Матурлыкка гашыйк кеше

Халык шагыйре, М.Җәлил исемендәге яшьләр, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, кырыкка якын китап авторы, яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинга быел 9 февральдә 71 яшь тулды.

…Ишекне Фәнис абыйның хәләле Нурсөя апа ачты. Аның: “Әйдәгез, әйдәгез, Фәнис абыегыз чакырылган кунагына да бармады. Бүген миңа Саба кызлары килә дип кенә җавап бирде”, – дигән сүзләр белән каршы алды. Нурсөя апа сөйкемле йөзе, елмаюлы карашы, йомшак, ягымлы тавышы белән керә-керешли үк күңел араларын якынайтты да куйды. Без аларга укытучым Мәдинә апа Исламова белән бардык.

Фәнис абый безне түр яктагы агач караватына яткан килеш көтә иде. Аның да бөтен йөзе белән елмаеп:

– Исән-сау гына килеп җиттегезме, кызлар, – дип күрешергә ике кулын сузып каршы алуын күргәч, күңел бөтенләй тынычланды.

Ул:

– Яшь чакта Саба кызларын хәйран белә идем мин. Арада Фирая дигәнен аеруча яратып калдым. Әле соңыннан да Люция, Лилия исемлеләре өйгә килеп йөрде, – дип искә алды ул.

Юлда килгәндә Мәдинә апа: “Миңа аның белән аралашып йөри торган танышларым: “Фәнис абый белән Нурсөя апа кешене үзләренә магнит кебек тарта. Искиткеч бай рухлы, югары дәрәҗәдәге зыялы кеше алар”, – дигән иде. Менә безне ничек кабул итәрләр инде, гел борчылып барам”, – дип әйтеп куйган иде. Танышларының сүзләре хак булып чыкты. Чыннан да, бу ике каһарман йөрәкле ир белән хатын – үзләре бер дөнья. Фәнис абыйның оста әңгәмәдәш булуының кыйммәте шунда: ул дөньяны танырга, кешеләрнең күңел төпкелләрен үтәли күрергә өйрәнгән. Илдә бара торган һәр вакыйгага карата аның шәхси фикере бар. Халык күңелен, кеше моңын аңлый, тоя, сиземли белүче язучының укучылары белән шуңа да сөйләшер сүзе күп. Сөйләм агышы тигез, фикерләре үткен, теле җор, югалып кала торганнардан түгел. Шуңадыр, каләмдәш дуслары арасында аның белән дә көрәшүчеләр барлыгын ишеткәч, җаннар өшеп киткәндәй булды, телләребез тотлыгып калды. Мәдинә апаның: “Республика хатын-кызлары җыйналган бер дәрәҗәле урында: “Әгәр хатын-кызга һәйкәл куябыз дип әйтсәләр, мин аны Фәнис Яруллин җәмәгате Нурсөя апа хөрмәтенә куярга тәкъдим итәр идем”, – дип әйтте бер язучы (исемен күрсәтмибез) дигәч, Нурсөя апаның йөзе үзгәреп китте. “Болар алтынга манылган сүзләр генә”, – дип куйды ул. Фәнис абый белән яшәү дәверендә тыйнак холыклы, изгелек, сабырлык алиһәсенә, бу олуг затка тормышында нинди генә каршылыклар белән очрашырга һәм көрәшергә туры килмәгән… Зур түрәләр арасында да ниндиләре генә юк… “Әле ярый вак җанлы кешеләрнең йөрәкне яралый торган сүзләрен дәвалый торган зыялы, саф, эчкерсез күңелле дусларыбыз күп. Алар белән очрашып, бер сөйләшүгә бөтен борчулар өреп тараткандай юк була”, – ди Яруллиннар.

Ул арада Нурсөя апа чәй ризыклары алып чыкты. Әңгәмә өстәл артында дәвам итте. Фәнис абыйның бер газетада басылган “Серле елмаю” дигән хикәясен искә төшердек.

– Сез мафиозник Җәүдәт хатыны кебек ханымнар психологиясен каян беләсез соң?

– Мин аралаша торган кешеләр арасында төрле шәхесләр бар. Алар безне кунакка чакыра, үзләре килә. Исәнлек-саулык сорашуга кемнең-кем икәнлеген чамаларга мөмкин. Гәпләшә башлауга: “ Ну, хәлләр ничек? Эшләр барамы?” – дип сорыйбыз бит. Андыйлар: “Ауди”ны “Джип”ка алмаштыруы яки коттеджына европача ремонт ясатуын, аңа чит илдән җиһазлар алып кайтып урнаштыруын сөйләп китә. Кеше психологиясе шундый бит ул. Булганына канәгатьлек хисе кичерә белсә генә тыныч яши кеше. Ә инде байлык туплауга хирысланып китә икән, аны һич туктатырмын димә. Берсе икенчесен сорап кына тора. 500-600 квадрат метрлы 1-2 коттедж төзеп куеп, төрле маркалы матур машиналар туплагач, башкалар белән ярыша башлый. Шушы “оҗмах”та яшәүче нишләсен? Әлбәттә, аның да психологиясе бозыла. Алар үзләре белән очраша торган дусларының хатыннары белән бер-берсен уздыртмаска тырышып яши башлый. Шуңа күрә күпчелеге кеше хәленә кергән булып, тыштан гына кыланып сөйләшә. Чынлыкта байлыкта йөзгән кеше эчкерсез була алмый. Әмма мин аларны гаепләмим. Кунакка чакырсалар да каршы килмим, барам. Чөнки мин иҗат кешесе. Ә безнең күңелдә рухи азык әнә шул төрле катлам кешеләре белән аралашу вакытында туа”, – ди ул.

– Сезнең мәхәббәт турында да күңелләрне айкап чыгара торган шигырьләрегез күп языла. Алар ничек туа?

– Мине бу дөньяда матурлыкка табынуым, аны югары бәяли белүем яшәтә, дип уйлыйм. Безгә төрле мәктәпләрдән укучылар, югары уку йортларыннан студентлар күп килә. Алар минем янга тезелешеп утыргач, араларыннан карашым белән иң матур кызны эзли башлыйм. Аннан соң гел шуңа гына карап сөйләшәм. Матурлык белән очрашканнан соң, шагыйрь кешенең күңеле ничек тыныч калсын?! Гүзәл кыз белән саубуллашканчы ук, күңелдә шигырь ярала башлый, – ди ул елмаеп.

Мин Нурсөя апага карап куйдым. “Яшьләргә, матурлыкка гашыйк булуны табигый нәрсә дип саныйм”, – ди ул тыныч кына.

Әйе, Фәнис Яру ллинның иҗаты турында юкка гына егермегә якын диплом эше язып, “5”легә якламаган инде. Кайсы гына яктан килеп карасаң да, зыялы, горур җанлы белән очрашасың. Әмма, ни кызганыч, халкыбыз күңеленә тирән моң булып үтеп кергән шушы каһарман язучыбызның китап кибетләрендә ник бер әсәре булсын? Без шул хакта сүз кузгаттык.

Ул:

– Хәзер китапны нәшер итү бер проблема булса, басылганнан соң халыкка җиткерүе тагын да кыенрак. Кибетләр аша сату бик кыйммәткә төшә. Мин үз исәбемнән чыгарган китапларымның артык кыйммәт булуын теләмим. Чөнки нәфеснең чиге юк аның. Акчасыз кеше өчен ун сумы да күп тоела. Шуңа күрә соңгы елларда басылган әсәрләремне дусларым сатарга булышты, – ди ул тыйнак кына.

Бу йорттан без яшәү көче алып китәбез. Үзенең зирәклеге, тормышка аек карашы, акыллы киңәш-фикерләре белән күңелне дәвалый торган кебек ул Фәнис Яруллин. Шуңа күрә 71 яшен дә горур шәхес буларак, данлы исеме белән каршылый. Яраткан язучыбызга иҗат уңышлары, тигезлеге һәм нык сәламәтлек телибез.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.

Саба районы.

Кече Чынлыда үзебезчә “солянка”

Эштә хезмәттәшем Зөлфия апа Фәйзрахманова районы Түбән Оры авылында кечкенә генә Сыер урамы концерты хикмәтләрен сөйләп, кызыксыну уяткан иде (“БГ”, 14 гыйнвар, 2009 ел). Миңа да туган ягымда (Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы) мондый концертны күрү бәхете елмайды. Хәер, бу хакта сезгә дә тулырак сөйлим әле.

БЕЗДӘ “СОЛЯНКА” ТӘМЛЕРӘК

Безнең, шәһәрдә яшәгәч, концертларга әллә ни ис китми. Атна саен шул ук җырчылар бер үк җырлары белән, шоуның исемен үзгәртә дә концерт куеп рәхәтләнеп акча эшли. Әйтик, “Солянка”, “Иң шәп җырлар”, “Зур концерт”…

Авылым халкы үзешчәннәре, мәктәп коллективы 14 февральдә еллык иҗади отчет концерты куясын ишеткәч, юлга чыктым. Һәм үкенмәдем дә. Алар әзерләгән “солянка” күпкә тәмлерәк икән. Шулай буласына шигем дә юк иде.

Мәдәният йортына килеп кергәч тә, күз явын алырлык күргәзмә каршы алды. Анда ни генә юк: чигелгән сөлге-кулъяулыклар, мендәр тышлары, матур бизәкләр төшереп бәйләнгән оекбашлар, милли ризыкларыбыз, самавыр… Китапханә хезмәткәрләре Сөммия апа Фәхретдинова һәм Лилия апа Мөхтәрова район үзәгеннән килгән кунакларны күргәзмә серләре белән таныштыра иде. Мин дә аларга якынрак елышып, шушы матурлыкка карап хозурландым.

Аннан залга кердек. Зур зал шыгрым тулы. Концерт озак көттермәде, аны җирле үзидарә башлыгы Әнсар Сафа улы Хәкимов башлап җибәрде. Авылның бүгенге торышы, яңалыклар, ирешкән уңышлар белән таныштырды. Аннан сәхнәне артистлар үз кулына алды.

БАЯН – КОНЦЕРТ КҮРКЕ

Шәһәрдә оештырылган концертларга 400-500 сум түләп йөреп, җырчының фонограммага ияреп, авызын селкетеп торганын карарга ияләндек инде. Күпчелек концертларда баян бөтенләй дә кулланылмый хәзер. Баянсыз концерт – күзлексез сукыр кебек инде ул.

Шәүкәт абый Йосыпов – мәдәният йорты хезмәткәре, оста баянчы. Бер генә мәҗлес тә, бер генә туй-юбилей да аннан башка узмый. Кулыннан баяны төшкәне юк. Концертны да ул халык тезмәләрен уйнап башлады. Аннары һәр җырчыга баянда уйнады.

Җырчылар бездә санап та, язып та бетерерлек түгел икән. Рәмзия Ибраһимова, Рәмзия Ильясова, Гөлназ Хафизова, Гөлүсә Йосыпова, Алсу Фәхретдинова, Мәсгуть Шаһиев… Мәсәлән, Гөлүсә апаны “Евроведение”га кандидат итеп куйсалар да була. Гөлназ апа Хафизова “Әтием юкәләре” җырын тәмамлап кергән иде инде, кайнар алкышлар белән кабат сәхнәгә чакырып чыгардылар. Укытучылар составыннан торган “Гөлҗамал” фольклор ансамбле, “Айгөл” вокал ансамбле аеруча игътибарга лаек. “Гөлҗамал”лылар җырлаганда, дүрт кыз көянтә-чиләк асып чыкты да сәхнәдә татар халык биюен башкарды. Кызлар дим, баксаң, 10 ел элек безне укыткан Алсу апа Хөснетдинова да арада бар икән. Артыннан күзең өлгерсен генә, очып бии, йөзендә һаман да ягымлы елмаю.

Шәүкәт абый Йосыпов белән Фәния апа Ильясова бик килештереп “Гаилә” исемле дуэт оештырып җибәргән. Икәүләшеп “Парлы чыршылар” җырын башкарды. Бүгеннән үк гастрольләргә чыгып китәрлек чын артистлар. Мин дә булыша алам: билет сатып торырга дим…

Биючеләр сәхнәне дер селкетте. Татар халык биюе, вальс, акробатика, шәрык, яшьләр биюе… Тагын әллә ниндиләр. Ул сыгылмалыклары, тигез ритмда бию, киемнәр… 7 сыйныф укучысы Динара Хәйбуллова боҗралар белән “мөгез чыгарды”. Унлап боҗраны тоткан да тик муенында әйләндерә. Аннан кулларында, аягында… Шул вакытта үзе елмая да, бии дә. Исең китәр. Ә 8 сыйныфтан Гөлгенә Хәйбуллина шәрык биюен шул дәрәҗәдә оста итеп башкарды ки, Көнчыгышта туып-үскән диярсең. Өстендәге шәрык кызлары киеме бик матур, махсус Казаннан кайтарткан икән. Гомум ән, катнашучылар костюмы тел тидергесез. Һәр номер саен биюенә, җырына туры китереп яңа костюм табыштыру да җиңел түгел бит.

Агач кашыклар ярдәмендә башкарылган номер аеруча үзенчәлекле. Мәктәп укучылары – 15ләп кеше агач кашыкта уйнап, баянга кушылып көй чыгара.

10 сыйныф укучылары Шәриф Хөсәеновның “Бирнәле кыз” пьесасыннан өзек әзерләгән. Игътибарымны аеруча Сара ролен уйнаучы Гөлнара Миначева җәлеп итте. Вәт аңарда осталык! Урамыбызда менә нинди оста кызлар үсә икән, дип сөендем. Ул матур сөйләп кенә калмый, һәр әйткән җөмләсе саен текстына туры китереп хәрәкәтләр ясый, карашын йөз төрлегә әйләндерә, күзләре белән уйный. Каушауның әсәре дә юк. Бүген Галиәсгар Камал театрына барса, бәлки, дипломсыз да эшкә алырлар.

Зәйтүнә апа Салакаева әниләргә һәм туган якка багышланган үз иҗат җимешләрен укыганда, залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Әниләр турындагысы аеруча күзгә яшь китерерлек тирән мәгънәгә ия. Авылыбызда мондый шагыйрәләр барлыгын белми идем әле.

Мәктәп укучылары да әзерләгән. Күбрәк спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә басым ясаганнар.

Номерлар бик күп. Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Берсеннән-берсе кызыклы, төрле, мәгънәле, тәрбияви.

ГАЛИ ДӘ ҮЗЕ ЭШЕНДӘ, ВӘЛИ ДӘ…

Ходай биргән талантны сәхнәгә чыгып күрсәтеп була әле ул. Ә менә концертны оештыру, алып бару, шушы талантларны барлау, даими репетицияләр үткәртү, сценарий уйлау… Бер дә җиңелләрдән бирелә торган нәрсә түгел.

Алып баручылар – укытучы Эльвира Низамова һәм 3 сыйныф укучысы Гөлгенә Миначева сөйләгәндә, русча концертларны еш алып баручы К.Собчак белән А.Цекало бер янда торсын. Концерт буе шушы кечкенә генә Гөлгенә матур сөйләп тамашачыны шаккатырды.

Авылыбызның сугыш ветераннарын да искә төшереп алдык, яшь гаиләләр барланды, Гашыйклар көне дә, спорт һәм сәламәт тормышның мөһимлеге дә онытылмады…

Мәктәп коллективы турында әйтеп торасы да юк. Концертның шактый өлеше алар өстенә йөкләнгән иде. Мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова җитәкчелегендәге укытучылар тырышлыгы сәхнәдә генә түгел, авылыбызның бөтен тармагында сизелә.

Шәүкәт абый Йосыповка да җырлаучыларны җыеп сәхнәгә чыгару җиңел бирелмәгәндер. Сез – үз эшегезнең остасы. Таркалып барган күп кенә авылларда хәзер физкультура укытучысы математика укыта, бухгалтер клуб мөдире була, табиб идән юа һ.б. Нишлисең, эш кирәк бит. Ә бездә бар да үз урынында. Гали дә үз эшендә, Вәли дә үзенекендә дигәндәй, һәр тармакта үз һөнәренең остасы, тирән белемле кадрлар хезмәт итә.

МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ – МӘДӘНИЯТ УЧАГЫ

Моннан 2-3 ел элек кенә Кече Чынлы мәдәният йортына миллионнарга төшеп капиталь ремонт ясалды. Мин идәннәрнең нинди материалдан эшләнгәнен дә аңлатып бирә алмыйм. Ул мәңге туза торган түгелдер, мөгаен. Яшьләр өчен рәхәтләнеп биерлек киң мәйдан, җырчылар өчен киң матур сәхнә, тамашачы өчен 350-400 урын, балкон да бар, зур, якты һәм җылы зал, кыйбатлы пәрдәләр… Мәскәүдән Лев Лещенко белән София Ротару килсен, бер әзерлексез сәхнәгә менгезеп җырлатып була. Авылның нинди хәлдә яшәве, иң беренче чиратта, җитәкчелектән тора. Хуҗалык рәисе Борис Аппау улы Гафуров исә авылны яшәртә бара. Елдан-ел зур ремонтлар башкарыла. Бар да яңартыла, төзелә.

Авыл киләчәге әлегә якты. 60-70 еллар үткәч тә шундый матур, тере булсын иде ул.

Кабат концертлар көтеп калабыз. Сез җырласагыз, без рәхәтләнеп тыңларбыз.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.

Комментарии