- 16.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Чәршәмбе кичендә Владимир Путин Мәскәүнең бер чиркәвенә барып шәм куйды. Журналистларның, шәмне кем өчен куйдыгыз, дигән соравына Русия Президенты: «Новороссия халкын саклап корбан булучыларга», – диде.
Луганск һәм Донецк өлкәләрен Украинадан аерып алып, анда Новороссия дип аталган дәүләт төзү өчен сугышу идеяләренә Русия медиасы рухландырып торганда, сугышучыларның да Русиядән килгән булуы Мәскәүдә рәсми рәвештә таныла. Бу сугышчылар фашизмга, нацизмга каршы, гаделлек өчен көрәшүчеләр дип сурәтләнә. Чынлыкта исә украиналыларга каршы сугышка китүчеләрнең күбесе неонаци идеяләре белән сугарылган яшьләр булуы ачыклана. Кайберләре хәтта тәннәренә свастика ясаткан, Адольф Гитлерны изге кеше дип саный.
Шундыйларның берсе – Русия Президентының туган шәһәре Санкт-Петербургтан килеп, Новороссия төзү өчен сугышучы Алексей Мильчаков. Ул «Вконтакте»дагы сәхифәсендә Луганскида төшкән фотосын чыгарган һәм: «Новороссиядә урыс кешесенә бөтен нәрсә бар. Монда яхшы сугыш тәҗрибәсе туплау да, элекке прокурорның коттеджын алу да мөмкин. Кавказ яки Азиядән килгән этник бандалар юк. Качып китмәгәннәренең барысын да диярлек үтереп бетердек. Дошман сөякләре өстендә корал белән үз язмышыңны кору иреге бар», – дип язган.
Мильчаков Русия телевидениесендә дә йолдыз һәм каһарман. LifeNews аның бер төркем сугышчылар белән ничек итеп украиналыларның «Айдар» батальоны әгъзаларын кырып салуы турында репортаж әзерләде.
Элегрәк Мильчаковның наци свастикасы төшерелгән әләм белән дә мактанганы булган. Новороссия «батырлыклары»на Мильчаков ике ел элек үк әзерләнә башлаган. Социаль челтәрдәге бер фотода ул пычак белән башын кисеп алачак көчекне күрсәтә. Пычак – Мильчаковның кулында. Икенче фотода Мильчаков үзе кисеп алган көчекнең башын тотып тора. «Вконтакте»га чыгарган бу фотолар ике ел элек зур җәнҗалга, җинаять эше ачуга да сәбәп булган иде. Аларда Мильчаковның көчек башын ничек итеп кисеп алуы да, аны ашавы да күренә. «Этләрнең дә хокуклары бар, һәм мин аларның, беренчедән – тәмле, икенчедән – кыздырылган, өченчедән – күп сеңерсез һәм сөяксез булу хокукын хөрмәт итәм. Бүген мин этнең кешегә дус кына түгел, тәмле шашлык та булуына тагын бер мәртәбә инандым», – дип язган иде Мильчаков.
«Вконтакте»га чыгарылган яңа фотоларының берсенә өстәп, Мильчаков этләрнең әсирлеккә эләккән украин хәрбиләреннән сорау алганда да бик нык ярдәм итүе турында яза. Шунда ук аның үтерелгән украиналылар янында төшкән фотолары да бар. Күпсанлы язмаларына караганда, Алексей Мильчаковның Новороссия «төзелеше» белән генә чикләнергә теләмәве, Прага, Варшава, Будапешт турында да уйлануы аңлашыла.
Наиф АКМАЛ.
Мордовиядә укучыларның яулыкларын салдыралар
Җомга көнне Саранскида Мордовия мөселман җәмәгатьчелеге, укучыларның яулык бәйләү мәсьәләсендә туган каршылыклар турында сөйләшү өчен, шәһәр мэры белән очрашты. Анда шулай ук мәгариф идарәсе, мәктәп директорлары да катнашкан. Моңа сәбәп булып, 1нче сентябрьдән Мордовия мәктәпләрендә яулыклы кызларга басым башлану тора. Быел республика хөкүмәте карары белән, кызларга яулыктан йөрү тыелган иде.
1нче сентябрь көнне, мәсьәләне куертмас өчен, Азюркадан кала, башка яклардагы яулыклы кызлар мәктәпкә бармаска булган. Икенче көнне исә, мәктәпкә килгәч, яулык бәйләгән кызларга шелтәләр «ишелгән», аларны укытучылар бүлмәсенә алып кереп, «аңлату эшләре» алып барганнар. Ата-аналарны чакыртканнар.
Юрист Ирек Биккинин «Азатлык»ка белдергәнчә, Саранскидагы 11нче мәктәпнең 10нчы сыйныфында укучы бер кыз хәтта мәктәптән киткән. Хәзергә аны башка мәктәпкә дә алмыйлар икән. «Бишле»гә генә укучы бер яулыклы кызны Мактау тактасыннан алганнар. Яулыгын салып фотога төшкәч кенә кире эләчәкләрен әйткәннәр. Кыз ризалашмаган. Педагогика институтында шулай ук яулыклы кызларны беренче көнне уку йортына якын җибәрмәгәннәр. «Башлангыч сыйныфта укучы берничә кыз яулыгын салырга мәҗбүр булды. Берсе салды да, аннары тагын бәйләде», – ди юрист.
Биккинин сүзләренчә, психологик басым каты бара. Азюркада яулыклы 15 укытучыны «эшкәртү»не түрәләр инде җәйдән үк башлаган. «Укучылар сездән үрнәк ала, яулыкны салмасагыз, эштән алабыз, дип куркытканнар. Хәтта мәктәпне ябу белән янаганнар. Укучыларны башка авыл мәктәпләренә җибәрәчәкбез, дигәннәр», – ди ул.
Хәзер Мордовия мөселманнары Хөкүмәт карарын мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена. «Әлбәттә, бүгенге мәхкәмәләрнең уңай карар чыгарачагына шик зур, шулай да бу эшкә тотынырга кирәк», – ди Ирек Биккинин.
Ландыш ХАРРАСОВА.
«Русиянең Украинада сугышуына протестыбызны кешеләрнең 25%ы хуплады»
10нчы сентябрь кичендә Казан үзәгендә Русиянең Украинада сугышуына каршы пикет үтте. КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев «Азатлык»ка: «Казанда бу кадәр дә җанлы, бәхәсле митингның үткәнен хәтерләмим», – дип белдерде.
Протест белдерүчеләрнең кулында «Украинадагы сугыш – Русиягә хурлык», «Украина, без сине яратабыз», «Сугышмагыз, ә яратыгыз», «Мин тынычлык яклы» дигән язулар да була.
«Безнең яннан үтеп баручыларның дүрттән бере безнең шикелле үк сугышка каршы һәм бу кораллы бәрелешләрдә Русия гаскәрләре дә катнашуының Русиягә оят икәнен аңлый. Ә безнең позициягә каршы булганнар, сәгать буе бәхәсләшеп, яныбызда басып торды. Алар, Украинада Русия гаскәрләре бар, дигән фикер белән ризалашмый, бездән дәлилләр таләп итте», – ди Ясәвиев. Андыйларга пикетта катнашучылар «Новая газета»ның Украинада һәлак булган Псков десантчылары турындагы язмаларын биргән. «Алар бу мәкаләләрне укырга һәм уйланырга да теләми. Полиция ике кешене безнең яныбыздан алып китәргә мәҗбүр булды, чөнки исерек иделәр», – ди Ясәвиев.
Социолог Русия җитәкчелегенең агрессив тышкы сәясәтен хуплаучыларның төпле дәлилләре булмавын әйтә. Күп очракта хис, эмоцияләргә генә төртелеп калганнар. Бәхәсләр вакытында «Путин дөрес эшли», «Ул – безнең җитәкче» дип белдерүчеләр дә булган.
Галим, хәлләр ачыктан-ачык сугышка барып җитмәс, дип уйлаучылар барлыгын да әйтә. «Читтәгене уйлау бер әйбер, әгәр инде һәр шәһәргә табутлар кайта башласа, бу бөтенләй башка нәрсә булачак. Без кешеләрнең бу вәзгыятьне бик читтән генә аңлаганын тойдык. Бу хәлләрнең бик күпләгән русиялеләргә дә кагылырга мөмкинлеген аңлаучы юк диярлек», – ди Ясәвиев.
Наил АЛАН.
Билгесез язмышлылар
Интернетта gruz200.net сайты Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, язмышлары билгесез һәм ялланып сепаратистлар ягында сугышкан русиялеләр исемлеген туплый. Исемлектә татар-башкорт фамилиялеләр дә бар.
ҺӘЛАК БУЛГАННАР
Рөстәм Гусамов. 13нче августта Луганск янында һәлак була. Якыннары сөйләвенчә, аның белән бергә тагын 26 кеше һәлак булган. Гусамов 1991нче елда Новосибирскида туган. 2009-2010нчы елларда Төньяк диңгез флотында, Мурманск өлкәсенең Зоазерск шәһәрендәге 15010нчы хәрби бүлектә диңгез пехотасында хезмәт итә. Аннан кайткач, Чечнядагы Ханкала шәһәрендәге 27777нче хәрби бүлеккә контракт нигезендә эшкә килә.
Михаил Насыйров. 9нчы июль көнне Луганск шәһәрендә һәлак булган һәм 15нче июльдә Чаллыда җирләнгән. Насыйровка 28 яшь булган, тумышы белән Украинадан. Ул кечкенә чакта бөтен гаиләләре белән Чаллыга күченгәннәр. «Вконтакте»дагы фотолары арасында аның ниндидер төзелеш эшләрендә катнашканын тасвирлаганнары да бар. Чаллы телевидениесе хәбәр итүенчә, май аенда үз теләге белән сугышка китәр алдыннан Казанда журналист булып эшләгән.
Марсель Араптанов. Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Куергазы районы Таймас авылында туган Араптанов мәргән (снайпер) булган. Чечняның Шали шәһәрендә урнашкан 65384нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Махсус күрсәтмә үтәгәндә, шартлау нәтиҗәсендә башы һәм гәүдәсенең башка җирләре яраланып, 12нче августта һәлак булган. Араптановны 22нче августта туган авылында җирлиләр.
Илнур Килчинбаев. Украина армиясенә һөҗүм иткәндә һәлак булган. Ул Кырымны басып алуда катнашкан. Өлкән укчы, контракт нигезендә хезмәт иткән. Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Күгәрчен районы, Әлмәс авылында туып үскән Килчинбаевның 25нче августта һәлак булуы турында хәбәр алганнар. Аңа 28 яшь булган. 73612нче хәрби бүлектә сапер-десант һөҗүм батальонында хезмәт иткән. Бу хәрби бүлек Сембер шәһәрендә урнашкан.
Эдуард Ибраһимов. 1991нче елда туган, шәһәре Сембер дип белдерелә. Ибраһимов шушы араларда Луганск өлкәсендәге Георгиевка авылы янындагы сугышта атып үтерелгән булырга тиеш.
Илдар Мәкъсүтов. 1993нче елның 21нче октябрендә Әстерхан шәһәрендә туган. Мәкъсүтов Рязань шәһәрендәге 41450нче хәрби бүлектә, парашют-десант полкында хезмәт иткән. Кайда һәлак булганы күрсәтелми. Әнисе Надия «Вконтакте»да: «Улымны күрергә һәм ишетергә иде, әмма ул упкын төбенә беркемне дә кертмиләр», – дип язган булган. Бу хакта скриншот саклана. Илдар үзенең «Вконтакте»дагы битенә «Украинага киттек» дип язган булган. Әлеге язу әле дә тора. «Интересная Астрахань» дигән төркемдә «Безнең якташ десантчы Украинада һәлак булган дигән хәбәрләр, сүзләр йөри. Туфрагы җиңел булсын» дигән юллар бар.
Руслан Гарәфиев. Түбән Новгород шәһәреннән. Украина гаскәрләренә һөҗүм иткәндә һәлак булган диелә. «Вконтакте»дагы битенә 1994нче елның 22нче августында туганлыгы язылган. Соңгы тапкыр сайтка 15нче августта кергән. «Мачу хохлов в Растове» дигән язу калдырган.
Кулга алынганнар
Руслан Әхмәтов. Кайчан кулга алынуы хәбәр ителми. Тумышы белән Самарадан. Әхмәтов хәрби һава көчләренең Сембердәге 73612нче хәрби бүлегендә десант-һөҗүм бригадасында хезмәт иткән диелә. Әсир итеп алынгач төшерелгән видеода ул: «Күнегүләргә дип алып киттеләр, кая барганыбызны белмәдек, төнлә генә Украинага килгәнебезне аңладык. Аннары «алга» дип кенә әйттеләр. Корал бирделәр һәм Ростов янында Украинага кертеп җибәрделәр», – ди. Тикшерелмәгән хәбәрләргә караганда, чолганыштан чыкканда һәлак булган.
Арсений Илмитов. 1982нче елда Самарада туган. Донецк өлкәсенең Иловайски шәһәрендә әсирлеккә төшкән. Илмитов хәрби һава көчләренең Сембердәге 73612нче хәрби бүлегендә десант-һөҗүм бригадасында хезмәт иткән. Контракт нигезендә өлкән сержант булган. «Украина турында сүз дә булмады, күнегүләргә килгәч кенә Украинада икәнлегебезне аңладык», – ди Илмитов видеода.
Сугышта катнашалар
Радион Юмагулов. Уфадан, 11нче августта туган дип белдерелә. Аның «Вконтакте»дагы скриншоты да куелган. Соңгы тапкыр сайтка 9нчы сентябрьдә 20 сәгать 50 минутта кергән. Үз битенә элгән фотолар арасында бер бинадагы «ОАО УМПО» дигән язуны төшергән һәм «Монда да «ОАО УМПО» бар» дип язган.
Фәнис Хәсәншин. Украинада күренгән дип яза gruz200.net. Кырымны аннексияләүдә катнашкан, Украина «Беркуты» киемендә күргәннәр. «ВКонтакте»да Фәнис Хәсәншинның берничә фотоальбомы бар. Соңгы фотоларында ул хәрби киемдә. Фәнис анда үзенең кайда йөрүен дә, кайларда фотога төшүен дә тәгаенләмәгән. «ВДВ – это сила» дигән альбомындагы бер фотога Илнур Гыйззәтуллин «Балык тотарга киттеңме?» дип язгач, Фәнис «Юк, Украинага, Кара диңгезгә» дигән язу калдырган. Хәсәншинның Сарман якларыннан булуы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укуы, аннан соң хәрби хезмәттә булуы турында «Азатлык» язган иде.
Эдуард Гыйләҗев. Луганск өлкәсендә Украина армиясенә каршы сугышта күренгән. Гыйләҗев Русиядән ялланган. 1984нче елның 27нче мартында туган. Рязань шәһәреннән. gruz200.net сайтында Гыйләҗевнең «Вконтакте»дагы скриншоты да куелган. Анда ул «Доброволец.орг|Оборона Новороссии» дигән төркем хәбәрләрен куеп бара.
Тимур (Темур) Исаков. Сембер шәһәреннән, Украинаның Донецк өлкәсе Краснополье авылы тирәсендә күренгән. gruz200.net сайтында Исаковның «Вконтакте»дагы битенең сылтамасы һәм скриншоты да куелган. «Азатлык» Исаковның «Вконтакте»дагы битенә кереп карады, әмма ул бетерелгән булып чыкты. Социаль челтәрдә Тимурның Донецк өлкәсенең Червоносильское авылына кергәндә бер төркем хәрби киемдәгеләр белән төшкән рәсеме дә куелган булган.
Наил АЛАН.
Украинадагы сугыш халыкара кораллы низагка әверелде
Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы үзенең яңа хисабында Украина ягыннан да, сепаратистлар тарафыннан да кеше хокуклары бозылуын, 5нче сентябрьдәге килешү нигезендә, атышлар тукталганга кадәр сугышта Русиянең дә катнашканлыгын белдерә.
«Бу низагта барлык яклар да тыныч кешеләр гомерен хөрмәтләмәүләрен күрсәтте һәм халыкара кануннарны тупас рәвештә боза. Без туплаган дәлилләрдән Русиянең бу низагка тагын да күбрәк ут өрүен күрдек, ул әлеге низагка турыдан-туры да тыкшына, сепаратистларга да ярдәм итә. Русия бик зур хокук бозуларга баручы сугышчы көчләрне яшерен рәвештә корал белән тәэмин итүен һәм башкача ярдәм күрсәтүен туктатырга тиеш», – диде Amnesty Internationalның генераль секретаре Салил Шетти.
Оешма тикшерүчеләре Украинаның көнчыгышында беркемне аямас тупка тотуларны, кешеләрне көч белән алып китеп җәзалаулар, үтерүләрне документальләштергән.
Мәскәү 5нче сентябрьдәге атышларны туктату килешүе нигезендә тукталып торучы сугышта катнашуын кискен кире кагып килә. Әмма ясалма иярченнәр аша галәмнән төшерелгән сурәтләр һәм шаһитләрнең сөйләгәннәре, Amnesty International исәпләвенчә, бу сугышның инде халыкара кораллы низагка әверелүен күрсәтә.
Бу фотоларда августның 13еннән 29ына кадәр чикнең Украина ягында көнбатышка ут ачарга әзерләнүче артиллерия көчләре урнаштырылуы күренә.
Алар арасында 122 миллиметрлы Д-30 гаубицалары да булырга охшый. Бу һөҗүм позицияләренең икесе янында тәэминат техникасы да күренә һәм бункерлар да булырга охшый. 29нчы августта төшерелгән фотода инде алты амфибия машинасы да (БРДМ-2с булырга охшый) күренә.
Шундыйрак башка бер артиллерия позициясе бераз төньяк-көнчыгыштарак икенче бер урында да бар. Монысы да чикнең Украина ягында. 26нчы августта төшерелгән бу фотода бераз камилрәк үзе хәрәкәт итә торган гаубицалар (152 миллиметрлы 2С19 Мста-С булырга охшый) күренә һәм алар Украина армиясе урнашкан көньяк-көнчыгышка карап тора.
Августның 26сыннан 29ына кадәр бу артиллерия инде көнбатышка төбәлгән хәлдә. 29нчы августтагы фотода агачлар янында поскан һәм якындагы басуга тезелгән машиналар күренә. «Монда инде халыкара кораллы низаг башланганлыгына бернинди шик калмый», – ди Шетти.
Amnesty International тикшерүчеләре Алечевски, Донецки, Крамоторски, Красный Луч, Лисичански, Лугански, Рубежное, Первомайски һәм Славянски шәһәрләреннән качучы халыктан мәгълүмат туплаган. Алар шулай ук Украинадан Русиянең Ростов өлкәсенә качканнардан да сораштырган.
Качаклар үз тирәләренең Украина хәрбиләре ягыннан артиллерия утына тотылуы турында сөйләгән. Алар сөйләгәнчә, хәрбиләр уты беркемне дә аямаган һәм бу сугыш җинаяте буларак бәяләнергә мөмкин. Шаһитләр шулай ук сепаратист сугышчыларның кешеләрне көч белән алып китүе, җәзалавы һәм үтерүе турында сөйләгән. Мәсәлән, Славянскида яшәүчеләр Amnesty Internationalга сепаратист сугышчыларның бер дин әһелен, аның ике улын һәм чиркәүгә йөрүче ике кешене тотык итеп алып, аларны азат итү өчен 50 мең АКШ доллары соравы турында сөйләгән. Җирле халык акча җыеп өлгергәнче, тотыкларның барысы да үтерелгән.
Amnesty International шулай ук Украина хәрбиләре ягында сугышучы ихтыярилар батальоннарының кайбер кешеләрне көч белән алып китеп кыйнавы турында да ышанычлы дәлилләр булуын белдерә.
Наиф АКМАЛ.
Хастаханә юлында мәсхәрәгә күпме түзәрбез?
Малайзиядә тешем сызлагач, катлаулы операция ясатып, нәтиҗәсеннән канәгать калдым. Казанда әниемә булган операция шуның нәкъ киресе булып чыкты – наркозсыз кистеләр.x
Узган ел Малайзиядә яшәгәндә, акыл тешем сызлап, дәүләт больницасына килдем. Операция бик катлаулы булып, сәгать ярымга сузылды. Шунысын хәтерлим, табиб – яшь кытай кызы, бик ягымлы елмаеп: «Әгәр әзрәк булса да сызлау сизсәгез, миңа ым кагыгыз», – дип, операциянең башында ук әйтеп куйды. Шуңа күрә уртны ярганын да, казналыкны бораулавын да сизмәдем.
Менә быел әниемә Казанның 16нчы дәүләт больницасында ятып чыгарга туры килде. Чиратның башында булып, операция ясау бүлмәсенә ул беренче булып керде. Гинекология бүлегендә эшләүче табиблар анестезияне көтмичә, уколдан соң ук әнине ярырга тотындылар. Имеш, чират озын, көтәргә вакытлары юк, хәтта, әнием әйткәненчә, анестезиолог та бүлмәдә юк иде. Унбиш минут буена әнием түзеп тора алмаслык авыртудан газапланып ятты. Операцияне тәмамлау белән, башка хатын-кызны керттеләр, аннан соң тагын берәүне һәм шулай итеп – кич азагына хәтле. Чиратның ахырындагылар иртә белән кергән пациентларга караганда бәхетлерәк булды – аларга операцияне наркоз белән ясадылар.
Бу нәрсә? Ваемсызлыкмы? Мин аңлыйм, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары кечкенә. Ләкин кешелеклелек дигән нәрсә акча белән үлчәнә микән? Минемчә, операциянең (хәтта теш алу булса да) газапсыз, уңай шартларда узуы – пациентның хакы. Ә безнең клиникаларда садизм хөкем сөрә. Кешене аңында булган хәлдә яралар. Хатын-кызларыбыз, апалар, әниләр, әбиләр, гомер буе кимсетүне, мәсхәрәне, авыртуны түзәргә өйрәнеп, үз теләкләре белән скальпель астына яталар, имеш, ярар, бу юлы да түзәрбез инде. Менә бу юлы да әни тавыш күтәрмәскә дип кулын болгый.
Бер якта Русия – «бөек дәүләт», бөтен дөньяны үз табаны астында тотарга хыялланган ил. Икенче якта – Малайзия, элекке колония, амбицияләре бөтенләй юк диярлек. Әмма ул – үз гражданнарын хөрмәт итүче кечкенә бер дәүләт. Ә бездә нәрсә?
Хәйдәр ӘХМӘДИ,
студент-аспирант.
Казан – Куала Лумпур.
azatliq.org

Комментарии