Коклюш

Мин газетада табибларны тәнкыйтьләп язуны бер дә хупламый идем, аларны акларга сәбәп таба идем. Тик быел үзем белән, дөресрәге, кызым булган хәлләрдән соң фикерем үзгәрде.

Быел кызымның дүрт һәм ике яшьлек, дүрт айлык балалары 1нче майдан соң ютәлли башладылар: буыла-буыла, зәңгәрләнеп килеп йөткерәләр. Башта олысы, аннары кечкенәләре ютәлләде. «Коклюш түгелме икән, кызым?» – дип әйтеп карасам да, ул: «Син табиб түгел, табибларны тыңлыйм», – диде. Ә ул чыннан да коклюш булып чыкты. Сүз монда кечкенәсе турында барачак.

Коклюш турында әз генә языйм әле. Коклюшның сәбәбе үпкәдә түгел (катлаулану (осложнение) үпкәгә биреп, пневмония дә булырга мөмкин), баш миендә, коклюш йөткерү рефлексын үтерә, бала йөткерә алмый, зәңгәрләнеп килә. Коклюш белән авырганда җылытып дәваларга ярамый, урамда күп йөрергә, тәрәзә ачып йокларга кирәк. Кыш көне коклюшны бер атнада дәваларга мөмкин, җәй көне ул алты айга кадәр сузылырга мөмкин.

Ничек ютәлләгәннәрен, кечкенәсенең ничек итеп зәңгәрләнүен, селәгәй килгәнен аңлатканнан соң, табиблар дарулар язып биргәннәр – файда юк. Өч балага 1600 сум акча түләп, өйгә балалар табибын чакырдылар. Без инде неврология түгелме икән, эпилепсия түгелме икән, дип тә куркабыз. Педиатр ингалятор алырга кушты, дарулар язып бирде – файда юк. Бала болай әйбәт кенә йөри, уйный, көлә, сәламәт бала, тик йөткерә башласа, авызыннан селәгәйләр килә, йөткерә алмый. Бер таныш неонатологка карагач: «Барысы да әйбәт, неврологка күрсәтегез», – дигән. Невропатологка баргач, ул да: «Бу минем авыру түгел, отоларингологка барыгыз», – ди. Бушлай түгел, әлбәттә, барысы да түләүле. Дару, ингалятор һәм табибларга күренергә 10 меңләп сум акча китте. Ә баланың хәле начарлана: ул уйный, көлә, барысы да әйбәт, тик ютәлли башласа, сулый алмый башлый, тыны бетә, иреннәре зәңгәрләнә, авыз-борыныннан күбек килә – апноэ. Бу хәл башта берничә көнгә бер булса, көнгә берничә тапкыр кабатлана башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Бала көлә, «җырлый», алып китәргә исәпләре юк иде, безнең табиблар кулына тапшырасыбыз килде. Баланың ничек тын ала алмыйча, әздән генә үлмичә калуы турында әйткәч, табиб: «Мама фантазерка, дети от этого не умирают», – диде. Без тынычландык инде. Абструктивный бронхит дип балалар больницасының пульмонология бүлегенә алып киттеләр, кабул итү бүлмәсендә шул диагноз белән алып калдылар. «Не могли до утра потерпеть», – дип шелтәләделәр әле. Палата табибы шул диагноз белән ике көн җылытып дәвалады. Табиб: «Вот уже кашель получше», – ди. Ә баланың хәле тагын да начарлана. Анда бала белән кызым башка балалар белән дә аралашалар. Кызым сөйли: «Ике айлык бер баланы көчкә үлемнән алып калганнар, менә ул пульмонология бүлегендә ята хәзер әбисе белән, алар белән күп аралаштым», – ди. Без кызыма апноэ башлануга, табиб янына бәреп кер дә кулларына тоттыр, дип әйттек. Чираттагы апноэ башлангач, кызым шулай эшләгән дә. Менә шунда инде табиблар чабыша башлыйлар, баланы кислородка тоташтырып, бала тагын бер тапкыр үлемнән котыла. Сигезенче табиб: «Бу коклюш булырга тиеш, тәрәзәне ачып йоклагыз, иртәгә диагнозны әйтербез», – дигән. Иртән тәрәзә ачып йоклаганнан соң барысы да әйбәт булгач, коклюш дигән диагноз куялар. Ниһаять, дөрес диагноз куйдылар! Тик интегүләр моның белән генә бетмәде шул!

Иртән сәгать 7дә бүлек мөдире кереп: «Диагноз турында беркемгә дә әйтмәгез, Җиңү проспектындагы балалар инфекцион больницасына барыгыз үзегез, безнең машина кичкә генә бушый», – дигән. Кызым такси белән Җиңү проспектына китә. Бу вакытта инде балага биш ай, алтынчы ае китте. Анда: «Бу больницада алты ай тулып узган балалар гына ята, алты айлары тулмаганнар Киров районындагы балалар больницасында ята, шунда барыгыз, үзегез», – диләр. Июнь ае, урамда 30 градустан да эссе. Бу вакытта абыйсы килә дә, шәһәрнең икенче ягына китәләр. Кабул итү бүлмәсендә табиб, юлламага да карамыйча, баланың йөткерүен күреп, «Типичный коклюш» дигән диагноз куя. Балага бер карауда дөрес диагноз куючы табиблар да була икән! Бала биш көн реанимациядә ятты, палатага чыккач, көннәр буе урамда йөрделәр, терелде Аллага шөкер! Олыларының да хәле бик әйбәт булмады, әлбәттә. Без инде аларны ничек дәваларга икәнен белдек, «Синекод» дигән дару бирдек. Синекод-синий, коклюш булганда, бала зәңгәрләнә. Көннәр буе урамда йөрделәр.

Шушы хәлләрдән соң мин күп уйладым. Баланы дәваласыннар өчен үлем хәлендәге баланы табибларның кулларына тоттырырга кирәк микәнни? Баланы инфекция больницасына «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән илтергә тиешләр иде, анда кислород мендәре дә, башка җайланмалар да бар. Пульмонология бүлегендә карантин кертергә, барлык авыруларны да коклюш белән контактта булды, дип кисәтергә тиешләр иде бит. Үз хокукларыңны аяк тибеп дауларга кирәк микәнни? Ниндидер баланың үлеме белән чагыштырганда, пульмонология бүлегендә эшләүче табибларга үз эшләренең проблемасыз җайлы гына баруы, рейтингларының югары булуы кулайрак микәнни? Теге ике айлык бала да коклюш белән авырып, дөрес диагноз куелмыйча, безнең кебек интекмәс, дип кем әйтә ала? Безгә әдәп саклап, табиблар ярдәмен көтеп тормаска, аяк тибеп, үз хокукларыбызны дауларга кирәк микәнни?

Гадилә САБИРОВА.

Комментарии