«Азатлык» сөйли

«Азатлык» сөйли

РЕФЕРЕНДУМ ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

Моннан 19 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанда, бәйсезлекне яклап, референдум уздырылды. Ул вакытта “Сез Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак , башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?” дигән сорауга катнашучыларның 61,4%ы уңай тавыш бирде, анда 2 миллион 132 меңнән артык кеше катнашкан.

Танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының, Русия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин бу көннең үз гомерендәге иң якты көннәрнең берсе булуын белдереп, референдумга кагылышлы хатирәләре белән уртаклашты:

– Референдум Татарстанда бер бәйрәм кебек үтте. Аның кирәклеге Татарстанның бәйсезлеге игълан ителгәндә үк туган иде. декларациясен әзерләгән вакытта ук, оппозицион төркемнәрдән безгә каршы фикерләр килә башлады. “Сез бу гамәлне халыктан сорамыйча, ризалыгын алмыйча гына Югары Советта җыелып кына үткәрмәкче буласыз. Ә халыкның фикерен исәпкә алмыйсыз”, – диделәр. Шуның өчен референдум үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр күренә башлады, – ди Фәндәс Сафиуллин. – Хәтта Михаил Горбачев та басым ясап: “Сез халык фикерен сорадыгызмы?” – дигән иде. Мондый басымнар көннән-көн көчәя барды, үзебез кабул иткән документларга да, республика алган статуска да куркыныч яный башлады. Шуннан соң гына без Югары Советта күпчелекне тәшкил иткән Татарстанның хокукларын яклап чыккан депутатлар исеменнән референдум үткәрүне кирәк дип танырга булдык.

1992 елның 21 февралендә референдум турында карар кабул иткәч, икенче көнне үк Русиянең пропагандасы безгә карата 180 градуска үзгәрде. Мәскәүдәгеләр белән үзебезнең кайбер сәясәтчеләр референдумга каршы бердәм булып күтәрелеп чыкты. Безне котыртучылар, куркытучылар, гаепләүчеләр һөҗүм белән ташланды. Шуннан төрле басым ясаулар китте дә инде. Русия Югары Советыннан, Конституция судыннан, Президент Ельцин тарафыннан да төрле басымнар ясалды.

Фәндәс Сафиуллин әйтүенә караганда, референдумда күпчелек тискәре тавыш бирсә, бу кайбер шәхесләрнең язмышында кискен үзгәрешләргә китерер иде. “Референдум үткәрергә бер көн калгач, Татарстанга Мәскәүдән прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгыннан бик зур “десант” килеп төште. Аларга референдумны ничек булса да үткәрмәскә дигән бурыч йөкләнгән һәм аларның кесәләрендә кулга алу ордерлары бар иде. Безгә каршы кораллы көч куллану куркынычы белән дә янадылар. Без артка чигенмәдек. Әгәр референдумны халык якламаса, депутатларны, Югары Совет президиумы әгъзаларын, Президентны, Югары Совет рәисен кулга алып китәселәр иде. Әмма безнең җитәкчеләр бик каты торды. Мәскәүдән килгән әмерне үтәмәделәр. Татарстанда бер генә сайлау участогы да ачылмыйча калмады. Дөреслек халык ягында булганда һәм халык белән хакимият бергә булса, гадел сәясәт алып барса, теләсә нинди каршылыкны җиңеп була дигән гыйбрәт, бер дәрес калдырды бу референдум”, – ди Фәндәс Сафиуллин.

Быел “Азатлык” яшьләре берлеге Бауман урамында суверенитетны яклап оештырган пикетта узып йөрүчеләргә Татарстан байрагы төшерелгән 1000 данә тасма таратты. Чараны оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин: “Җитәкчелек референдумны онытырга тырышса да, яшьләр 1992 елның 21 мартында булган, Татарстан язмышын хәл иткән тарихи көнне хәтерләргә тиеш”, – дип саный.

Райнур ШАКИР

Русия “сабак” алмады: АЭСлар арта

Япониядә «Фукусима-1» атом электр станциясендә радиация таралмасын өчен бик зур тырышлыклар күргәндә, аннан меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан Мәскәүдә Русия Президенты атом энергетикасы үсешен алга сөрә. Ул атом станциясенең урнашу урынын, проекты һәм операторы дөрес сайланган очракта, аның куркынычсыз булуын әйтә.

Медведев бу хакта Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Русиягә сәфәре вакытында белдерде. Әлеге сәфәр барышында башка мәсьәләләр белән беррәттән, Русиянең Төркиядә атом электр станциясен төзүе турында сөйләштеләр. 20 миллиард долларга исәпләнгән станция дүрт реактордан торачак.

Ләкин Төркия Япония кебек үк җир тетрәү куркынычы зур булган җирлектә урнашкан. Әмма Медведевның моңа үз җавабы бар. Ул: “Русия төзеячәк реакторлар хәтта бик көчле җир тетрәүләргә дә чыдаячак”, – дип ышандырды.

Моннан тыш, якын көннәрдә Русия Белоруссиядә тугыз миллиард долларлык тагын бер атом электр станциясен төзү турында килеште. Документны Русия премьер-министры Владимир Путин белән Белоруссия Президенты Александр Лукашенко имзалады.

Шулай итеп, Кремль атом энергетикасы үсешенә зур игътибар бирә. Ул моны куркынычсыз булырга мөмкин дип ышандырса да, экологлар каршы чыга. «Беллона» Норвегия экология оешмасы белгече Александр Никитин бу өлкәнең камилләшүенә карамастан, куркынычсыз атом реакторлары була алмавын әйтә.

“Аны куркынычсыз итүне алдан хәл итеп булмый. Мисал өчен, сезнең машина да иртәме-соңмы ватылачак. Шуңа күрә атом станциясе куркынычсыз була ала диючеләр бераз шыттыра”, – ди ул.

Русиянең «Росатом» федераль агентлыгы 14 чит илдә, аерым алганда, Һиндстан, Болгария, Иранда атом электр станцияләре төзүне күздә тота. Моннан тыш, Мәскәү биш ел элек ил эчендә 40 яңа реактор төзү проекты белән чыккан иде. Әмма ул сан инде киметелде. Атом мәсьәләләре белгече, «Яблоко» фиркасенең экология фракциясе җитәкчесе Алексей Яблоков сүзләренчә, 20 елда Русиядә инде биш шундый программа эшләнгән, әмма аларның берсе дә ахырына җиткерелмәгән: “Бөтен дөнья илләре зур борчылу белән Япониядәге хәлләрне күзәткәндә һәм безнең күз алдында атом катастрофасы булып ятканда, Русиянең ачыктан-ачык атом электр станциясен төзү турында карар имзалавы – җәмәгатьчелек фикерен санга сукмау”, – ди ул.

Мөгаен, Русиядә кайбер атом электр станцияләренең төзелмәве экологларның тырышлыклары белән бәйледер. Татарстандагы атом-төшкә каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов сүзләренчә, алар әле дә моңа каршы чаралар күрә. Киләсе айда вакыйгаларының 25 еллыгына Казанда зур конференция уздырачаклар. Заманында Татарстанның Кама Аланында атом электр станциясе төзү эше башланган иде. Гарапов хәзер аның туктатылуын әйтә: “Анда инде барысы да җимерелгән, ташландык хәлдә. Әмма башкорт атом электр станциясенә килгәндә, ул төзелеш туңдырылган кебек. Хәтта аның җитәкчелеге дә бар бугай әле”, – ди ул.

Әлбәттә, газ байлыгы булган Русиянең атом энергиясенә өстенлек бирүе бераз аптыраш та тудыра. Ләкин Мәскәүгә үз халкына газны арзанга сатканчы, кыйммәт бәягә читкә чыгару отышлырак. Никитин Русиянең атом энергетика планын тәнкыйтькә тотып, бу бары түрәләрнең кесәләрен калынайту өчен генә кулланылуын әйтә.

Шул ук вакытта белгечләр «Росатом»ның инде искергән атом электр станцияләрен эшләтүен тәнкыйтькә тота. Чөнки бу зур куркыныч тудыра. Хәзер Русиядә гамәлдә булган реакторларның берсенең дә радиация чыгуны киметә торган тышкы саклану җиһазы юк.

Ландыш ХАРРАСОВА

Интернетта талаш

18 мартта Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов белән танылган блоггер Алексей Навальный арасында бюджет акчасына сатып алулар турындагы яңа канун проекты, Русиядәге коррупция хакында сүз көрәштерү булды.

Кузьминов мәктәбе тарафыннан әзерләнгән бу канун проектына Алексей Навальный үз блогында кискен тәнкыйть белдерде, хөкүмәт түрәләренә җиң сызганып урларга юл ача торган документ дип атады. Сүз уңаеннан, Кузьминов – Русиянең икътисадый үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаның ире.

Кузьминов Навальныйны ачык бәхәскә чакырды. Навальный чакыруны кабул итте. Җәмәгатьчелек игътибарын, беренче чиратта, бу дискуссиядә Навальныйның катнашуы җәлеп итә. Ул интернеттагы “РосПил” дигән сәхифәсе һәм LiveJournal-дагы блогы белән киң танылган. Шул сайтлар аша Алексей Навальный Русиядә киң тамыр җәйгән коррупция очракларын фаш итә.

Ноябрь аенда Навальный үз блогында “Транснефть” ширкәте тарафыннан төзелеп яткан Көнчыгыш Себер-Тын океан торба үткәргече проектында 4 миллиард доллар акчаның югалуы хакында белдергән иде. “Бу акча төзелештәге материалларга һәм хезмәтләргә күпертелгән, уйдырма кую аша урланган”, – ди Алексей Навальный.

Вәлиди кем ул?

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга иҗади сәфәрен Нәҗип Әсәнбайның “Әхмәтзәки Вәли Туган” спектакле белән башлап җибәрде.

“Әхмәтзәки Вәлиди” спектаклен башкорт театры Казанга беренче мәртәбә алып килде. 1890 елда Уфа губернасы Көзән авылында туган Зәки Вәлиди 1909-1910 елларда Казанның “Касыймия” мәдрәсәсендә белем ала. Аның “Төрк вә татар тарихы” китабы да Казанда басыла.

Татар җәмәгатьчелегенең Зәки Вәлидигә карашы каршылыклы. Татар арасында Зәки Вәлиди Идел-Урал штаты идеясен җимерүче, татар белән башкортны бер-берсеннән аеручы, бер дәүләт төзисе урынга, аерым Башкортстан Республикасына нигез салучы булып санала. Зәки Вәлиди Идел-Урал штаты министры гына булуга ризасызлык белдереп, Башкортстанны төзеп куя. Ягъни үзенең баш буласы килә.

1923 елда Зәки Вәлиди большевиклар белән килешмичә, Русиядән чыгып китә. Европа илләрендә яши, гомеренең күп өлешен Төркиядә уздыра. Истанбул университетында профессор булып эшли. 1970 елда вафат була.

Дөрес, соңгы елларда аны башкорт хакимнәре ярдәме белән милли каһарман дәрәҗәсенә күтәрделәр. Вәлидинең каһарманлыгы башкорт театры спектаклендә дә ачык чагыла. Тик шунысын әйтергә кирәк: Камал театры Гафурилар кебек татарның милли каһарманнарын сәхнәгә күтәрми. Гәрчә андый шәхесләр гаять күп. “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклендә Вәлидидән тыш, Төркиядә яшәүче, татарның Милли Мәҗлесе рәисе Садри Максуди, Ататөрек, Сталин образлары бар. Дөрес, алар – Вәлиди янында барысы да ярдәмче геройлар. Мисал өчен, Төркия дәүләтен төзүдә катнашкан, ил Президенты Ататөрекнең киңәшчесе булган Садри Максуди да галим Зәки Вәлиди янында кәрлә булып кала. Шулай да спектакль тәмамлангач, Садри Максудины башкарган артист баш игәндә, халык гөрләтеп кул чапты, яшьләр “Садри Максуди!!!” дип оран салды.

Вәлидинең исә Ибн Фадланның Болгарга килүе турындагы кулъязмаларын табуы берничә кат искәртелә, ул зур галим итеп күрсәтелә. Берничә тапкыр Вәлидинең башкортлыгы искә алына. Гәрчә аның татар авылында туганлыгы билгеле.

Әсәр ахырында Вәлидинең башкорт халкына язылган хаты укыла. Әхмәтзәки Вәлиди Туган башкортларга динне, телне сакларга куша. Яшьләрне укытып, аларны Русия хакимиятендә эшләтергә киңәш итә. Ягъни чукмар белән түгел, акыл белән сугышырга кирәклеген әйтә.

Саша ДОЛГОВ

Миңнеханов музее

25 мартта Рөстәм Миңнехановның рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешүенә бер ел тула. Республика белән җитәкчелек итсә дә, 15 елдан артык зур спортта катнашкан атказанган спорт остасы Миңнеханов бу тармакны онытып бетерми.

Казанның иң затлы рестораннарыннан саналган “Тимерхан”ның арткы бүлмәсендә Рөстәм Миңнехановның күп еллар дәверендә зур спортта ирешкән бүләкләре саклана. Аларның бер өлеше 2007 елда Миңнехановның 50 яшьлек юбилее вакытында “Тимерхан” кунакларына күрсәтелгән булган.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Яңа бурычлар куелды

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтариятенең VI конференциясендә рәис сайланды һәм алга таба бурычлар билгеләнде. Бу конференциягә 26 төбәктән 80гә якын делегат сайланган булса да, аларның 64е генә “Гранд отель Казан” кунакханәсендәге җыенга килеп җиткән иде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларыннан аермалы буларак, Русия татарлары мохтариятенең рәсми җыеннарында һәр төбәктән 2-3 кенә кеше катнаша. Мондагы нотыклар гомумсәяси, яки милли мәсьәләләр буенча түгел, ә бары тик федераль һәм төбәк хакимиятләре җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлеккә кагылган конкрет мәсьәләләр турында була. 2007 елның мартында сайланган мохтарият Советының һәм аның рәисе Илдар Гыйлметдиновның милли эшләрне ничек алып баруына йомгак ясады.Ул Дәүләт Думасы депутаты буларак милли оешмаларга һәм проектларга грантлар алып бирүне тәэмин иткән, татарлар яшәгән барлык төбәкләрнең губернаторлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырып, милләттәшләребезгә уңай мөнәсәбәт булдырырга, күптән хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәргә омтылган. Мохтарият Федераль Сабан туйларын, мөселман яшьләре фестивален оештыруга ярдәм күрсәтелгән. Рәшит Ваһапов исемендәге “Татар җыры” фестиваленә грантын яулап алырга булышкан. Һәр елны Татар яшьләре көннәре үткәрелә.

Бик күп чараларга конкрет ярдәмне мохтарият Русия төбәк үсеше министрлыгыннан алган. Тик Илдар Гыйлметдинов шулай ук Федераль оешмаларның, бигрәк тә Төбәкләр үсеше министрлыгының милли мәгариф, Русия халыклары телләре саклануы, милли оешмаларның агымдагы эшчәнлеге кебек актуаль проблемаларга игътибары җитмәвен әйтте.

Русиядәге сәяси вазгыять рус булмаган милләтләрнең борчылуы, Мәскәүнең Манеж мәйданында булган бәрелешләр төрле дәрәҗәдәге корылтай һәм форумнарда тәнкыйтьләнә. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да милли сәясәтне камилләштерү, Русиядә милләтләр министрлыгы булдыру кирәклеген әйтте.

Җыенда мохтарият яхшы эшләсә дә, җитешсезлекләр булуга да игътибар ителде. Кайбер төбәкләрдә Татар милли оешмалары параллель рәвештә эшләп, бер-берсенә көндәшлектән арына алмый. Фәрит Мөхәммәтшин, бер-берсен яманлап җибәргән хатларны үзегезгә кире җибәрәчәкбез, диде.

Русия төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников үзенең чыгышында Русия татарлары мохтариятен уңай яктан бәйләде. “Башка халыклар һәм аларның оешмаларыннан татарларның гамәлләре кискен аерылып тора”, – диде ул. Травников җәмәгатьчелек тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, Русиядә федераль премьер-министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия оештырылачагын әйтте.

Башкортстан татарлары милли мәдәнияте мохтарияте җитәкчесе урынбасары Мәҗит Хуҗин узган елларда үз оешмаларының һәм мохтарият рәисе Рамил Бигновның нинди авырлыклар кичерүен сөйләп бирде. Ул федераль мохтариятнең узган хисап-сайлау конференциясендә Башкортстан татарларын яклап мөрәҗәгать кабул итү максатында сәяси бәхәс күтәрүе өчен гафу үтенде: “Ул вакытта без башкача эшли алмадык, сәяси оешма булмаган Федераль милли мохтарият исеменнән Башкорстан татарларын яклаган документ кабул итү безгә бик кирәк иде”, – диде Мәҗит Хуҗин.

Аның сүзләренчә, президент алышынгач, Башкортстан татарлары мохтарияте бары тик конструктив эшләр белән шөгыльләнә, алар республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән уртак тел табып эшли.

Конференциянең карарында Русиядәге милли сәясәтне камилләштерү, экстремизм һәм ксенофобия күренешләрен булдырмау, милли үзенчәлекләрне һәм туган телне яклау максатлары куела. Русия Халыкларының матди булмаган мирасын саклау буенча дәүләт программаларын кабул итү бурычлары куела. Мохтарият Шурасының рәисе итеп яңадан Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов сайланды. Рәистәшләр булып Мәскәү вәкиле Алмаз Фәйзуллин, Удмуртия вәкиле Ирек Шәрипов, Сарытаудан Камил Әбләзов, Уфадан Рамил Бигнов, Казаннан Римзил Вәлиев эшләячәк.

Бикә ТИМЕРОВА

 

Комментарии