- 17.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Архив
Русия Президенты Дмитрий Медведев икътисадны модернизацияләү турында сөйли. Беренче карашка, Илбашы, чыннан да, гади халык, илебез киләчәге хакында кайгыра башлады кебек. Җитәкчеләр русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсен үстерү өчен, нәрсә дә булса эшләгәнче, берәр нинди яңалык уйлап чыгаруны кулайрак дип саныйлар, ахры. Менә хәзер инде хөкүмәт шул серле модернизациягә дип, бюджеттан миллиардлар тота башлады. Теләсә нинди дәүләт проекты иң элек гади кешеләр өчен файдалы булырга тиеш дип саныйм. Тик халыкның күпчелеге “модернизация” сүзе астында нәрсә ятканын да белми шул, аның белән түрәләрнең ни әйтергә теләгәнен үзем дә аңлый алмыйм.
Әле менә Дмитрий Медведев узган елгы Юлламасында илебез армиясен модернизацияләү, аны мобиль ясау өчен, 20 триллион сум акча тотылачагы турында әйтте. Бу сумманы мин хәтта күз алдына да китерә алмыйм, ә хөкүмәт шуның белән бик җайлы гына хушлашмакчы була. Халыктан җыелган акчаны, шул гади кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен үстерү өчен тотарга теләмиләр, ахры, салымнар аңлаешсыз проектларга китеп бара.
Мәскәүдән Казанга кайтыйк әле. Быел бик күп кар яуды. Бу шәһәрнең транспорт йөрешенә зур зыян китерде. Ә урамнарда кар чистартучы техника әллә нигә бер генә күренде, машиналар ташбака тизлеге белән йөрде, җәяүлеләр юл читеннән тездән карга чумып атлады. Шәһәр хакимияте кышка тулысынча әзер булуы турында “рапорт” биргән иде бит югыйсә, ә шушы көтелмәгән буран моның киресен исбатлады. Модернизация менә кайда кирәк ул, бюджет акчасын техниканы яңарту, эшче көчләрне коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт итү өчен тартуга тотарга иде.
2009 елны Укытучы елы дип игълан иттеләр, ә мәгариф системасын яхшырту өчен ниләр эшләнде соң? Укытучыларга хезмәт хакы күтәрелмәде, мәктәпләр, киресенчә, ябылып бара. Балаларны күрше авылга укырга йөртү өчен автобуслар бирмиләр. Янәсе, бюджетта акча юк, ә “экономиканы модернизацияләү”гә триллион ярым тотарга мөмкинлек бар. Хакимият үзе бу проект кысаларында ниләр эшләнәчәген дә аңлатмый. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә әллә ни үзгәрешләр сизелми. ЛДПР партиясе җитәкчесе Владимир Жириновский “Россия 24” каналында модернизацияне бөтенләй сүгеп ташлады. Аның фикеренчә, бу томанлы сүзләр астында халык акчасын үзләштерү тора. Шифаханәләргә өр-яңа заманча җиһазлар кайтарталар, ә табиблар чыгарган диагнозлар һаман да дөрес түгел. Араларында бөтенләй башка чирдән дәвалаучылар бар. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә шушы сәламәтлек саклау өлкәсендә бер зур шау-шу купкан иде. Ришвәтче түрәләр дәүләт заказы буенча чит илдән кайтартыла торган бик кыйммәтле томограф дигән җиһазларны шифаханәләргә үз бәясеннән ике-өч тапкыр кыйммәтрәккә сатып яткан. Менә кемнәр илебезнең икътисадын “модернизацияләп” ята икән бит.
Хакимият кече һәм урта бизнесны кыса башлады. Предприятиеләр өчен бердәм иминлек салымы (единый страховой налог) ике тапкыр артты. Эшмәкәрләр бу яңа кагыйдәнең үзләренә зур зыян салачагын алдан ук кисәтеп куйдылар. Кайберләре шушы салымны җилкәсендә күтәрә алмыйча, банкротлыкка чыгуыннан курка. Дәүләт исә бу законнан килгән акчаны пенсияләрне арттыруда кулланмакчы була. Бюджет чамалы гына шул Русиядә, шуңа күрә дә хөкүмәт халык алдындагы бурычын аларның үзләре җилкәсендә үк үтәргә тели, дөресрәк әйтсәк, хакимият җаваплылыктан качып маташа. Медведев еллык Юлламасында: “Дәүләт газета, завод, пароходлар хуҗасы булудан туктарга тиеш, аларны шәхси кулларга тапшырырга кирәк”, – дип белдерде. Аңлавымча, илебез акчасы шул чиновникларның үзләрен, аларның гаиләсен туендыру, балаларын матур тормышта яшәтү өчен генә тотылачак инде болай булгач. Дәүләтнең бер нәрсәгә дә җавап бирәсе килми бездә, шуңа барабыз акрын гына.
Кирәк вакытта дәүләт халыктан модернизация өчен “оброк” та җыярга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәтенең “тонировка”, “ксенон” акцияләре үтте. Ксенон лампалары каршыга килүче машинадагы йөртүчеләрнең күзенә бәреп, авариягә сәбәпче булырга мөмкин дигән сылтау белән, штраф чәпи башладылар. Күп кенә автоэкспертлар моның дөрес түгеллеген исбатлый. Ксенон техникага дөрес урнаштырылмаган очракта гына зыянлы була ала икән. Автомобильгә кеше утыргач, лампа өскә таба күтәрелеп, каршыдагылар күзен яктыртырга мөмкин, дип әйтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Дөресен генә әйткәндә, машина йөртүчеләрдән акча җыясың килсә, тәгәрмәчтә дисклар булырга тиеш түгел дип тә, юлга “ауга” чыгарга була. Әнә бит Казанда дөрес итеп машинаңны парковкага куймаган өчен, штраф көненә 10 мәртәбә килә башлаган. Яңа кагыйдә өстендә уйлар өчен, башны гына эшләтергә кирәк. Шул акцияләрдән кергән акчаны ЮХИДИ хезмәтен модернизацияләү өчен тотарга да мөмкин. Мәсәлән, юл кагыйдәләрен бозучы автомобильләрне фотога төшерүче җайланмалар алырга була. Әйбәт бит, дәүләттән акча сорарга кирәкми, бөтен нәрсә өчен халык түли.
Иң мөһимен онытканмын икән әле. 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты Русиядә узачак. Бу хәбәргә халык та, түрәләр дә бик куанды. Тик берәү дә илебезне ФИФА әгъзаларына тәкъдим итеп, чыгыш ясаган Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов сүзләренә игътибар итмәде. Ул: “Русиянең футбол буенча дөнья чемпионатын үзеңдә уздыру өчен, бөтен финанс мөмкинлекләре дә, ресурслары да, резервлары да бар. Бездәге ярышлар иң шәбе булачак!” – дип вәгъдә итте. Алай булгач, нишләп соң хөкүмәтнең гади халкы алдында бурычларын үтәр өчен бюджетта акчасы юк, ә, иптәш Шувалов? “Мәктәпләр җимерелә, яңартырга кирәк”, – дибез, “Акча юк”, – дип җавап бирәсез, “Балалар бакчаларында урыннар җитми”, – дибез, тагын шул ук сүзләр. Кышын җылылык торбалары шартлый, искеләрен заманчасына алыштырырга кирәклеген ел саен искәртәбез, һаман акча юклыкка сылтыйсыз. Ә бит футбол чемпионатын оештырырга финанс мөмкинлекләрегез бар икән ләбаса. Аңламассың бу дәүләтне, мескен карчыкның ишелеп баручы фатирда яшәвенә төкереп бирәләр, ә туп тибәргә стадион ясыйлар. Әле подъезддагы лифтларны алыштыруны шул йортта торучы кешеләр җилкәсенә аударып маташалар. Имеш, ресурслар җитми. Әнә бит, Шувалов бөтен нәрсә бар диде, шулай булгач, кайсыгызга ышанырга соң инде, иптәш түрәләр? Монда нинди модернизация турында сүз барсын, ди, биш баласы белән ялгыз ана сап-салкын баракта яши, пособиесе коммуналь хезмәтләргә түләргә дә җитми. Менә кемгә кирәк ул триллионнар! Медведев өченче балалары туган гаиләләргә бушлай җир бүлеп бирергә кирәк дип тә әйткән иде әле. Аны алганчы, аларның унбишенчесе дөньяга киләчәк бит инде. Президенттан аермалы буларак, урындагы хакимиятнең бер дә бушлай җир өләшәсе килми шул.
ЗАҺРИ.Кемгә кирәк модернизация?,

Комментарии