Бәчек авылы зиратында кабер ташларын янә аударганнар

Бәчек авылы зиратында кабер ташларын янә аударганнар

Бу якшәмбедә Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында тагын бер мәртәбә кабер ташлары аударылган. Бу хакта «Азатлык»ка шул авыл кешесе Роберт Харисов хәбәр итте. Шундый ук хәл әлеге зиратта 30нчы апрель көнне дә булган иде. Беренче мәртәбә кылынган вәхшилектән соң, авыл халкы зиратны тәртипкә китерде. Тик кабаттан барлыгы йөздән артык кабергә зыян килгән. Татарстан эчке эшләр министрлыгы, ташларны аударуда һәм ватуда, беренче очракта, Бәчек авылында яшәүче 20 яшьлек егет шикләнелә, дип хәбәр итте. Шик астына алынучы үзенең җинаять кылуын таныган, моны аның гаилә әгъзалары да раслый, аларга ул кылган гамәлләре турында сөйләгән, диелгән иде. Тоткарланган яшь кеше психик авыру дип теркәлгән инвалид. 2014нче елда Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе карары белән, эшкә сәләтле түгел, дип табылган, шуңа күрә ул үз гамәленең сәбәбен аңлата алмады, диелде министрлык сайтында.

Узган якшәмбедә кабер ташларын аударуда да шул ук егет шикләнелә. Бу юлы да ул үз гаебен таныган.

Моның турында Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин хәбәр итте.

Изображение удалено.

Костромин сүзләренчә, шикләнелүченең әти-әнисе гариза язган, аның нигезендә егетне мәҗбүри дәвалау турында карар кабул ителәчәк. Узган юлы егет психик авыру булу сәбәпле аны тоткарлый алмаганнар иде. «Аны бары тик әти-әнисе гаризасы яки мәхкәмә карары белән генә җәмгыятьтән аерып була», – диде Костромин.

Шушы авылдан Роберт Харисов «Азатлык»ка сөйләгәнчә, бу җинаять өчен авыру кешене гаепләүләре белән авыл халкы риза түгел.

Гыйльметдинов татар мәктәпләре ябылуны балалар аз булуга сылтый

Казанда «Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле» дип аталган төбәк-ара конференция узды. Әлеге чара алдыннан Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов матбугат очрашуы үткәрде. Мохтарият уставында татар халкының милли хокукларын, шул исәптән милли белем бирүне яклавы турында да әйтелгән.

«Азатлык», Русиядә татарларның милли хокуклары кысылганнан-кысыла баруына мисаллар китереп, Гыйльметдиновка: «Милли хокуклар кысыла барганда, аларны якламагач, сез үзегезнең эшегезне ничек күрәсез соң?» – дигән сорау бирде.

Гыйльметдинов татар мәктәпләренең үзгәртелүен, башлангычка калдыруны йә булмаса ябуны балалар саны аз булуга гына сылтады. Бу фикерен ул беренче тапкыр гына белдерми инде.

«Кызганыч, авылларда балаларның булмавы мәктәпләрнең ябылуына китерә. Мин үзем туган авылымда тырышып-тырышып зур мәктәп салдырдым. Хәзер тугызъеллык мәктәптә 34 бала калды. Узган ел мәктәпне башлангычка гына калдырабыз, берничә чакрымда гына зур урта мәктәп бар, анда да балалар аз, шунда йөртәбез дигәннәр иде. Мин үземнең мәктәбемә кагылдырмадым, үзем салдырган булгач, калдырып тордым. Әмма алга таба алай барып булмый. Әйбәт, матур балалар бакчасына да бары сигез генә бала йөри. Дүрт яшькә кадәр бер бала да юк. Буш мәктәпне тотып тора алмаячакбыз. Мәсьәләгә башкача карарга кирәк, мари авылымы, урыс авылымы ул, татар авылымы… Авыл җирендә яшьләргә эш булырга тиеш. Эш булмый икән, ни генә эшләсәң дә, авылда беркем калмый. Шәһәргә китеп эшләячәкләр. Әле кайбер җирләрдә, кызганыч, эшләгән өчен хезмәт хакларын да түләмиләр. Менә кайда проблема. Президентның да, «башлангыч мәктәпләр калырга тиеш», дип әйткән сүзе бар. Без район хакимиятләре белән дә татар мәктәпләрен мөмкин булган кадәр саклап калырга тырышабыз. Балалар аз. Кирәк булса, һәрбер районда бик күп шундый авылларны әйтә алам. Бу мәсьәләдә безнең дә, дәүләтнең дә эшләве җитми. Бу татар мохтариятенең йөрүеннән генә тормый, монда дәүләт программасы булырга тиеш», – диде Гыйльметдинов.

Федераль автономия рәисе, ябылу йә булмаса үзгәреш алдында калган һәр мәктәп хәлен аерым тикшереп, район һәм өлкә җитәкчеләренә үзе җитәкләгән оешма исеменнән рәсми хатлар җибәрә ала иде. Алар күренмәде, дип әйтергә була.

Федераль автономия һәм аның җитәкчесе кыл да кыймылдатмыйча, авыл халкы имзалар җыеп, Татарстан җитәкчелегенә, мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать-үтенечләр язып, сакланып калган мәктәпләр дә бар.

Байбулат ДӘҮЛӘТ, Наил АЛАН

Казанда яңа гимназия ачыла. Татарлык күпме булыр?

Яңа уку елыннан Казанның Икенче Азино бистәсендә яңа полилингваль (берничә тел өйрәтүче) гимназия ишекләрен ача. Мәктәп каршындагы бакчада балаларга татар һәм инглиз телләре дә өйрәтеләчәк, 1нче сыйныфтан ук инглиз теле укытылачак, 1нчедән 9нчыга кадәр аерым бер фәннәр татарча да булачак дип белдерелә. Аннан кала, мәктәптә укучылар, икенче чит тел буларак, кытай, гарәп һәм төрек телләрен дә өйрәнә алачак.

Гимназия директоры Илдар Сәяхов сүзләренчә, әлеге гимназиядә белем бирүнең иң алдынгы заманча ысуллары кулланылачак. Дигитал лабораторияләр, лингафон бүлмәләре, тавыш һәм видео яздыру студияләре, хореография һәм көрәш заллары, ике бассейн да эшләячәк.

Татарстандагы мәктәпләрдә татар теле һәм рус телләре фән буларак тигез дәрәҗәдә укытылса да, укучыларның татарча белмәү мәсьәләсе татар җәмәгатьчелеге арасында гына түгел, соңгы вакытта югары мөнбәрләрдән дә ешрак яңгырый башлады. 2017нче елның 21нче апрелендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә республикада татар теле хәленең чыннан да шәптән түгеллеген, күп татар балаларының да аны ят итүен танып: «Мин кичә мәгариф министры (Энгел Фәттахов) белән сөйләштем. Министр: «Татар телен ничек өйрәтергә инде тагын?» – дип зарлана», – дигән иде.

Яңа ачылачак гимназиядә татарлык күпме булачак? Фәннәрне баланың күңелен кайтармый торган итеп татарча укыта белүчеләр табылырмы? Балалар үзара татарча сөйләшерме? Сыйныфтан тыш чаралар кайсы телдә үтәр? Әлеге сорауларга җавап эзләп, Илдар Сәяхов белән сөйләштек.

– Ата-аналар балаларын сезнең мәктәпкә бирергә теләк белдерәме?

– Андыйлар бик күп. Башлангыч сыйныфлар тулды дип әйтергә була. 5-8нчеләрне дә җыеп бетереп киләбез. Кызыксыналар, киләләр, сорашалар.

– Ата-аналарның балаларын бу гимназиягә өйләренә якын булган өчен генә бирәселәре киләме, әллә аларны күп телләрне өйрәнү кызыксындырамы?

– Бу – ата-аналарның көтеп алган мәктәпләре, беренче сәбәп әнә шул. Танышкач, мәктәпнең нинди булачагы турында сөйләгәннән соң да безгә теләп күчүчеләр бар. Шәһәрнең башка районнарыннан да мөрәҗәгать итәләр.

– 5нче сыйныфтан сездә кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнү дә карала. Сыйныфлар шул телләргә бүленәчәкме? Бу ягы ничек булачак?

– Юк. Без алдан ата-аналар арасында кайсы телгә теләк белдерүчеләр күбрәк булыр икән дигән сораштыру да үткәрергә уйлаган идек. Әлегә кадәр булган әңгәмәләр күбрәк кытай телен өйрәнергә теләгәннәрен күрсәтә. Расписаниене укучылар үзләре теләгән тел дәресенә бара ала торган итеп көйләячәкбез. Укучылар төрле төркемнәргә таралышачак.

– Гимназиядә беркадәр фәннәрне татарча да укыту карала. Сезнең белдерүдә мәгарифнең беренче һәм икенче баскычында дип язылган.

– Беренче баскыч – ул башлангычлар, ә икенчесе – 5-9нчыга кадәр. 10-11ләр өченче баскыч дип атала. Татарстан Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 9нчыга кадәр фәннәрне татар телендә дә укыту турында уйлыйбыз. Бүгенгә беренче баскыч, 1-4нче сыйныфлар актуаль булып тора. Менә шушы сыйныфларда күбрәк татар сыйныфлары ачу һәм ачылган татар сыйныфларында математика, табигать белеме, музыка һәм рәсем сәнгатен татарча укытуны көйләргә җыенабыз. Алар югары сыйныфларга күчә бара һәм 5нчедән дә кайбер фәннәрне шулай татарча укытырга ниятлибез.

– Мәктәп директоры буларак, 5нче сыйныфтан 9нчыга кадәр кайсы фәннәр татарча да булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Биологияне укытып булыр. Ә башка фәннәргә килгәндә, башлангычтан математика һәм табигать белемен татарча укып килсәләр, шуларны алга таба да татарча дәвам итү планлаштырыла.

Хәзер Казанда Милли мәгариф үзәгендә (2нче гимназия) кайбер фәннәр татарча да укытыла. Алар татарча укытуны системалы рәвештә башкара. Анда шулай ук икенче чит телне өйрәнү дә бар. 6нчы сыйныфтан инглиз теле белән беррәттән гарәп теле дә кертә башлыйлар. Безнең әнә шул программаны бераз киңәйтебрәк алып, татарча укыту белән беррәттән, чит телләргә дә зур игътибар биреп, яңа программа әзерләргә дигән максатыбыз бар.

– Математиканы да, табигать белемен дә татарча укыта белә торган укытучыларны табу мәсьәләсе ничегрәк тора?

– Эзлибез дә, бар да. Монда бу мәсьәләне методик яктан башка төрлерәк чишәргә дип планлаштырабыз. Бүген татар сыйныфлары ачу һәм анда татарча укыту актуаль. Шәһәрдәге барлык укытучылар да фәннәрне без теләгәнчә татарча укытырга әзер түгел, аларның тәҗрибәләре дә җитеп бетми. Араларында татарча укытырга әзерләре дә бар. Мисал өчен, башлангыч сыйныфларда бары тик математиканы гына татарча укыта торган укытучылар алырбыз, башлап китәргә дә җиңелрәк булачак.

Укытучыларны эшкә алганда әңгәмәләр үткәрәбез. Ике телне дә: татарча да, русча да камил белүләрен таләп итәбез. Хәтта моңардан тыш, бездә чит телләрне дә өйрәтү максаты булгач, укытучыларга да ике дәүләт теле белән беррәттән, бер чит телне дә белү таләбе куябыз. Өстенлек әнә шундый укытучыларга. Бездә укытучыларга да таләпләр бик зур.

– Берничә фәннең бары тик татарча гына булуына ата-аналар каршы булмасмы?

– Документларының күчермәләрен китергәндә бу хакта һәрберсенә әйтеп чыгарабыз. Татар сыйныфлары булачак һәм анда фәннәр татарча да укытылачак, дибез. Өстәмә сораулар туа, әмма нык каршы килүчеләр юк. Методик яктан да, белем ягыннан да яхшы укытучылар булачак, дип ышандырып чыгарабыз аларны.

– Сезгә гариза тапшыручыларның күпчелеге кемнәр? Кайсы милләттән?

– Бу бистәдә күпчелеге татарлар яши. Безгә дә күбрәк татарлар килә.

– Башка милләт вәкилләре дә татарча укытуга каршы булмас дип уйлыйсызмы?

– Алар, иң беренче чиратта, татарча булмаган сыйныфлар булачакмы, дип сорыйлар. Бөтенләй дә татарча белмәгән һәм татар булмаган милләт вәкилләрен аерым бер сыйныфка алырга дигән уйлар бар.

– Фәннәрне татарча укымый торган сыйныф та булырга мөмкинме?

– Биш параллельнең берсе шундый булып кала. Дүртесе татар сыйныфлары һәм анда укыту татар телендә булачак.

– Күп очракта татар теле дәрескә генә кайта да кала. Сезнең гимназиядә сыйныфтан тыш чаралар кайсы телдә булачак?

– Без татар телен өйрәтүне сыйныфтан тыш чаралар аша да кертергә, татар мохите булдырырга уйлыйбыз. Дәрестә күбесен биреп тә бетереп булмый. Алар өстәмә дәресләр вакытында төрле заманча проектлар эшләп татарча тормыш мәктәбен үтәрләр дип уйлыйбыз. Җыр, сәнгать, театр, тавыш һәм видео яздыру студияләре аша да татар мохитен булдырырга җыенабыз. Фәнни эшләрне дә татарча башкарырга җыенабыз.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Илдар Сәяхов тумышы белән Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан. 1992-1997 елларда Башкортстан дәүләт педагогия институтында укый. Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 1997-2000 елларда аспирантурада укый. Хәзерге вакытта Казанда 7нче лицей-интернат директорының укыту эшләре урынбасары.

Наил АЛАН

Комментарии