Кош гриппы аркасында «Лаеш» кошчылык комплексы 100 млн сум зыян күргән

Кош гриппы аркасында «Лаеш» кошчылык комплексы 100 млн сум зыян күргән

Лаеш кошчылык комплексында кош гриппы табылуы хакында язган идек. Авыру аркасында 15 мең баш тавык үлгән булган, аларны утта яндырдылар. Ни өчен, чөнки вирус бары тик югары температурада гына үлә.

Татарстан ветеринарлары ясаган нәтиҗәләргә, ягъни тавыкларда чынлап та кош гриппы булуга тагын бер мәртәбә инану өчен, анализларны Владимир шәһәренә җибәргәннәр иде. Анда да, «Лаеш» кошчылык комплексында кош гриппы булуын раслаганнар. Әле алай гына да түгел. Н5 төренә караган авыру кошларга гына түгел, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә дә йога ала икән. Предприятиенең үзендә 3 атналык карантин игълан ителде. Президент карары белән, Лаештагы бөтен кошларны юк итү эше башланды. Ә аларның саны аз түгел: 430 мең баш. Беренче үлгән 15 мең тавыкның чирле булуы анализларсыз да күренгән. Симптомнары кешенеке кебек үк: температура, хәлсезлек… Ә калган тавыкларда бу симптомнар булмаса да, аларны барыбер яндырачаклар. Бу – профилактика максатыннан эшләнә. Югыйсә, авыру Татарстанның башка районнарына да күчәргә мөмкин. Билгеле, тавыкларны тере килеш яндырмаячаклар, бу мәрхәмәтсезлек булыр иде, дип аңлата белгечләр. Аларны башта яки газ тутырылган камераларга куып кертеп, яки махсус препаратлар ярдәмендә йоклатачаклар.

Кошчылык фабрикасында әлеге авыру кайдан барлыкка килүе ветеринарларга хәзергә билгеле түгел. Бу уңайдан берничә версия карала: авыруны яки күчмә кошлар алып кайткан, яки ул комбикорма белән кергән. Хәер, санитар таләпләр тиешенчә үтәлмәгән дигән версия дә кире кагылмый.

Халыкны иң куркытканы, грипплы продукциянең кибет киштәләренә эләгүе булгандыр. Чынлап та, 1нче майдан алып, Казандагы кибетләргә Лаештан 500 меңләп йомырка сатуга куелган булган. Әле аның 214 меңен балалар бакчалары, мәктәпләр сатып алган. Россельхознадзор белдерүенчә, бу йомыркалар кулланылыштан алынган. Чөнки аларда кош гриппы булу куркынычы бар. Ләкин моны төгәл ачыклап бетерү өчен, лаборатор тикшеренүләр уздырырга кирәк. Әгәр дә вирус барлыгы ачыкланса, йомыркалар юк ителәчәк.

Хөкүмәт йортының ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, казанлылар сатуга куелган йомыркаларның яртысын ашарга өлгергән инде. Тик куркыныч юк, чөнки 70 градус җылылыкта грипп вирусы һәлак була. Димәк, Лаеш йомыркаларын пешереп бетереп ашаган кешеләргә борчылыр урын юк. Ә менә чиле-пешле йомырканы үз итүчеләргә тикшеренеп кайтсалар, яхшырак булыр. Шулай ук, белгечләр, йомырка тотканнан соң, кулларыгызны әйбәтләп юарга да киңәш итә.

Хисаметдинов әйтүенчә, әгәр өйдәге йомыркада авыру бармы юкмы икәнен беләсең килсә, аны Россельхознадзор лабораториясенә тикшеренүгә бирергә мөмкин. Тик халык болай эшләргә ашыкмый. Суыткычларында Лаешта җитештерелгән «Деревенька» йомыркалары булган казанлылар проблеманы чүп контейнерлары ярдәмендә генә хәл итә. Җайлы бит: чыгардың да, аттың. Тик болай эшләргә ярамый, дип аңлата җитәкче. Чөнки чүп чиләгендә актарынган күгәрчен һәм каргалар аларны ашап, чирне үзләренә йоктыра һәм тирә юньгә тарата алачак. Йомыркаларны яки яндырып, яки инде күмеп куеп юк итәргә кирәк.

Тулы бер кошчылык комплексындагы тавыклар юк ителгәннән соң, кибеттә йомырка бәясе дә артмасмы дигән сорау туа. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, бу уңайдан борчылыр урын юк, дип тынычландыра.

– Әлеге фабрика бөтен кулланучылар базарының 10 процентын гына тәэмин итә иде. Шуңа күрә йомырка бәясе аз гына артырга да мөмкин, бөтенләй артмаска да мөмкин. Ә менә предприятие үзе шактый зыян күрәчәк. Зыяның күләме 100 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип белдерде ул журналистлар белән очрашуы вакытында.

Карантин режимы бетерелгәч, фабриканы тиешенчә дезинфекцияләгәч, өч ай вакыт узарга тиеш. Шуннан соң, Лаеш кошчылык комплексы хуҗалары эшчәнлекләрен кире башлап җибәрә алачак. Лаеш районындагы бу хәл шәхси хуҗалыклардагы кошларны тикшерүгә дә сәбәпче булган. Бәхеткә, вирус табылмаган.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии