- 16.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №28 (17 июль)
- Рубрика: Архив
Яшел Үзәндә «Полукамушки» дигән тарихи микрорайон бар. Анда яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт урнашкан. Әлеге район шәһәрдә бердәнбер тарихи мирас дип санала, чөнки бу йортлар XIX гасыр азагында төзелгән. Йөздән артык ел элек төзелгән йортлар бүген дә яшәрлек хәлдә. Рәсми экспертиза нәтиҗәләренә караганда, йортлар 22 процентка гына тузган. Ләкин шәһәр хакимияте йортлар каза хәлендә дип белдерә һәм халыкка аннан китәргә куша. Биредә матур туристик урын ясарга телиләр.
Шул йортлар арасында Зәйтүнә ханым Короткованың йорты да бар. Рәсми экспертиза нәтиҗәләренчә, йорт 22 процентка гына тузган диелә. Шуңа да карамастан, мәхкәмә аны да үз йортыннан чыгарырга карар итте. Зәйтүнә Короткова янына хәлләрен белешергә бардык. Кибеттән кайтып килеше иде. «Хәзер инде Зәйтүнә апагыз сукбай», – дигән сүзләр белән каршы алды ул безне.
– Зәйтүнә ханым, 11нче июльдә чираттагы мәхкәмә узды, ул ничегрәк үтте?
– Судта Русия торак кодексының 56-57нче маддәләре нигезендә мине йортымнан чыгару турында сүз барды. Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, прокурор да бар иде. Өч сәгать дәвамында диярлек, барлык экспертиза нәтиҗәләрен, документлар тапшырып каршы торырга тырыштык, ләкин барып чыкмады. Минем йортым каза хәлендә дип, йортымнан чыгарга карар иттеләр. Шәһәр башлыгы Александр Тыгинның ярдәмчесе Нияз Минһаҗев тулысынча мәхкәмә яклы булды. Йорт торырлык дигән карар биргән экспертиза документларына карамастан, индивидуаль җылыту җиһазларым булуга, ут, газ кергән булуга карамастан, миңа бу йорттан чыгарга дип карар иттеләр.
Минһаҗев миңа күптән түгел генә Ветераннар йортында беренче катта 16 квадрат метрлы фатирга күчәргә тәкъдим иткән иде. Анда күчәргә теләмим дидем. Соңгы мәхкәмә карары белән, бер айдан соң мине үз йортымнан чыгарачаклар, пропискадан төшерәчәкләр. Хәзер инде мин сукбай, тору урыным бөтенләй юк дип әйтергә була.
29нчы майдан бирле безнең райондагы йортларны яндыру күренеше артты. 2017нче елның октябрь аеннан биредә төзекләндерү эшләре башланачак, тарихи туристик үзәк төзеләчәк дигән документ чыгарылды. Аңа бик күп акча бүлеп бирелде, Энгельс урамына 130 миллион сум акча, хәзер дә 80 миллион бирелде дип әйтәләр, ләкин акча да күренми, төзекләндерү эшләре дә сизелми. Бүгенге көндә «Полукамушки»да дүрт гаилә калдык, шул дүрт гаиләгә бернинди тору урыны таба алмыйлар. Шулай итеп, бүген-иртәгә суд приставларын көтәбез, алар безне бу йорттан чыгарырга тиеш була. Бөтенләй урамда калабыз була. Менә әле берничә көн элек Декабристлар урамында урнашкан 9нчы йорттан 71 яшьлек мөселман хатын, шулай әйберләрен чыгара башлагач, инсульт алып реанимациягә эләкте.
– Ә ни өчен ветераннар йортындагы фатирга күчүдән баш тарттыгыз?
– Беренчедән, ул фатир беркайчан да минеке булмаячак, ул дәүләт милке булып саналачак. Анда күчсәм, үземне бөтенләй картлар йортына күчкән кебек хис итәчәкмен. Икенчедән, анда күчерүне кимсетүгә саныйм. 49 ел хезмәт стажым булып, бер дигән фатирым була торып, ветераннар йортына күчимме? Анда пычрак, тараканнар йөри, анда картлар арасында эчә торганнары, астына сиючеләр дә, тәртипсезлек кылучылар да бар, шуңа күрә анда керергә курыктым. Бу йортымнан чыгарырлар дип беркайчан да ышанмадым. Чөнки 2016нчы елның июнь аенда миндә Рөстәм Миңнеханов булды, шул вакытта ул шәһәр җитәкчесе Александр Тыгинга, бу йорт тузмаган дип әйтте. Мин ышанган идем, йортларны төзекләндерерләр дә, без монда алга таба да яшәрбез дип. Җитәкчелеккә хәтта үзебез дә ярдәм итәбез, әйтегез, нәрсәләр сатып алырга дидек, булышырга әзер идек. Андый мәртәбәле кешеләр килгәч, шул хәтле шатланган идем, утырып чәйләр эчтек. Президент булуга карамастан, үзе безнең кебек гади кеше икәнен аңладым, шуңа тагын да шатланган идем, бөтен кешеләргә барысы да җайга салыначак дип әйтеп йөрдем. Аннан соң мәхкәмә артыннан мәхкәмә булды һәм инде ахыр чиктә чыгарга дип карар чыгарылды. Без юридик нечкәлекләрне белмәсәк тә, гап-гади эшчеләр булсак та, ак белән караны, ялган белән дөресне барыбер аера беләбез бит. Менә миңа хәзер 68нче яшь, ни сәбәпле мин эшләп алган фатирымнан хөкүмәт йортына чыгып китәргә тиеш? Мин бит ике бүлмәле фатирлар сорамыйм, олы мәйданлы коттедж бирегез дип йөрмим, миңа тынычлык кына кирәк. Ашарга бар, ятып хәл алыр өчен караватым бар, мине тынычлыкта гына калдырсыннар иде, бүтән бернәрсә дә сорамыйм, ләкин шушы 35 квадрат метрлы фатирымны да алалар бит. Бер квадрат метр өчен 11 мең сум биреп чыгаралар бит безне йортларыбыздан, андый бәяләр беркайда да юк. Хәзер мин шул 389 мең сум акчага үземә хәтта тулай торакта ятак урыны да, гараж да сатып ала алмыйм. Андый акчага хәзер кеше бакча да сатып ала алмый, ә минем бер дигән, нинди әйбәт йортыма шул тиеннәрне биреп йортымнан урамга чыгаралар. Каян алынган ул 11 мең сум? Ярар, менә мин карт кеше, ә бит яшьләрнең балалары да бар.
– Зәйтүнә ханым, сез инде мәхкәмә юлларын дүртенче ел таптап йөрисез. Сезнеңчә, хәзерге заманда гап-гади кеше үз хокукларын яклаганда гаделлеккә ирешә аламы?
– Белмим, белмим. Хәзер бернәрсәгә дә ышанмыйм. Чөнки, мәхкәмәләрдәге хөкемдарлар да дөрес карар чыгармаганнарын белеп торалар, ләкин барыбер чыгаралар. Алар хәтта киңәшләшү бүлмәсенә дә кереп тормый диярлек, әзерләнеп куйган кәгазьдән укып карар чыгаралар, мин менә шуңа гаҗәпләнәм. Минем уйлавымча, алар киңәшләшү бүлмәсенә кереп җентекләп барысын өйрәнеп, шуннан соң гына карар чыгарырга тиешләр, ә алар керми дә диярлек, фәлән кадәр күп кәгазьләр тотып чыгып шунда ук сүзен әйтә. Димәк, ул алдан ук әзерләнеп куелган.
Безнең бу җиребез дөрестән дә тарихи урын, шәһәребездә чыгып йөрерлек матур урыннар да аз, ясасыннар биредә туристик урын. Ләкин туристик урын ясыйлар дип мин урамга чыгып китәргә тиеш түгел бит. Бирсеннәр торырлык 35 квадрат метрлы фатир, мин чыгарга ризалашам. Мин бит кешенекен сорамыйм, артыгын сорамыйм, үземә тиешлесен генә бирсеннәр, дим. Бу йортымны урлап алмадым, эшләп алдым, ничә мәртәбәләр ремонтлар ясадым, матурлаттым, биредә балаларым туды, оныгым туды, ә хәзер картайгач мине куып чыгаралар.
– Шәһәр хакимияте башлыгы сезне бу йорттан чыгармаячаклар, төзекләндерү эшләре тәмамлангач бирегә янә кайтып тора алачаксыз дип вәгъдә биргән. Вәгъдәләрендә торырлар дигән өмет бармы үзегездә?
– Вәгъдә иттеләр, әйе. Менә миңа килешү бирделәр, анда бернинди саннар да юк, кайчан чыгасым, кайчан керәсем, кем буласым да әйтелмәгән. Мин монда берничек тә йортымның милек хуҗасы булып саналмаячакмын, чөнки 2017нче елдан мин милек хуҗасы дип саналмыйм. Минеке булмагач, әлеге йортларны төзекләндергән кеше ничек миңа үз кесәсеннән үз әйберсен бирсен ди? Мин аның әнисе дә, апасы да, башка туганы да түгел. Шуны гына аңлыйм бит инде мин, әллә мине бөтенләй ахмакка саныйлар инде. Ә мәхкәмә вакытында, Яшел Үзәннең торак сәясәте департаменты башлыгы Нияз Минһаҗев хөкемдарга үзе дә, әлеге килешү гамәлсез диде. Чыдый алмады, тотты да әйтте шуны, чөнки без гел әлеге документка карата җавап бирүне сорадык.
– Минһаҗевның әйткән шул сүзләреннән соң шәһәр башлыгы Тыгинга бармадыгызмы?
– Юк, бармадым. Мин инде хурланам шундый кимсетүләрдән соң тагын сорап йөрергә. Ул барысын да белә, бары мине кимсетер өчен генә гамәл кылалар. Узган елларда да, быел да очрашуга кешечә алдан язылып бара идем, гел әйтеп килделәр, йөрмә, синең мәсьәлә хәл ителгән, үз йортыңда калачаксың дип. Хәтта моны төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Алексей Фролов та әйтте, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да сезнең мәсьәлә хәл ителгән диде. Фролов белән очрашуга да язмадылар шул сәбәпле. Халык ярдәме белән, аптыраганнан хисап та ачтык, бәлки битараф булмаганнар күпме дә булса акча салырлар да, азмы-күпме булса җыелып, бәлки шул рәвешле торырлык бер бүлмәле фатир алып булыр дип.
– Мәсьәләгез хәл ителгәнне, дөрестән дә төзекләндергәннән соң кире монда кайтып торачагыгызны күздә тотып әйтеп килделәрме соң?
– Әйе, нәкъ шулай. Ләкин инде соңгы мәхкәмәдә Минһаҗев бу килешү гамәлдә түгел дип әйтте. Хәзер инде, кире монда кайту, шлагбаум янындагы өйчеккә сакчы итеп куйсалар гына, менә сиңа торырлык бер почмак дисәләр генә инде.
– Алга таба нәрсә эшләргә җыенасыз?
– Көрәшне дәвам итәргә җыенабыз. Югары мәхкәмәләргә бирергә ниятлибез. Дөреслек кайчан да булса калкып чыгар дип ышанам мин.
«Дальний» эше нигезендә хөкем ителгән полиция хезмәткәре иреккә иртәрәк чыкты
2012нче елның мартында Сергей Назаров үлемендә гаепле дип табылган Казанның «Дальний» полиция бүлегенең элекке хезмәткәре Рамил Әхмәтҗанов иреккә чыкты. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе аның иректән мәхрүм итүдәге калган вакытны йомшаграк җәзага алыштыруны сораган мөрәҗәгатен канәгатьләндерде.
Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә Әхмәтҗановка җәза ирекне чикләү белән алыштырылачак дип белдерделәр. Мәхкәмәдә аңа колониядә 1 ел 9 ай һәм 22 көн үткәрергә калган иде дип әйттеләр.
Русия җинаять кодексы нигезендә, иреге чикләнгән кешеләр тору урыннарыннан билгеле вакытта китә алмый, билгеле урыннарга бара алмый, муниципаль берәмлектән чыга алмый һ.б. Иреге чикләнгән кеше шулай ук даими теркәлү өчен дәүләт оешмасына килергә тиеш.
Рамил Әхмәтҗанов – сәламәтлеккә зур зыян китереп, үлемгә сәбәп булу һәм эш вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнгән дүрт «Дальний» бүлеге хезмәткәренең берсе. Ул 10 ел иректән мәхрүм ителде, соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе хөкем карарын йомшартып 9 ел һәм бер айга калдырды.
«Зона права» хокук яклау оешмасы «Дальний» эше нигезендә хөкем ителгән бер төркем кешенең инде иректә булуын хәбәр итә. Алар: Әмир Шәрәфуллин, Денис Васильев, Александр Фадеев һәм Айнур Рәхматуллин.
Мөхәммәтшин: җанисәпкә прокуратура тыкшынса, кыен булачак
Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылышка йомгак ясап, татар теле язмышы белән җанисәпкә тукталды. «Депутатлар телләр мәсьәләсенә ике тапкыр тукталды. Депутатларның борчылып чыгыш ясавы Татарстанда милләт ара дуслыкның мөһим булуы турында сөйләде, тел буенча күпмилләтле илне какшатырга ярамаганлыгын әйтте. Русия генераль прокуратурасы кушуы белән прокуратура бик ярдәм итте. Прокуратураның эшен уңай бәяләмәс идем. Хәзер әкренләп бу мәсьәләне төзәтәбез», – диде ул һәм Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль гимназияләрне телгә алды.
«Прокуратура моның кирәкле бурыч икәнен аңлар дип уйлыйм. Укытучылар бик яралы кешеләр. Күпме кеше эшсез калды, күпме кешенең күңеле төште» – дип, Фәрит Мөхәммәтшин прокурорларга шелтә белдерде.
Татар теленә булган сыман, бу басым 2020нче елда узачак җанисәп вакытында да кабатланырга мөмкин, дип саный Мөхәммәтшин. «Әгәр дә прокуратурага бу эшне йөкләсәләр, бик катлаулы булачак. Башта прокурорлар белән тәрбия эшләре алып барырга кирәк. Халык санын арттырып язу максат түгел, ә исән кешеләрне дөрес итеп санап, кирәк икән, милләтләрен дә сорарга кирәк», – диде Мөхәммәтшин.

Комментарии