- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Архив
Урамдагы сихри тынлыкны бозып, кинәт яңгыр ява башламасынмы! Юл кырыеннан салмак кына атлап, бер кыз бара. Табигатьнең бу үзгәрешен ул сизмәде дә бугай. Ничек барган булса, юлын шулай дәвам итте. Күңелендә ут иде шул аның… Салкын яңгыр тамчылары да басмаслык ялкын. Аның беренче сыйныфка укырга кергән чагы исенә төште.
…Әнисе Чулпанны назлап, иркәләп бик иртә уятты. Матур күлмәген киеп көзге янына килде, ә аңа аннан елмаеп укучы карап тора иде. Үзе бераз сипкелле, яшел күзле, кара озын чәчле. Әтисе килеп аны күтәреп алды, укытучы апасына дигән ап-ак чәчәкләрен бирде.
Менә Чулпан мәктәп ишегалдында. Бирегә күп балалар җыелган. Бәйрәм тантанасы үткәч, әнисе кызны ияртеп, класска алып керде дә укытучысы белән очраштырып чыгып та китте. Класста аның кебек үк 20 укучы утыра. Кыз игътибарын шунда ук алгы партадагы шук малай җәлеп итте. Ул бер генә минут та урынында утыра алмый. Укытучы кергәнче ничә кызның чәченнән тартырга өлгерде инде. Чулпанга да караш ташламый калмады. Кыз бу тиктормасның исеме Альберт булуын белде…
Еллар шулай бер-бер артлы үтте. Чулпан бигрәк тә рус телен, әдәбиятын яратты. Олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар алды. Беренче көннән игътибарын җәлеп иткән малай исә кыз йөрәгендә ныграк урын ала барып, хисләр мәхәббәткә әйләнде. Альберт кызларга ошый иде шул. Ул моннан оста файдаланды. Әле бер кыз белән шаярды, әле икенчесенә мәхәббәт тулы хатлар язды… Чулпанны да ошаткан кебек. Аның белән сөйләшергә ярата, төрле хәлләр сөйләп көлдереп ала. Ә кайчакта бөтенләй күрмәмешкә салыша…
…Менә саубуллашыр чак та җитте. Чыгарылыш имтиханнарын да уңышлы гына тапшырдылар. Борчулы, йокысыз төннәр артта калды. Бүген көтеп алынган бәйрәм киче. Чулпан да, сыйныфташ кызлар да искиткеч матурлар. Тик Альберт кайда соң? Кыз сыйныфташлары арасыннан аны эзләде. Борылгач кына күреп алды ул аны. Артында гына басып тора икән югыйсә.
– Сәлам, Альберт. Бүгенге кичә бик күңелле булыр, ахры, – диде Чулпан аңа.
– Әлбәттә, рәхәтләнеп биербез, аралашырбыз, – диде егет.
Әйтүен әйтте дә кызны гына бер тапкыр да биергә чакырмады. Нигәдер, Чулпанга күңелсез булып китте. Барысы да бии, көлә, ә аның барысыннан да качасы, ялгызы каласы килде. “Вакыты да соң икән инде, әллә кайтып китәргәме?” – дип уйлады ул. Чулпан сыйныфташлары белән саубуллашты. Альберт янына да киләсе иде дә, аның бер кыз белән биюен күргәч, кире уйлады.
Урамга чыгып күп тә бармады, коеп яңгыр ява башлады. “Яңа тормышка аяк басасы. Сыйныфташлар белән аерылышасы… Альберт белән”, – дип уйлады ул һәм яңгыр тамчыларына кушылып, күзләреннән дә яшь тамды. Шулчак таныш тавыш ишетелде:
– Чулпан, тукта, көт мине.
– Альберт?
– Әйе, мин. Әллә үпкәләдең инде? Саубуллашмыйча да китеп баргансың!
– Юк, үпкәләмәдем… – Яңгыр мине генә көткән, диярсең, чыгуыма коя башлады, дигән булды кыз сүзне икенчегә борып.
– Мөгаен, өшегәнсеңдер, – диде дә егет кызны кочагына алды. – Беләсеңме, бу сүзләрне сиңа күптән әйтергә уйлаган идем. Әмма әлегә кадәр кыюлыгым җитмәде. Чулпан, яратам бит мин сине…
Чулпан хыялында булган бу сүзләрне ишетте дә югалып калды, бермәлгә уйлары чуалды.
– Мин дә… – дип кенә әйтә алды ул.
Коеп яңгыр явуга карамастан, бу пар бик бәхетле иде…
Лилия МӨХӘММӘДИЕВА.
Актаныш районы.
Комментарии