Без террорчы түгел!

Мин мөселман, ләкин террорчы түгел. Хатымны шушы сүзләрдән башларга булдым, чөнки соңгы вакытта «мөселман» белән «терроризм» сүзләре тәңгәлләштерелеп карала башлады. Дөресен генә әйткәндә, мин сәясәттән ерак торам, шуңа бу темага кагылу уемда да юк иде. Ләкин күңел ризасызлыгы гаделлек таләп итә.

Башыма яулык ябуыма быел – 10 ел. Шушы 10 ел буе мин көрәш алып барам – җәмгыятьтәге, янәшәмдәге тискәре карашлар белән көрәш. Ишетмәгән сүз, яла, тиргәү калмады. Беренче елларда әлеге мөнәсәбәткә ияләшү авыр булды: балалыгым белән үпкәләдем, әрнедем, еладым. Ләкин Ислам – сабырлык дине, шуңа артымда кычкырып калучыларның сүзләрен ишетмәскә өйрәндем. Хәтта үземдә кыерсытучымның күзләренә карап елмаерга «иммунитет» та булдырдым.

Соңгы вакыйгалар мөселманнарга карата игътибарны тагын да арттырды. Янәшәмдә шикле карашлар, сынаулы йөзләр тагын да күбәйде. Колак артымда «террористка», «пригрели змею, а они нас же бомбят» кебегрәк сүзләр көчлерәк яңгырый башлады. Тамчы тама-тама боз тишә, диләр. Моңарчы көчле торган «иммунитет»ым беркөн юкка чыкты, чөнки Ана өчен иң кадерле кеше булган Балага яла яктылар. «Нарожали детей, растут новые террористы»… Өлкән яшьтәге ханымның әлеге сүзләре әле дә тәнемне калтырата, нәфрәтләндерә. Ничек?! Нигә?! Минем дөнья күрергә дә өлгермәгән, әле генә тәпи киткән сабыема «террорист» ярлыгы тактылар. Террорчы! Үтерүче! Нинди куркыныч сүз! Шушы нарасыйга! Моңа кемнең хакы бар? Мине сүксеннәр, миңа суксыннар – түзәм, тешне кысып түзәм, ләкин бер ана да баласына тел-теш тидертмәс! Ирек бирмәм, юл куймам! Ханымга яудырган «күпкатлы» җавабым йөрәгемнән әрнеп чыкты. Мин рәнҗедем, динемә түгел, минем ана хисләремә кагылдылар. Аннан: «Мөселманнар бик тиз агрессиягә бирелә. Аларга бер начар сүз әйтсәң, көт тә тор, үпкәлиләр, үзләренең дөреслеген раслый, синең белән талаша башлыйлар, дип сөйлиләр», – дип әйтеп куйды. Ә мөселман булмаган ана бу очракта нишләр иде икән?.. Дәшми калуына шикләнәм.

Әлеге очрак мине хат язарга этәрде дә. Күңелемдә шик, курку оялады, инде бүген үк улымның киләчәге борчый башлады. Кичә мөселман кызын, мөселман булганы өчен, кибеттән куып чыгардылар, бүген, анасы мөселман булганы өчен, кечкенә сабыйны «террорист» дип атадылар, иртәгә ни булыр?! Улым үсә төшеп, дөньяны аңлый башлагач, бу ярлык аны эзәрлекләмәсме? Балалар бакчасында, мәктәптә мөселман баласы булганы өчен зыян күрмәсме? Шушындый каты бәгырьле, әшәке телле ханымнардан туган балалар аны рәнҗетмәсме? Нигә мин мөселман, дип, улым безгә, ата-анасына, үпкә белдермәсме? Әлеге сораулар күңелгә һич тынгылык бирми.

Татарстанда Ислам дине бүген генә барлыкка килмәгән, яулык япкан мөслимәләр дә ят күренеш түгел. Нигә соң кайберәүләр әле дә моның белән килешә алмый? Җай чыккан саен, бер гаепсезгә мөселманнарны рәнҗетә? Террорчылар, дисезме? Терракт нәтиҗәсендә мөселман халкы да утка тотыла, мөселман балалары да җәза күрә бит…

…Улым әле кечкенә, йөзеннән елмаю китми, ул әлегә җәмгыятебезнең тискәре якларын белми. Аның өчен бар да матур, бар да яхшы. Шулай булып калсын иде дә… Шуңа җан ачысы белән сорыйм: тимәгез безгә, тел тидермәгез балаларыбызга! Әйе, без мөселман, ләкин без террорчы түгел!

Мәрьям ГАЛИМУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии