- 16.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Мин инде шактый олы яшьтә, җитмәсә сырхау һәм инвалид кеше, актив физик хезмәт белән шөгыльләнә алмыйм. Күп вакытны укып һәм язып үткәрәм яки тирә-юньне өйдән генә күзәтеп ятам. Шулай беркөнне үзем өчен «ачыш» ясадым: турыбыздан көн буе йөзләп машина, трактор, җәяүле уза, ике көнгә ник бер атлы узсын!
Ат – кешенең тугры дусты, ярдәмчесе, дияргә яратабыз. Атсыз авыл кешесен күз алдына китереп тә булмый. Элек, колхозыбыз таралганчы, дүрт бригаданың һәрберсендә утыздан артык ат бар иде. Андагы айгыр, бияләрнең кешнәүләрен ишетеп, тайларның уйнаклауларын күреп, дөньялар, сулышлар киңәеп киткәндәй була иде. Олылар, әти-абыйлар гына түгел, без, сугыш һәм сугыш арты туган малайлар да, көннәр буе диярлек шунда атлар янында мәш килә, бу хайваннарның абзар кыекларына кунган юлдашлары – күгәрченнәрне куып уйнап йөри идек.
Кызганыч, хәзер ул абзарлар да, атлар да юк, күгәрченнәр дә күренми. Аларның дистә еллар торган «өйләре» урынына күптән инде яңа таш өйләр салынган, бакчалар, каралтылар булдырылган.
Узган гасырның 90нчы елларыннан соң, шәхси хуҗалыкларга да атлар тотарга рөхсәт бирелгәч, байтак кына авыл агайлары ат сатып алганнар һәм аның белән терлекләренә азык әзерли, тегермәнен һәм башка йомышларын үти, хәтта бакчаларын сөреп, бәрәңге эшләренә кадәр шул ат ярдәмендә башкаралар иде. Әгәр сиңа да, әйтик, урманнан коры-сары яисә кибеттән авыррак әйбер (он, фураж, җиһазлар) алып кайтырга ат кирәксә, ат хуҗалары күбесе кызганмый-нитми атларын биреп җибәрәләр иде. Ул заманда һәрбер малай, хәтта кайбер кызлар да ат җигә, аның өстендә йөри беләләр иде. Әмма соңгы елларда шәхси атлар да кайбер кешеләрдә генә бар. Сәбәбе – авылга да базар мөнәсәбәтләре керүе, ат асрауның чыгымлы булуы, трактор, машина, мотоциклларның артуы. Атка ел буе ашату өчен байтак азык кирәк, ә техникага – юк.
Ә атлар крестьянга гомер-гомергә кирәк булган, кыр эшләрен башкару өчен дә, транспорт, йөрү чарасы буларак та. Бик яхшы хәтерлим: элек колхоз рәисе кебек түрәләр, районнан килгән вәкилләр, җитәкчеләр яхшы атлар җигелгән матур тарантасларда йөргән. Арбалары гади тартма арба булса да, бригадирлар, белгечләр, урман һәм кыр каравылчылары, кыскасы, күп кеше эшкә ат җигеп йөри иде. Хәзер генә алар җиңел машина яки матайларда җилдерәләр.
Язгы чәчү, көзге урып-җыю эшләрендә, урманнан агач ташуда ул вакытларда атлар алыштыргысыз булып, мәктәп, шифаханә, сельпо, янгыннан саклану депосы да өч-дүрт, һич булмаса, бер ат тотуны хаҗәт күрә иде. Хәзер бу оешмаларның атлары да юк, үзләре дә барлы-юклы хәлдә.
Атлар, бигрәк тә юртаклар Сабан туйларының күрке, йөзек кашлары иде. Татарча көрәш һәм атлар чабышыннан башка, Сабан туе буламыни?! Сугыштан соңгы Сабан туйларында бу чабышларда авылыбыздан ун-унбиш, күрше авыллардан да шул кадәр атлар катнаша иде. Бүләкләр алдан килгән атларга гына түгел, соңгы килгәннәргә дә бирелә иде. Бер Сабан туенда соң килгән атның муенына бәйләгән сөлгеләрдән башын иеп торуына, күзләреннән яшь агуына үзем шаһит булдым.
Сабан туйлары авылыбызда һәр елны үткәрелә. Ул бездән ерак түгел, 200-300 метрда гына. Төньягында – биек тау, көньягында –тал, зирекләр, тыныч сулы Сөлчә елгасы. Алардан ерак түгел тәмле салкын сулы берничә чишмә дә бар. Гомумән, Сабан туе табигатьнең иң матур урынында үткәрелә. Аягында йөри алган бөтенесе – әбиләр дә, бәбиләр дә килә бирегә. Читтән, каладан кайткан авылдашлар, кунаклар авылныкылардан ике-өч тапкыр күбрәк. Аларның җиңел машиналары шактый зур булган болынга сыймый, якын-тирә урамнарны да биләп ала. Ул кибетләрнең күплеге, алардагы товарларның муллыгы, төрлелеге, җаның ни тели – шул бар!
Төрле уеннарның күплеге буенча Сабан туе Олимпиададан, Универсиададан гына бераз калышадыр, мөгаен.
Шулай да мин соңгы елларда шул борын төбендәге Сабантуйларга чыкмый башладым. Сәбәпләре күп инде аның. Беренче сәбәбе – бәйрәмгә төрле шәһәрләрдә яшәүче туганнар, балалар, оныклар кайта (кайсы елны егермедән артык кунак була). Аларны каршы аласы, озатасы, көйлисе дигәндәй. Үзең Сабан туена бару түгел, тын алырга да вакыт калмый. Һәр йортта, өйдә шундый мәшәкать! Сабан туйларыннан гайрәт кайтуның тагын бер сәбәбе – яраткан ат чабышларында атларның елдан-ел азрак катнашуы. Өченче ел, мәсәлән, чабыштан соң нибары өч ат әйләнде, аларның да хуҗалары түбәтәйле малайлар түгел, 20дән узган «күсәкләр» иде.
Дөрес, ат чабышларыннан кала баганага үрмәләү, капчык сугышы ише күңелле уеннар да җитәрлек, бөтен мәйданга үзешчәннәребезнең, Казаннан килгән җырчыларыбызның җырлары яңгырап тора. Шулай да эчтән нәрсәдер тырный, нидер җитми кебек. Бераздан мин моның сәбәбен аңладым. Баксаң, Сабан туенда тирә-күрше авыллардан берәү дә юк икән. Ә бит анда барыбызның да туганнары, кода-кодагыйлары, дуслары, сыйныфташлары, бергә хезмәт иткән иптәшләре бар. Бу соңгы елларда Сабан туйларын бер кысада, бер кеше үткәрү бәласедер, мөгаен. Уеннарда, ярышларда күршеләр дә катнашса, күңеллерәк булыр, көндәшлек тә артыр иде.
Тагын бер сәбәп – күпләрнең эчеп-исереп, бәйрәмнең ямен җибәрүе. Соңгы елларда алкоголь куллануга карата законнар да кабул ителде, эчемлекләрнең бәясе дә шактый артты, бәлки, бүтән андый мәхшәрләр булмас дип тә өметләнәсең. Мәһдиев әйтмешли, «едва ли». Эчәргә ниятләгән кеше аңа алдан әзерләнә, шешәләрен алдан алып куя, йә әче бал, «сәмигулла» тыгып килә, ничек тә юлын таба.
Сабан туе – елга бер генә килә торган бәйрәм. Ләкин безнең авылда ул әле ике сәгать элек кенә башланган булса да, өйләгә таба тәмамлана да, әйтерсең анда булган бөтен кешенең намазга барасы бар. Сабан туе урынында бераз артыграк җиффәргәннәр кала да, чүп-чар, буш шешәләр, кәгазьләр генә өелеп ята.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии