Таш өстендә чәчәк бакчасы

Беркөнне бертуган апам Әлфия безгә килеп китте. Телефон аша хәбәрләшеп торгач, шактый вакыт күрешмәгәнбез дә. Озатканда подъезд каршына утырткан чәчәкләр белән мактанып алдым. Үзем дә катнашканлыктан, алар бигрәк тә якын миңа. “Бик матур, бер безнекен дә күреп китегез әле”, – диде апам. Сизеп торам: безнең чәчәк бакчасы ише генә түгелдер аларныкы. Алай дисәң, аларның тәрәзә каршысындагы бакчада бетон, таш арасында кычыткан, әрекмәннән башка үлән дә үсми иде бит.

Юк вакытымны бар итеп, фотоаппаратымны алдым да Азино бистәсендә яшәүче апаларга юл тоттым. Менә ул бакча. Апаларга кергәнче шактый вакыт күземне ала алмый карап тордым. Нинди генә чәчәкләр юк монда! Бар да зәвык белән утыртылган.

Апамның өендә дә пөхтәлек, чәчәк атып утыручы гөлләр, балконы тулы чәчәкләр. Ире, кызлары алдында тәмле сый, биш вакыт намазы укылган, мәчеткә укырга йөрергә дә өлгерә ул.

Чәйләр эчеп алгач, кабат бакчага чыктык.

– Без, шушы йортта яшәүче өч Әлфия, кичләрен урам әйләнергә чыгабыз. Азрак җир булса чәчәкләр утыртыр идек дип, өй тирәсендәге бу урынга эчебез пошып йөрде. Үзебезнең йорт ТСЖ башлыгы Володя Егоров артыннан йөреп, бер “КамАЗ” машинасы белән кара балчык китерттек, су сибәр өчен, кран куйдырдык, тимер рәшәткәләр ясаттык. Иртә яздан ук тәрәз төпләрендә чәчәк үрентеләре үстердек. Бакчаларыннан алып кайтып бирүчеләр дә булды. Безгә шушы йортта яшәүче Любовь Дәүләтшина да кушылды. Менә тырышлыгыбыз бушка китмәде – үткән һәр кеше сокланырлык бакча үстердек. Авылда шактый гына торып килгән күршебез Роза йортны танымый басып тордым, ди. Күрше йортта яшәүчеләр безне шәһәр яшелләндерү үзәгеннән килеп эшләүче кешеләр дип уйлый икән. Йортыбызның икенче башында яшәүче Зөлфия ханым да бик тырышып матур бакча үстергән иде. “Төннәрен килеп күпьеллык чәчәкләрне казып-казып алып киттеләр”, – дип, күз яшьләре белән елый беркөнне. Быел да утыртты чәчәкләр, тик күңеле генә үсми йөри. Безнең бакчадан да чәчәкләрне берничә тапкыр өзеп киттеләр, әле йолкып җиргә атып та калдырганнар. Әле күңелне төшермибез, тырышып, яратып үстерәбез үзләрен. Бәлки, бу матурлык кешеләр күңелен дә дәвалар. Кичен су сибәргә чыккач, подъездлар төбендә утыручы әбиләр карлыгачлар кебек безнең янга җыела. “Сезнең яннан җанга рәхәтлек алып китәбез”, – диләр. Көн-төн саклап кына тора инде алар чәчәкләребезне. Кешеләргә матурлык бүләк итә алуыбыз үзебезгә рәхәтлек бирә”, – дип төгәлләде апам сүзен.

Бакчаны күреп хозурланырга теләүчеләр Габишев урамының 25нче йортына килеп китә аласыз. Шушы эссе көннәрдә таш өстендә шундый бакча үстергән бу ханымнарга кешеләрнең рәхмәте җан, тән сихәте булып барып ирешсен иде. Алда Рамазан ае. Аларга бу айларда сабырлык, көч-куәт бирсен иде Аллаһы Тәгалә.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Комментарии