Көндез чыра яндырып…

Тормышта безне борчый торган кайбер күренешләр хакында язарга булдым.
… Мәскәү түрәләре бер закон кабул итте: яхшы көн яктылыгында да автомобильләр утларын кабызып йөрергә тиеш, шулай эшләгәч, аварияләр кими, имеш.
Мин үзем дә – йөртүче, бу турыда кем белән сөйләшсәм дә, бу закон турында кирәксез, мәгънәсез, дип әйтәләр. Чөнки көпә-көндез фараларны яндырып йөрү, киресенчә, ДТПлар артуга китерә. Беренчедән, йөртүчеләрнең каршыга килүче утыннан күзе чагыла, шул сәбәпле начаррак күрә башлый. Икенчедән, җәяүлеләрдә еш кына борчылу, курку хисе уяна.
Ут яктылыгын кешеләр кояш яктылыгы, көн яктылыгы җитмәгәнгә, яшәү һәм эшне тәэмин итү өчен уйлап тапкан, ләбаса. Башта чыра яндырганнар, аннан шәм, керосин лампалары, соңрак электр лампалары уйлап табылган. Ләкин алар көндез, кояш яктылыгы булганда куллану өчен түгел бит!
Үзәк урамда яшибез, иртән торып тәрәзәләрне ачып җибәргәч, яңа көнгә сөенү, яшәү дәрте били күңелне. Хәзер көпә-көндез утларын кабызып йөрүчеләрне күргәч, кәеф китә, тынычлык эзләп, урамга чыгасы да килми. Тормышта үз кулыбыз белән күңелсезлекләр тудырабыз түгелме соң?!
Газета укучыларның да бу мәсьәләгә карата фикерләрен беләсем килә.
Г.КӘРӘМОВ.
Азнакай.

Комментарии