- 17.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Архив
2009 ел – Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Шул уңайдан Кремльдә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Анда катнашучылар республика халкын сәламәтләндерү өчен нишләргә кирәклеге турында фикер алышты. Әлеге эштә төп ярдәмчеләр дип иганәчеләр аталды.
Узган елгы “Ел хәйриячесе” бәйгесенә 159 гариза килгән булган. Ярыш комиссиясе 68 җиңүчене билгеләгән. Татарстан Президенты тарафыннан имзаланган дипломга һәм орденга ия булучылар арасында Казан шәһәр Думасы депутаты, Татарстан Республикасының “Болгар” милли иганәлек фонды идарәсе рәисе Фәрит Мифтахов та бар. Ул балалар йортларына, реабилитация үзәкләренә, социаль ярдәмгә мохтаҗларга даими булышлык күрсәтүче шәхес буларак билгеле.
Ирләр декрет ялына китә
Бала авырган вакытта вакытлыча түләүле ял алу хокукыннан хәзер ирләр дә файдалана алачак. Русия Конституция суды шундый карар чыгарды. Мондый мөмкинлек күптән булса да, ул бик катлаулы иде. Гади итеп әйткәндә, баласы авырганда аның әнисе дә авырып киткән очракта, ир кешегә эштән калу өчен белешмә өстенә белешмә табарга кирәк иде. Әйтик, авырган баланың әнисе авырып китсә, ул эш бирүчесен кисәтеп эшкә чыгарга һәм үзенә бюллетень ачарга тиеш. Ә ир шул вакытта гына декрет ялына китә ала. Конституция суды әлеге процедураны гадиләштерде.
Кайда юл начар?
Русиядә иң куркыныч юллы шәһәрләр исемлеге ачыкланды. “Русия юлларында иминлек өчен” төбәкара иҗтимагый үзәк иң яхшы һәм начар юллар рейтингын булдырды. Баксаң, Русиядә иң шәп юллар Мәскәүдә түгел, ә бәлки, Төмәндә икән. Нәкъ менә анда көзге, кышкы чорда юл-транспорт һәлакәтләре азрак теркәлгән. Мәскәү икенче урында. Ә менә Казан бары 21нче урында гына. Бездән соң Оренбург, Пермь, Екатеринбург юллары гына куркынычрак дип табылган.
Штраф арта
Русиядә юл йөрү кагыйдәләре тагын да катгыйланырга тора. Дәүләт Думасы инде беренче укылышта тиешле кодекска үзгәрешләр кертте. Әлеге яңалык җәяүлеләр хокукын ныграк яклый. Әйтик, җәяүлеләрне яисә велосипедта баручыларны махсус урында үткәрмәгән өчен, штраф 100 сумнан 1000 сумга күтәрелә. Моннан соң шофер кисәтү белән генә котыла алмаячак.
Әлеге закон проекты автомобильчеләрне юлда җәяүлеләргә хөрмәт белән карарга мәҗбүр итәчәк, диләр закон проекты авторлары. Баксаң, кечкенә шәһәрләрдә шоферлар җәяүлеләргә юл бирә, ә менә эре шәһәрләрдә мондый культура нык аксый.
Шуны да белеп тору мәслихәт: гражданлык кодексы нигезендә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җәяүле, шофер гаепсез булган очракта да, аны судка биреп матди һәм әхлакый зыянны каплаттыра ала. Чөнки автомобиль иясе үтә куркыныч чыганак хуҗасы санала.
Машинаны исерек килеш йөртүчеләргә дә катырак җәза биреләчәк. Русия Президенты Дмитрий Медведев, руль артына алкогольле эчемлек эчкән килеш утырган өчен, җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесен имзалады. Әлеге документны парламентның ике палатасы да гыйнвар ахырында раслады. Бу канун белән Җинаять кодексына төзәтмә кертелә. Аның нигезендә алкоголь кулланган кешегә машина казасы була калса, катырак җәза биреләчәк. Әфган сугышына 20 ел
Русиядә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 20 ел тулуны билгеләп үттеләр. Татарстанда һәм Башкортстанда да әфган сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар. Бу сугышка ике республикадан барлыгы 19 меңгә якын солдат җибәрелгән булган. Әфганстанда 10 елга якын барган хәрби низагта 15 меңләп Совет солдаты үлгән, 1,5 миллион әфган кешесе һәлак булган. Соңгы Совет танклары Әфганстаннан 1989 елның 15 февралендә китте.
Әфганстан да Совет гаскәрләре чыгарылуның 20 еллыгын билгеләп үтте. Илдә ял көне игълан ителде. Саклану министрлыгының бу елда ясаган мөрәҗәгатендә халыкның батырлыгына дан җырлана. Бу хакта язмаларны 5нче биттән укыгыз! Уфада журналист кыйналган
Уфада “Известия” газетасының Башкортстандагы җирле чыгарылышының баш мөхәррире Рөстәм Гобәйдуллинны кыйнаганнар. Танылган журналистка үз йортына кергәндә сагалап торып ике кеше һөҗүм иткән.
Каты кыйналган һәм яраланган журналистка хастаханәдә операция ясалган. Ул үзе әлегә бу һөҗүмне эшчәнлеге белән бәйләми. Гобәйдуллинның кесә телефонын һәм акчасын урлаганнар. Бу хәлне тикшерү өчен, җинаять эше ачылды. Ельцин энесе вафат
Екатеринбургта Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның энесе Михаил вафат булды. Ул, Ельцин абыйсыннан аермалы буларак, Казанда, 1937 елда туган. (Борис Ельцин 1931 елда Свердлау өлкәсендә туган). Ул абыйсы кебек үк Урал политехник институтының төзелеш факультетында укыган, әмма аны тәмамламаган. Гомер буе төзелештә эшләгән, 55 яшьтә пенсиягә чыккан.
2008 елның октябрендә 71 яшьлек Михаил Ельцинны йөрәк авыруы белән хастаханәгә салган булганнар. Оппозиция 12 мартта «Ризасызлык көнен» үткәрәчәк
Русия оппозициясе чираттагы «Ризасызлык көнен” 12 мартта үткәрергә җыена. Бу хактагы карарны «Башка Русия» коалициясе кабул итте. “Каршылык чаралары үтәчәк шәһәрләрдә хакимиятләрдән рөхсәт сорау булмаячак”, – диде коалиция җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов.
31 гыйнварда узган хөкүмәткә каршы оппозициянең дистәләгән вәкиле кулга алынды.
Башкортлаштыру башланды
Башкортстандагы халык исәбен алу кампаниясен оештыруга республика рәсми хакимиятләре ныклы әзерлек башламаса да, республиканың башкорт телле вакытлы матбугаты үз эшчәнлеген башлап җибәрде инде.
Мисал өчен, “Башкортстан” газетасы үзенең 13 февраль санында “Асылыбызга кайтыр вакыт” дип исемләнгән күләмле язма бастырып чыгарды. Аның авторы узган елда мәрхүмә булган башкорт галимәсе Мөсәллия Хәйруллина. Шушы ук мәкаләне “Башкортстан” газетасы 2002 елда узган җанисәп вакытында да үзендә бастырган булган, актуальлеге югалмаган, дип кабат урнаштырган. Мәкаләнең башыннан азагына кадәр Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларны башкортлар дип раслау бара.
“Алар татар телендә укып татарлашкан үзебезнең башкортлар. Күп еллар татарча укыган хәлдә дә милли рухын югалтмаган көнбатыш башкортларына соклану гына җитми, аларга ярдәм дә итәргә кирәк”, – ди автор. “Башкортстан” газетасы алда да шушы теманы күтәргән язмаларны даими бирәчәген белдерә.
Дөрес, республикадагы татар этнолог галимнәре һәм татар милли оешмалары җитәкчеләре халык исәбен алган 2002 елда бик күп ялганлаулар булуы һәм бихисап татарларның башкорт дип яздырылуы хакында моңарчы да әйтә килде. Шундый хәрәмләшүләр аркасында, Башкортстанда татарлар халык исәбе буенча моңарчы булган икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар, киресенчә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә артып, икенче урынга менде, ди алар.
2002 елдагы халык исәбен алу чорында Башкортстанның төньяк-көнбатышында татарлашкан башкортлар яши дигән фикер башкорт басмалары тарафыннан гына түгел, татар газеталары аша да таратылган иде. Тиздән республика татар газеталарына бу эш тагын йөкләнер, дип көтә татар галимнәре. Хакимият акчасына карап торган татар басмалары, әлбәттә инде, бу эшне җиренә җиткереп башкарачак.
Фәнис ФӘТХИ
Мортаза Рәхимовны кем алмаштыра?
75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның алдагы язмышы хакында имеш-мимеш соңгы көннәрдә тагын куерып китте.
Республикадагы төрле даирәләрдә Президентның тиздән үз вазифасын калдырачагы турында хәбәрләр ишетелә. Кайбер федераль матбугат басмаларында һәм электрон мәгълүмат чараларында инде Мортаза Рәхимовның китәргә җыенуы, Мәскәүгә гариза җибәргәнлеге турында да хәбәрләр бар. Бу хәбәрләр Русия Президенты хакимияте идарәсендәге чыганакларга таянып җиткерелә.
Моңарчы имеш-мимеш дәрәҗәсендә генә ишетелгән хәбәрләрнең дөреслеккә чыгуы бик ихтимал. Русия Президенты Дмитрий Медведев әле яңа гына 4 губернаторны вазифаларыннан азат итте. Орел, Псков, Воронеж өлкәләренең һәм Ненец автоном төбәгенең башлыклары алмашына. Башка губернаторлар да куркып калды. Арада Башкортстан Президентына да кагылышлы фәрман әзерләнеп ятуы бик ихтимал.
Мортаза Рәхимов киткән очракта аның урынына кемнәрне күзаллыйлар соң? Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстан Президентлыгына кандидатлар һаман да шул өчәү күрсәтелә – эшкуарлар татар Ралиф Сафин һәм урыс Андрей Шаронов, Башкортстаннан башкорт милләтле сенатор Рудик Искуҗин.
“Ләкин әлеге исемл еккә кергән кешеләр игътибарны читкә җибәрү өчен генә дә булырга мөмкин. Мортаза Рәхимов урынына Мәскәү Кремле бөтенләй көтелмәгән кешене дә куя ала”, – дип фараз итте “Азатлык” хәбәрчесенә Башкортстан берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчесе Рамил Бигнов.
Татар егетен үлемгә җиткерүчеләр җәза көтә
Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтов үлемендә гаепләнүчеләр эше судта карала башлады. Бу хакта Новосибирск гарнизоны хәрби прокуратурасы вәкилләре хәбәр итте.
Хәзер курсантның үлемендә гаепләнүчеләр саны 10га җитте. Аларның дүртесе тикшерү бүлегендә сак астында тотыла.
Инде хәбәр ителүенчә, Новосибирск шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирск шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Язып калдырган ике хатында ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.
Башкортстандагы хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты Радмир Сәгыйтовның үлемен тикшерүне күзәтү астында тота.
Фәнис ФӘТХИ
Эшсезләр турында хәбәр тыела
Екатеринбургта эре оешмалар һәм берләшмәләргә үзләрендә эш урыннарының кыскартылуы турында хәбәрне мәгълүмат чараларына бирүне тыю турында күрсәтмә бар, дип хәбәр итә “Азатлык”ның рус редакциясе. Эшкә урнаштыру ширкәте җитәкчесе Ольга Пертникова бу күрсәтмәне дөрес дип саный. Аның сүзләренә караганда, “халык арасында коткы таратмаска, проблеманы күпертмәскә кирәк”. Фаразларга караганда, ел азагына таба Уралда эшсезләр саны 185 меңгә җитәчәк. Шулай ук эшсезләргә төрмәләрдән чыккан 40 меңләп кеше һәм хәрби көчләрдән кыскартылган 70 меңләп офицер кушылачак.
Бер атнада Русиядә эшсезләр саны 5,6% арткан. Эш урыннарында иң күп кыскартулар Бурятия, Татарстан, Чуашстан, Киров, Кострома, Түбән Новгород, Ленинград һәм Чиләбе өлкәләрендә булган. Русиянең федераль статистика хезмәте исә Русиядә эшсезләр саны 3.5 мәртәбә күбрәк, дип хәбәр итә.
Рәсми булмаган чыганакларга караганда, Татарстандагы матбугатта исә сайлауларга кадәр коммуналь түләүләр артуы турында язмалар бирү тыелган. Соңгы айда фатир өчен түләүләр бик нык артып килсә дә, бу хакта сөйләүче мәгълүмат чыганагы юк. Ә түләүләр 1–2 меңгә күтәрелгән фатирлар бар. Әле бу кыйммәтләнүнең беренчесе генә. Ел дәвамында бәянең этаплап тагын артуы вәгъдә ителә. Ләкин ул чагында сөйләргә куркыныч булмас, сайлаулар үткән була бит инде.
Комментарии