Йә авызлыклап, йә ашатып ризалаталар

Русиядә журналистларның дәрәҗәсе төшә. Халыкның күбесе инде аларга ышанмый һәм дүртенче хакимият итеп кабул итми.

журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов сүзләренчә, гаммәви мәгълүмат чаралары дүртенче хакимият булудан туктады. Чөнки халык журналистларга ышанмый һәм аны хакимияткә сатылган дип саный. Богданов мондый хәл туу сәбәбен хакимиятнең журналистика максатын дөрес аңламаудан күрә.

Чыннан да, соңгы елларда хакимиятнең журналистиканы үз максатларында куллану очраклары артты. Журналист Искәндәр Сираҗи әйтүенчә, бу аеруча төбәкләрдә күзәтелә. “Русиядә хакимият журналистларны йә авызлыклап, йә ашатып тота. Авызлыклап тоту өчен, соңгы вакытта күп кануннар булдырылды, ә ашатып тоту, бу инде сатлык журналистика”, – ди ул.

Аның сүзләренчә, матбугатның көче зур икәнне җитәкчеләр дә яхшы аңлый. Һәм шул сәбәпле, алар журналистларны я үзенә якынайта, я инде читкә этәрә.

“Административ ресурс – бик көчле әйбер. Бүгенге көндә Русиядә теләсә кайсы матбугатка “бәйләнергә” һәм аны ябып куярга кануннар җитәрлек”, – ди Сираҗи. Шуңа ул бәйсез матбугатта да аерым “тәртипләрне” истә тотып эшләргә мәҗбүр булуларын әйтә.

“Дәүләти газеталар белән чагыштырганда, бәйсез матбугат бүген проблемаларны күбрәк, кыюрак күтәрә. Ә дәүләт газеталарында тәнкыйть була алмый. Бу ашарга биргән хуҗаның кулын тешләү кебек кабул ителә”, – ди ул.

Аның фикеренчә, сатлык журналистика дигәндә дә, төрле мәгънә күздә тотыла. “Мисал өчен, Доренконы сатлык диләр. Бәлкем, ул сатлык түгел, ә әйбәт журналисттыр. Безнең татар журналистлары, районга барып, 5 килограмм иткә сатыла, ә ул үзенең сакчылары белән чит ил машиналарында йөри. Шуңа татар журналистикасын сатлык дип атау – дөрес түгел, ул хәерче журналистика”, – ди Сираҗи.

Сер түгел: Татарстанның үзендә дә урыс журналистлары белән чагыштырганда, татар матбугатында эшләүчеләрнең дәрәҗәсе түбәнрәк. Һәм аларның дүртенче хакимият итеп кабул ителүе бик шикле.

“Мәкаләне язып кына калмыйча, проблеманы хәл итү өчен прокурорга, эчке эшләр министрлыгына, Президент идарәсенә элемтәгә кереп эшли башласак, бездән шүрләячәкләр һәм шуның нәтиҗәсендә дүртенче хакимият исемен яңадан яулый алачакбыз”, – ди Сираҗи.

Ландыш ХАРРАСОВА
Әлеге язма matbugat.ru һәм azatliq.org интернет сәхифәләрендә зур шау-шу уяткан иде. Интернет-форумчыларның кайбер фикерләре газетабыз укучылары өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Тотыш

Соңгы абзац Утопия утравында язылган.

Прокурор

Прокуратурада көтеп калабыз, Искәндәр әфәнде, бер 5-6 капчык власть артып калган иде, журналистларга дип! Эчке эшләр белән киңәшеп, Президент идарәсенең ризалыгы белән сезгә 5нче, 6нчыларын да бирергә булдык хакимиятнең! Әле депутат булырга да ниятегез бар иде бугай – рәхим итегез!!!

Тотмыш

Гафу. Сираҗидан кала кайсыгызның халык (авыл, эшче, укытучы…) турында язганыгыз бар?… «Мин лутчы югарыдагылар турында язам, акмаса да тама”, – дип язасыз бит.

Бүген бездә яңа кояш чыкты,

Депутатлар килде яңалар.

Күрше бүген эш эзләп китте,

Ни эшләргә белә алмагач.

Вил Мирзаянов

Мин Сираҗи әфәнде белән килешәм. Аның язуы – Русиянең демократик ил булмавына нык дәлил. Татар журналистлары Мәскәүнекенә караганда да авыр хәлдә. Алар ике кысу көче астында эшләргә мәҗбүр. Мәскәүдә шулай да чит ил журналистлары, кеше хокукы яклаучы оешмалар эшли. Шуңа карамастан, анда журналистларны кысу һәм үтерү бара. Шуннан соң нәрсә кала татар журналистларына? Самоцензура һәм 5 килограмм итле көн күрү.

INYAZ

Көнүзәк тема күтәрелгән. Башыннан ахырынача дөрес мәкалә. Федераль ТВ каналлардан бәйсез фикер алу юк. Сәләтле һәм югары әзерлекле яшь журналистлар күбрәк булсын иде. Алар эшләү өчен спонсорлар ярдәмендә яшәүче мәгълүмат чаралары тусын иде. Интернетның киләчәге ышанычлы, мәсәлән, mirzayanov.com кебекләр.

Мөхәммәт

Бездә бәйсез матбугат юк, дәүләт эш хакы түли икән, димәк, чиновник журналистлар эшенә тыкшына, башкача була алмый да. Шуңа күрә татар матбугатын укырга кызык түгел, чөнки анда укучы үзен кызыксындырган проблемаларны таба алмый. Сәясәткә керергә базмыйлар, проблеманы куя белмиләр, ә куйсалар, бик кыска итеп кенә, тирәнгә чуммый гына, кыскасы, бик үк тормышчан чыкмый. Милли проблемалар юк диярлек, я бик аз. Журналистларны да аңларга кирәк: алар бөтенләй бушка эшли алмый бит инде. Биредә барысы да акчага корылган, әлегә татар олигархлары татар матбугатына акчасын жәлли. Эш менә шунда: хәерче халыкта матбугат та шундый ук хәерче-бичара.

саклыймы, әллә кыйныймы?

Узган ел Татарстанда милиция хезмәткәрләренә зарланып, 800 шикаять булган. Күптән түгел сәер шартларда үлгән студент Ринат Фаләхиевны да милиция алып киткәне мәгълүм. Хәзер әлеге сәер эш яңадан тикшереләчәк.

Казанның Идел буе районы суды 28 декабрьгә каршы төндә үлгән 27 яшьлек Ринат Фаләхиев эшен кабат тикшерүгә җибәрде. 2008 елның 27 декабрь кичендә Президенты хакимияте каршындагы дәүләт хезмәте академиясе студенты Ринат Фаләхиев клубларының берсендә дуслары белән бирүне бәйрәм иткән булган. «Төнге сәгать өченче киткәч, Азино-2 милиция бүлегеннән шалтыратып, миңа улымны милициягә алып китүләре турында әйттеләр. Имеш, Ринат клубта 2,5 мең сумны түләмәгән”, – дип искә ала аның әнисе Илсөяр ханым. Ул, клубка барып, улының бурычын түләгән. Милициягә килгәч, аңа, улыгызны «Ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киттеләр, дигәннәр.

“Азино-2 милиция бүлегендә аның кулы терсәк янында киселеп, кан тамырыннан шактый кан акканы әйтелә. Нәтиҗәдә, ул хастаханәгә алып барганда үлә”, – ди Казан хокук яклау үзәге юристы Андрей Сучков. Аның әйтүенчә, баштарак җинаять эше кузгатуга сәбәп юк, чөнки егет кулын лезвие белән үзе кискән, дип белдергәннәр. Әмма Ринатның әнисе моңа ышанмаган һәм Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Кузнецов исә бу милициягә чираттагы яла ягу дигән фикердә. “Фаләхиев үлемендә милицияне гаепләү – ялган һәм гайбәт. Нәрсә, милиция вәкилләре аның кан тамырын кискәнме әллә?” – ди Кузнецов.

Ләкин Фаләхиев белән булган хәл беренчесе генә түгел. Мисал өчен, әле күптән түгел генә Татарстан Финанс министрлыгы милиция тарафыннан кулга алынган һәм кыйналган яшүсмерләргә акчалата компенсация түләде. Ул вакытта Казан эчке эшләр идарәсе милиционерларының кыйнавы нәтиҗәсендә, бер егетнең баш мие селкенгән, ә икенчесенең борын сөяге сынган иде. Шулай ук берничә ел элек ике милиция вәкиле Авиатөзелеш районында бер ветеран майорны бүлеккә алып килгәннән соң, кулына богау салып, аркасы һәм аякларын таптап, авызына күз яше чыгара торган газ җибәргән. Өстәвенә, алар ветеранның акчасын да урлаган. Моның ише мисалларны шактый китерергә була. Шикаятьләрнең күплеге дә, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр. Әмма Кузнецов алай санамый. “Яшьләрне милиция бүлегенә алып килгән саен, алар чыгуга шикаять яза. Мисал өчен, былтыр 800 гариза кабул ителде. Һәм аларның яртысында милиция вәкилләре безне кыйнады дип язылган. Әлбәттә, аларның кайберләре расланды. Әмма бу, беренче чиратта, милицияне пычрату һәм гаеплеләрнең үзләрен җинаять яки административ җаваплылыкка тартмасыннар өчен эшләнә”, – ди Кузнецов. Аның сүзләренчә, алар ай саен милиция бүлекләренә барып, укулар оештыра һәм хокук саклаучылар инде кешеләргә бармак белән дә кагылырга курка. “Кулга алынганнар кайвакыт каршылык күрсәтә. Әлбәттә, ул чакта инде нәрсәдер булырга мөмкин. Ләкин моңа кешеләр үзләре мәҗбүр итә”, – ди шәхси куркынычсызлык идарәсе вәкиле.

Алсу КОРМАШ

Кеше гомере 250 мең сум белән бәяләнде

Җәүдәт Хәйруллинны милиция сорау алу өчен эшеннән алып китә. Әмма төнлә аны милиция идарәсендә асылынган килеш табалар. 6 ел тикшерүләрдән соң, фаҗигагә беркадәр ачыклык керә.

2002 елның 5 сентябрендә Тукай районының бер бистәсендә яшәүче бер кеше үтерелә. Җәүдәт Хәйруллин, Васыйл Васиков шушы кешенең үлеме алдыннан аның фатирында сөйләшеп утыра. Аннан таралалар. Төнлә фатир хуҗасын үле килеш табалар. Үтерүдә гаепләп, 5 көннән соң Васиковны район милиция идарәсенә алып китәләр. 3 көн буена сорау алганнан соң, милиционерлар язган аңлатмага кул куйгач, чыгаралар. Соңыннан Васыйл Васиков Татарстан прокуроры Кафил Әмиров исеменә болай дип шикаять яза: “Өч көн буена мине диварга богаулар белән бәйләп куйдылар. Милиция үтерүдәге гаебемне тану өчен, нык газаплады”.

Шушы ук вакытларда Җәүдәт Хәйруллинны да шаһит буларак эшеннән район милициясенә алып китәләр. Аннан да, җәзалау юлы белән сорау алалар. Ләкин Хәйруллин кирәкле җавапны әйтми булса кирәк, аңа противогаз кидерәләр. Противогаз аша һава кертмичә озаграк тоталармы, 51 яшьлек Хәйруллин түзә алмыйча, аңын югалтып егыла. Шуннан соң аны милиция йортының балконында, курткасының бер җиңен балкон тотынгычына бәйләнгән көе, икенчесен муенына уралган килеш милиция өлкән лейтенанты таба. Һәм Хәйруллин үз-үзен үтергән дигән нәтиҗәгә киләләр.

“Милициягә алып киткәннән соң, кичке сәгать 8дә Җәүдәт шалтыратты, мин милициядә, иртән кайтырмын, диде. Кайтмады, иртән улымны эзләргә җибәрдем. Анда аңа әтиеңне милициясенә җибәрдек, диләр. Эзли торгач, хастаханәсендә таптык. Җәүдәттән сорау алганда, башына клапаннары ябылган противогаз кидергәннәр. 4 минуттан артык һавасыз торса, кеше аңын югалта. Монда да шулай була. Ул 3 ай буена аңына килә алмады. Ни булганын ымлап та әйтмәде. Шул вакыт буена кыйммәтле дарулар алып, аны саклап чыктык. Яныннан китмәдек. Чөнки булган хәлне сөйләмәсен өчен, милиция аңа берәр хәл ясарга мөмкин иде. Аларның гаепләре зур бит. Шаһит итеп алып китүгә 3 ай булгач, ирем үлде.

Балконда куртка җиңе белән асылынган кеше Казан хокук яклаучыларында шик уята. Алар фикеренчә, асылынырга уйлаган кеше, балконның теге ягына сикерергә тиеш. Шифаханә табибы да муенда асылынган кешегә хас булган кызыл сызыклар булмавын белдерә”, – ди мәрхүмнең хатыны Фәния ханым.

Кыскасы, Казан хокук яклаучылары зур эш башкара, Тукай милициясендә булган вакыйганы Татарстан прокуроры Кафил Әмиров контрольгә ала. Хәйруллинның үлеменнән соң, 6 ел узгач кына, аның асылынып үлмәве, милиция идарәсендә ачыкланмаган шәхесләр тарафыннан кыйналып, җәзаланып үтерелүе раслана. Татарстан Югары суды үтерелгән Хәйруллин гаиләсенә 250 мең сум компенсация түләү турында карар чыгарды. Ләкин Хәйруллинның үлемендә гаепле кешеләрне таба алмаганнар. Тикшерү эшендә аларны “ачыкланмаган шәхесләр” дип атыйлар. “Милиция идарәсендә кеше үлә, шуны ачыклау, дөреслекне табу мөмкин түгел”, – ди мәрхүмнең хатыны Фәния. Ул 250 мең сум акчаны түләүләренә дә ышанып бетми.

Гафиулла ГАЗИЗ

Русиядә радикаль милләтчелек чәчәк ата

Мәскәүдә Бәйсез матбугат үзәгендә “Сова” дип аталган мәгълүмат аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова “2008 елда Русиядә радикаль милләтчелек һәм аңа каршы тору” дигән темага хисап белән чыкты. “Русиядә милли күрәлмаучанлык һәм нацизм белән аңлатылган җинаятьчелек үсә. Шул ук вакытта андый җинаятьчелек турындагы мәгълүматларга җәмәгатьчелек игътибары кими бара, сәяси хакимият ул мәгълүматны киң даирәгә тарату белән кызыксынмый”, – диде Кожевникова. Аның сүзләренә караганда, 2008 ел мондый вакыйгаларга бай булган. Һөҗүмнәрдә еш кына шартлаткычлар, ата торган кораллар кулланылу күзәтелә, ә инде җинаятьләр үзләре көнкүрештәге очраклы хәлләр дигән битлек астына яшеренә.

“Хәзерге вакытта Русиянең күп кенә шәһәрләрендә нацистларның бер җитәкчелек астына корылган киң җәелдерелгән челтәре барлыгы турында ныклы ышаныч белән әйтергә була. Бу төркемнәрдә йөргәннәрнең исемнәрен хәзер без “Молодая гвардия”, “Наши” дип аталган Кремльгә якын оешмаларда күрәбез. Аларның төп җитәкчелеге Мәскәү өлкәсе губернаторы Громов кул астында”, – диде Галина Кожевникова.

Хәрби комитетлар каршында оешкан ватанпәрвәр клубларына йөрүчеләрнең күпчелеге нацистлар тәшкил итә икән. Алар анда махсус әзерлекләр уза. Шулай да Галина Кожевникова барлык хәрби комитетларны гаепләү ягында түгел.

2008 елда милли күрәлмаучанлык дип бәяләнгән җинаятьләрдә 525 кеше зыян кү ргән, шуларның 97 һәлак булган. Бу җинаятьләр Русиянең 44 төбәгендә күзәтелгән. Күпчелеге Мәскәү (57 кеше үлгән, 196ы яраланган) һәм Петербург шәһәрләренә карый (15 кеше үлгән, 38е яраланган). “Ике ел тынлыктан соң нацистлар Воронежда кабат җанланды”, – диде Галина Кожевникова. Пенза өлкәсендә исә быел беренче тапкыр такырбашлар һөҗүменнән 4 кеше төрле яраланулар алган. Милли күрәлмаучанлыкның төп корбаннары – Үзәк Азиядән (49 кеше һәлак булган, 108е яраланган) һәм Кавказ төбәгеннән килүчеләр (23е һәлак булган, 72се яраланган).

Элегрәк хокук саклаучылар такырбашлар һөҗүмен хулиганлык дип аңлатырга тырышса, хәзер инде җинаятьчеләр үзләренең чын йөзен яшерми. Галина Кожевникова сүзләренә караганда, быел милли күрәлмаучанлык маддәсе нигезендә хөкем карарлары күпкә арткан. “Элек берәмтекләп кенә кулга алсалар, хәзер инде нацистларны төркемнәре белән хөкемгә тарталар. Бу исә хокук саклаучыларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе”, – дип аңлатты Галина Кожевникова.

Нәзифә КӘРИМОВА

Экстремизм – ни ул?

Русия Президентының Идел буе федераль округы вәкиле Григорий Рапота Сембердә дине җитәкчеләре белән очрашты.

Конфессиональ сәясәт буенча эшче төркемнең мөселман секциясе утырышында җитәкче даирәләрдән тыш, дөньяви фәннәр һәм ислам галимнәре, шулай ук Идел буе округына кергән төбәкләр мөфтиләре катнашты.

Дин әһелләре үзләрен борчыган мәсьәләләргә басым ясады. Иң авыртканы – “экстремизм” дигән терминның бик тә киң мәгънәдә кулланылуы.

“Дини китапларга бәя бирүчеләр наданлыгы аркасында, теләсә нинди китапны “экстремистик” дип атау гадәткә кереп бара. Әйтик, тыелган китаплар исемлегенә Аятолла Хомейни турындагы китапны да керткәннәр. Ә бит Иранда бүген бу бөек оештырган Ислам революциясенең 30 еллыгын бәйрәм итәләр. Әлеге китап исә безнең өчен, православ динен тотучылар өчен “Житие Святых” китабы кебек үк изге санала. Һәм иң аптыратканы – бу китапка “экстремистик” дигән бәяне авыл район суды да бирә ала. Ә эксперт вазифаларын авыл мәктәбе укытучысы үз өстенә ала. Мондый гамәлләр мөселман руханиларын аптырата”, – диде Нижгар өлкәсе мөселманнары җитәкчесе Дамир Мөхетдинов.

Сарытау мөселманнары җитәкчесе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовны “Экстремизм” дигән нәрсәнең бик тә үзенчәлекле һәм асылы томанлы булуы, үзеңә ошамаган теләсә нинди кешене экстремизмда гаепләү мөмкинлеге булу борчый.

Ил башлыгының Идел буендагы вәкиле Григорий Рапота да соңгы арада экстремизм төшенчәсе бик киңәйтелеп кулланылуына игътибар юнәлтте. Ул ил җитәкчелегенә, хакимият органнарына, шул исәптән Дәүләт Думасына да мондый мәсьәләләр буенча тикшерү оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм төрле дини китапларга “экстремистик” дип бәя биргәнче, аларны тикшерүгә профессиональ белгечләрне генә җәлеп итәргә кирәк, ди.

Айрат ИБРАҺИМ

Сайлау кампаниясеме, әллә имитацияме?

Татарстанда Дәүләт Шурасына сайлауга санаулы көннәр калып бара. Демократик җәмгыятьтә бу, гадәттә, иң кызган чак. Әйтик, гаммәви мәгълүмат чараларында дебатлар, пропаганда максатыннан урам җыеннары үткәрү, халык белән аралашу һәм башка шундый чаралар вакыты. Татарстанда исә артык җанлану күзәтелми. Оппозиция вәкилләре Мортазин, Садыйков, Штанин, Салий, Столярова ризасызлык белдереп, үзләренчә җыелышлар үткәрә. Алар шулай ук сайлау алды кампаниясендә булган канун бозу очракларын да тикшерә. Сайлау кампаниясенең шулай сүлпән баруы сәясәт белгечләрен дә борчый.

Пәнҗешәмбе Казан дәүләт университетының сәясәт бүлегендә Мәскәүнең җәмәгатьчелек фикерен белешү фонды бәйсез белгечләрне җыйды. Анда катнашучылар сайлау алды көрәшенең киеренке бармавын әйтә. Алар фикеренчә, хакимият фиркасе алдан ук барысын да кайгыртып куйг ан инде. “Сайлау алды кампаниясендә артык шаккатарлык, көтелмәгән хәлләр юк”, – ди сәясәт фәннәре докторы, Казан дәүләт технология университеты профессоры Сергей Сергеев.

“Минемчә, хакимият 1 мартка кадәр халык күңелен күтәренке тотуны максат итеп куйган. Кризис булуга карамастан, вакытында түләргә, мөмкин кадәр азрак кешене эштән чыгарырга тырыша һәм башкасы. Ә инде сайлау үткәч исә, җир ярылса да ярый, барыбер дигән кебегрәк. Хакимият халыкны сайлау узганчы йоклатып тотмакчы. Алар халык берни аңламыйча, кирәкле фиркагә (“Бердәм Русия”гә) тавыш бирәчәгенә ышана”, – ди Сергей Сергеев.

Татарстанда эшсез калучылар саны хәзер инде дистә меңнәр белән исәпләнә. Кыйммәтләнгән коммуналь хезмәт хакын түләргә дә акчасы булмаган халык – төп сайлаучы. Газетада кандидатлар турындагы мәгълүматны күреп, кайсы сайлаучының хакимият фиркасе кандидатына тавыш бирәсе килер икән дигән сорау туа.

Сөйләшүдә катнашкан “Независимая газета”ның Казандагы хәбәрчесе Ян Гордеев исә, сайлау алды кампаниясендә дистәгә якын канун бозу очрагын санап китеп була, ди. Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” үз-үзен таныту кампаниясен инде 4 ай элек үк башлаган. “Хакимият фиркасе көчләп тавыш җыя. Мәсәлән, күптән түгел бер мәктәптән шалтыраттылар. Ата-аналарны җыелышка чакыралар икән. Килмичә булмый, балаңның мәктәпне тәмамлыйсы бар бит. Мәктәпкә килгәч, җыелышны “Бердәм Русия” фиркасеннән кандидат белән очрашуга алыштыралар.

Фиркасез кандидатларга килгәндә, алар бүген үзләренә реклама урыннарын да сатып ала алмый. Бер кандидат сөйләгәнчә, янәсе, хакимият реклама белән шөгыльләнүчеләргә “Бердәм Русия”дән булмаганнарга буш урыннарны бирмәскә кушкан. Әгәр хакимият фиркасе берәр җиргә килеп, нинди дә булса очрашу үткәрергә тели икән, аларга бөтен юллар ачык, ә башкаларга юк. Башка бер фирканең акчасы булса да, алар үз-үзләрен рекламалый алмый”, – ди Ян Гордеев.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, гаммәви мәгълүмат чараларында барган дебатлар да тыныч кына уза. Биредә бер фирка әгъзаларының икенчесенә каршы булулары сизелми. Барысының да максатлары бертөсле. Моннан тыш, белгечләрне халыкның сайлауга битараф булуы борчый. Күп кенә яшьләр хәтта нинди сайлау узуын да белми, ди алар.

“Дәүләт Шурасына чын оппозиция вәкилләренең керәчәгенә өметләнәсе юк. Анда Салий, Штанин, Мортазин, Садыйков кебекләр керә алмас”, – дип уйлый КДУ доценты Андрей Большаков.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, Дәүләт Шурасының яңа составы тарихка кереп калачак. Чөнки нәкъ аларга Татарстанны кризистан алып чыгарга, авыр вакытларда республикага яңа Президент сайларга кирәк булачак.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Күрәселәр алда әле

Республика җитәкчесенең киләчәккә фаразлары оптимистик түгел. “Кризисның бар авырлыгын 2-3 айдан тоя башлаячакбыз”, ди Шәймиев.

Билгеле булганча, узган атна ахырында Русия Президентының Идел буе төбәгендәге вәкиле Григорий Рапота Уфада губернаторларны җыеп, кризиска каршы чаралар турында сөйләште. Бу җыелышны Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның туган көненә туры китереп оештырдылар. Шуңа да Башкортстан мәгълүмат чараларының күбесе, беренче чиратта, кризис мәсьәләсенә түгел, ә Рәхимовның бәйрәменә һәм аңа дуслык ордены бирелүгә игътибарын юнәлтте.

Татарстан матбугаты исә җыелышта әйтелгән кризиска бәйле фикерләр турында яза. Минтимер Шәймиев фикеренчә, әлеге җыелыш төбәк җитәкчеләренең кризиска карата фикерләрен Русия җитәкчелегенә ишеттерергә ярдәм итәчәк.

Республика җитәкчесенең киләчәккә фаразлары оптимистик түгел. “Узган ел Татарстанда җитештерелгән товарның 60%ы читкә сатылды. Быел исә сорау зур түгел. Димәк, товар да тиешле күләмдә сатылмаяча к. Бу акча бюджетка аз кертеләчәк, дигән сүз. Кризисның бар авырлыгын исә без 2-3 айдан соң тоя башлаячакбыз”, – ди Шәймиев.

Күп кенә төбәк җитәкчеләре, банкларның кече һәм урта эшмәкәрлекне кредитлау шартлары белән канәгать булмауларын белдерә. Шунлыктан бүгенге көндә ширкәтләрне финанслау Удмурт республикасында– 34%, Ульянда – 27%, башка төбәкләрдә уртача 20%ка кимегән. Татарстан исә эшсезләр саны арту буенча беренче урыннарда тора.

Төбәк җитәкчеләре төзелеше тармагына карата да канәгатьсезлек белдерде. Узган ел ахырында Русия премьер-министры Владимир , Татарстанның Чаллы шәһәренә килеп төзелешенә кагылышлы киңәшмә үткәрсә дә, әлегә бу эшләрнең бернинди нәтиҗәсе юк. Бары тик чит ил машиналарына дәүләт салымы гына күтәрелде. Идел Буе төбәгендәге төзүче зур ширкәтләрдә җитештерү, соңгы 2-3 ай эчендә 30-40%ка кимегән. Чаллыда “КамАЗ”, Алабугада “Исудзу”, “Фиат” машиналарын җитештергән Татарстанга исә, кризис йогынтысы тагын да ныграк сизелә.

Республика башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә күп кенә ширкәтләрнең банкларга бурычы зур. Кайбер проектлар яртылаш тормышка ашырылып калган. Кризистан чыгар өчен исә, Шәймиев нефть, химия һәм машина төзелеше өлкәләренә игътибарны көчәйтеп, 7-8 эре ширкәткә таянырга кирәк, ди. Аныңча, Татарстанда үсеш алган авыл хуҗалыгы тармагы да кризисны аз югалтулар белән кичерергә ярдәм итәчәк. Шулай да Шәймиев алда күп кенә сынаулар булачагын һәм аларга әзер булырга кирәклеген искәртә.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Халык урамга чыга Русия профсоюзы эшсезлекнең артуына һәм халыкның тормышы начарлануга каршы илкүләм каршылык чараларын үткәрде. Хабаровскидагы урам җыенында 300ләп кеше катнашкан, Тольяттида автомобиль төзү ширкәтләрендә эшләүче 500ләп кеше урамга чыккан. Каршылык чаралары Мәскәү һәм Петербургта да үткән.

Комментарии