«Гадел» сайлау: безнең тавышларны төнлә нишләтәләр?

«Гадел» сайлау: безнең тавышларны төнлә нишләтәләр?

Сайлаулар узды, журналистлар телевизор аша халыкны бу чара турында үз вакытында таныштырып барды. Яңалыкларны карагач, барысы да яхшы, матур һәм гадел үтте дигән фикер туды. Әмма бу чара вакытында алдашу, урлашу кебек гамәлләр кылынмады дип җиңел суларга гына ашыкмагыз. Күргән һәм ишеткән хәлләрне анализлагач, башыма төн йокыларын калдырырлык бер сорау керде әле. Безнең мөхтәрәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның тавышын урламадылар микән?

ЯЛГАН ТАВЫШЛАР

Сайлауда закон бозу очраклары еш күзәтелә дигән сүзләрне укыган, ишеткән бар. Аларны ничектер колак яныннан уздырып җибәрә идем, кандидатлар үзләренең оттыруын шулай акларга тырышадыр дип уйладым. Шулай да, сынап карар өчен быел үзем сайлау участокларын карап-тикшереп йөрергә булдым. Беренче героем – Үзәк сайлау комиссиясендәге «Яблоко» партиясе әгъзасы Артур Гыйбадуллин инде иртән үк закон бозу очраклары күзәтелүен сөйләде:

– Күзәтүчеләрнең күбесе билгесез затларның урналарга бюллетень ташлаулары турында әйтә. 102нче участокта шундый хәл булган. Урнага күз ташлауга ук, бюллетень ташлау булганмы-юкмы икәнен әйтә алам – пачкалап ыргытылган бюллетеньнәр барлыгы күренеп тора. 256нчы участокта КПРФчы бюллетень ыргыту булуын сөйләде. Бу хәлне камералар төшереп торды. Мине сайлау комиссиясе рәисе төрткәләп чыгарырга тырышты. Полиция чакырттык, мин шаһит буларак, күрсәтмәләр бирергә теләгән идем, сораучы да булмады. Тагын бер сәер хәл – сайлау участокларындагы күзәтүчеләрнең телефоннарына бертуктаусыз Мәскәү номерларыннан шалтыраталар. Телефонны алсаң, дәшүче юк. Бу күзәтүчеләрнең эшенә комачау итү өчен эшләнә, кирәкле кешегә шалтырата алмый җәфаланасың, видеога төшереп торганда, телефоның шалтыратса, видео өзелә.

– Ә сезнеңчә, бюллетеньнәр белән кайсы партия уйный?

– Бер участоктагы комиссия рәисе бюллетеньнәр салыну очрагын «нам нужна явка» дип аңлатты. Кайсы партия икәнен әйтә алмыйм, бу провокацион сорау.

БИТАРАФ КҮЗӘТҮЧЕЛӘР

Идел буе районының 68нче мәктәбендә урнашкан участокларда 2012нче елдагы сайлауда бюллетень ташлау очрагы булганлыгы турында әйттеләр. Шул мәктәптәге 312нче сайлау участогына килдем. Бар да тыныч, берән-сәрән генә кешеләр килеп китә, сугышучы да, талашучы да юк. Күзәтүчеләрнең кайсы телефонында «чокына», кайсысы тормыш хәлләрен, илдәге вәзгыятьне сөйләп, әңгәмәдәшенә акыл сата. Болар урналарны күзәтми дә инде дигән фикер туды. Кичке сәгать сигезгә кадәр утырдым шулай ипләп кенә күзәтүчеләр янында.

– Берәр закон бозу очрагын күрдегезме соң? – дим.

– Юк, закон бозулар булмады, – диләр.

– Димәк, бездә сайлаулар чынлап та гадел үтә?

– Шулай булып чыга инде…

Закон бозу очраклары хакында сүз кузгатуга, янымда утырган күзәтүче – 40 яшьләрдәге ир заты бәйләнә башлады.

– «Безнең гәҗит» дигән газета бармыни? Бер тапкыр да ишеткәнем юк иде… Андый газета чынлап та бармы соң ул? Сезнең тиражларыгыз бармы соң, кеше укымыйдыр сезне. Шәхси газета дисезме? Хуҗагыз череп баегандыр инде, алай булгач… Әй, иптәшләр, кайсыгызның таныласы килә – әнә бер журналист килгән, барыгыз, интервью бирегез, иртәгә танылган булып уяначаксыз. Хә-хә-хә…

Ир заты, мыскыллы тон белән, ярты сәгать чамасы нерв кылларымда уйнады. Моның гауга-ызгыш чыгарасы килгәне күренеп тора, шуңа күрә, никадәр кыен булса да, дәшмәдем. Нигә шулай кылануын аңларга тырышып кына утырдым. Соңыннан бу ир-атның «Бердәм Русия» партиясе күзәтчесе булуын да, ни өчен бик тырышып, минем ачуымны чыгарырга теләвен дә белдем. Монысы турында соңрак.

Кичке сәгать сигездә сайлау участокларын бикләп куйдылар. Бүлмә уртасына берничә партаны берләштереп, зур гына өстәл ясадылар, шунда бюллетеньнәрне бушаттылар. Бозылган бюллетеньнәр аз иде, сайлаучыларның берсе, бюллетеньгә зур итеп җенес әгъзасын ясап, «Х.. вам!» дип язып куйган. «Мәгънәсезләр! Кара, нәрсә эшләткәннәр», – дип ачуланды комиссия рәисе.

Тавыш санаучыларны партияләргә бүлделәр – һәр кеше билгеле бер партиягә бирелгән тавышларны җыеп ала. Бюллетеньнәрне уратып алдылар да тавышларга аера башладылар. Мин күзәтүчеләр ягына ымсынып карадым. «Барыгыз инде, нишләп торасыз – карап торыгыз, тикшерегез, алдашмыйлармы?» – дип сорыйсым килде. Әмма мөхтәрәм күзәтүчеләрнең санаучыларда кайгысы юк. Бюллетеньнәрне күрмәслек ераклыкка урнаштырылган урындыкларда йокымсырап, «тизрәк кайтып китәсе иде» кебегрәк сүзләр белән утыруларын күргәч, берсенә дә гадел сайлаумы-юкмы икәнен ачыклау кирәкмидер дигән нәтиҗә ясадым. Ни өчен аларның «Закон бозу очракларын күрмәүләрен» һәм сайлауның май өстеннән шуып барган тәгәрмәчтәй бик шома гына баруына төшендем. Бу күзәтүчеләр сүз өчен генә – сайлауның күзәтүчеләр контроле астында баруы өчен генә кирәк.

ШАРТЛАР ТУДЫРЫЛМАГАН

Кичке ун тулып киткәч, башка участокларда хәлләр ничек булганын белер өчен, Идел буе территориаль сайлау комиссиясенә бардым. Монда төрле участоклардан күзәтүчеләр агыла гына. Беренче сүз каткан кешем – исемен әйтергә курыккан КПРФ партиясе күзәтчесе мине борчыган темага сөйли башлады.

– 17нче мәктәптә булдым. Озын коридорның бер башына урналар урнаштырылган. Алардан 20 метр ераклыкта күзәтүчеләр утыра. Комиссия рәисенә, ни өчен урындыкларны урналарга якынрак куймадыгыз, алар бит берни дә күрми, дигән идем, аларның бит йөрергә хаклары бар, йөрсеннәр, ди. 12 сәгать буе урна янында басып тору мөмкин түгел! Ягъни монда шундый шартлар тудырылган – гадел сайлау булуын телисең икән, көнозын аяк өсте басып торырга тиешсең. Басып торасың килмәсә, 20 метр ераклыктагы урындыкларда утыр. Күзәтүчеләрнең күпчелеге шулай итә дә. Ә бит бу сайлауларның гадел узу-узмавына зур йогынты ясый! Анда утырган килеш урнага бюллетень ыргытыламы-юкмы икәнен күрергә мөмкин түгел…

Абзый нервланып шушындый хәлләр турында сөйләп бетергәч, үз гомерендә бик күп сайлауларда катнашкан «Иҗтимагый активистлар» төркеме вәкилләренең берсе Айрат Җәмилев белән сөйләштем. Айрат әфәнде урнадан 20 метр ераклыктагы урындыкка утырып «күзәтергә» теләмәгәннәр белән ни булганын сөйләде.

– 308нче участокка килеп, комиссия рәисеннән мине теркәүләрен сорадым. Ул тарткалаша башлады, шул вакытта бер егет килде дә комиссия рәисенә: «Я сделал в левую урну», – ди. Нәрсә эшләгән ул? Шуннан егет чыгып китте. Мин теркәүләрен таләп итеп басып тора бирдем. Рәис янына бер ир килде, ул сайлау комиссиясе әгъзасына охшамаган… Нәрсәдер алды да урналар торган залга чыгып китте. Мин дә артыннан бардым, урна янына ике кеше килеп басты, берсе гәүдәсе белән каплап тора, икенчесе урнага бюллетеньнәр ыргыта башлады. Бер сантиметр калынлыктагы бер пачканы ыргытты, икенчесен өлгерә алмады, алар янына килеп, нишлисез, дип сорадым. Ыргытылмаган бюллетеньне курткасы эченә тыгып куйды. Мин полицейскийны чакырдым, алар качмакчылар иде – полицейский чыгармады. Сайлау комиссиясе вәкиле бюллетеньнәрне салырга маташкан кешегә «Виктор, вы давайте отсюда идите уже», – ди. Мин тавыш чыгардым, җинаять эше кузгатылуын таләп иттем. Полицейский берни эшләми тик тора. Мин кат-кат таләп иткәч кенә, ул җитәкчесен чакырды. Ике полицейский килде, миндә гамьнәре юк, бер читкә китеп, комиссия рәисе белән чыш-пыш сөйләшеп килделәр. Аннары теге егетләр янына килеп, аларны алып киттеләр. Мин тикшерү эшләре алып барылуын, киемнәре эчендәге бюллетеньнәрен карауларын таләп иттем. Кая ул – миннән хәтта гариза да алмадылар, аларны урамга алып чыгып киттеләр. Аннары мин 302, 305нче участокларга бардым. Урнага якын басып карап торган өчен, мине куып чыгардылар. Мин – киңәш бирү тавышына ия комиссия әгъзасы, куып чыгарырга хаклары юк. Жалу бирәчәкмен.

– Ә бу жалуның нәтиҗәсе бармы?

– Казанда бернинди нәтиҗәсе юк.

Айрат әфәнде тыныч кына шушындый фактларны сөйли дә сөйли. Кемгә ничектер, минем үземә бу әйберләр бик нык тәэсир итте. Без үзебезнең депутатларыбызны сайлыйбыз дип уйлыйбыз, чынлыкта исә тавышларыбызны шушылай урлыйлар икән. Һәм бу эш белем учаклары – мәктәпләрдә эшләнә, бу эш белән безнең балаларыбызны тәрбияләүче укытучылар да шөгыльләнә.

– Тавышыбызны урламасыннар өчен нишләргә кирәк, ни киңәш итә аласыз? – дип сорадым, аптырагач.

– Мин үземнең бюллетенемне үзем белән алып чыгып китәм, чөнки аларга ышанычым юк, – диде Айрат Җәмилев.

«МИНЕ КУЫП ЧЫГАРДЫЛАР»

Сөйләшеп торганда, ТИКка дәртләнеп бер егет килеп керде һәм, Берлинны алган тавыш белән, Айрат Җәмилевкә:

– Мине 296нчы участоктан полиция һәм «титушкалар» белән чыгарып ыргыттылар! – диде ул.

«Титушка»лар, үзебезчә әйткәндә, әзмәвердәй егетләр була инде. 2013нче елда Украинада тыныч акция вакытында сугыш чыгарган Титушко фамилияле кеше белән булган гаугадан соң, оппозициягә каршы провокацияләр чыгаручы әзмәверләрне «титушка»лар дип атый башлыйлар.

Бу егет кандидат Илья Новиковның күзәтүчесе Николай булып чыкты. Сайлаулар вакытында урна тирәсендә артык күп чуалганга һәм өстәмә бюллетень ташламасыннар дип күзәтеп йөргәнгәме, егеткәйне әнә шулай матур гына акылга утыртканнар.

– Миңа урнаны ерактан гына карап торырга куштылар. Мин алай еракка китүдән баш тарттым, чөнки аннан берни дә күреп булмый. Бер егет килеп бәйләнә, мине төрлечә мыскыл итә башлады, талаша башлавымны көткәне күренеп тора. Аннары «тавыш чыгарды» дип мине куып чыгарган булырлар иде бит. Мин дәшмәгәч, яныма килде дә, якамнан тотып, җилтерәтте. Аннары комиссия миңа каршы протокол төзеде, сайлау процессына комачаулауда гаепләделәр, – диде ул.

Николай сөйләгәч, «Бердәм Русия» әгъзасының миңа нигә бәйләнгәнен, газетаны хур итәргә теләгәнен аңладым. Мине нервландырып, тавыш чыгаруымны көткән икән, аннары инде алар мине, сайлауга комачаулык ясый, дип куып чыгарырлар иде. Ул арада тагын берәү килеп керде. Монысы бигрәк ярсыган иде. Әле уңга, әле сулга башын борып, кычкырып-кычкырып сөйләргә тотынды:

– Минме сүгенәм? Кайчан сүгенгән мин? 30 ел буе футбол уйнап та, хәтта тупка типкәндә дә сүгенгәнем юк! Үз фикеремне җиткерергә сүзлек байлыгым җитәрлек минем! Ә мине сайлау участогыннан сүгенгән өчен куып чыгардылар, ышанасызмы? Имеш, комиссия әгъзаларына һәм комиссия рәисенә сүгенеп кычкырганмын икән! Бу оятсыз ялган! Мин аларны, яла якканнары өчен, судка бирәчәкмен!

Кандидат Илья Новиковның ышанычлы кешесе Марсель Шәмсетдинов булып чыкты ул. Үзен ничек куып чыгарулары турында Марсель әфәнде ачуланып та, көлеп тә сөйләде. Хәер, мин ул сөйләгәннәрне үзем дә көлеп тыңладым.

– Мин Мәүлетов урамында урнашкан медицина көллиятенең 296,297, 298, 299нчы сайлау участокларында булдым. Аларның бөтенесендә дә закон бозалар. Закон буенча, кичке сәгать сигездә участок эшләвен туктатырга тиеш, әмма ишекне 20.20 сәгатьтә генә бикләделәр. Комиссия әгъзалары 20 минут буе теләсә кайда селкенеп йөрде. 20.45тә әгъзалар өстәл артына утырышты, әмма комиссия рәисе суга төшкәндәй юк булды. Мин түзмәдем, «Хөрмәтле комиссия әгъзалары, Закон буенча, сез тавыш бирүләр төгәлләнү белән, тавышларны саный башларга тиеш, эшкә керешегез», – дидем. Болар эндәшми. Минәйтәм, хөрмәтле комиссия әгъзалары, кайда сезнең рәисегез, нишләп тавышларны саный башламадыгыз, дим. Болар тагын эндәшмәде. Бары тик бер сәгатьтән соң гына, комиссия рәисе Чулпан Даянова пәйда булды һәм «Бердәм Русия» һәм «Гадел Русия» партияләре күзәтүчеләренә өстәл китереп бирде. «Сез жалоба язарга теләгән идегезме? Языгыз!» – ди бу. Ниһаять, минәйтәм, уяндылар болар! Нинди әйбәт комиссия рәисе, жалу язар өчен өстәлгә кадәр китереп бирә… Хәзер комиссия эшчәнлегеннән зарланып гариза язарлармы инде әллә дигән идем, теге сатлыкҗаннар минем өстән жалоба язалар икән! Имеш, мин комиссия әгъзаларына эшләргә комачаулыйм. «Мин сүгендеммени?» – дип сорыйм болардан. «Син бит тавышларны тизрәк саный башлауларын таләп иттең! Син бит аларны нервыландырдың!» – диләр. Әгәр дә кешеләрнең законны бозмауларын сорагач, нервылары түзми икән, моның сәбәбе аңлашыла. Җинаятьчене закон саклауга өндәсәң, аның да нервысы чыга. Участокка 1587 кеше килде, алар аны 2553 дип күрсәттеләр, шуңа күрә, мөгаен, калтыранып, нервылана башлаганнардыр да.

Марсель Шәмсетдинов үз теләге белән чыгып китүдән баш тарткач, аны полиция хезмәткәрләре белән алып киткәннәр.

– Менә шулай уза бездә гадел сайлаулар! Һәм шушы хәлләрдән соң хакимият үзен хөрмәт итүләрен телиме? Артык күпкә өметләнәләр. Минем өч балам бар, мин аларның нормаль илдә яшәүләрен телим, ә монда, карагыз сез, нәрсә эшлиләр!

Ул арада тагын бер егет килде. Уфтанып, авыр сулап, үзен сайлау участогыннан куып чыгаруларын сөйләде… Монда андыйларның очы кырые күренми, ахрысы. Монысының да шундый ук тарих.

Егет сөйләп бетерергә өлгермәде, түгәрәгебезне киңәйтеп, тагын бер абзый килеп басты. Ул территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы булып чыкты, безгә, шыпырт кына: «Әнә урамга чыгып карагыз әле – анда хакимият йортына капчыклап бюллетеньнәр ташыйлар», – диде. Моны ишеткәч, Марсель Шәмсетдинов бөтенләй ярсып китте:

– Кайда алар? Каяле, барып карыйк әле! Нишлиләр алар анда? Хакимиятнең сайлауга нинди катнашы бар? Бюллетеньнәрне хакимият бинасына түгел, монда – территориаль комиссиягә алып килергә тиешләр!

БЮЛЛЕТЕНЬНӘРНЕҢ ТӨНГЕ СӘЯХӘТЕ

Марсель Шәмсетдинов белән икәүләшеп Идел буе районының хакимият бинасына торып чаптык. Алга таба мин язганнарга ышанмаска да мөмкинсез, шуңа махсус – үзем күргәннәрне фотога да төшереп алдым. Төнге сәгать беренче яртыда (!) Идел буе районының хакимият йорты каршында рәт-рәт машиналар тезелеп тора. Кемнәр килгән анда, нишлиләр алар дигән сорауга җавап озак эзләргә туры килмәде. Участок сайлау комиссиясе җитәкчеләре ни өчендер хакимият бинасына җыелганнар. Әле алай гына да түгел, бер көтү полиция хезмәткәре җыелып, беренче катта тора. Әйтерсең лә нәрсәдер саклыйлар. Ул да булмады, хакимият йорты каршына машина килеп туктады һәм аннан бюллетеньнәр салынган капчыклар тотып, комиссия әгъзалары коела башлады. Барысы да шат, көлешәләр, полиция хезмәткәрләре егетлек күрсәтеп, ханымнар кулындагы авыр капчыкларны кертешә…

Гади халыкның үзен генә түгел, аның бюллетеньнәрен дә контрольдә тота хакимият. Ә закон буенча, хакимиятнең сайлауга катнашырга бернинди хакы юк, төнге сәгать беренче яртыда хакимият тә бикле булырга тиеш.

Марсель Шәмсетдинов белән хакимият бинасына килеп кердек, полиция хезмәткәрләре безне сайлау комиссиясеннән килгән үз кешеләр дип кабул итте, ахрысы, берни сораучы булмады. Марсель әфәнде, полиция подполковнигына мөрәҗәгать итеп, үзе булган сайлау участогы комиссиясе рәисе Чулпан Даянованың кайда булуы белән кызыксынды. Подполковник, «болар үз кешеләр булырга тиеш», дип булса кирәк, «соңрак киләчәк», диде. Марсель әфәнде полиция хезмәткәрләреннән бюллетеньнәрнең һәм комиссия рәисләренең ни өчен хакимияткә килүләре белән кызыксына башлагач, тәртип сакчылары «уянды».

– Карагыз, күрегез, язып чыгыгыз бу турыда – сайлау бюллетеньнәре, халыкның тавышы территориаль сайлау комиссиясенә түгел, башта Идел буе районы хакимият йортына китерелә!!! – диде Марсель.

– Монда килүегезнең максаты нәрсә инде? – дип сорады полиция.

– Сайлауны күзәтү.

– Ә монда сайлау юк.

– Әле генә үзегез әйттегез, иптәш подполковник, 299нчы участок комиссиясе рәисе Даянова монда килергә тиеш, дидегез. Сүзегездән баш тартасызмы?

– Чыгыгыз моннан, чыгыгыз! – дип, полиция хезмәткәрләре безне ишеккә таба төрткәли башлады.

– Комиссия рәисләренең монда икәнен үзегез әйттегез бит! Нишли алар монда?

Бу сорауга подполковник җавап бирә алмады, кызарынып-бүртенеп чыкты, безне тагын куа башлады.

– Ычкыныгыз моннан!

Подполковник безне урамга төртеп чыгарды. Менә сиңа хокук сакчысы! Карагыз ничек саклый безнең хокукларны! Төн уртасында сыртына бюллетеньле капчык салып кергән кешеләрне генә күрми.

Без хакимият бинасыннан чыгып киткәндә, тагын бер машина килеп туктады. Бу юлы капчыкны ике хатын кыз тоткан иде. Ишек төбендәге полиция хезмәткәрләре, куанышып, бюллетеньле капчыкларны күтәрешергә ярдәм итеп, кереп киттеләр. Кайсы партия өчен тырышулары барыгызга да аңлашыладыр. Безнең яраткан һәм хөрмәт иткән хакимият партиясе өчен, билгеле…

– Үзегезнең тавышларыгызны сакламасагыз, менә шул була, – диде Марсель Шәмсетдинов. – Хакимият бинасына алып кереп нишләтәләр ул бюллетеньнәрне? Кирәкле саннарга туры килерлек итеп төзәтәләрме? Участок сайлау комиссияләре нишли ул хакимият бинасында? Бу – тулы законсызлык һәм бездәге сайлауларның ничек узганын күрсәтеп торучы күренеш. Минем акчама яшәгән полиция хезмәткәрләре нигә шушы махинациядә катнаша?

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ – СЫЕРМЫ?

Территориаль сайлау комиссиясенә риза булмаучылар агыла гына, барысында да бер үк кайгы – куып чыгарганнар… Инде китәргә вакыт, таң ата… Китәр алдыннан, гафу итегез, бәдрәфкә кергән идем. Сайлау рухы монда да сизелә. Берәү бәдрәф өстенә ерткалап, гәҗитләр өеп куйган. Иң өстә ятканына күзем төште. Бер мәкаләнең баш исемен күреп, ирексездән елмайдым: «Президент сравнил Госсовет с коровой». Сыер кебек тупас һәм пычрак икән шул сайлаулар. Дәүләт Советының тәмле һәм шактый майлы сөтеннән авыз итәргә теләүчеләр бик күп. Шулай булмаса, әллә нинди закон бозулар белән сайламас идек депутатларны.

Сайлауга йомгак ясап, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин нибары бюллетень ташларга маташуның ике очрагы булуы турында белдерде. Берсе Яңа Савин районындагы 218нче, икенчесе Вахитов районындагы 88нче участок. Идел буе районындагы очраклар исәпкә дә алынмаган… Ышан моннан соң сайлау дигәннәренә!

Айгөл ЗАКИРОВА.

«Гадел» сайлау: безнең тавышларны төнлә нишләтәләр?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии