- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Архив
Йортыңа кайгы килсә, тәрәзәңне ватып булса да керер, диләр. Аннан качып та, куып җибәреп котылып та булмый. Адәм башына нинди генә кайгы килми. Әмма иң ачысы, аянычлысы – бала хәсрәтедер, мөгаен. Машинаңны урласалар, яңасын алып була, өй янса, авырлык белән булса да, еллар үткәч, икенчесен төзергә тырышалар… Дөрес, аларыннан да Аллаһы Тәгалә сакласын. Ә менә караңгы җир куенына салган баланы алтын түләсәң дә, кире кайтарырга юллар юк.
N районында гомер итүче Сабировлар гаиләсе әнә шундый хәсрәт эчендә яна (исемнәр үзгәртеп бирелә. – Л.Й.). Июль уртасында алар да баласын мәңгелеккә озатты. Иртәнге сәгать 5нче яртыда 24 яшьлек Илназның үзләреннән ерак түгел борылышта “ВАЗ-2114” машинасы белән юлдан аска төшеп, 30 секундта үлүе гаиләсен генә түгел, бөтен авыл, район халкын тетрәндерде. Егет каберенә, аның үлгән урынына чәчәкләр өзелми, көн саен дуслары килеп, су сибә.
“Матурлыкны яратты”
Илназ – гаиләдә беренче бала. 2400 грамм авырлыкта, 56 см булып дөньяга килә ул. Тугач та 6 ай чамасыз каты елый бала, шуннан әти-әнисенә күз яше күрсәтми, акыллы, тәүфыйклы булып үсә. Олыны – олы, кечене кече итә белә, туганнар өчен җан атып яши егет.
Мин килеп кергәндә дә әнисе Фирая апа моңсу гына телевизор карап утыра иде. Елый-елый күзләре шешенгән, бала югалткан ана йөзендә сагыш. Алдында улының бик матур фотосурәте тора.
– Көннәр үткәч, бераз тынычланырсың әле, диләр. Киресенчә икән. Башта шок хәлендә булдым. Берни аңларлык хәлдә түгел идем. Аннары өчесен, җидесен үткәрдек. Гел кеше арасында булдым. Менә хәзер өй бушап калды, үзебез генә. Торган саен аның юклыгына ияләшү читенләшә бара. Үзе матур, тыйнак, басынкы иде. Кап-кара, мөлдерәмә күзләрен тутырып: “Әнием!” – дип кайтып керер кебек. Бөтен нәрсә улымны хәтерләтә. Өйдә аның бармаклары тимәгән почмак юк. “Булсын!” – дип тырышты. “Яшим!” – дип яшәде. Ризыкның тәмен таба белде, мунча кергән саен: “Әни, искиткеч рәхәт булды бу, рәхмәт”, – дип чыкты. Эшләгән акчасын тиененә хәтле безгә кайтарды. Машина алырга дип хыялланган иде. Соңгы елда шуның өчен бик тырышты, эшләде дә эшләде. Йортта малларны да мулдан асрадык. Ул карады. Үзе эшләгәнне кушып, ссуда алып, машиналы булды. Тимер аты, таныклыгы өчен үлеп торды. Яшьләр күңел ачмый тормый бит, берәр җиргә бәйрәм итәргә барсалар, башта машинаны өйгә кайтара, аннары дусларына утырып китәр иде. Таныклыгын алдырудан бик курыкты, саклады. Эчеп, сугышып, сүз ишеттереп йөри торган бала булмады. Ярый әле армия сафларына җибәрмәдек. Ике елын булса да өйдә торды балакаем, югыйсә армиядән кайтып үлсә, тагын да үкенечле булыр иде”, – дип тагын елый башлады Фирая апа.
Зур, якты өйләрендә бөтен уңайлыклар да бар. Илназ теләге, тырышлыгы белән хәтта бәдрәфкә дә кафель ябыштырганнар. Өйне тагын да зурайтканнар. Люстра, обой, пәрдәләргә хәтле Илназ үзе сайлаган. Ишегалдына чәчәкләр утырткан. Аларга көн саен су сипкән. Йомшак, нечкә күңелле булган ул.
– Матурлыкны бик яратты. Кайчакта: “Улым, ярар инде, артык азапланма, шулай гына калсын, яки ярар әле, шундыйны гына алыйк”, – дисәм, каршы килде. “Әни, андый бөтен кешедә бар. Башкаларны кабатламыйк әле. Менә монысын сайлыйк”, – дип, гел үзенчәлекле булырга теләде. Зәвыклы иде. Башкарып чыккан эше аз гына туры килмәсә дә, яңадан эшләде, – ди Фирая апа.
Әйе шул, башкаларны кабатларга яратмаган Илназ. Хәтта караңгы җир куенына кергәч тә, туганнары төшенә кереп: “Чардуганны яшелгә дә, зәңгәргә дә буямагыз. Монда бөтен кешенеке шундый төстә. Минеке башкаларны кебек булмасын иде”, – дигән. Үлгәннәр дә сөйли, барысын да белеп ята шул. Чардуган дигәннән, Сабировлар гаиләсе аны кар төшкәч кенә куйдырырга уйлый. Чардуган куймый торсаң, кешенең җаны кайтып йөри, диләр икән. Шуңа октябрь айларында гына планлаштыралар.
Өйне дә зурайтканнар, ремонт та ясалган, суны да кертеп калдырган, әнисенә авырга туры килмәсен дип, кер юу машинасы да алып биргән. Бөтен мөмкинлек, уңайлык булдырылган, шушы рәхәт тормышта яшәргә Илназ үзе генә юк.
“Төшләр алдамый”
Кеше үзенең үлгәнен 40 көн алдан сизә, диләр. Башкаларның төшенә керә ул, эчке халәт тә сиздерә… Илназның да соңгы атналарда нык эче пошкан, өзгәләнгән. Үләр алдыннан ишегалдындагы бөтен чәчәк түтәлләрен утап чыккан. Үле өстенә кешеләр килгәндә барысы да тәртиптә, чиста булсын дигән, ахры. Күңеле сизгән. Сөйгән яры белән озакка сузмый туй итү турында да уйлаган булганнар. Бер-берсен бик каты яраткан яшьләр. Эштән кайткач та, тиз-тиз: “Алиям янына киттем!” – дип чыгып чаба торган булган ул. Әтиләре март аенда ук никах укытырга теләгән. Илназ исә ашыгырга уйламаган. “Әти, яз түгел, туйны җәй үткәрәсем килә. Бераз гына көтик инде. Эшләп бетерәсе эшләр дә бар”, – дип, бераз гына сузган. Бу очракта да күңеле сизгән дип кенә юрарга кала. Япь-яшь хатыны – тол, аның карынында тумыйча баласы калган булыр иде, бәлки. Билгеле, сөйгән яры Алиягә дә бүген бик авыр. Яраларны айлар, еллар үтә-үтә вакыт төзәтсә генә инде. Башка бернинди дару да булышмас.
Сабировлар гаиләсендә ниндидер зур хәсрәт киләсен белдерүче билгеләр шактый була. “Нинди генә кайгы килер икән башыбызга?” – ди алар. Әмма бала югалтуга икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
Илназ үләргә бер көн кала машинасының ишекләрен ачып, җыр тыңлаган. “Ник бу хәтле кычкыртасың?” – дигән дуслары гаҗәпләнеп. “Бүген тыңлап калыйм әле. Иртәгә бу мөмкин булмаячак”, – дип әйтеп куйган Илназ. Менә шуннан соң күңел алдый дип кара!
Алар йорты тирәсендә яз буе козгыннар кычкырган, берөзлексез очканнар. “Нинди кайгы килә икән, Ходаем?!” – дип борчылган бу гаилә. Чөнки халык телендә йорт тирәсендә козгын йөрсә, мәет була дигән юрау бар. Әмма уллары Илназ үләр дип кем уйласын?!
Аннан әнисе Фирая апа да алдан бер-ике төш күргән. “Бер атна кала, төшемдә иң өстемә 10 кг карабодай асып кайттым. Кара төсне яхшыга юрамыйлар бит. Нинди бетмәс-төкәнмәс кайгы килер инде, дип борчылып йөрдем”, – ди ул. Өй каршыларында һәм күршеләре бакчасында чокыр казуларын да күргән ул. Ә күршеләре төшенә исә Илназ бәрелеп үлгән урында кешеләрнең кое казып ятканнары кергән.
Илназ үләсе көнне иртәнге сәгать 5нче яртыда рульгә утырып чыгып киткән һәм өйләреннән ерак түгел асфальт юл астына төшкән. Җир астына күмелгәч тә, машинасын, документларын, якыннарын кайгыртып, төшкә кергән ул. Ватылган ишеге, андагы кан өчен борчылган. Энесе барысын да җайлап, андагы пычракны югач, төшкә шатланып кергән. Ә әнисе зиратта бик каты елагач, төнлә аны: “Борчылма, әни!” – дип юаткан.
Бер дусты да төшендә Илназдан: “Безгә үпкәләмисеңме?” – дип сорагач: “Берегезгә дә үпкәләмим”, – дип җавап биргән. Тыныч ятадыр, дип ышаныйк.
“Алыр өчен биргән”
Сабировлар гаиләсендә авыр тынлык. Ата-ана, кече уллары бер-берсенең күзенә карамаска тырыша. Һәрберсе аерым почмакка китеп, качып елый. Илназның хезмәттәшләре дә бу югалтуны авыр кичергән. Эшеннән дә үле өстенә 50 ләп кеше кайткан. Алар өчен дә Илназ ялга гына китеп торган төсле. Югалтуга ышанмыйлар. Үле өстенә бөтен район халкы, 50гә якын машина җыелган. Дуслары күп булган аның. Каберенә бер тартма чәчәк алып кайтып утыртканнар. Хәзер чиратлашып су сибәләр икән. Үлгән урынына да банкалар белән чәчәкләр куйганнар. Шул көнне үк акча да алып менгәннәр. Хөрмәт итмәсәләр, болай эшләмәсләр иде. Илназның әти-әнисе хәлен дә көн саен белеп торалар.
– Артык яратырга ярамый икән. Ходай аны вакытлыча, алыр өчен генә биреп торган. Андый бала бүтән юктыр да. 24 яшь кенә бит әле. Иң матур вакыты. Хәзер, авыр булса да, безгә аның өчен дә матур итеп яшәргә кирәк. Ходай сабырлык, сәламәтлек кенә бирсен, – ди Фирая апа.
Илназның таныш абыйсы белән ерак юлга шофер булып йөрисе килгән. Бер-ике тапкыр бергәләшеп барып, әйләнеп тә кайтканнар. Әмма әнисенең күңеле тыныч булмый. Ерак юлда нинди хәвеф-хәтәр булмас, ышанычлы түгел дип, җибәрәселәре килмәгән. Әти-әни хәер-фатыйхасын бирмәгәч, Илназ да алар белән килешкән. Әмма күрәчәгең булса, гомереңнең соңгы сәгатьләре сукса, кайда да үләсең икән ул.
– Юлга чыкса да, ниндидер эш башларга җыенса да, гел Ходайдан хәерле юл, уңышлар юлдаш итүен сорадым. Тәүфыйгын бирде, әмма гомерен бирмәде. Ничек кенә ялварып сорасаң да, аласы килсә, тартып ала икән, – ди Фирая апа.
Илназ машинасының пассажир ягына зур зыян килә. Аны туганнары рәтләтербез дип, ремонт мәшәкате артыннан йөрүне үз өсләренә алган. Әле ярый иминиятләштергән булганнар. “Безгә страховка да, машина да кирәкми. Башыбызда аның кайгысы юк. Туганнар рәтләтсә рәтләтер. Аның белән беребез дә йөремәячәкбез. Сатып котылсак кына. Улыбыз үзе булмагач, машинасы кирәк түгел. Ә ссуданы әкренләп түләп бетерербез әле. Анда зур сумма калмады инде”, – ди Фирая апа.
Юл уңаенда гына Илназның беренче укытучысы Ләйсән апа Шәрипова янына да сугылдым. Алар гаиләсе дә моңа ышанмый.
– Илназ әти-әнигә, туганга, күрше-күләнгә, классташларына, дусларга – һәркемгә ярдәмчел булды. Үзе матур, киң күңелле, тырыш укучы иде. Аны иптәшләре дә гел ихтирам итте. Авторитеты зур булды. Үле өстенә дә бөтен сыйныфташы, дуслары җыелды. Үскәч тә тормышны яхшырту өчен, бөтен көчен куйды, тырышып эшләде. Улым белән балыкка еш йөрделәр, дус булдылар. Гел сагынып торырмын инде үзен, кунакка гына киткән кебек. Бу бөтен район халкы өчен зур югалту, һәркемне тетрәндерерлек зур кайгы, – ди Ләйсән апа да.
Теге дөньяга да яхшылар кирәк шул. Ходай үз янына яраткан бәндәләрен ала. Илназның үлеме серле булып калды. Тизлекне арттырып, борылышка сыеша алмагандыр, бәлки. Әмма ни генә булса да, бүген ул арада юк инде. Сагынып искә алуыбыз рухына дога булып барсын. Тыныч йокласын! Якыннары, дуслары аны онытмас, каберенә эзне суытмас.
Язманы төгәлләп утырганда гына бер таныш кыз шалтыратты, тавышы бик борчулы. “Ни булды?” – дим куркып калып.
– Рульдә барганда әллә нинди уйларга бирелеп, кирәкле урынны узып китә язганмын. Тизлек тә зуррак иде, кисәк кенә борылдым да борылышка сыеша алмыйча дамбага төшеп киттем, – ди ул.
– Үзең ничек соң? – дим каушап.
– Аллага шөкер, борын канау, күз төпләре, борын шешү белән котылдым. Ә машинаның алгы тәрәзәсе, бамперы ватылды. Якыннар сизгәнче, шуны эшләтергә ун мең сум акча сорап торырга шалтыратуым иде, – ди.
– Күлмәктән тугансың икән. Бәхетең булган, Ходай саклаган үзеңне. Менә Илназ да дамбага төшкән. Әмма бүген ул арада юк инде, – дидем көрсенеп.
Бампер да рәтләнер, тәрәзә дә куелыр, баш исән булсын, дидек икебез дә. Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булмый. Әмма үзебезгә дә карабрак йөрергә кирәк. Кайчакта тизлекне дә арттырабыз, әллә нинди уйларга да биреләбез шул. Гомерләр өзелергә секундлар җитә. Якыннарыбызны кара кайгыларга салырга язмасын.
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии