Башта – басма, аннары күпер

Кайвакыт керәшеннәр турында “Сез Аспарух каган (Бөек Болгар дәүләте ханы Кубрат улы, VII гасыр) чорында, Идел Болгары дәүләте заманында ук булган” дип тә сөйлиләр. Татарларны Явыз Иван чукындырып иткән дигән сүзләр, билгеле, ешрак яңгырый. Шул ук вакытта “юк, керәшеннәр явыз чукындыручы Лука Канашеевич (1700 еллар) тырышлыгы” дип тә аңлатучылар бар.

Менә шулай, керәшеннәр турында халыкта төрлечә сөйләнә, төрле имеш-мимешләр телдән-телгә, буыннан-буынга күчә. Дөрес, керәшеннәр белән татарлар (мин хәтта аларны аерым халык дип әйтергә дә базмыйм) арасында, Аллага шөкер, әлегә кадәр ызгыш-талаш булганы юк. Булса да, шул халык санын алганда, тар даирә вәкилләре тирәсендә генә килеп чыккалый. Әмма аларны башкаларга белдермичә генә эчендә бәхәсләшеп алу кебек кенә аңларга кирәк. Ә менә яшьләр ике арада дуслык күпере булдыра башлады. яшьләренең “Шәрык” клубында яшьләренең бергә җыелуы, анда керәшеннәргә багышланган кичә оештырылуы шуның бер ачык чагылышы булып тора. Шулай итеп, басма салу “Керәшен мәдәниятеннән имтихан” кичәсендә башланды. Моның башында республиканың керәшен оешмасы вәкилләре Людмила Белоусова, Мария Семенова торганын да онытмаска кирәк. Очрашуга кунак булып исә сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, Геннадий Максимов җитәкләгән Керәшен дәүләт “Бәрмәнчек” һәм бию ансамбле килде.

БЕЗ БЕР МИЛЛӘТ БАЛАСЫ ЛӘБАСА

Ничек кенә булмасын, бер милләт эчендә гасырлар дәвамында көн күрүче әлеге халыклар үзләрен бер тугандай тоя. Кирәк икән бергәләп бәйрәм итә, кунакка йөрешә, яклый һәм саклый. Болар берсе дә өстән кушылып яки махсус оештырылып эшләнми. Ватаны, теле, гореф-гадәтләре, тарихы уртак булган халыкның гасырдан-гасырга килгән бердәмлеген күрсәтә бу. Безнең мәдәниятебез, тарихыбыз гына уртак түгел, Русиядәге хәзерге вәзгыятьтә килеп туган проблемалары да чияләнеп бәйләнелгән җеп кебек. Туган телне, мәдәниятне чүплек башына чыгарып ташларга дип, әмерләр килә торган чорда без бергә булырга тиешбез. Чөнки татар бетсә, керәшен дә бетә. Керәшеннәр эреп югалса, чират татарга да җитәчәк. Ә керәшеннәр исә – борынгы болгар-татар мәдәниятенең борынгылыгын саклап калган халык.

ГИТЛЕР ТАМГАСЫ КЕРӘШЕННӘРДӘН “УРЛАНГАН”

Әлеге борынгылык керәшен халкының җыр-биюләрендә, үзенә генә хас булган гореф-гадәтләрендә, милли киемнәрендә чагылыш ала. Геннадий Макаров сүзләренчә, керәшен җырларында бөек дала тавышы ишетелә. Тагын бер мисал итеп керәшен хатын-кызларының баш киемнәре турында әйтү дә җитә. Әлеге баш киеме шулай ук калфак дип атала. “Ул калфакның иң борынгы төрләренең берсе”, – дип аңлатты Геннадий Михайлович яшьләргә. Чәчкә кадап куела торган кечкенә татар калфагын рәсемнәрдән күреп булса да, барыбыз да белә инде. Баксаң, татар калфагы керәшеннекенең заманчалаштырылган дәвамчысы гына икән. Макаров яңа төр калфакны Тукай чоры калфагы дип атады. Чыннан да, әлеге төр калфаклар Тукай заманында, ягъни XX гасыр башында килеп чыккан. Әлбәттә, керәшеннәрнең милли киемнәре турында сүзне озак дәвам итеп булыр иде. Әмма бер кызык күренешне язмыйча булдыра алмыйм. Дөнья халыклары, бигрәк тә Гитлер Германиясеннән җәбер-золым күрүчеләр, Гитлерның тәре сыман тамгасыннан курка. Аны явызлык, ерткычлык билгесе итеп кабул итә. Әмма чынлыкта исә әлеге тамга төрки халыкларда ут, көч мәгънәсен аңлаткан. Керәшеннәр тормышын, тарихын ныклап өйрәнгән Геннадий Макаров “Гитлер әлеге тамганы бездән урлаган” дип җиткерде. Керәшеннәрнең Гитлерны караклыкта гаепләргә бөтен җирлекләре бар, билгеле. Әгәр керәшен күлмәкләренә күз төшерсәгез, әлеге тәре сыман тамганы күрми калмассыз. Дөрес, хәзер тегелгән керәшен күлмәкләрендә бу бик күренми. Әмма сандык төпләрендә ятучы кызыл күлмәкләрдә аны очратып була.

АФӘРИН, “БӘРМӘНЧЕК”!

Шунысын әйтергә кирәк: “Шәрык” клубына Геннадий Макаров, Геннадий Максимов, Ләйлә җитәкләгән, яңа гына оештырылган Керәшен дәүләт “Бәрмәнчек” җыр һәм бию ансамбле килмәгән булса, билгеле, очрашу шулкадәр күңелле, җанлы узмас иде. Ансамбль кызлары һәм егетләренең күпчелеге мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары гына булса да, чын артистларга әйләнгән. Снежанна Абрамова, Лиана Миронова, Оксана Дмитриевалар ирештергән керәшен җырларын күпләр хәйран калып тыңлады. Ә Руслан башкарган биюләр яшьләрне бөтенләй дәртләндереп җибәрде. Чөнки күпләрнең тыпырдый-тыпырдый, кулларны әйләндереп-әйләндереп бии торган биюне күргәне булмаган. Җырлый, бии белмәгән керәшен юк ул диюләре дөрес икән.

“Бәрмәнчек”нең үзе турында да әйтим. Әлеге ансамбль хөкүмәт карары белән оештырыла. Ансамбльнең төп җитәкчесе Геннадий Максимов әйткәнчә, димәк, керәшеннәргә игътибар арта. Шунысын да өстәргә кирәк: шулай ук хөкүмәт карары белән Фәннәр Академиясендә керәшеннәр тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге эшли башлаячак. Әлеге үзәкне керәшеннәр тормышын өйрәнүгә күп көч салган, бөтен гомерен шуңа багышлаган Геннадий Макаров җитәкләячәк.

ИВАН НИ ДӘ, ИЛФАТ НИ…

Кичәгә “Безнең гәҗит”нең мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та килгән иде. Бу юкка түгел, “БГ”да керәшен халкы тормышы, гореф гадәтләре турында сөйләүче махсус сәхифә булдырылды. Илфат фикеренчә, әле җәмгыятебездә күңел тарлыгы яши. Әйтик, керәшенлекне кара сакал итеп кабул итмәскә кирәк. Кайвакыт керәшен егетләре һәм кызларының “Исемем (урысныкы дип укы) белән татар сәхнәсенә чыга алмам инде”, – дигән фикерләрен ишетергә туры килә, ди журналист. “Совет чорыннан калган әлеге мәгънәсез фикерләүне туктатырга кирәк. Моны укымышлы яшьләр, өлкәннәр башларга тиеш”, – диде Илфат Фәйзрахманов. Әгәр кеше татар мәдәниятенә хезмәт итә икән, нишләп әле ул Илфат булса, кабул ителә, ә Иван булса, юк, дип аптырый журналист. Чыннан да, Иван урынына Илфат булсаң да, сәләтең юк икән, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Мисал өчен, “Татар җыры-2008” бәйгесендә яшьләр арасыннан өч җиңүче билгеләделәр. Аларның икесе керәшен кызлары иде. Шуларның берсе Оксана Дмитриева.

КУШАМАТСЫЗ КЕРӘШЕН БУЛАМЫНИ?

Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклендә Әүдәкей әби әйткәнчә, кушаматсыз керәшен буламыни? Шуңа күрә яшьләр арасында кушаматларны барлап чыгарга булдык. Ә моның өчен менә дигән җай да чыгып тора. “Шәрык” клубында һәр кеше үзе белән таныштырырга тиеш. Кушаматлар хәзер дә бар икән, кайберәүләр кушаматым юк дисә дә, Тукраннар, Күркәләр, Әптүкләр, Чегәннәр табылды. Хәер, кушамат керәшен булмаганнарда да бар икән. Мондый танышу бик кызык булды.

КЕРӘШЕН СҮЗЕ КАЯН КИЛЕП ЧЫККАН?

Алла боерса, керәшеннәрне өйрәнү үзәге үз эшен башлап җибәргәч, керәшеннәр тарихында билгеле булмаган вакыйгалар өйрәнелер, дигән фикердә Геннадий Макаров. Яшьләр арасында аны сораулар белән күмүчеләр байтак булды. Керәшен сүзе кайдан килеп чыккан дигәндә, Геннадий Михайлович “моны бары тик “крещенный” сүзе белән генә аңлатып була”, дип җавап бирде. Әмма моны берьяклы гына кабул итүчеләр дә булгандыр. Чөнки Явыз Иван чукындырса да, “крещенный” буласың, аңа кадәргеләр дә шулай атала. Бу мәсьәлә уңаеннан сөйләшкәндә, тарих дәреслекләрендә керәшеннәрнең килеп чыгышы турында барлык версияләрне дә күрсәтергә кирәклеге турында да әйтелде.

АЛЛА БЕР УЛ

Әмма керәшен белән татарны бары тик бер нәрсә – диннәр генә аерып тора. Макаров сүзләренчә, дин вәкилләре арасында бәйләнеш, бер-береңнең динен тану дигән әйбер юк. Шуңа күрә ике халыкның да максаты, теләк-омтылышы бер булганга, милләт хакына булса да, ике дин вәкилләре арасында килешү булырга тиеш, дип саный Геннадий Макаров. Илфат Фәйзрахманов исә Алла бер, Аллага табыну юллары гына төрле, ди. Кызганыч, бүген мөселманнар ягыннан да, православ керәшен руханилары тарафыннан да проблемаларны уртага салып сөйләшү җаен эзләмиләр. Югыйсә, имансызлыктан килә торган күп зәхмәтләргә каршы бергәләшеп көрәшә алыр идек. Шул ук сектантлар, эчкечелек тарафдарлары көннән көн арта. Әмма моңа борчылучы дин эшлекләре бик күренми. Бу нисбәттән чиркәү, мәчет әһелләренә уйлыйсы эшләр җитәрлек, дип белдерде И. Фәйзрахманов.

Шөкер аңлашу эшен, яшьләр башлап җибәрде, югарыдагыларны көтмәделәр. Алар “Шәрык” клубында туганлык җепләрен барлады, күпер үк булмаса да, басма булса да салынды, дияргә тулы нигез бар. Зур эшләрнең башында һәрвакыт кечкенәләр, гади халык тора шул. Керәшен җырындагыча:

Ары узсаң да, кер туган,

Бире узсаң да, кер туган,

Килгән чакта керми калма,

Кадер итми калдырмам!

Алда яңа очрашулар, дуслык кичәләре гөрләп торсын!

Саша ДОЛГОВ

Аерылганны аю ашар…

“БГ”ның 45нче санында чыккан “Татар башын татар ашыймы?” дигән мәкаләне укыгач, бу турыда үз фикеремне белгертергә булдым. Мәкаләнең авторы үзе дә, исем-фамилиясеннән күренгәнчә, керәшен татары булса кирәк. Минемчә, ул теманы бик дөрес ачкан. Чыннан да, безнең татарда мактанырга ярату, тел белән шапырыну юк дип әйтеп булмый. Шуның өстенә әле битарафлык, бер-береңнән көнләшү дә хас безгә. Ә менә Кавказ халыкларында андый нәрсә юк дисәң дә була. Моның дәлиле булып Осетия һәм Абхазия белән Грузия сугышы тора. Икесе ике диндә булса да, алар бер-берсен яклап килде, гомер буе Грузиягә каршы тордылар. Шуның нәтиҗәсе – суверенлык алулары, ирекле республикалар булып формалашуы.

Бездә дә “аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, дигәннәр. Моны һич кенә дә онытырга ярамый. Ә ул күп вакыт безнең истән чыгып китә.

Керәшен татары, мишәрләр , хәтта башкорты да бер ананың балалары кебек бит. Шуңа да туганлык җепләрен ныграк тарттырырга кирәк безгә. Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, ә бөтен Русиягә сибелгән татарны бергә тупларга. Дөресен генә әйткәндә, керәшеннәр дә, мишәрләр дә безнең урыслашып барган татарга караганда, бердәмрәк әле. Мишәр татарның каймагы, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Моңа мисал итеп, чит төбәкләрдә яшәүче мишәр авылларын санарга була. Мәсәлән, Удмуртиядәге – Озерка, Чуашиядәге – Урмай, , Пенза өлкәсендәге – Әләзән. Ул авылларның һәрберсендә 5-6 мәчет, дистәләгән кибет, икешәр-өчәр мәктәп, йөзләгән машина, меңләгән кеше бар. Ә нигә соң безнең республикадан читтә урнашкан бу авыллар шундый көчле, нык, бай вә төзек булып яшәп ята хәзерге көндә дә? Чөнки анда халык бердәм, гореф-гадәтләр, олыларга хөрмәт белән карау һәм дин кануннарын төгәл үтәү сакланган. Шуңа эчүчелек тә юк дәрәҗәсендә.

Ә без монда дөнья бүлешеп ятабыз. Ходай бөтен халыкка да бер генә диелгән бит Коръәндә дә. Бары һәрберсе үзенчә табына гына. Керәшеннәрнең христиан динендә булуларында безгә зыян юк. Шул ук вакытта алар татар телендә табына, татарның гореф-гадәтләрен бүгенге көнгәчә югалтмыйча саклый.

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.

Комментарии