Татарстан хөкүмәте халык каршы булган дуңгызчылык комплексын төзүне хуплаган

Татарстан хөкүмәте халык каршы булган дуңгызчылык комплексын төзүне хуплаган

Татарстан хөкүмәте Минзәлә районының Коноваловка авылы халкында каршылык уяткан «Камский Бекон»ның дуңгызчылык һәм дуңгыз үрчетү комплексын төзүен 2018нче елгы инвестицион меморандумга керткән. Бу хактагы мәгълүмат Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сәхифәсендә урын алган. Әлеге документта республика өчен өстенлекле проектлар урнаштырылган һәм аларга кайбер ташламалар биреләчәге мәгълүм.

Узган ел җирле халык дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыя башлаган иде. Алар, фермадан килгән яман искә тончыгачакбыз, табигатькә зур зыян киләчәк, диделәр.

Соңрак Минзәлә районы башкарма комитетында, Коноваловка авылы янында «Камский бекон» ширкәтенең дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә багышланган җыелыш булды һәм анда төзү мәсьәләсе инде хәл ителгән, дип әйтелде.

Шуңа да карамастан, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов «Камский бекон» дуңгызчылык комплексын төзү проекты туктатылып торачак, дип белдергән иде. Технологик мәсьәләләрне һәм халык фикерен исәпкә алып, комплексны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала, диелде. Әлеге хәбәрдән соң халык тынычланган иде.

Дуңгызчылык комплексын төзү мәсьәләсендә аңлатма алырга теләп, Минзәлә районы хакимияте идарәсенә шалтыраттык. Минзәлә район башлыгының кабул итү бүлмәсендә: «Без берни ишетмәдек», – диделәр. Алар аңлатма алу өчен район советы идарәсе җитәкчесе Роза Салдаевага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте, әмма ул телефонын алмады. «Ул чыккан иде, иртәгә шалтыратыгыз», – диделәр кабул итү бүлмәсеннән.

Шулай ук комплекс төзелергә тиешле Коноваловка авылы башлыгы Сәрия Билаловага шалтыраттык. Ул шулай ук төзелеш турында берни белмим дигән җавап кайтарды. «Миндә бернинди мәгълүмат юк, район хакимиятенә шалтыратыгыз», – диде ул.

«Камский бекон» ширкәтеннән төзелешне кайчан башларга җыенулары белән кызыксынгач, анда да авызларына су капкандай булдылар.

«Камский бекон» җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә, Раил Галиев исемле хезмәткәр аңлатма бирәчәк, диелсә дә, Раил әфәнде бу сорауга бары тик ширкәт җитәкчесе генә җавап бирә ала, үзенең моңа вәкаләте юклыгын әйтте. Нәтиҗәдә, кабул итү бүлмәсендә безнең сорауларны язып алдылар һәм җомга көнне төштән соң «Камский бекон» җитәкчесе җавап кайтарачагын ышандырдылар.

Ләкин җомга көнне «Камский бекон» ширкәте җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә шалтыраткач, алар мөдирнең бүген эшкә килмәвен әйтеп, дүшәмбе шалтыратырга сорадылар.

Моннан өч ел элек Тукай районының Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплексы төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынып, төзелеш булмый калды.

Ландыш ХАРРАСОВА

Тикшерү комитеты Татарстан Мәдәният министрлыгын тикшерә

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе бюджет акчалары бүленеп тә, урнаштырылмаган һәйкәлләр мәсьәләсе нигезендә Татарстан Мәдәният министрлыгында тикшерү эше алып бара. Министрлыкның аерым хезмәткәрләре тикшерелә. Тикшерүгә вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат сәбәп булган. Министрлык вәкилләре республиканың өч күренекле шәхесенә һәйкәл ясауга бюджет акчасын тоткан дип фаразлана. Ләкин бу һәйкәлләр инде берничә ел урнаштырылмыйча, бикләнеп яткырыла.

«Бу хәлләрне ачыклау чаралары үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр итте тикшерү комитеты.

9нчы гыйнвар көнне «Вечерняя Казань» басмасында Һади Такташ сыны турында язма чыкты. Анда сынчы Мәхмүт Гасыймов 2005нче елда Мәдәният министрлыгы соравы белән сынны ясавын, тик аның һаман урнаштырылмыйча, остаханәдә ятуын сөйли. Сынчы эшнең 980 мең сум торуын һәм үз эше өчен акчаны алуын белдерә. 2017нче елның август ахырында, Республика көне алдыннан Казанда Такташка бер һәйкәл ачканнар иде инде.

Моннан тыш Гасыймов Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәет Солтангалиев сыннарын да ясаган. Аларны шулай ук Мәдәният министрлыгы сораган булган, эшләнгән эш өчен бюджеттан акча түләнгән. Сыннар шулай ук урнаштырылмаган.

«Вечерняя Казань» Мәдәният министрлыгына бу сыннарның ни өчен урнаштырылмавын сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин оешмадан җавап алмаган.

«Левада» үзәге сайлау алды сораштыруларының нәтиҗәләрен чыгаруны туктаткан

«Левада» үзәге сайлау кампаниясе башыннан социологик сораштыруларны дөньяга чыгармый башлады. Сораштырулар уздырыла, нәтиҗәләре генә күрсәтелми. Моңа оешманың «чит ил агенты» булып танылуы сәбәпче дип аңлатыла.

«Левада» үзәге җитәкчесе Лев Гудков оешманың 2016нчы елда «чит ил агенты» булып теркәлергә мәҗбүр булуын, ә кануннарның мондый оешмаларга сайлаулар һәм референдумнарда катнашырга тыюын искәртә. «Кануннарны бозу штрафларга, хәтта оешманы ябуга китерергә мөмкин», – дигән Гудков «Ведомости» басмасына.

Аның фикеренчә, «чит ил агентлары» турындагы канун бәйсез мәгълүмат чыганакларын, альтернатив аңлатмаларны читкә этәрүгә юнәлгән. «ВЦИОМ белән безнең нәтиҗәләр әллә ни аерылмый, аерма бары тик кайбер нюансларда гына була иде. Гәрчә безнең нәтиҗәләр (сайлау алды сораштыруларында хакимият вәкилләренә тавыш бирү – ред.) түбәнрәк була иде», – ди социолог.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) дүшәмбе чыгарган сайлау алды сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, русиялеләрнең 67 проценты сайлауга барырга җыена, 11 проценты «барырга уйлап тора». Респондентларның 64 проценты Русиядә сайлаулар «ачык һәм гадел көрәштә» уза дип белдергән, 23 проценты тавыш бирүне демократик дип әйтеп булмый дигән. Хәзерге президент Владимир Путин өчен респондентларның 73,8 проценты тавыш бирергә җыеначагын әйткән. ВЦИОМ тулысынча дәүләт контролендә.

Оешма җитәкчесе Валерий Федоров сүзләренчә, ВЦИОМ белән «Левада» үзәге арасында ярышу булмаган, чөнки аларның «клиентлары төрле». «Кызганыч, хәзер мәгълүмат әзрәк булачак. Күбрәк булган саен, яхшырак, сүз бит ниндидер өч тиенлек оешма турында түгел, ә 14 ел дәвамында эшләп килүче оешма турына бара», – дигән Федоров.

Басма билгеләвенчә, чынлыкта, күп очракта ВЦИОМ белән «Левада» үзәгенең сораштыру нәтиҗәләре аерылган. Әйтик, декабрьдә уздырылган «Левада» үзәге сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, президент сайлавына русиялеләрнең 28 проценты барачагы турында, ә 30 проценты «барырга уйлап торулары» турында белдергән. ВЦИОМда бу саннар 70 һәм 11 процент тәшкил итә. Федоров моны сораштыру алымнары һәм сораулар куюның төрлелеге белән аңлата.

Путинның матбугат хезмәткәре Дмитрий Песков бу уңайдан бирелгән сорауга «электораль мәгълүматны анализлау өчен, эшләп килүче үзәкләрнең мәгълүматлары кулланыла», дип җавап биргән.

Русиянең Юстиция министрлыгы коммерцияле булмаган «Юрий Левада аналитика үзәге»н 2016нчы елда «чит ил агенты» дип таныды.

Казан хакимияте балалар бакчаларында Путин өчен имза җыю хәбәренә аңлатма бирми

Социаль челтәрләрдә, Казан мәгариф идарәсе балалар бакчалары хезмәткәрләренә эшкә паспортларын алып килергә боерган, дигән хәбәр таралды. Хезмәткәрләргә Русия президентына чираттагы мәртәбә намзәт булырга җыенучы Владимир Путин өчен имза куярга киңәш ителгән, дип язды Казан блогерларының берсе. Каршы килгән очракта эштән алу белән дә янаганнар диелә язмада.

Әлеге пост «Facebook» cәхифәсендә бөтен кешегә дә күренә иде, соңрак аның авторы текстны дуслары гына күрерлек итеп ябып куйды.

Әлеге хәбәрне раслау яки кире кагу өчен «Idel.Реалии» Казан мәгариф идарәсенә, Казан мэриясенә, Татарстан мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ләкин әлегә кадәр язма рәвештә дә, телефон аша да аңлатма ала алмаганнар.

Григорий Явлинскийның Казандагы штабы җитәкчесе Николай Рыбаков әлеге хәлгә гаҗәпләнүен белдерә. «Өч миллион сайлаучы яшәгән республикада 7,5 мең имза җыю кебек элементар йөкләмәне үтәү өчен дә административ басым кулланыла. Президент идарәсендә беркем дә сайлауны гадел уздырырга теләми. Административ басымга җавап – үз намзәтеңә агитациядә катнашу һәм сайлауда тавыш бирү», – ди Рыбаков.

Бу бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән бәйле беренче генә очрак түгел. 2016нчы елның ноябрендә Казан башкарма комитетында эшләүчеләргә һәм укытучыларга Казан-Аренада узган «Рубин» командасы катнашындагы уенны ихтыяри-мәҗбүри карарга барырга «тәкъдим ителде».

2017нче елның августында Татарстанның Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучылардан агач кәүсәләрен юдырттылар. Район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде, дип белдерде.

Мәхкәмә «СОлНЦе» мәктәбе мөдиренең прокуратурага каршы шикаятен карауны туктатып тора

10нчы гыйнварда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе «СОлНЦе» мәктәбе эше нигезендә утырышка җыелды һәм мәктәп мөдиренең прокуратурага каршы шикаятен карауны адвокат соравы белән туктатып торырга булды. Адвокат моны «вакыт сузу кирәклеге» белән аңлатты.

Мәхкәмәдә бу юлы Вахитов районы прокуратурасының мәктәптән төрле документлар сорап җибәрелгән хаты шикаять ителде. Бу утырышны да беренче шикаятьне карап, аны канәгатьләндерүдән баш тарткан хөкемдар Евгения Зыбунова алып барды. Адвокат Рамил Сәитов хөкемдарны читләштерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде, ләкин ул кире кагылды. Адвокат шулай ук мәктәпкә прокуратурадан документлар таләп итеп хатлар җибәрүне туктатып торуны сорады. «Мәхкәмәдә бер шикаять каралганда прокуратура документлар сорап тагын хатлар җибәрергә мөмкин. Бу мәктәп җитәкчесенә һәм мәктәпкә административ җәза белән яный», – дигән Сәитов «Idel.Реалии»га. Ләкин бу мөрәҗәгать тә канәгатьләндерелмәде.

Аннан Сәитов шикаятьне карауны туктатып торуны сорады. Югары мәхкәмәдә Вахитов районы мәхкәмәсенең беренче карарына аппеляция карала. «Шулай итеп без киләчәктә ничек эшләргә кирәклеген аңлау өчен вакыт сузабыз», – ди адвокат.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков шикаятен моңа кадәр бер кире каккан иде инде. Шмаков Вахитов, районы прокуратурасы тикшерүләре, куелган таләпләр һәм прокуратурага чакырып сорау алулар кануни түгел, дип, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Бу эш 29нчы ноябрьдә карала башлады.

Разил Вәлиев: «Балалар бакчаларында татар телен калдыру-калдырмауны министрлык әле хәл итмәгән»

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүне калдыру-калдырмау мәсьәләсе турында уйлашалар. Депутат Разил Вәлиев сүзләренчә, татар теле һичшиксез калырга тиеш.

«Әле кичә генә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән бу хакта сүз алып бардык. Алар бу мәсьәләне хәл итеп бетермәгәннәр. Уйлашалар, фикерләшәләр, чөнки соңгы вакытта тел мәсьәләсендә барган хәрәкәт, проблемалар әле Русия дәрәҗәсендә дә канунилаштырып бетерелмәгән. Русиянең «Мәгариф турында»гы канунында бар, әмма Федераль мәгариф стандартларында (ФГОС) ачык язылмаган. Шуңа Мәскәү, Русия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Мәгариф министрлыгы белән эшлисе эшләребез күп. Бу мәсьәләне өйрәнү һәм тәртипкә салу бара», – диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең күрсәтмәсе белән балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктатырга боеруы турында 30нчы декабрьдә «Вечерняя Казань» язып чыккан иде.

Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерде.

Комментарии