Диктант язу пиар кампаниясенә әверелмәсен иде

Диктант язу пиар кампаниясенә әверелмәсен иде

Әле яңа гына бик зурдан кубып оештырылган диктант язу акциясе уздырылды. Анда 85 мең кеше катнашкан, һәм ул 1410 мәйданчыкта гамәлгә ашырылган. Диктантны 22 чит илдә, Русиянең 47 төбәгендә һәм республикабызның барлык районнарында язганнар. Бу хәбәргә һәм андагы саннарга ышанырлык булса, зур һәм игелекле эш башкарылган дип уйларга була. Әмма минем бу эшнең ни дәрәҗәдә уйлап, мәгънәле һәм нәтиҗәле итеп башкарылуына карата кайбер бәхәсле фикерләрем һәм шикләрем бар.

Бөтен дөнья яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтүенчә, диктант язуның төп максаты – татарча хатасыз язарга һәм сөйләшергә өндәү. Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: «Татарча диктант – белемебезне тикшерүче чара», – ди. Ниятләре изге булган, димәк. Тик монда берничә сорау туа. Бу максатка ирешү өчен, болай «уптым илаһи кубып», бөтен дөнья буенча күп меңнәрчә кешеләргә диктант яздырырга кирәк микән? Белем дәрәҗәләре бик төрле булган кешеләрдән бердәм диктант яздырту реаль гамәлме? Ул диктантларга бәя бирү өчен гомуми критерийлар билгеләп буламы? Мәгълүм булганча, мәктәпләрдә диктант яздыртканда текстлар төрле класс укучылары өчен катлаулыгы буенча төрле дәрәҗәдә итеп сайлана. Ә бу кампаниядә Татарстан мәктәбендә укучы да, Австралиядә яки Финляндиядә яшәүче 70-80 яшьлек әби-бабай да бертөрле текстны язарга тиеш. Гомумән чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә үз телләрен диктант язарлык дәрәҗәдә белгән татарлар күпме икән? Әлеге диктант яздыру кампаниясенә багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруының башында төрле җирләрдә яшәгән 4-5 кыздан «Без диктант язабыз» дип әйттерделәр. Бу өч сүздән торган җөмләне дә бик авырлык белән, ватып-җимереп кенә әйтте алар. Телнең үзен белмичә, ул телдә диктант язып буламы икән?! Хәер, газетада әйтелгәнчә, текстны алдан «ватсап»тан җибәреп куйсалар, язарлар анысы. Ләкин болай эшләгәндә, диктант язуның мәгънәсе буламы соң?

Кыскасы, күңелдә соңгы елларда бу диктант язу белән матавыкланулар, безнең тормышта еш булып торганча ниндидер җитди эш эшләгән булып күренү өчен генә башкарыла торган шау-шу кампаниясенә әверелеп бармыймы икән дигән шик туа.

Бу уңайдан мин, татар теленең хәзерге торышын, киләчәген исәпкә алып, ниләр эшләргә кирәклек турында кайбер фикерләремне тәгъбир кылырга җөрьәт итәм.

Хәзер туган телебезне саклау һәм үстерү мәсьәләләре шулкадәр җитди хәлдә: аны белү, өйрәнү, куллану бурычларын гамәлгә ашыру эшләренә бик җитди карарга кирәк. Эшләгән булып күренү өчен генә, күз буяп, формаль эш итү гомумән начар нәрсә, туган телебезнең язмышына караган мәсьәләләрне хәл иткәндә болай эшләү икеләтә, өчләтә зыянлы.

Татар телендә аралашучылар, китап, газета-журнал укучылар, татар телендәге радио-телевидение тапшыруларын тыңлаучы һәм караучылар саны кими. Милли телләргә, шул исәптән безнең татар теленә дә, үзәк хакимият тарафыннан һөҗүм бара. Мәктәпләрдә уку планнарыннан милли-региональ компонентларны алып ташлау, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирдертеп, югары уку йортларына шунда алган билгеләр буенча алу, ниһаять, иң начары – мәктәпләрдә туган телләрне укытуга вакытны атнасына ике сәгать белән генә чикләү һәм, шуның өстенә, туган телне балаларның ата-аналары ихтыяры белән генә, анысын да 10нчы класска кадәр генә укыту – болар барысы да халыкларның туган телләренең тамырына балта чабуга юнәлтелгән чаралар. Хәзер татарларның теленә, димәк, аларның мәдәниятенә һәм ахыргы исәптә үзләренең милләт буларак яшәешенә янаган гуманитар һәлакәтне күрмәмешкә салынып, Аллага шөкер, тамагыбыз тук, өстебез бөтен дип тынычланып кына яшәү – гафу ителмәслек хәл. Бүгенге көндә телебезне саклау – ата-анасын, нәсел-нәсәбен, халкын хөрмәт иткән, милли җанлы һәркемнең изге бурычы. Ә аны бу телне өйрәнеп, балаларыңа да өйрәтеп, мөмкин булганча күбрәк кулланып (сөйләп, сөйләшеп, укып, тыңлап һ.б.) кына саклап калырга мөмкин.

Туган телебезне белү, өйрәнү, өйрәтү, куллану мәсьәләләре белән шөгыльләнү – Татарстан дәүләтенең иң мөһим, беренче дәрәҗәдәге бурычы. Парламент, хөкүмәт, Мәскәүнең милләтләр үсешен тоткарлауга юнәлтелгән карарларына дәшмичә риза булып, татар телен өйрәнүгә һәм куллануга шактый зур зыян китерделәр инде. Моннан ары бу хәлиткеч мәсьәләләрдә үзәктән килгән һәртөрле күрсәтмәгә дәшмичә генә риза булып тору сәясәте булырга тиеш түгел.

Татар теленең җитди хәлдә булуын исәпкә алып, хәзер республика җитәкчелеге, кичектермичә, туган телебезне саклауга һәм җәелдерүгә юнәлтелгән җитди чаралар күрер дип ышанасы килә. Бу эшкә татар телен саклау һәм үстерү буенча махсус дәүләт программасын кабул итеп керешергә кирәк. Бу программаның нигезендә мәктәпләрдә татар телен өйрәтү-укыту эше торыр дип гомумән кылыйк. Чөнки телне, белмичә, кулланып булмый, өйрәнмичә, белү мөмкин түгел. Хәзер исә мәгълүм сәбәпләр аркасында мәктәптә татар телен яхшы итеп укыту өчен зур кыенлыклар бар. Бу мәсьәләдә иң әһәмиятле бурыч – бөтен ресурслардан тулысынча файдаланып, татар мәктәпләрендә балаларны үз телләрендә укытуны җайга салу һәм туган телләрен өйрәтүне камилләштерү, сыйфатын яхшырту. Татар мәктәпләре укытучыларының белем дәрәҗәсе, һөнәри осталыгы буенча да, уку-укыту әсбаплары һәм материаль базалары белән дә иң абруйлы уку йортлары булырга тиеш. Булганнарының сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрү белән бергә, заманча милли мәктәпләр ачу, ягъни иң күркәм татар мәктәпләренең санын арттыру бурычы хәл ителсен иде. Яңа татар мәктәпләрен төзүгә матди хәлләре югары дәрәҗәдәге хосусый инвесторларны җәлеп итү дә яхшы булыр иде.

Татар мәктәпләрендә укыту, тәрбия, оештыру эшләре нигездә туган телдә булып, кайбер төгәл фән предметлары, мәсәлән, физика, математика, химия рус телендә алып барылырга мөмкин. Рус һәм инглиз телләрен укытуның сыйфаты югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Менә шулай булганда, татар ата-аналары да балаларын укытырга ул мәктәпләргә бик теләп бирерләр. Димәк, татар мәктәпләренең дәрәҗәсен, статусын күтәрү – татар телен алга җибәрүнең беренче шарты.

Татар телен өйрәтүгә килгәндә, рус мәктәпләрендәге күп санлы татар балаларына туган телләрен укытуның зур әһәмияткә ия булуын да онытырга ярамый. Бу мәсьәләдә Татарстан мәгариф министрлыгының бик мөһим бурычларыннан берсе – рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телләрен өйрәтү эшен яхшырту. Хикмәт шунда: күп дистә еллар буена бу бик әһәмиятле эш тиешле дәрәҗәдә башкарылмый килде.

Телебезне кулланучыларның сафларын киңәйтүнең әһәмиятле чараларыннан берсе – татар телендәге матбугатның, радио-телевидение тапшыруларының сыйфатын күтәрү, аларның тематикасын киңәйтеп, халыкка кызыклы, файдалы материалларны дөрес, матур телдә әзерләп бирү. Газета-журналларның тиражларын арттырып, бәяләрен төшереп, халыкның аларны күбрәк укуына ирешү дә мөһим. Республика матбугатын укучылар санын арттыру өчен, матди хәлләре авыр кешеләргә дәүләт исәбенә газетага ярты бәясенә яки бушлай яздыру чарасын күрү мәгъкуль булыр иде.

Туган телебезне саклау белән бәйләнешле бик әһәмиятле мәсьәлә ул – халыкның милли рухын җанландыру, савыктыру. Бу ифрат четерекле, зирәк акыл белән хәл ителә торган бурыч. Эш шунда: ярты меңгә якын ел руслар хакимлегендә яшәү нәтиҗәсендә күпмедер сандагы татарларның милли рухы үзгәрешкә дучар булган: аларның аңына русларның өстенлеге, алардан башка халыкларның түбәнсетелгән, кимсетелгән һәм икенче дәрәҗәдәгеләр булуы рухы сеңдерелгән. Мондый рух хәзер дә – XXI гасырда да Русиядәге кайбер сәясәтчеләр тарафыннан үстерелеп һәм үсендерелеп тора.

Кайбер татар ата-аналарның балаларын туган телләрен өйрәтергә, татар мәктәпләренә бирергә теләмәүләре, үзләренең дә татарча сөйләшүне, татарча газета-журнал, китап, спектакльләрне һ.б. өнәмәүләре, үз халкына битараф караулары менә шушы күп йөз еллык колонизаторлык чорында тәрбияләнеп килгән «икенче сортлылык» карашының чагылышы булса кирәк. Бу милли фаҗига, әлбәттә. Ләкин андый кешеләрне гаепләү сәясәтен үткәрү дөрес булмас иде. Бурыч – милли рухлары югалган яки югалып килгән милләттәшләрдә, әдәп кагыйдәләрен саклап, дөрес милли рух тәрбияләү. Бу, куәтле, нәтиҗәле пропаганда чараларыннан (матбугат, радио-телевидение, уку йортлары һ.б.) файдаланып, дәүләт тарафыннан махсус программа нигезендә башкарылырга тиешле нәзакәтле һәм ифрат әһәмиятле эш.

Халыкның милли рухын тергезү, савыктыру һәм көчәйтү гамәле аның милли горурлыгын тәрбияләү эше белән бердәмлекне тәшкил итә. Халыкның милли горурлык дигән кыйммәтле сыйфатка ия булуы – аның милләт буларак саклануы өчен мөһим шарт. Хәлбуки, безнең халыкның милли горурлыгын тәрбияләү ихтыяҗы бар. Бу бурычны уңышлы үтәү өчен бөтен кирәкле шартлар (татарларның борынгы бай тарихы, алдынгы мәдәнияте, күркәм, фидакарь уллары-кызларының тормышның һәр өлкәсендә дә зур казанышлары) бар. Аларның үрнәгеннән әлеге изге максатта акыл белән файдалана белергә генә кирәк.

Туган телне саклау программасы, әлбәттә, бу юнәлештәге күп төрле игелекле эшләрне, әһәмиятле чараларны гамәлгә ашыруны күздә тотып төзелер дип уйлыйк. Шундый күп санлы чаралар исәбендә язмабызның башында искә алынган диктант язу һәм яздыру акциясе (кампаниясе) дә торырга мөмкин. Безгә, тормышка, вакыйгаларга реалист буларак карап, туган телебез белән бәйләнешле гамәлләргә дә, аларның нәтиҗәлелеге дәрәҗәсен дә исәпкә алып, объектив бәя бирергә күнегергә кирәк. Шундый караш белән фикер йөрткәндә, ду кубарып, бөтен дөнья буйлап сөйли, яза белгән-белмәгән кешеләрдән елга бер тапкыр диктант яздырту белән генә татар телен саклау эшенә зур ярдәм итеп булырмы икән?

Теләгән кешеләр яздыртсыннар һәм язсыннар, әлбәттә. Беркем дә беркемне дә тыймас. Тик һәр эшнең максатын һәм нәтиҗәсен уйлап эшләргә кирәк. Бу уңайдан мин телебезнең яшәешенә ярдәм итәргә (мондый ярдәм бик кирәк) теләге булган кешеләргә, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә файдалырак, җитдирәк эшләр белән шөгыльләнергә киңәш бирер идем. Бер мисал.

21нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Халыкара туган тел көне. Бу дата уңаеннан һәр елны бөтен дөньяда объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында бетүгә йөз тоткан, кулланылыш даирәсе тараеп килгән телләрне саклап калуга багышланган күп төрле чаралар күрелә. Туган телләренең язмышы өчен йөрәге авырткан татарларга да – дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләренә, ана телен яраткан аерым кешеләргә дә шушы истәлекле көн уңае белән, ул көн килеп җиткәнче үк әзерләнә башлап, күп игелекле эшләр кылырга мөмкин булыр иде. Халыкара туган тел көнен безнең республикада, махсус программа төзеп, зур эшлекле бәйрәм, туган тел тантанасы көне итеп билгеләп үтү зарур.

Туган телебезнең бүгенге торышын һәм киләчәген уйлап, чаң сугарга һәм тәгаен нәтиҗәле гамәлләр кылырга вакыт бик җитте. Тел язмышы – халык язмышы. Туган теленнән мәхрүм ителгән халык алдынгы милләт була алмый.

Рүзәл ЮСУПОВ,

академик

Диктант язу пиар кампаниясенә әверелмәсен иде, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии