«Ак Барс» ник җиңелде?

«Ак Барс» ник җиңелде?

Изображение удалено.«Ак Барс” өчен сезонның шулай тиз тәмамлануы җанатарлар өчен табигый хәл түгел. Ике ел рәттән КХЛның иң дәрәҗәле бүләгенә – кубогына ия булганнан соң, командасыннан фәкать шул уңышка ирешүне генә көттеләр. Нишлисең, оттырдык һәм моның җитди сәбәпләре дә бар.

“Ак Барс” сезон башында ук Гагарин кубогы өчен көрәшүне үзмаксат итеп куйды. Бу табигый, башка бурыч була да алмый. Ләкин аңа ирешү икеләтә катлаулы икәне анык иде, чөнки өченче тапкыр чемпион калу – бу кубокны үзеңә мәңгелеккә калдыру, тарихта алтын хәрефләр белән уелып калу булыр иде. КХЛ өчен ул отышлы түгел. Икенче яктан, ике ел рәттән чемпион калган командага каршы чирек финалда Уфаның “Салават Юлаев”ы чыгуы да хәлиткеч уен булачагын алдан ук күрсәтте. Соңгы ике елда без нәкъ ут күршеләребезне плей-оффта отып, Гагарин кубогы иясе булу бәхетеннән мәхрүм калдырдык. Монда психологик момент та күзәтелә, уен барышында кемнең ярымфиналда чыгыш ясарга теләве күренеп тора иде. Ләкин шул ук вакытта күп кенә спорт белгечләре билгеләвенчә, биредә “Ак Барс”ның тренер штабында да җиңелүгә сәбәпләр бар. Әйтик, шул ук “Салават Юлаев”ка рәттән оттыра башлагач, Зиннәтулла Билалетдинов буталчык мәсьәләдән чыгу юлын таба алмады. Команданы көчәйтер өчен алынган Марсель Хосса кебек снайпердан тренерлар дөрес файдаланмады, дип билгелиләр. Плей-офф дәвамында “Ак Барс”ның берникадәр арганлыгы да сизелеп тора иде, чөнки соңгы елларда безнең команда бозда иң күп уен үткәрүчеләр исәбендә… Менә шулай, “Ак Барс” янә тарих спирале аша, 2004-2005 елга кире әйләнеп кайткан сыман, плей-оффның ярымфиналына барып җитә алмады.

Үз көндәшләреңне кабул итеп булмаса да, киләчәктә Гагарин Кубогын “Салават Юлаев” командасы отуын телисе кала. Эш аларның көчле команда булуында да түгел, ә телибезме-юкмы – алар безнең туганнар, ут күршеләр. КХЛның иң дәрәҗәле бүләге Идел буенда, милли республикаларда калу – бу үзенә күрә сәяси момент та. Тик күп кенә спорт белгечләре командасына өмет багламый, тренерларның соңгы елларда артка чигенеп, чемпионлыкка көчләре җитмәс дип юрый. Һичьюгы, “Металлург” чемпион калсын, анда хәтта һәм Башкортстан командаларына караганда, күбрәк татарлар чыгыш ясый. Җанатарга җирлек бар.

Хәзер бар өмет киләсе сезонда. “Ак Барс” әкренләп яшь лидерлар эзләүне кайгыртыр дип өметләнәләр. Баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов үзенең соңгы әңгәмәсендә: “Бүген Морозов, Зариповларга алмашка лаеклы яшьләр юк”, – дип әйткән иде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

  «Ак Барс» ник җиңелде?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии