- 16.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Мин «Безнең гәҗит»не яратып укыйм. Гади кешеләрнең проблемаларын күтәрүегез, аларны хәл итәргә тырышуыгыз күңелгә өмет бирә. Минем сезгә мөрәҗәгать итүем дә очраклы түгел. Бәлки, сез миңа ярдәм итә алырсыз?
Минем борчуларым сәламәтлек белән бәйле. Иң элек бөерләремдә гаеп таптылар – 2нче дәрәҗәдәге нефроктоз, хроник пиелонефрит диагнозы куйдылар. Бу 1995нче еллар иде. Больницада еш ятарга туры килде. Әмма дәваланып, сәламәтләнеп чыктым дип әйтә алмыйм. Чөнки табиблар даруларны үземә алырга куша, икенче көнне үк зур исемлек кертеп бирәләр, ә мин, билгеле, күбесен ала алмыйм. Чөнки зур булмаган хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерәсең? Коммуналь хезмәтләр өчен түлисе бар (2300 сум), ашарга ризык аласы…
Шулай бервакыт терапевтым больницага юллама бирде, ә терапия бүлеге башлыгы больницага салмады һәм сәбәбен, беләсезме, ничек итеп аңлаткан иде? Юлламага ук, авыруның дарулар алырга акчасы юк, дип язып куйган. Барысы да шуннан соң башланды да бугай – мин бу очрак турында «Вести Камаза» газетасына яздым, мәкалә басылып чыкты һәм күпмедер шау-шу да кузгатты. Табибларга сүз булмый калмагандыр, чөнки мин медицинаның акчага гына корылганын ачып салганмын бит ул чакта, бу бик көчле дәлил булган.
Шуннан соң больницада еш ятарга туры килсә дә, мине инде рәтләп дәваламадылар. Тиешле дәва ала алмау миңа кыйммәткә төште – бүген миндә чирләр бер бәйләм. Эрозив гастродуоденит, эзофагит, юан һәм нечкә эчәк дискинезиясе, авыр дәрәҗәдәге бронхиаль астма, калкансыман биздә фокаль үзгәрешләр, гипертония, диабет, һ.б.лар… 2010нче елда Казанда РКБда яткан идем – бу диагнозларны шуннан бирелгән кәгазьдән күчереп язам. Казанда мин башта гастротерапия бүлегендә яттым, аннары нефрология бүлегенә күчерделәр. Казанда дәвалануның файдасы булды. Алар билгеләгән даруларны үзем тагын бер кат алып эчтем һәм файдасын да күрдем. Әмма дарулар барысы да кыйммәтле, дәва курсы 14 мең сумга төште. Гаиләле кеше өчен бәлки алай да түгелдер, әмма минем өчен (мин 2нче группа инвалид, пенсиям 5800 сум) зур сумма инде бу. Социаль пакеттан баш тартканым булмаса да, бу даруларның берсен дә бушка ала алмыйсың, федераль исемлектә юк, дип кенә җавап бирәләр. Ә Чаллы больницаларында дәвалануның бернинди файдасы юк. Миңа анда иң очсызлы, файдасыз препаратлар бирәләр дә чыгаралар. Ә соңгы тапкыр поликлиникадагы терапевтым Чаллының 5нче больницасына юллама бирсә дә, мине больницага салу түгел, чиратка да куймадылар. Больницаның терапия бүлеге мөдире Тәлгать Ситдиков моны чирләремнең әллә ни җитди булмавы белән аңлатты. Янәсе, гастрит кына. Узган 2013нче елның 16нчы ноябрендә узган ФГДС тикшерүе минем ашказанында шешләр, эрозив гастродуоденит, эзофагит, ГПОД, ГЭРБ булуын күрсәткән. Шешләрнең, эрозиянең куркыныч симптомнар булуын медицинадан ерак кеше дә белә. Поликлиникадагы терапевт минем чирнең кузгалган вакытында, киеренке чорында больницага җибәрә бит. Мине бишенче мәртәбә менә шулай кире боралар. Бу бит, чирнең азуына, көчәюенә юл кую, дигән сүз.
Сүз уңаеннан шуны әйтим, 5нче больницаның гади табибларына минем үпкәм юк, әйтик, Тамара Суслова исемле табибә кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Әмма безнең бөтен проблемалар гади табиблар дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый шул. Бигрәк тә дарулар, яхшы препаратлар турында сүз барганда…
Сез моның белән килешәсезме-юкмы, әмма бүген бушлай медицина хезмәте дигән төшенчә кәгазьдә генә калды. Акчасыз кешене дәваламыйлар больницаларда! Йөз сәбәп табалар, әмма дәваламыйлар. Минем кебек, дөреслек эзләүчеләрне хәтта үч итеп тә дәваламыйлар. Зинһар, ярдәм итегез миңа!
Сания ВАХИТОВА.
Чаллы шәһәре.

Комментарии