Урлама – кысылып калырсың

Урлама – кысылып калырсың

Илдәге тәртипсезлекнең тамырына балта чабарга полициянең генә көче җитмәсен аңлап булса кирәк, ишекләр (!) ярдәмгә килергә булган. Түбән Камада кибет басарга кергән бер хатын-кыз ишеккә кысылып калган әнә. Вакыйга иртәнге 4тә булган. Өч хатын-кыз кибет басарга уйлаганнар һәм ишекне каерырга тотынганнар (автомат рәвештә ян-якка ачыла торган ишек турында сүз бара). Сигнализация эшли башлаган һәм вакыйга урынына полиция килеп җиткән. Ике кыз качып өлгергән, ә берсе ишеккә кысылып калган. Әле ярый ишек булган, югыйсә бурларның өчесе дә качып китәсе булган бит. Бездәге гадәт буенча, хәзер бу ишекне медаль белән бүләкләргә тиешләр инде.

Комментарии