ПАРИЖДА КҮРГӘННӘРЕМ

Минем исемем Юлия, Александр кызы булам, фамилиям Андриенко. «Ф.И.О»ларым шундый «фасонный» булса да, кызы мин. Чөнки әнием , дәү әни, дәү әтиләрем . Язмыш сукмагым яшьтәшләремнекеннән әллә ни аерылмый: башта балалар бакчасы, аннары мәктәп… Башкала мәктәпләренең берсендә рус сыйныфында унбер класс белемле булдым. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук телен яратып өйрәндем, барлык чараларда да актив катнаштым. Хәтта « кызы» конкурсларында район, шәһәр күләмендә узган ярышларда, призлы урыннарны яулап килдем. Хәзер инде Казан югары уку йортларының берсендә белем алам. Киләчәктә, бәлки, журналист булырмын. Укудан бушап торган араларда Казанда урнашкан Мәскәү фирмаларының берсендә менеджер булып эшләргә дә өлгерәм әле. Тырыш хезмәт куюымны аңлаган, бәяләгән җитәкчеләрем мине Парижга ун көнлек ялга җибәрделәр. Украинадан тагын бер Лилия исемле кызга да шундый бәхет тәтегән, мин эшләгән фирма аны да путевка белән бүләкләгән. Моңарчы бер-беребезне белмәсәк тә, без аның белән Мәскәүдә очрашып таныштык. Франциядәге ун көнлек ялыбызны без Лилия белән икәүләп уздырдык.
ИСТӘЛЕКЛЕ МИЗГЕЛЛӘР
Күптән түгел генә мин сәяхәттән әйләнеп кайттым. Сезнең белән шушы хактагы тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Үземнең, 22 яшьлек татар кызының, дөньяның иң гүзәл шәһәрләреннән берсе, модалар үзәгендә булуым белән горурланам.
Казан аэропортыннан затлы, уңайлы очкыч безне башта Мәскәүгә ирештерде. Ә берничә сәгатьтән Лилия белән без Цюрихка да килеп җиттек. Очкычларның өченчесендә Парижга килеп «кундык». Бу минем үз тормышымда беренче мәртәбә очкычка утыруым булды. Дөресен әйтим, куркырмын дип уйлаган идем, гомер буе очып өйрәнгәнмени, хәтта керфегем дә селкенмәде.
Аэропорттан без шәһәр үзәгендәге кунакханәгә килеп урнаштык. Икебез дә бер үк фирмадан булуга карамастан, аерым бүлмәләргә урнаштырдылар. Мондагы матурлыкка, хозурлыкка исең китәрлек! Ә кунакханә тәрәзәсеннән Эйфель башнясы күренеп тора. Урнашып, бераз ял итеп алгач, шәһәр белән танышырга чыгып киттек. Биредә җирле халык нигездә француз телендә аралаша, ә мин мәктәптә инглиз телен өйрәнгән идем. Урамга чыккач, беренче шаккатырган нәрсә биредә кара кешеләрнең күплеге булды. Франция, модалар үзәге булгач, мин бик матур, көяз, зиннәтле киемле хатын-кызлар очратырмын дип уйлаган идем. Ә монда бар да киресенчә булып чыкты. Биек үкчәле аяк киеме, гомумән, модада түгел икән, бар да уңайлы, тоташ табанлы чүәкләрдән тәпили. Кигән киемнәренә исең китәрлек. Ниндидер лосина, яисә сыланып торучы трико өстеннән балахон киеп җибәргәннәр дә, шуның белән шул. Француз ир-атлары болай үзләре «ничава», тик үзебезнең ир-егетләребез һәм кызларыбыз матуррак. Французлар да безнең биек үкчәле түфлиләрне күреп мөкиббән киттеләр. Еш кына артыбыздан аркаларыбызны бораулаучы күз карашларын тойдык.
Французлар яши белә дә инде! Биредә атнасына ике көн ял каралган: якшәмбе һәм дүшәмбе. Шушы ике көндә биредә беркем дә эшләми, французлар ял итә. Кибетләр, чәчтарашлар, ашханәләр, гомумән, барлык учреждение, завод-фабрикалар ялда… Шимбә кичтән ашарлык ризык җыеп кала алмасаң, үзеңә үпкәлә, ачка катасың… Ашаулары да бик үзенчәлекле җирле халыкның. Ашлары куе, ботка сыман. Миңа аеруча суган ашы ошады – телеңне йотарсың. Биредә халык нигездә күпсанлы ресторан, кафеларда туклана. Өйдә ризык әзерләп бик чиләнмиләр. Парижда биш ел сувенирлар кибетендә эшләүче украин кызы Олеся болай дип сөйләде:
– Башта миңа биредә бар да кызык, тормыш рәхәттер сыман тоелды. Соңрак аларның бертөрле тормыш рәвеше туйдырды. Французларның бар белгәне кино да, Макдональдс. Ел саен Мәскәүгә ялга кайткач кире китмәскә сүз бирәм, тик яңадан бирегә әйләнеп кайтам, хезмәт хакын әйбәт түлиләр. Русиядә ичмасам, рәхәтләнеп, төрлечә ял итәргә була: мунча, дачалар, урман, авыл…
Экскурсияләргә дә күп йөрдек: Лувр, Нотрдам Де Пари, Сена елгасында корабльләрдә йөзү… Шулар арасында иң ошаганы елга буйлап сәяхәт итү булды. Сена елгасы буйлап йөзгәндә Парижның гүзәллегенә, матурлыгына сокланып туеп булмый. Биредә, гомумән, үзеңне, башка гасыр кешесе итеп сиземлисең.
Монда барлык хезмәт хакының яртысы салымнар түләргә китә. Тик ул акчаларның шактые сәламәтлек саклауга юнәлдерелгән. Биредә медицина хезмәте күрсәтү бушлай. Һәм ул искиткеч югарылыкта. Французлар үз сәламәтлекләре хакында иң нык кайгыртучы милләтләрнең берсе, шуңа да салымнар күләме аларны пошындырмый, борчуга салмый…
Дәүләт теле – француз теле. Илнең күпчелек халкын католиклар (алар 78%), мөселманнар – 5, протестантлар 2, иудаизм динендәгеләр 1 процент тәшкил итә.
Биредә тимер юлларда йөрү тәртибе дә бик кызыклы: билет бәясе кешенең яшенә, тәүлекнең нинди вакыт булуына, ара ераклыгы белән бәйле. Шәһәрара автобус маршрутлары да бик күп. Автобуста йөрү поездларга караганда күпкә арзанрак. Әлбәттә инде, биредә такси хезмәте нык югарылыкта. Тик ул бик кыйммәт. Мәсәлән, кирәкле бер урынга бару 800 сум тәшкил итә.
Автостоп белән йөреп караганга күрә, бу хакта да кызыксындым. Европа илләре арасында Франция автостоп ысулы белән сәяхәт итүдә иң авырлардан санала. Монда машина йөртүчеләр иң элек килеш-килбәтеңә әһәмият итә. Син чиста, пөхтә киенгән булырга тиеш. Ә инде сыртыңа аскан рюкзагың да күренеп торса, хәл күпкә җиңелләшә, димәк, син сәяхәтче… Автострадада иң куркыныч урыннарны әллә кайдан күренеп торучы ачык төсләргә буйыйлар. Мәсәлән, велосипедчылар юлын искәртүче юл кызыл, ә җәяүлеләрнекен яшел төскә буйыйлар.
БИРИМ ДИГӘН КОЛЫНА
Җирле халык ял көннәрендә Эйфель башнясы тирәсендәге чирәмдә ял итә. Шәһәрдә урнашкан фонтаннарда рәхәтләнеп суда чапырына. Без дә французлардан кимен куймадык: рәхәтләнеп чыпырдадык, авылдагыча, чирәмнәренә ятып та тәгәрәдек. Чирәмдә, безнең Акбайдай, көннәр буе әүмәкләнүчеләр арасында табып кара син ике бөртек татар баласын! Эйфель башнясы чирәмендә ял иткәндә бер егет белән таныштык. Тегенең инглизчә сөйләшүе тартты безне аның янына. Башкалардан аермалы буларак, Руди инглиз телендә шәп «сукалый». Аның шәһәрдә артистларны, алып баручыларны, биючеләрне, җырчыларны, ди-джейларны… берләштерүче үз агентлыгы бар. Егет рәхәтләнеп безгә гид булырга ризалашты… Аның ярдәме белән чагыштырмача арзан, эксклюзив кибеткә дә тап булдык.
Руди безне, ике татар кызын, ун көн дәвамында үз «канаты» астына алды. Минем җырларга, биергә яратканны, ә Лилиянең гитарада уйнавын белгәч, ресторанда кичләрен чыгышлар ясарга тәкъдим итте. Мин инде башлангыч сыйныфларда ук брейк, рэп белән кызыксына идем, үз җырларым да шактый. Берничә ел заманча бию төрләре белән шөгыльләнәм – боларның барысы да миңа Парижда ярдәмгә килде.
Продюсерлар үзәгендә вәкәләтле комиссия әгъзалары алдында сәләтләребезне бәяләгәннән соң, шул ук кичне без сәхнәгә чыктык. Чыгышыбыз французлар күңеленә бик хуш килде. Без һәр көнне кич ресторан, төнге клуб сәхнәләрен «яуладык». Шул рәвешле, шактый акча да эшләргә өлгердек. Өстәвенә, без әле Франциягә чакырулы да булдык. Руди безгә каникуллар вакытында килеп эшләргә тәкъдим ясады.
АКЧА ЯНЧЫГЫ ТУРЫНДА ХИКӘЯ
Искитәрлек бер вакыйга хакында язмый мөмкин түгел. Казанга кайтыр юлда аэропортка барганда таксида акча букчамны онытып калдырганмын. Бу хакта мин очкычка утыргач кына белдем. Ярый әле паспортым, билетлар сумкада иде. Югыйсә, туган илгә вакытында кайта алмыйча, билетларны кире тапшырып, тилмергән булыр идем…
Тиз генә Рудига шалтыратып, хәлне аңлатып бирергә туры килде. Егет мине тынычландырды, тиз арада кошелогымны Татарстанга озатачагына ышандырды. Чыннан да дүрт көн эчендә акча янчыгым миңа кайтып иреште. Ә эш болай була…
Руди мин яшәгән кунакханәгә барып, нинди номерлы таксига утырып киткәнлегемне белешә. Кунакханә хезмәткәре тиз генә такси агентлыгына шалтыратып, мине аэропортка илтеп куйган таксистны эзләп таба. Тегесе кошелокны Рудига китереп бирә. Егет шундук кунакханәдә ял итүче Донецк кызын эзләп таба. Бәхеткә, Галина шул ук көнне Донецкига очарга тиеш була. Акча янчыгым шул рәвешле Украинага кайтып ирешә. Ә бу вакытта Галиналарда аларның туганы ял иткән була. Прокопьевскида яшәүче Нина Николаевна аны Казанга алып кайтып ирештерде. Мин төнге икедә вокзалга барып аның поездын каршыладым. Искитәрлек хәл: янчыктагы барлык акчалар да тиененә кадәр исән-сау, флежкалар, карточкалар, гомумән, барлык әйбер үз урынында!!! Менә сиңа Франция, менә сиңа француз сервизы…
РӘХМӘТ СИҢА, МӘКТӘБЕМ!
Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә Аның авторы – 23нче мәктәптә озак еллар буе татар теле һәм әдәбияты укыткан, милли җанлы, мөслимә-мөгаллимә – Борһанова Фирдәүс Тагировна. Әлеге шигырьне ул минем өчен атап, «Татар кызы» конкурсына язган иде. Моңарчы ул матбугатта дөнья күрмәгән иде әле. Чит җирләрдән әйләнеп кайткач, инде менә үсеп буйга җиткәч, әлеге юлларның мәгънәсен башкача, тирәнрәк аңладым мин.
– минем нәсел башым,
Әмма Казан – кайнар йөрәгем.
Монда тудым, монда яшим –
Аңа булсын изге эшләрем!
Әнием миңа бишек җырын
Гел татарча көйләгән.
Ә әбием әкиятләрне
Үз телендә сөйләгән.
Матур да мин, акыллы да
Һәрбер эшкә батырмын.
Ай нурыдай нурлы йөзем –
Чөнки татар кызымын!
Нәниләрне бик яратам,
Зурларны да хөрмәтлим.
Минем кебек дустың булса –
Тагын нәрсә кирәк дим?!
Егерме өченче мәктәпнең
Мин гап–гади бер кызы.
Киләчәктә халкыбызның
Булырмын бер йолдызы!
Амин, шулай булсын, диясе генә кала…
Юлия АНДРИЕНКО.

Комментарии