- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Архив
Русиянең Гидрометеоүзәге башлыгы Александр Фролов белдергәнчә, хәзергедәй туктаусыз эсселек илнең Европа өлешендә соңгы мең елда бер тапкыр да күзәтелмәгән. Ул әйткәнчә, температураның бераз гына төшүе 20 августтан соң гына көтелә. Идел буе төбәкләрендә кояш кызуы тагын да озаккарак сузылачак. Казанда “Ашыгыч ярдәм” машиналары көненә 1200ләп чакыру ала, табиблар килеп җиткәнче үлү очраклары арткан. Мәскәүдә эсселек аркасында үлемнәр башка еллар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк – көненә 700ләп кеше якты дөнья белән бәхилләшә.
Казан тагын төтенли
10 августта Казан өстендәге кояш яңадан тоныклана башлады. Якындагы 10 көндә синоптиклар да өметләндерми. Фаразлары дөрес булса, бары тик 11 август төнендә, 13 август иртәсендә адашкан болытлар кайсыдыр мәйданчыкларга тамчылар бүләк итәргә мөмкин. Тик бер генә нәрсә күңелне тынычландыра: синоптиклар фаразына ышансаң, 20ләреннән соң һава температурасы 30 градустан артмас. Бу инде безнең өчен салкынча дигән сүз…
Казанда атмосферада зарарлы матдәләр күп булса да, Мәскәү белән чагыштырганда, хәлләр яхшырак. Русия башкаласы кабат төтен астында. Урманнар яна.
Запаслар бетте
Татарстанда карабодай ярмасы, шикәр комы, суган һәм кишер бәясе алга таба да үсәчәк. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, республикада әлеге продуктлар запасы беткән. Шулай да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карабодайны килограммы өчен – 40, суган белән бәрәңгене – 20, шикәр комын 30 сумнан да кыйммәтрәккә сатуга юл куймабыз дип белдерә. Кишер исә 25 тәңкә тора.
Балык үлә
Татарстанда сулыклар кибүдән бик күп балык үлә. Җитмәсә, хәзер су температурасы 30 градустан да артып киткән, ә җан ияләре өчен 25 градус норма булып санала икән. Моннан тыш, кислород та җитми. Шуңа күрә быел белгечләр елга балыгына кытлык булыр дип фаразлый.
Менә сезгә яңгыр
Узган якшәмбедә Казанның Вахитов, Идел буе, Совет районнарында, Лаешта кыска вакытлы яңгыр явып китте. Дөрес, анда яшәүчеләргә күптән көтелгән явым-төшем мәшәкать кенә өстәгән. Яңгыр белән бергә давыл килгән. Кайбер урыннарда көчле җил агачларны аударган. Белгечләр исә бу гарасатларның башы гына, ди. Эссе көннәр тәмамлану белән, Русиянең Үзәк һәм Идел буе өлешен моңарчы күрелмәгән давыллар көтә дип куркыта алар.
Уттан сакланыгыз
Алабуга районындагы Лекарево авылында терлекчелек фермасы янып киткән. Нәтиҗәдә, 13 баш бозау һәлак була. Әлеге районда янгыннар белән хәл катлаулы. Биредә торф ятмаларына ут капкан.
Яллары өзелде
Янгыннар булу сәбәпле, күрше Мари Илендәге “Лесная сказка” лагерында ял иткән 45 яшүсмерне вакытыннан алда Татарстанга кайтардылар. Алар барысы да “авыр” гаиләләрдән. Юллама буенча калган 6 көнне бу яшүсмерләр көзен ял итеп бетерәчәк. Шулай ук Алабугадагы лагерьдан да балаларны эвакуацияләргә туры килгән.
Сәдака бирергә онытма
Рамазан аенда мөселманнар фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ул быел кеше башына 50 сум дип билгеләнгән.
Уразага – автобуслар
Казанның Кол Шәриф мәчетенә тәравих намазына килүчеләр өчен махсус автобус рейслары булдырылды. Алар һәр кичне мөселманнарны Муса Җәлил һәйкәле янында 23 сәгатьтә көтеп торачак. Бер маршрут – Җиңү проспектына, икенчесе Яңа Савин районы аша Социаль шәһәрчеккә юл алачак.
Яңа мең сумлык
Русиядә октябрьдә әйләнешкә яңа мең сумлыклар керәчәк. Алар карап торышка әллә ни үзгәрмәгән. Бары тик саклык чаралары гына көчәйтелгән. Эш шунда ки, безнең илдә ялган акча ясаучылар, беренче чиратта, меңлеккә кул суза икән, шуңа күрә аны кәкре куллылардан сакларга карар кылганнар.
Күрәчәгең булса…
Түбән Камада 5 яшьлек бала подъездда уйнаганда тәрәзәдән егылып төшә. Ул ишек төбендәге асфальтка егылу белән, күршеләре “Ашыгыч ярдәм” чакырта, әнисенә хәбәр итә. Тик соң була – сабый әнисе кулларында җан бирә.
Пенсионер үзен яндырырга җыена
Казанда яшәүче 70 яшьлек Хәбибрахманов Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янында якшәмбедә ачлык игълан итте. Ул бер атна дәвамында мәйданда булачагын әйтә, шул рәвешле “Сэвилен” ширкәтендә эшләгән акчасын даулый. Әгәр таләбе үтәлмәсә, иң соңгы чиккә барып җитәргә дә әзер булуын белдерә. “Соңгы адымым бик куркыныч булачак. Монда телевидение чакырачакмын, консуллыклардан чит ил журналистларын кузгатачакмын. Үземне яндырачакмын. Беркайчан да сүземне җилгә ыргытмыйм”, – дигән Хәбибрахманов “Азатлык” радиосына.
Аны судлар да якламаган, киресенчә, акчасыз калдыручыларны аклап килгән. Аның сүзләренчә, “Сэвилен” башта “Казаньоргсинтез”нең бер тармагы буларак оештырылган. Аннан соң үзе аерым ширкәткә әйләнгән.
Телевидениеләр ябылырга мөмкин
Digital (санлы) телевидениегә күчкән очракта, татарстанлылар җирле каналларны караудан мәхрүм калырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бу бик кыйммәткә төшәчәк һәм аны сатып алырга шәһәр һәм районның хәленнән килмәячәк. Димәк, чаралар күрелмәсә, Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Нурлат кебек район-шәһәр телевидениеләре саклану икеле. Шулай ук Казанның үзендә дә бу куркыныч күп телевидениегә яный. Үзгәреш чыгымнарын федераль каналлар гына күтәрә алачак.
Ике җитәкче алышынды
Премьер-министр Илдар Халиков Минзәлә район башлыгы Григорий Куприянов урынына Рәсим Садыйковны тәкъдим итте. Моңа кадәр ул “Минзәлә-агрохим-сервис” ширкәте җитәкчесе иде. Минзәләнең элеккеге башлыгы “Татспиртпром” җитәкчесе итеп билгеләнде. Татарстанның аракы җитештерү ширкәтен 14 ел җитәкләгән Рәшит Шәйхетдинов вазифасыннан китә.
Комментарии