- 16.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел район мәдәният йортында Маликовлар концертында булырга туры килде. Гүзәл ханым Маликова: «Улыбыз Гайсә «Сәләт» лагерында сезнең районнан бер малай белән дуслашкан. Ул аңа: «Нишләп Балык Бистәсе районына да килмисез?» – дигән. Шуннан соң Гайсә бирегә килеп киткән иде инде. Абыйсы Муса да, энесе сезнең якларны бик мактагач, монда концерт белән барып кайтырга теләк белдерде. Тик ирем Рөстәм генә килә алмады, аның урынына без талантлы солист Альберт Гафуровны алып килдек», – дип концертны башлап җибәрде.
Муса инде яшь тә ике айлык вакытында җырлый башлаган. Бер мәҗлестән кайтып барганда, көтмәгәндә, машинада җырлап җибәргәч, шаккаталар. Ике яше тулгач, аңа кечкенә гармун сатып алалар, дүрт яшендә ул уйнарга өйрәнә. Аны гармунда уйнарга, җырларга өйрәтү өчен күп көч түгәргә туры килми. Ләкин Гайсә белән башкачарак килеп чыга. Ике яшь тула моңа, өч яшь… Әти-әнисе кайчан җырлый башлар дип көтә. Өч яшендә: «Әни, мин җырларга уйламыйм да, мин шофер булам, сезне йөртәм», – дип шаккаттыра. Шуннан соң Гүзәл ханым, Гайсәгә иптәш булырлар дип, балалар иҗат йортында өч-җиде яшьлек балалардан төркем җыя. Бер елдан бу балалар 7 телдә җырлый башлый. Аларның күбесе сәнгать юлыннан китә. Шулай итеп бүген Гайсә дә әти-әнисе эзеннән бара.
Муса әле һаман да Германиядә укый икән. Аспирантураны тәмамлап, докторантурада укый. Милли җанлы кеше буларак, укуын тәмамлап, туган ягына кайтырга җыена. Киләчәктә дирижер булырга тели.
Концертны да нәкъ менә ул ачып җибәрде. Матур итеп фортепианода уйнады. Шулай ук моңлы итеп халык җырларын җырлады, саксофонда Р.Гатауллинның «Ялгыз көймә» көен башкарды.
Кече малай Гайсә Маликов инде армия сафларында булып кайткан икән.
«Әни, армиягә бармасам, аннары ничек итеп сәхнәдә «Солдатта булган диләр» дип җырлап йөрим?» – дигән иде», – ди Гүзәл ханым, Гайсәнең армиягә үз теләге белән барып кайтуын белдереп. Ә хәзер инде ул әлеге җырны зур горурлык белән башкарды.
Гүзәл Маликованың үзенең дә, җырчы Альберт Гафуровның да чыгышлары халыкта уңай тәэсир генә калдырды.
Маликовлар гаиләсенә карап, «Афәрин!» генә диясе килә. Сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары гына түгел, ә улларын да үз артларыннан ияртүе һәм икесен дә милли җанлы итеп, милли рухта тәрбияли алулары зур соклану уятты миндә.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
КФУ студенты.
Милли җанлы Маликовлар ,

Комментарии