- 16.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Архив
Мәрьям Әхтәмова – 17 апрель көнне Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә кыйнап үтерелгән Әнвәр Әхтәмовның әнисе. Бу вәхшилеккә инде айга якын вакыт узса да, Мәрьям апа тикшерү эшенең алга китмәвенә бик борчыла. «Тикшерүчеләр бу эштә гаепле булган полиция хезмәткәрләрен йолып калырга тели», – ди Әхтәмова.
– Бу җинаять эшендә шәһәрдәге байларның балалары һәм шулай ук мэрның да туганы катнашкан булырга тиеш. Безнең Пензада «Молодой Ленинец» газетасы чыга. Анда бу хәл турында мәкалә басылган. Шунда мэр: «Ә полиция кайда булган соң?» – дип белдергән. Полиция бу вәхшилекнең эчендә булган. Әнвәрне полиция чолгап алган түгәрәк эчендә кыйнаганнар бит.
Газеталарга минем исем китә. Алар: «Әнвәр хастаханәдә үлгән», – дип язып чыкты. Мин шәһәрнең баш табибы белән очраштым. Аннан: «Улымны нинди хәлдә китерделәр?» – дип сорадым. Ул: «Улыгызны үле килеш китерделәр», – дип җавап бирде.
Мин полициядән: «Нигә улыма «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртмадыгыз?» – дип тә сорадым. Баш табиб исә: «Полиция «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырмаган, алдашмасыннар», – дип өздереп әйтте, – ди Әхтәмова. – Без митингларга да чыктык. Хакимият башлыгы анда үзе килми, ә урынбасарларын гына җибәрә. Алар безнең бер генә сорауга да җавап бирми, «Без бернәрсә дә белмибез», – дип кенә әйтәләр.
Пензадан 75 чакрым ераклыктагы Каменка шәһәре зур түгел, анда 40 меңләп кеше яши. Мондый артык зур булмаган калаларда яшәүчеләр бер-берсен яхшы белә һәм, гадәттә, сер дә капчыкта ятмый. Мәрьям апа улы кыйнап үтерелгән көнне булган хәлләрне күрүчеләрдән дә, кеше аша да күп мәгълүмат ишеткән. Бу җинаятьнең башыннан ахырына кадәр полиция хезмәткәрләре гаепле һәм алар күп булган, дип әйтә ул.
– Ул вакыйгада полициянең күп хезмәткәре катнашкан. Менә ике егетне тоткарладылар. Алар элек полициядә, аннан соң шәһәр хакимиятендә эшләгән. Хәзер шәһәрдә шундый сүзләр йөри, бу хәлдән соң шәһәр башлыгы, янәсе, улым үтерелгәнгә кадәр үк алар эштән китте дип фәрман чыгарган икән. Аларның берсе юрист булып эшләгән, берсе хакимияттә хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган, – ди Әхтәмова.
Мәрьям апа сөйләвенчә, 17 апрель көнне Әнвәр Әхтәмов эшләгән ширкәт башлыгының туган көнен – 30 яшьлеген бәйрәм иткәннәр. Әхтәмов вафатыннан соң суд-медицина тикшерүе аның канында бер генә грамм да хәмер булмавын әйткән. Бу бәйрәм тәмамланып, Әхтәмов өенә кайтып барганда, урамда сыра эчеп утырган тикшерүче Михаил Гришаков белән аның арасында низаг килеп чыга.
– Әгәр балам Гришаковка кул күтәргән икән, нигә аны полиция хезмәткәрләрен чакырып кыйнап үтерергә? Судка биреп, гаепле икәнлеге ачыкланса, төрмәгә утыртырга була иде бит, – дип әйтә Әхтәмова.
– Хәзер Әнвәр кабердә ята, ә Гришаков үзен бу җинаятьтән йолып калмакчы була. Бөтенесе дә белә – бу низагтан соң Гришаков дусларын чакырткан. Полиция хезмәткәрләре кизү хезмәтенең ике (ППС) һәм юл кизү хезмәтенең бер (ДПС) машинасы белән киләләр.
Минем улым ул вакытта өйгә кайтып барган булган инде. Тукталышка җитеп килгәннәр. Бу хакта аның белән бергә булган юлдашы сөйли. Шуннан Әнвәрне хәзер полициядә эшләүче Андрей Болдышев чакырып ала. Ул полициянең 6нчы бүлегендә эшли. Бу бүлек турыдан-туры Пензага карый. Шуннан Болдышев Әнвәрне алып китеп, җыелышып торган полиция хезмәткәрләре арасына төртеп кертә. Әхтәм белән бергә булган юлдашы: «Нигә сез аны полиция хезмәткәрләре янында кыйныйсыз?» – дип кычкырган. Алар: «Сиңа да кирәк мәллә?» – дип җавап биргән. Менә шушы хәлләрдән соң дөреслекне эзләп кара инде син, – ди ул.
Әхтәмова, бу вәхшилектә күпләр катнашса да, бары тик ике егетне генә гаепле итәргә җыенуларын әйтә.
–Улым өйгә кайтып барганда, аны Болдышев Андрей чакырып алган. Ул гаепләнүче булып та, шаһит булып та бармый. Полициянең алтынчы бүлегендә эшли, – ди Әхтәмова.
Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсе сәхифәсендә әлеге хәл турында 19 апрельдә язылган мәгълүмат эленеп тора. Анда Әхтәмовның косыгына тончыгып үлүе һәм «сәламәтлегенә зур зыян салып» бер төркемнең аны кыйнавы турында гына әйтелгән. Җинаять эше ачылу турында да белдерелә.
«Азатлык» радиосы әлеге хәлне тикшерүнең ничек баруын белешү өчен Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсенә мөрәҗәгать итте. Матбугат хезмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Мария Орлова Әхтәмов белән булган хәлне тикшерүче хезмәткәр белән элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәген белдерде.
Наил АЛАН.
Җанисәп нәтиҗәләре ялган?
Башкортстан татар милли оешмалары, республикадагы халык исәбен алудагы хәрәмләшүләрнең иң зурысы 2002 елдагы җанисәптә булды, дип белдерә. Ул чакта татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәп, икенчегә башкортлар менгән иде. Башкорт галимнәре һәм милли оешмалары вәкилләре исә: «Менә, ниһаять, гаделлек тантана итә – башкорт халкы үз асылына кайта башлады», – дип белдерде. Шулай итеп, ике як та үзен хаклы дип исәпли иде.
Ә 2010 елгы җанисәпкә татар милли оешмаларының зур өметләр баглавы билгеле. Чөнки республиканың элекке җитәкчелеге хакимияттән киткәч, халык исәбен алу барышына сәяси тыкшыну булмас һәм саннар дөрес килеп чыгар дип өметләнде татар җәмәгатьчелеге. Әмма барыбер элекке хәрәмләшүләр булды, дип белдерә алар. Ул чакта Башкортстанда «Гадел җанисәп өчен» дип аталган җәмәгатьчелек комитеты оешып, халык исәбен алуда янә дә татарларны башкорт дип яздырулар хакында мәгълүматлар туплады.
«Гадел җанисәп өчен» комитеты Башкортстан Президентына һәм районнар, шәһәрләр хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгатьләр дә кабул итте. Анда республика төбәкләрендә янә дә татарларны «башкорт» дип яздыру очраклары хакында әйтелгән. Шомлы хәбәрләр аеруча күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран, Бүздәк, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнарыннан килә, дип әйтелде ул мөрәҗәгатьләрдә.
– Соңгы халык исәбен алуга ел ярым вакыт үтсә дә, Башкортстандагы төгәл саннарның һаман рәсми матбугатта бәян ителмәве күп кешедә сораулар уята. Ләкин моның төбендә сәяси сәбәпләр ята, – дигән фикере белән уртаклаша танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков.
Кайбер мәгълүмат чараларында 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре хакында өзек-өзек кенә хәбәрләр булып ала. Мисал өчен, шушы көннәрдә Башкортстан «Юлдаш» телевидениесендә күпмедер мәгълүмат бәян ителде. Алардан да каршылыклы фикерләр туа, дип белдерә татар милләте вәкилләре. Татар зыялыларына, иҗат әһелләренә күп ярдәм күрсәткән, милләт язмышы, татар теленең киләчәге өчен борчылып яшәүче Таһир Ахунов та бу хакта фикере белән уртаклаша.
– Иң кызыгы шул – Башкортстанда башкортлар татардан күп итеп күрсәтелә, шул ук вакытта татар телен башкорт теленә караганда күбрәк кеше куллана, – ди Таһир Ахунов. – Республикада рәсми саннарга караганда, 1 миллион 10 мең татар яши дип күренә. Шул ук вакытта татар телен кулланучылар 1 миллион 100 мең чамасы. Димәк, бу җанисәп дөрес саналмаган дигән сүз. Ләкин ничек кенә булмасын, кеше барыбер үзенчә сөйләшә.
Фәнис ФӘТХИ.
Универсиада идарәсе «антипремиясе»
«Корстон» кунакханәсе каршында Универсиадага чакыручы рекламаның татар телендәгесе эленде, диделәр, барып карыйсы бар әле», – дип сөйләде «Азатлык»ка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин.
Апрель аенда «Үзебез» яңа буын хәрәкәте «Мин татарча сөйләшәм» чарасына нәтиҗә ясады. Быел исә, бу чараның 7 еллык тарихында беренче тапкыр татар телен кулланучы оешма-предприятиеләр генә түгел, үз эшләрендә аңа бөтенләй игътибар итмәүчеләр дә аталды. Әлеге «кара исемлеккә» Универсиада идарәсе кертелде һәм ул махсус «антипремия» белән бүләкләнде.
– Универсиаданы Казанда оештыру өчен, Татарстан ике мәдәният, ике тел, ике дин кисешкән урын дип танытылды. Ул вакытта татар теле кирәк булды, аннары ул онытылды. Менә без аны янә оештыручыларның исенә төшердек, җавап та булды, – диде Яруллин.
Универсиаданың интернеттагы сәхифәсендә яңалыклар татарча языла башлады. Сәхифәнең башка бүлекләрен дә татарчага тәрҗемә итү дәвам итә.
– Безгә Универсиаданы сәяси чара итеп күтәреп алып, Татарстан һәм татар теленә хокуклар таләп итеп, уеннарга бойкот белдерү тәкъдимнәре булды, әмма мин аларны дөрес дип санамыйм. Әйе, Универсиада ул – Татарстанны таныту чарасы, әмма без аның өчен башка төрле юлны сайладык, – диде Яруллин.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле сүзләренә караганда, Универсиаданы оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләү тантаналарында инглиз һәм урыс теле белән бергә татар теленең дә яңгыраячагына ышандырган.
Алсу КОРМАШ.
Указлы имамнар
12 майда Татарстан Диния нәзарәтендә Кама Тамагы, Лаеш, Алабуга имамнарына имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды.
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сүзләренә караганда, республиканың әлеге районнарыннан килгән 40тан артык имамның барысы да нәзарәт оештырган белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаган һәм үз мәхәллә мәчетләрендә имамлык вазифасын башкарырга лаек дип табылган.
Алга таба Татарстанның башка район имамнары да әлеге укуларда белемен күтәреп, шундый шәһадәтнамә алачак. Ул бер елга бирелә. Аннан соң әлеге документлар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан яңартылырга тиеш була.
Шәһадәтнамәнең бер ягында татарча, икенче ягында урыс телендә язылган. Документта аның иясенең исем-фамилиясе дә күрсәтелгән.
Анда шулай ук: «Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы беркетмәсенә нигезләнеп, Диния нәзарәте низамнамәсенә таянып, аттестация имтиханнарын уңышлы үтүгә бәйле рәвештә мәчет мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын үтәүне раслый. Имам-хатыйб дини вазифаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең сөннәтенә, Татарстан Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш», – дигән сүзләр бар.
Илдус Фәиз сүзләренә караганда, мондый шәһадәтнамә бирелү һәрбер мәхәлләдә, мәчетләрдә уставларны, документларны тәртипкә китерү максатыннан чыгып эшләнгән.
Татарстан мөфтие боларны аңлаткан вакытта, хәзер инде указлы булган муллаларга үз үгет-нәсихәтен дә җиткерде.
– Без бергәләшеп Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш. Татар авылларының чисталыгын-пөхтәлеген саклау да, әдәп-әхлакка өйрәтү дә, балаларыбызны тәрбияләү дә, җыеп кына әйткәндә, халык белән эшләү сезнең өстә, – дип белдерде ул.
Илдус Фәиз муллаларга шулай ук соңгы вакытта мөфти тирәсендә барган шау-шуга карата да үз фикерен җиткерде.
– Газеталарда, радио-телевидениеләрдә минем хакта бара торган шау-шу – тәртип урнаштырган вакытта бу кысаларга керергә теләмәгән кешеләрнең кычкырышуыннан гына гыйбарәт. Шуны белегез: минем беркемне кимсеткәнем, нахакка рәнҗеткәнем юк. Без фәкать үзебезнең устав буенча ничек эшләнергә тиеш булса, шулай эшлибез, җитешмәгән җирдә тәртип урнаштыру белән генә шөгыльләнәбез, – дип белдерде ул.
Чара ахырында указлы булган муллаларга Коръәннең Казан басмасы бүләк ителде.
Райнур ШАКИР.

Комментарии