- 16.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
1986нчы елдан бирле «Татплодоовощпром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры булып эшләүче Раил Зыятдиновның «эшчәнлеге» турындагы язмаларны («Безнең гәҗит», «Бу нәстә? Әче кәбестә!» ( №14, 8 апрель, 2015), «Алманы кем ашаган?» (№16, 22 апрель, 2015) укыгач, чәчләр үрә торды. Бу кеше 30 елга якын бер урында эшләү дәверендә гел алдынгы, эшлекле кешеләр рәтендә саналып, радио-телевидение тапшыруларында катнашып, хөрмәткә лаек җитәкчеләр рәтендә күрсәтелеп килде бит. Советлар вакытындагы тырышлык һәм авырлыклар белән булдырылган байлыклар, складлар, төрле биналар, кибетләр һәм меңәрләгән гектар җирләр шушы җитәкченең шәхси байлыгына әйләнеп калган булып чыга.
Советлар Союзы таркалганнан файдаланып, Раил Зыятдинов шушы хуҗалыкның байлыкларын үзләштерү белән шөгыльләнә башлый. Берничә төрле ялган пичәтләр булдырып, хуҗалыкның байлыкларын сатып, йөзәр миллионлы суммалар кереп торса да, эшчеләренә хезмәт хакы түләү буенча да ызгышлар чыгып тора.
Аның Татарстан җирендәге байлыкларын саный башласаң да, ис-акылларың китәрлек бит. Төрле урыннардагы биналар, унлап фатир, өч коттеджы, мең гектардан артык җир мәйданнары барлыгы ачыклана. Әле аның ачыкланып бетмәгән байлыклары да юктыр дип әйтеп булмый. Бу байлыклар аның җанына рәхәтлек бирәме икән? Аларның барысының рәтенә төшеп, контрольдә тотарга кирәк бит әле. Бер сараеңны яки гаражыңны Теркәү палатасы аша үткәрә башласаң да, зур мәшәкать икәнен беләбез. Ул кадәр биналар, фатирларыңны арендага бирсәң дә, мәшәкатьле эш. Меңәр гектар җирне эшкәртеп, икмәк үстерергә дип алмаган бит инде ул. Аларны сатып, акчага әйләндереп йөри башласаң да, мәшәкатьсез генә булмыйдыр. Бу мәшәкатьләр белән йөри торгач, аның эшендә эшләргә вакыты да калмый түгелме соң?
Хәрәмлек белән барлыкка китерелгән бу малларны үзең белән теге дөньяга алып китеп булмый бит. Калдырырга балаларың булса да, үзем тапкан мал түгел, әти тапкан жәл түгел дип, гаделлек белән яшәмәгән бу гаиләдә тәрбияләнгән балаларны да бәхетсезлек очракларына китерүе бар мондый хәрәм малларның.
Сау-сәламәт, уйлый белә торган кеше булса, бу кадәр хәрәм малга кызыкмас иде кебек күренә башлады ул. Кешелеклелек сыйфатлары белән, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булган олы җитәкче булып, тарихка кереп калу мөмкинчелеген юкка чыгара торган байлыклар була түгелме соң бу? Әле бит алдагы көннәрдә дә кешеләр белән бергә эшлисе, яшисе дә бар.
Русиядә һәм үзебездә дә мондый гаделсез җитәкчеләрнең бар икәнен һәм аларга карата җәза бирәсе урында андыйларны тагын да югарырак урыннарга билгеләп куйган очраклар да була. Илеңнең системасы, яшәү рәвеше шундый булгач, нишләтәсең инде?
«Безнең гәҗит» кенә түгел, башка мәгълүмат чаралары да шушындый очракларны күбрәк язса, файдасы да булыр иде бәлки. Язганны яратмыйлар шул. Ә ил өчен, җәмгыять өчен файдалы гамәл булыр иде, югыйсә.
Безнең илдә коррупция дәвалап булмый торган чиргә охшап калуын дәвам итә.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии