- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Архив
Ике айлык тәнәфестән соң, без Казан «Рубин» футбол командасының тагын да ныгуына өметләндек. Беренчедән, җәрәхәт алган футболчылар аякка басса, икенчедән, яңа уенчылар сатып алып, быелгы кискен көрәштә беренчелекне ничек тә югалтмау иде. Ләкин бераз башкачарак килеп чыкты. «Рубин» берьюлы өметле ике төп уенчысын сатып җибәрде. Беренчесе, элегрәк инде язылган һөҗүмче Бохаров (15 млн евро) булса, икенчесе команда капитаны Семак (2млн евро). Әле капкачы Рыжиков та бездән китәргә мөмкин, дигән имеш-мимеш таралды.
Петербургның “Зенит” клубы футболчыларга кире какмый торган контракт тәкъдим итеп, “Рубин”ның икътисади хәлен яхшыртты. Хәтта Бохаров белән Семак кына түгел, “Зенит” безнең иң яхшы сакчыбыз Ансальдины да үзенеке итмәкче иде, ләкин Казанның принципиаль позициясе моңа ирек бирмәде. Хәзер “Зенит” Русия чемпионатының күп кенә әйдәп баручы уенчылары белән килешү төзи. Шуңа да спорт белгечләре Лучано Спаллетти командасы беренчелектә калыр, ди. Ләкин икенче яктан, футбол җанатарлары бу шаукымны өнәп бетерми, чөнки уенның кызыгы калмый бит.
Эш шунда: “Рубин” хәзер янәдән беренче урынга теоретик яктан гына эләгергә мөмкин. Без әлегә 2 урында, “Зенит”тан 7 очкога калышабыз. Онытмаска кирәк: Петербург командасының һәм өченче урында баручы Мәскәү ЦСКА клубының үз исәбендә бер запас уены бар. 14, 15 августтан соң хәл бөтенләй үзгәрергә һәм без өченче урынга тәгәрәргә мөмкинбез. Ә “Зенит”ның исә безне ун очкога да узуы ихтимал. Чемпионнар Лигасына керер өчен, “Рубин”га икенче урыннан төшмәскә, моның өчен составны таркатмаска, ә киресенчә, ныгытырга кирәк.
Һәр сатудан соң киткән футболчыга алмаш эзләргә туры килә. Мәсәлән, Бохаровка нигерей Мартинс булды. Аклармы ул – билгесез. Ләкин капитан Семакка әлегә алмаш юк. Яхшы алмаш табылса, бу килешү отышсыз булмаска да мөмкин. Чөнки командада лидер булырлык уенчылар җитәрлек. “Рубин” бүген китүчеләр урынына очсызрак, ләкин өмете булганнарны җыярга тырыша. Спорт белгечләре “Рубин”ның алдынгылар рәтендә булуында шикләнми. Мәсәлән, Томскиның “Томь” командасына каршы соңгы очрашуда казанлылар ике лидерсыз да элеккечә уен күрсәтте. Исәп 2:1 белән тәмамланды.
Соңгы яңалык. “Рубин”ның ике ел рәттән чемпион калуында, Чемпионнар Лигасында уңышлы чыгыш ясавында, әлбәттә, капкачы Рыжиковның өлеше зур. Ул соңгы ике елда чемпионатта иң тотрыклы капкачыга әверелде. Ләкин “Рубин”ның хәзер Рыжиковтан да колак кагуы мөмкин. Капкачының Мәскәүнең “Спартак” командасына күчүе бар. 30 яшен тутыручы капкачыга 10 млн евро акча тәкъдим иткәннәр. Ике атна ярым элек ул “Рубин” белән 2012 елның 31 декабренә кадәр контракт төзегән иде, анда ике яклы килешү белән башка командага да күчү каралган. Шуннан башкалар, шул исәптән, мәскәүлеләр файдаланып калмакчы. “Рубин” Рыжиковка алмаш табуга, “Спартак”ка күчәчәк, диелә, әмма Мәскәү командасының спорт директоры Дмитрий Попов бу мәгълүматларны кире кага.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии