«Хәмитов көчсез иде, шуңа китә»

«Хәмитов көчсез иде, шуңа китә»

11нче октябрь – Республика көнендә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде. «Бу минем шәхси карарым, ул төрле яклап уйланган, мин 2019нчы елда республика башлыгы сайлавында катнашмаячакмын. Минемчә, төбәк башлыклары мондый өлкән яшьтә эшчәнлеген туктату турында карарны вакытында кабул итәргә тиеш», – диде Хәмитов.

Шул ук көнне Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбировны билгеләде. Радий Хәбиров 1964нче елда Башкортстанның Ишембай районында туган, юридик фәннәр кандидаты. Хәбиров Башкортстаннан җәнҗал белән китте. Элекке президент Мортаза Рәхимов аны 2008нче елда президент идарәсе җитәкчесе вазифасыннан алды. Хәбиров «Бердәм Русия» фиркасеннән дә куылды, ришвәт алуларда гаепләнеп, аңа карата җинаять эшләре ачылды. Ләкин 2009нчы елда «Бердәм Русия»нең федераль җитәкчелеге аны фиркагә кире алды һәм ул Русия Президентының эчке сәясәт идарәсенә җитәкче урынбасары булып тәгаенләнде. 2017нче елдан Хәбиров Мәскәү янындагы Красногорскины җитәкли иде.

Рөстәм Хәмитов исә Башкортстан җитәкчесе булып 2010нчы елдан бирле эшләде. 2014нче елда ул икенче мөддәткә сайланган иде.

«Азатлык», шушы үзгәрешләргә аңлатма бирүне сорап, берничә белгечкә мөрәҗәгать итте. Без алардан Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан вакытыннан алда китүен нинди сәбәпләр белән аңлатып була, ул республика җитәкчелегеннән нинди мирас белән китә дип сорадык.

Айрат ДИЛМӨХӘММӘТОВ, башкорт милли хәрәкәте вәкиле:

– Ул башлык итеп формаль рәвештә сайланды. Дөресрәге, президент булып сайланды, ә аннары аны башлыкка алмаштырдылар. 11нче октябрь – Республика көнендә вазифасыннан китү турында белдерә. Бу нәрсә турында сөйли? Бу аның мөстәкыйль хәрәкәт итмәүче җитәкче булуын күрсәтә. Беренче чиратта халык күзендә лигитим булмаган җитәкче. Халык аны сайламады. 2014нче елны дөреслектә аны билгеләп куйдылар. Әйткәнемчә, ул колониаль идарә башлыгы. Илдә федерализм бетерелгән. Республика исемдә генә республика. Ул шул колониаль хакимиятнең җитәкче вазифасын башкаручы формаль башлык.

Моны нәкъ Республика көненә туры китерүе бик икейөзле. Башка көнне көтмәделәр. Метрополия республика көне бәйрәменә дә, республика статусына да төкерде. Без моны бәйрәмгә санамыйбыз дип күрсәтәселәре килгәндер. Бу башлыкның мөстәкыйль булмавын күрсәтә.

Әлбәттә, хәзер тагын кемне дә булса билгеләп куячаклар. Халык ихтыярын инкарь итәчәкләр. Халыкның бу урында кемне күрәсе килүенә күз йомачаклар. Хәзер без спектакль күрәчәкбез. Барлык контрольдә булган, шул исәптән башкорт оешмалары да кемгә бармак төртеп күрсәтәчәкләр, шуңа ризалашачаклар.

Хәмитов 2010нчы елны Башкортстанда таланган хуҗалыкка килде, хәзер инде таланган хуҗалыкны калдырып та китә. Әлбәттә, бераз ирек булдырылды, әмма анысы да барысына да түгел. Мисал өчен, мин ул республика җитәкчесе булган чорда ике тапкыр утырып чыктым.

Марат КОЛШӘРИПОВ, тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте ветераны:

– Рөстәм Хәмитов инде күптән китәргә тиеш иде. Ул җиренә җиткереп эшли алмады. Аның әйткән сүзе эше белән туры килми. Узган ел ук китәргә тиеш иде. Моны таләп итеп митинглар да булды. Ни өчен дигәндә, республика алга бармый. Мәскәү нәрсә әйтсә, баш өсте дип шуны эшләп йөри. Вазифага килгәч тә, безнең республика бай, дип кычкырып йөрде. Шуңа Мәскәү ШОС, БРИКС саммитларын монда уздырырга карар итте. Аны уздыру өчен миллиардлар китте. Отельләр төзеп куйдылар. Хәзер алар буш тора. Аңа миллиардлар түктеләр. Шундый ялгышлары күп булды.

Шулай ук «Урал» фондын таркатты. Бу элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән фонд. 60 миллиардтан артык сум акча бар иде. Ул акчалар Башкортстанда калыр дип уйладылар, Мәскәү аны тартып алды. Ул фонд Башкортстанда зур эш алып бара иде. Мәктәпләр, мәчетләр төзү, хәйриячелек эше буенча гамәл кылды. Шуны таркатты.

Бернинди алга китеш булмады. Аны нишләп китереп куйганнардыр, һич аңлашылмады. Мәскәү әйткәнне генә тыңлап йөрде. Әле бит республиканың 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенып йөрибез. Бу республика көнендә тантаналы җыелышлар була иде, хәзер алары да үткәрелми. Ул Декларация, суверенитет сүзләре бөтенләй онытылды. Ул эшне шуңа китереп җиткерде.

Рөстәм Хәмитовның Башкортстан җитәкчелегендә ике мөддәте узды, шул вакыт эчендә ул республикадагы вазгыятьне үз контроленә ала алмады. Хакимият эчендә дә бер-берсе белән көрәшүче берничә төркем бар. Шуларның берсе – Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов төркеме. Монда Хәмитов килгәнче булган элита төркеме аның хакимиятен нык көчсезләндерде. Хәзер бар Русия буйлап губернаторларны алыштыру бара һәм бу алыштыру вакытында иң көчсез губернаторлар, республика җитәкчеләре төшеп кала. Хәмитов бик көчле түгел иде, шуңа күрә ул китәргә мәҗбүр булды.

Илнар ГАРИФУЛЛИН, тарихчы:

– Беренчедән, Рәхимов чорында булган милли проблемаларның, иң беренче чиратта татар проблемасы чишелмәвен әйтергә кирәк. Рәхимовтан калган татар проблемаларының берсе дә сигез ел эчендә чишелмәде. Һәм татар оешмалары җитәкчеләренең берсе дә республика Дәүләт җыелышы – Корылтайга узмады. Бу хакимияттәгеләрнең милли мәсьәләләргә, бигрәк тә татар проблемасына бик игътибар итмәвен күрсәтә. Хәмитов үзе килгәндә берничә зур икътисади проект игълан иткән иде, шул исәптән Росгидродагы элекке эшчәнлеге белән бәйле проектлар, зур инвестицияләр дә вәгъдә иткән иде. Аларның берсе дә килеп чыкмады. Өченче яман мирасы буларак республикадагы элита төркемнәре арасындагы киеренкелекнең артуын атап була. Ул килгәндә дә әлеге төркемнәр арасында көрәш бара иде, аның хакимияте чорында бу проблема чишелмәде, киресенчә көчәйде генә.

Аның бердәнбер яхшы мирасы дип шуны атар идем: Рәхимовның күп елларга сузылган диктатурасыннан, авторитар хакимиятеннән соң республикага иреклек һавасы керде. Хәмитовны кем генә тәнкыйтьләмәсен, дошманнары сүксә дә, беркем дә аның тарафыннан эзәрлекләнми. Хәзер Хәмитов турында кем ни уйлый – шуны әйтә ала. Кирәк булса, үзләренең сәяси хәрәкәтләрен дә төзиләр. Әмма моның өчен Мортаза Рәхимов чорындагы кебек репрессияләр юк. Федераль структуралар ягыннан репрессияләр булырга мөмкин, әмма Хәмитовның үзе ягыннан андый эзәрлекләүләр юк. Хәмитовны журналистлар да, сәяси активистлар да тәнкыйтьли. Хәмитов китергән җепшеклек чоры аның иң зур яхшы мирасы дип әйтергә була.

Ирада Әюпова: «Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл сораучы булмады»

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән формаль булмаган очрашу уздырды. «Азатлык» Милли китапханәнең тарихи биналары кемгә биреләчәге, «Үзгәреш җиле» фестиваленә тотылган акча һәм Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл язмышы турында кызыксынды.

Министр әйтүенчә, Милли китапханә биналары берсе дә тартып алынмый, ул дәүләт милке санала, әлегә «Казан» милли-мәдәни үзәген китапханә итеп ясау, төзекләндерү максаты тора. Музей хезмәткәрләре кая китәчәк, экспонатлар кайда урын алачак – анык җавап булмады. Казанда аерым татар мәдәнияте үзәге, бинасы булачакмы, дигәнгә дә Ирада Әюпова, Казанда заманча, сыйфатлы эшләүче Камал һәм башка татар театрлары бар, дип котылды.

«Азатлык» та министрга берничә сорау бирде.

– «Үзгәреш җиле» җыр фестиваленә карата тәнкыйть күп булды, ике көнлек концертның бюджеты зур – 80 млн сум, ә файдасы шикле. Бу акча татар фильмнарын финанслауга тотылса, хәерлерәк булмасмы? «Үзгәреш җиле»нә читтән артистлар, оркестр чакырыла, ник безнең джаз оркестры бу иҗат чарасына җәлеп ителми?

– «Үзгәреш җиле» милли җыр эстрадасына үзгәреш кертергә тиеш иде. Аның максаты – татар җырын республикада гына түгел, читтә дә таныту, аны аңлаешлы итеп җиткерү. Анда башка проблема бар. Без ул хакта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән сөйләштек. Алга таба кая барабыз, нинди юнәлештә үсәргә? Репертуар сыйфатлы булырга тиеш. Объектив фикер йөртик: телевидение, радиода яңгыраган татар эстрада җырлары бер-берсенә охшаш, алар бер-берсен кабатлый. Әлегә бернинди дә заказ юк, төрле буын кешеләренә тәгаенләнгән репертуар булсын дигән күрсәтмә юк. Эстрада җырлары базары бар, әмма авторлар, аларның хокукларына ихтирам белән карау юк. Приоритетлар дөрес куелырга тиеш, алар халык, җәмәгатьчелек ихтыяҗына таянырга тиеш.

Читтән оркестрны, белгечләрне чакырыргамы-чакырмаскамы, дип мәсьәләне хәл итеп булмый, без шуның белән үзебезне дә баетабыз. Республиканың эстрада джаз оркестры, чыннан да, тиешенчә бәяләнми. Анысы белән килешәм. Лундстрем оркестры – әлеге көндә лидер.

Кинематография дә мөһим. Кино ул – идеология, без кино ярдәме белән дөньяга нәрсә җиткерергә телибез, бу кинодан нәрсә көтәбез? Поп-кино төшереп, ул сакланырмы, күпме кешегә кызык булыр? Кинематография үсеш алырга тиеш, һичшиксез. Аның өчен без читтән режиссерлар чакыра алабыз. Әмма гел читтән чакырып кына алга китәрбезме? Без үзебезнең иҗатчыларны, кадрларны тәрбияләргә тиеш.

– Татар телен популярлаштыру максатыннан сыйфатлы Голливуд киноларын татарчага тәрҗемә итүгә карашыгыз нинди?

– Бу артык кыйммәт һәм мәгънәсез эш. Үзебезнең авторларны үстерергә, режиссерларга ярдәм итәргә кирәк. Алайса без гел бер урында таптанып торачакбыз.

– «ТНВ» телеканалы барлыкка килү белән, тавыш яздыру студиясе «Татарстан» телерадиокомпаниясеннән аларга күчте. Озак еллар дәвамында анда классик әсәрләр яздырылды, оркестр концертлары да шунда аудио итеп язылып фонд булдырылды. Хәзер бу эш тукталды. Тавыш яздыру студиясе акча эшләүгә кайтып калды. Эстрада җырчылары альбомнар яздыра, ә академик музыка сәнгате вәкилләренең андый мөмкинлеге юк. Төрки җырлар, симфоник оркестр фестивальләре уза, әмма алар яздырылмады, архивта калмады. Бу вазгыятьне ничек уңай хәл итәргә мөмкин?

– Монополия булмаска тиеш. Тавыш яздыру мәсьәләсе Русия киңлекләрендә дә бар. Татарстан гимнын яздырганда тавыш режиссерын табу проблемасы булды, без аларны читтән чакырттык. Тавыш яздыру җиһазын алып кына мәсьәлә хәл ителми, әмма кемне, нәрсәне яздыру турында планлаштыру булырга тиеш. Анысы белән килешәм.

– Татарстан мәдәният министрлыгы 1552нче елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыймы?

– Мин бу хакта комментарий бирә алмыйм әлегә, чөнки бу мәсьәләдән хәбәрдар түгелмен. Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады. Казанда һәйкәл, сыннарны кайда урнаштыру мәсьәләсе бар, аларны куллану регламенты буенча да сораулар күп. Моны хәл итә торган белгечләр шурасы министрлык карамагында калды.

* * *

2013нче елның 7нче февралендә Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую мәсьәләсендә ТИҮ активистлары дәгъвасын канәгатьләндермәгән карар чыгарды.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии