соң иде. Яше зур иде. Элекке яшьлек дәрте, фикер йөртү тизлеге юк. Көннәр буе эшли алмады. “Гыйбрәт”не соцреализмнан арыну мисалы дип әйтсәк тә, ул аңа өйрәнеп җитә алмады.

Бу бөтен татар әдәбияты фаҗигасе. Бәширов шул фаҗиганең корбаны булды. Менә “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә (1965-1968) соцреализм тәэсире юк. Шуңа әсәр уңышлы.

Куркыныч еллар, авыр төннәр

Гомәр Бәширов өч режимда яшәп калды. Патша чорында туды, үсте, совет хакимияте елларында язучы булды, капитализм дәверендә соңгы көннәрен үткәрде. Әлеге өч режим аның тормышына бик нык тәэсир иткәндер?

– Ул совет хакимиятенә чын күңелдән ышанып хезмәт итте. 1928 елдан партиядә торды. Шулай да 1939 елда көндәлегенә Мәҗит Гафури шигырен язып куя:

Изге күңелем кәгъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә.

Димәк, аның ышанычы вакыт узу белән җимерелә барган.

37нче елларны әти исән-сау уздырды. Әмма бик авыр көннәр кичерде. Аның дусларын кулга алып бетерделәр, иң яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов эзсез югалгач, укытучым дип санаган Шәриф Камал турында да Төркия шымчысы, дип яза башлаганнар. Әти моңа чыдый алмаган. “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) журналының әзер номерына Шәриф Камалны яклап, кушымта рәвешендә кечкенә генә язма өстәп куя. Ә журналны инде цензура караган була. Ул моны шыпырт кына узып китәр дип уйлый. Әмма язманы күреп алалар, икенче көнне үк әтине эштән куалар, партиядән зур шелтә белдерәләр. Шуннан соң ул әни белән кич саен НКВД машинасын көтә: алып китәргә киләләрме, юкмы? Гадәттә, эштән куылган, партиядән шелтә алган кешеләрнең язмышы шулай тәмамланган. Бик авыр төннәр була бу.

Шул вакытны булды микән, ул елый-елый Галимҗан Ибраһимов китапларын мичтә яндыра. Кулга алынган кеше китапларын өйдә тоту да гаеп саналган. Менә шундый кичерешләр Сталин белән. Бер яктан аның премиясен алды, икенче яктан шундый фаҗига.

Идеологиягә түгел, милләткә таянырга, аны сакларга кирәк!

– Гомәр Бәширов гражданнар сугышында катнашкан, совет властен мылтык белән яулап алган. Еллар узгач, совет хакимияте ишелде, коммунистлар партиясе таралды. Аннан соң Гомәр ага яңа бер дулкынга – үзгәртеп кору, 90нчы еллар башында татарның бәйсезлек яулау чорына кереп китте. Ләкин 90нчы елларның икенче яртысында бәйсезлек фикерләре дә сүнә башлады. Менә кеше тормышы төзү һәм җимерелүдән тора. Сез аның белән бу турыда фикер алышкансыздыр?

– Әйе. Авыр сорау инде бу. Төрлесе булды. Гомер буе коммунистларга ышанган кешегә бу фикерләрдән баш тарту җиңел булмагандыр. Ул турыда сөйләшкәндә, фикер болайрак булды. Башта Сталинны фаш иткәч, Сталин диктатор иде, Ленин тәгълиматларын бозды, шуңа ил шундый көнгә калды дип фикер йөртте. “Идеология төптән дөрес, аны боздык кына”, – диде. Бераздан чират Ленинга җитте. “Юк, хикмәт юлбашчыларда гына түгел, сәбәп бу идеологиянең үзендә, ахры”, – диде. Болары аның өчен читенрәк булды.

Ахыргы елларда гомумгуманистик идеяләргә һәм милләткә таянырга кирәк дигән фикердә торды. Милләтне саклау турында уйлады. Бөтен булган хисләрен милләткә юнәлтеп, “Гыйбрәт” романын язды.

“Суверенлыкны якларга урамга мылтык тотып чыгам”

– Зөфәр әфәнде, 90нчы елларда Гомәр Бәширов көндәлекләрендә “Татарстан татарның бәйсез дәүләте булырга тиеш”, – дип яза. Моңа чын күңелдән ышана.

– Бәйсезлек идеясенең ничек тууын һәм шиңүен беләбез. Монда әти, үзенең күп яшәвенә карамастан, мавыгып китте. Татарстан бәйсезлек игълан итеп, Ельцин монда гаскәр җибәрә дигән хәбәр чыккач, әти: “Алай булса, суверенлыкны якларга урамга мылтык тотып чыгам”, – дип әйткән иде.

Әти: “Суверенлык барып чыкмаса да, татар милләте яшәячәк, аның нигезе гаиләдә”, – дия иде. Әгәр дә кеше, халык гаиләсендә татарча сөйләшми икән, аңа нинди генә бәйсезлек бирсәң дә булмый.

90 яшьтә яңадан туу

– Гомәр Бәширов 1985 елда “Гыйбрәт” романын яза башлап, соңгы көненә кадәр романы, геройлары турында уйлана, алар белән яши. Әсәрдәге коеп куйган большевик, малае Фәһим – ул Гомәр Бәшировның үзе. Фәһим сөйгән кызының әтисе хәлфә белән каршылыкка керә. Чөнки хәлфә совет хакимиятен өнәп бетерми. Монда да каршылык. Шушы урында автор авыр бу әсәрне дәвам иттерү, ди. “Гыйбрәт”не язганда, Бәширов яңадан туа дисәк дөрес булыр. Күпләр өчен гыйбрәт бу!

– Гыйбрәт… Авыр язылды ул. Әти аны соңгы көннәренә кадәр язса да, төгәлли алмады, аңа хас камиллеккә җиткерә алмады. Миңа менә шунысы фаҗига. Ул бик әйбәт әсәр булырга тиеш иде. Чөнки соцреализм язучы өстенә басып тормый иде. Әмма кеше гомере, мөмкинлекләре чикле.

Фәһим фикерләре әтинеке инде. Әсәрдә Фәһим – 23-24 яшьлек егет. Ә фикерләре олы кешенеке. Ләкин роман язылып бетмичә калды – әти вафат булды. Ә китапны чыгарырга кирәк. Бу минем изге бурычым иде. Кулъязмаларын җыйгач, романның гомумкүренеше күренә башлады. Әмма әсәрнең ахыры юк иде. Шулай да “Гыйбрәт”не тәмамланмаган роман дип бастырып чыгардык. Укучы ничек кабул итә – анысы аның карамагында.

– Әсәрдә Ибраһим Волков атлы герой бар. Фәһим белән Ибраһим милләт, дин мәсьәләсендә һәрвакыт каршылыкка керә. Ибраһим Фәһимне милләтче дип атый. Соңгы елларда Бәширов милли идеяне күтәреп алган. Бу әсәре аша татар җәмәгатьчелеге Бәшировны олы милләтче язучы дип атарга тиештер.

– Гомәр Бәшировны милләтче язучы дип әйтергә кирәктер. Әмма бу башка халыкларны кимсетү дигән сүз түгел. Аның һәр халыкка ихтирамы зур иде.

Шулай да әсәрдә бик гыйбрәтле күренеш бар. Фәһимнең абыйсы Хәлим авылга рус кызын алып кайта. Анна ислам динен кабул итеп, Нурҗиһан булып китә, автор язганча, чын мөселман хатынына әйләнә. Әмма Пасха көнне күрше рус авылыннан ишетелгән чаң тавышына чукына башлый. Хәлим моны күреп, аптырап китә. Дөрес, бу күренешне язучы эшләп бетерә алмый. Әмма 1999 елның мартында ул моны кыскача язып куйган. Хәлим Аннадан аерыла. “Гафу ит, Анна, булмый икән, Иван безне дошман күргән икән, бу инде мәңгегә”, – дип озатып җибәрә. Ягъни автор татар-рус каршылыгының Явыз Иваннан башлануын ачыктан-ачык әйтә. Катнаш никахларга каршылык белдерә. Бу бит карт фәлсәфәче сүзләре.

Шулай инде. Татар-рус мөнәсәбәтләренә килгәндә, ул тирәнгә китә, аның бала-чагына килеп тоташа. Арча районы Яңасала авылы күршесендә рус авылы була. Шунда чиркәү эшли. Менә безнең авылда бәйрәм булса, мәет чыкса, махсус чаң кага башлыйлар дип әйтә иде. Чаң темасы аның зиһененә кереп калган һәм озак еллар узгач, шул рәвешле килеп чыкты.

Әңгәмәдәш – Саша ДОЛГОВ


Совет җырчысымы, милләтче язучымы?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии