Җиңмәдек без бу сугышта

15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 20 ел тулды. Җиңмәдек без бу сугышта. 15 меңгә якын кешебезне вакытсыз җирләдек, йөз меңнәрчә егетләребез яраланды, никадәр әфганчы әле дә шул яралардан сызланып яши?! Армия бүген дә аналарның тынычлыгын ала торган урын. Ник? Бу хакта укучыларыбыз фикерләшә.

“Йөрәге булса, таш та елар иде…”

Зират эчләрендә ана йөри,

Кызыл Йолдызлысы – улы кабере.

Чит җирләрдә һәлак булдың,

Белмәдең дә тормыш кадерен.

Саумы, балам, тыныч ятасыңмы?

Тагын килдем синең яныңа,

Улын югалткан карт ананың

Канлы яше битен яндыра…

1978 елның 5 сентябрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелә (чынлыкта, Әфган сугышының башы булып 1979 елның 29 декабре санала). “Дуслык, хезмәттәшлек турындагы совет-әфган килешүе нигезендә син Әфганстан территориясендә булып, безгә дустанә мөнәсәбәттәге ил халкына интернациональ ярдәм күрсәтәсең”, – диелә совет сугышчыларына ясалган мөрәҗәгатьтә.

Ана, Ватан, Туган ил алдында бурыч… Һәр кешенең йөрәгенә сабый чагыннан ук сеңдерелә бу сүзләр. Ләкин берәү дә нәкъ менә шул бурычны үтәгәндә мәңгелеккә якты дөнья белән хушлашырмын дип башына да китерми. Әфганстан җиреннән безнең солдатлар чыгарылуга егерме ел вакыт үтеп китсә дә, бу сугыш кирәк булганмы, юкмы, дигән бәхәснең әле бүген дә тынып торганы юк. Әмма тугыз елдан артык барган сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, яралардан, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган 14,5 меңнән артык Совет Армиясе сугышчыларының, шул исәптән районыннан бу сугышта катнашкан 46 солдатның исемнәрен тарих битләреннән сызып ташлап булмый.

Баласы хәрби хезмәттә булган һәр ана бер генә төнен дә тыныч йоклый алмыйдыр, ә бер-бер артлы өч улын сугышка озаткан ана йөрәге ничек түзде икән?! Ямбулат авылында җиде ул үстереп аларның җидесен дә армия сафларына җибәрә Минҗамал апа. Бертуган Ногмановларның өчесенә Әфган сугышында катнашырга туры килә. Иң өлкән абыйлары Мөнир “АН-12” хәрби самолетында беренче тапкыр Әфганга 1979 елның җәендә оча. “Госпитальдә югары температура белән авырып ята идем, тревога белән күтәрделәр”, – дип искә ала отставкадагы подполковник ул көннәрне. Алар самолетта азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, ягулык ташыйлар. Кечкенәдән үк очучы булырга хыялланган, 480 тапкыр һавага күтәрелгән Мөнир абый өчен иң авыры, күңелне тырнаганы – яшь солдатлар салынган кургаш табутларны туган якларына алып кайту була. “Акылдан язарлык дәрәҗәдә елаучы аналарны күрү – иң газаплы минутларның берсе иде”, – ди ул. Тиздән үзенең бертуган энесен дә салкын җир куенына кертермен дип башына да китерми үзе.

Ә икенче энесе Марат белән Әфганстанда очраша Мөнир абый. Әнисе язган хатлар аша Маратның Бәхрәм авиабазасыннан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Кабул шәһәрендә хезмәт иткәнен белүгә, шунда оча ул. Чит җирләрдә, тау-ташлы, комлы Әфганстан далаларында бер-берсен кысып кочаклаган килеш озак аерылмый тора ике бертуган. Марат абый үзе хезмәт иткән хәрби полк белән 1980 елны “Т-62” танкында биш йөз чакрым юлны үтеп, Әфган җиренә барып керә. Механик-йөртүче булган солдат бу сугыштан картаеп кайта. “Анда ачыктан-ачык сиңа каршы сугышкан кеше юк, алар гел таулар арасыннан ата. Барганда кырыйда китмән тотып “эшләп йөрүче” синең кайтыр юлыңа мина куйган була инде”, – ди ул. Бергә сугышкан, чит җирләрдә ятып калган иптәшләре хакында сүз чыккач, ир уртасы кеше тыела алмыйча елый башлый. Еламыйча, тагын берничә елдан туганнары Миңлегалине дә җирләргә туры килә аларга. Хәрби хезмәттән соң Сәмәркандта прапорщиклар мәктәбен тәмамлагач, Миңлегали абый Казахстанда десантчылар бригадасында хезмәт итә башлый. 1985 елның мартында алар бригадасы Кандагар шәһәренә озатыла. Инде кайтырына берничә генә ай калганда, 1987 елның 28 мартында астында фугас шартлап һәлак була егет. Югыйсә абыйсы Мөнир аны үз янына дәшеп карый, үзсүзле Миңлегали “Иптәшләрем белән бергә кердек, бергә чыгабыз”, – дип җавап кайтара. Ләкин туган якларына гына исән-сау кайтырга язмаган була шул. Ул үлгәндә җиде яшен генә тутырган сабые Эльмира да, бүген газиз әтисе белән төшләрендә генә очраша.

Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре Зәкиҗан абый да улларының Әфган сугышы хакында сөйләгәннәренә башта ышанмый йөрсә дә, газиз улын җир куенына иңдергәч, бу хәсрәткә чыдый алмыйча, озак тормый, үлеп китә. Бу кайгыларны йөрәгеннән кичергән Минҗамал апа да – бүген инде гүр иясе…

Ирләр юкка-барга яшь сыкмый, тик бу мәхшәрне үз башыннан кичергән кеше еламыйча ничек түзсен. Ташның йөрәге булса, ул да аларга кушылып елар иде…

Алсу ЖИҺАНШИНА

Сезне сагынып җырлар җырлыйм

Колоннада БТРлар кайта

Елга аша салган күпердән.

Дәүләт чиген үтеп чыгу белән,

Авыр уйлар төште күңелдән.

Үзебезнең якка чыгу белән,

Җиңел сулап куйды солдатлар.

Күңелләрдә курку булмаса да,

Тик туйдырды инде ул яклар.

Люклар ачык, командирлар өстә,

Дәртле, ачык хәрби әмерләр.

Җанга җылы, дәртле җырлар килә,

Өзелмәгән икән гомерләр.

Өйдә безне әткәй-әнкәй көтә,

Тик исән-сау йөреп кайтсын дип,

Туганнар да тәмам зарыккан,

Җан-җанашым сагынып көтә бит.

Сау булыгыз, батыр сугышчылар,

Тарлавыкта яткан дусларым,

Тормышымда авыр минутларда

Сезне сагынып җырлар җырлармын.

Илдар ЗӘЙДУЛЛИН.

Азнакай шәһәре.

Озату

Ак каеннар тезелеп утырган,

Серләшәләр алар үз итеп.

Яфраклары җилдә җилферди

Йөрәгемне минем җилкетеп.

Озатып кайтам, дустым, сине.

Урап үттем яшел болынны.

Ак каеннар миңа баш ияләр.

Белгән кебек минем уемны.

Алар әйтә кебек колагыма

Борчылма син, дускай, бик каты.

Назлы хисле синең ул, алдамас,

Чөнки бит ул Ватан солдаты.

Шикләнмә син юлның ерагыннан,

Якынайта аны мәхәббәт.

Көн аралаш сиңа хатлар яза

Шаулы елга Амур ярыннан.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә.

Солдат кабере

Зират. Акрын гына искән җилдә агач яфраклары шыпырдаша. Шомлы болытлар агыла, вак кына яңгыр сибәли. Моңсу, күңелдә әрнү, йөрәктә сагыш. Каберлектәге мәрмәр ташларга күз төшерәм: әле бу якты дөньяда яши генә башлаган яшь кенә егетләребез җир куенында. Кайберәүләр үз-үзенә кул салган, икенчеләре эчеп, өченчеләре фаҗигале төстә, үз аяклары белән армия сафларына хезмәт итәргә китеп, цинк табутларда кайтканнары да бар – кечкенә генә авыл каберлегендә инде алар өчәү булды. Аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән мәрмәр таш. Истәлек ташына: “Вәлиуллин Фаил Касыймулла улы: 1978-2008 ел”, – дип язылган.

Аның чәчәктәй яшь гомере Чиләбе төбәгендә өзелде.

…Вәлиуллин Фаил Касыймулла улы Чирмешән районы Керкәле авылында туып-үсә. Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәрендә шоферлар курсында укый. Аннан соң армия сафында (Хабаровскида) чик сакчысы булып илебезне саклый. Хезмәте бик авыр булса да, бик күп кыерсытулар, ачлык-ялангачлыкны башыннан кичерсә дә, барына да түзә, үзенең изге бурычын үтәп, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Армия сафларыннан кайткач, авылда механизатор булып, төрле эшләр башкара. Техниканы бик әйбәт белә. Аңа ярдәм сорап авылдашлары бик еш мөрәҗәгать итә, ул берсен дә кире какмый, кулыннан килгәнен ярдәм итә, авыл халкына районга автосервисларга йөрергә туры килми. Фаил хәтта чит авылларга барып та, кыр эшләрендә булышып кайта. Соңгы елларда хезмәт хакын түләмәү модага кергәч, пенсиядәге әти-әнисе җилкәсендә утырмыйм дип, 3 елга контракт белән Чиләбе өлкәсенә хезмәт итәргә китә. 2008 елның гыйнвар аенда (бер ел хезмәт иткәннән соң) отпуск алып, туган авылына кунакка кайта. Бик ачылып сөйләмәсә дә, хезмәтенең авыр булуын, офицерлар тарафыннан кыерсытулар да булгалаганын сиздерә. Ул анда да шофер булып эшли. “Кайда, ничек хезмәт итәсең?” – дигән сорауга: “Секретный объектта, хәрби сер”, – дип кенә җавап бирә. Отпускыдан китеп берничә ай хезмәт иткәч (март ахырларында), Әлмәт шәһәреннән үзе белән бергә хезмәт итүче иптәшенең үле гәүдәсен кайтарыша. Ә бу хезмәттәше – Әлмәт егете – үз-үзенә кул салган, асылынып үлгән. Ни өчен икәнен беркем дә белми. Иптәшен җирләгәннән соң, Фаил туган йортына кайтып, бер кич кунып китә, бу үз аяклары белән соңгы кайтуы, соңгы күрешү була.

Июнь аенда ярты төн уртасында Фаил белән бергә хезмәт итүче иптәше Чирмешәндә яшәүче апасына телефоннан шалтырата: “Фаил күптән вафат бит, ник һаман килеп алмыйсыз?” – ди. Бу хәбәр әти-әнисен, туганнарын, авылдашларны “шок” хәленә куя. Әлеге хәл турында военкоматта да берни белмиләр. Туганнары Фаилнең үле гәүдәсен моргтан табып алып кайта. Морг дигәннәре дә җылы булып, үле гәүдә озак вакыт шунда ятып, гәүдә череп, таркалып беткән була. Череп таркалган ит кисәкләрен чүпрәккә чорнап алып кайталар. Кайда, ничек, ни сәбәпле, кайчан үлгән, беркем берни белми, хәтта район военкоматына да хәбәр итмәгәннәр. Сәер, бик сәер үлем. Очын-очка ялгап, районга да бара алмаган ата-ананың баласы үлеме сәбәпләрен эзләп йөрерлек мөмкинлеге дә, исәнлеге дә юк. Менә бу вакыйга безнең тормышның чын йөзен ачып бирә, кеше гомере бер тиен тормый. Бу башбаштаклыкка, армиядәге тәртипсезлекләргә, түрәләр ваемсызлыгына, битарафлыгына бер чик куелырмы икән? Анысы да билгесез.

Фаилнең бер ел ярым хезмәт итәсе калган була. Июнь иртәсендә мәрхүмне җирләделәр. Егетне соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килгән иде, барысының да күзендә яшь, күңелендә әрнү. Табигать тә, ничектер, моңсуланып калган, кояш та, бу мәхшәрне күрмим әле дигәндәй, болытлар арасына кереп качкан, вак кына яңгыр тамчылары – әйтерсең лә күз яше. Тәрәзә, ишекләрдән килеп кергән җиле Вәлиуллиннар гаиләсен аяктан екты, әти-әнисенең исәнлеге китте (әтисе урын өстендә), туганнары, дуслары мәңге бетмәс, төзәлмәс йөрәк ярасы алды. Фаилнең әти-әнисе һәм туганнары күз яше тиз генә кипмәс әле, күңел ярасы гомерлеккә калыр. Шундый авыр уйларымнан битемә өзелеп төшкән яфрак югарыга карарга мәҗбүр итте, ә анда бер кош моңаеп, башын игән иде. “Авыр туфрагың җиңел булсын, син безгә рәнҗемә, солдат!” – дип догалар кылып, акрын гына зираттан чыгып өйгә юнәлдем.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Кәркәле авылы.

Комментарии