Байлар байлыгын югалта

“Финанс” журналы 2009 елда миллиардерлары исемлеген бастырды. Баксаң, безнең илнең иң бай кешесе – ОНЭКСИМ инвестиция фонды хуҗасы Михаил Прохоров, аның 14 миллиард доллар кереме хисапланган. Икенче урында 13 миллиард 900 миллион доллар белән Роман Абрамович “сөйрәлә”. Беренче өчлеккә 7 миллиард доллар белән Владимир Лисин да кергән. Ә менә “Лукойл” хуҗаларының берсе Вахит Аликбәров 7 миллиард 600 миллион доллары белән дүртенче урынга гына калган.

Билгеле булганча, Русия миллиардерларының күпчелеге 90нчы еллардагы хосусыйлаштыру вакытында баеп калды. Алар шушы милли байлыкны үзләштереп, аны законлаштырган олигархлар. “Финанс” журналы миллиардерлар рейтингын инде бишенче тапкыр игълан итә. Баксаң, Русия шушы олигархлары аркасында иң бай ил санала. Америкадан кала, әлбәттә…

Ләкин шунысы: кризис байлар кесәсенә дә сукты. Узган ел миллиардерлар 101 кеше булса, быел алар 49га гына калды. Кайбер миллиардерлар “экс” кушаматы тагылып, байлар исемлегеннән төшеп калды.

Әлбәттә, илебезнең иң дәрәҗәле кешеләре исемлегеннән без якташларны эзлибез. Татарстанлылар бу исемлектә күршебез Башкортстан Республикасы Президенты улы Урал Рәхимовка җитә алмый. Ул олигархлар исемлегендә 33нче урында. Ләкин аның да миллиардлары кими икән. Дөрес, ул узган елгы 43нче урыныннан 33нчегә кадәр күтәрелгән. Әмма бу аның байлыгы артуы турында сөйләми. Ә, бәлки, башкалар күбрәккә “хәерчеләнгән”. Урал үзе дә 3 миллиард долларын югалткан. Хәзер аның исәбендә 1,4 миллиард долларлык мөлкәт бар дип күренә.

Мәгълүм булганча, Урал Рәхимов моңа кадәр әтисе ярдәме белән Башкортстан ягулык-энергетика тармагын үз карамагында тотты. Шулай да аны әле һаман да Башкортстанның нефтехимик комплексының рәсми булмаган җитәкчесе дип саныйлар.

Бүген Башкортстан Президентлыгына кандидатларның берсе дип сөйләнелүче милләттәшебез, җырчы Алсуның әтисе, “Лукойл”ның элеккеге вице-президенты, Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин 250 миллион доллары белән 128нче урында тора. Шунысы кызык: милләттәшебез артыннан исемлектә Республикасының да иң бай кешеләре тезелеп киткән. Аларның һәркайсының байлыгы тигез – 250шәр миллион доллар. Исемлектә 129нчы урында ТАИФ холдингы директорлар советы рәисе Рөстәм Султиев күрсәтелгән. Аннан соң Русия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТАИФ холдингы хуҗаларының берсе, Президенты улы Радик Шәймиев һәм ТАИФ холдингының генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чиратта тора. Әлеге исемлектәгеләрнең, Айрат Хәйруллиннан кала, барысы да өстән кемдер ярдәме, нефть, энергетика тирәсендәге эш ярдәмендә мантыган кешеләр. Ә Хәйруллин – бизнесын нульдән башлаган кеше.

Тик шунысы: байларның капиталын югалтуларына, ярый әле безнең акча юк, без дә югалтыр идек, дип сөенәсе түгел. Кризис фонында гади халыкның яшәү шартлары тагын да төшә бара. Хезмәт хакы проблемасы, кыйммәтчелек яңадан баш калкытты.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Рим Хәсәнов метрода гармун уйный

Кайбер череп баеган миллиардерлар үзләренең берничә миллиард долларыннан колак каккан чакта, гади халык очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр.

Хәтта күренекле шәхесләр, олы талант ияләре дә бичара хәлдә кала хәзерге заманда. Хәер, талант ияләренең зур күпчелеге элекке елларда да май эчендә йөзде дип булмый. Моңа мисал итеп, бар татар-башкорт дөньясында киң билгеле композитор Рим Хәсәновны да китерергә мөмкин.

Уфада тормыш көтәрлек акчалы эш таба алмау, музыкалар язуга заказлар булмау сәбәпле, берничә ел элек Мәскәүгә күчеп киткән иде ул. Анда язучыларның Переделкино ял йортында бер бүлмә алып яши, үзе әйтүенчә, аена 18әр мең сум акча түләп тора. “Кайчагында, ашарга, көндәлек әйберләр алырга акча җитми башлаган көннәрдә, метро күчешенә төшеп, гармунда татарча көйләр уйнап та, ипи-чәйлек акча эшләргә туры килә”, – ди Рим Хәсәнов.

Әле танылган композитор берничә көнгә Уфага кайткан. Биредә, алу өчен, документлар хәстәрләп йөрүе икән. “Менә аена 2700 сум акча чыгарганнар миңа. Бу – яшәү минимумыннан да кимрәк ”, – ди Рим Хәсәнов ни көләргә, ни еларга белмичә.

Әйбәт пенсия алу өчен, Рим Хәсәновка аның алман дуслары Германия хөкүмәте рәисе Ангела Меркель ханымга мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Ул Башкортстандагы алманнар белән байтак еллар иҗади хезмәттәшлек иткән кеше ич. Әллә күпме алманча җырлар да язды, аларны үзе үк сәхнәләрдән алманча җырлый да иде. Менә шул тәкъдимне уйлап йөри әле Рим әфәнде.

Рим Хәсәновның әти-әнисе Башкортстанның Благовар районыннан. Ә шул райондагы Пришиб исемле авылда алманнар яши. Алар белән дә Рим әфәнденең электән үк бәйләнеше булганын күпләр белә. Германия кануннары буенча, алман мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен, башка милләттән булган атаклы шәхесләр дә бу илнең пенсиясенә өмет итә ала икән.

Үзенең олуг талант иясен 3 меңлек хәерче пенсиягә калдырган илгә рәхмәтләрен әйтеп, Рим Хәсәнов тиздән 3 мең евро күләмендә алман пенсиясен алырга, ә үз иленең 3 меңен берәр өметле яшь композиторга биреп барырга мөмкин.

Фәнис ФӘТХИ

www.azatliq.org

Комментарии